bannerbannerbanner
Бер уч борчак / Горсть гороха
Бер уч борчак / Горсть гороха

Полная версия

Бер уч борчак / Горсть гороха

текст

0

0
Настройки чтения
Размер шрифта
Высота строк
Поля
На страницу:
1 из 3

Л. Н. Сабирова

Бер уч борчак


БЕР УЧ БОРЧАК

Үзе белә!

– Әтиең төрмәдә, әниең авыру, ә син оялмыйча трай тибеп йөрисең!

Зариф түзеп торып карады, аннары булдыра алмады, «псык» итеп елап җибәрде. Әллә авыртудан, әллә гарьләнүдән, әллә куркудан… «Сталин» (малай аның мәктәп директоры икәнен байтактан соң гына белде, беренче класстагылар коридор стенасындагы портретны аныкы дип йөри иде) колагын бик шәп борып тоткан иде шул, сүзен әйтеп бетермичә җибәрмәде.

Әти төрмәдә булгач, ник чабып йөрергә ярамый икән соң? Ә авыру әнисе янында шыпырт кына йөри Зариф. Ул ни әйтә, йөгереп кенә эшли дә куя. Әнисе аны еш кына югары очтагы Хөббениса түтиләргә җибәрә. Малай аннан кечкенә кәстрүл белән кайнар аш алып төшә. Аш суынмасын дип кызу-кызу атлый, шул арада, тукталып, кәстрүлдән килгән хуш искә борынын тидереп ала. Тәмле-е! Кайткач, әнисе аңа бераз өлеш чыгара үзе. Тик аның белән генә тамак туймый шул.

Әтисе сугыштан исән-имин кайтты аның. Ул чактагы шатлыкны Зариф бик аз гына хәтерли. Ә тамагы туйганчы ашый башлаганы исеннән бер дә чыкмый. Әтисе кайтканга бит инде ул! Тик ул рәхәт вакытлар күпкә бармады шул. Әтисен тагын алып киттеләр. Әнисе кергән бер кешегә «бер уч бодай өчен» дип елый-елый сөйли иде. Үзе озакламый түшәккә егылды. Күршеләр «кайгыдан» диде. Хөббениса түтиләре әллә нинди үләннәр белән дәвалап карады, өшкерде дә, имләде дә…

Әтисе кайтканчы бер рәхәт күрмәде инде Зариф. Алай дисәң… Булды аның рәхәт вакытлары. Җырларга яратты ул. Тик мәктәптә түгел – анда аны берәү дә кирәксенмәде. Әнисе авыл кырыендагы әрәмәлеккә чыбык-чабык җыярга җибәргәч җырлый иде. Бөтен әрәмәлек яңгырап тора, малай үз тавышына үзе шакката иде. Өй стеналарына кара төстәге радиоалгыч беркетелгән, шул көне буе сөйләп тора иде. Ара-тирә җырлар да җибәрәләр, һушы китеп тыңлый шуларны Зариф. Сүзләрен дә шуннан отты, онытса, үзеннән чыгарып та җырлады.

Бервакыт әрәмәлек кырыеннан узып баручы бер атлы кеше ишетеп алган моны. Зариф үзе сизмәде, тырышып-тырышып, «Рамай»ны суза иде. Үзе күңеле белән әллә кайларга китте. Кош булып очып йөрде, шаулы урманнар, зур сулы күлләр өстеннән узгандай булды…

– Әй, малай! – дип дәшкән тавышка сискәнеп китте Зариф. Әтисен төрмәгә утыртканнан бирле шулай һәрнәрсәдән куркып китә ул. Тагын ниндидер хәтәр эш булыр дип шикләнә.

– Курыкма, апаем, Шәйдулла абзыең мин! Кил әле бире!

Зариф чыбыкларын ташлады, әүвәл сәерсенеп карап торды. Абзый арбасыннан сикереп төште дә аңа таба турылап китте.

– Бик матур җырлыйсың, кем өйрәтте?

Малай җилкәләрен генә сикертте. Кем өйрәтсен инде, үзе белә!

– Җырчыларны яратам мин. Әй, үзәкләрем өзелеп тә китә инде!.. Тамагың ачтымы? Мә, капкалап ал!

Анысына сәерсенеп тормады малай, тоз сибелгән ипи телеменә ике куллап ябышты. Нишләп шулай гел ашыйсы килеп тора торгандыр инде аның…

Икенче тапкырында колхозның ындыр табагы кырыеннан узып барганда күрде ул Шәйдулла абзыйны. Киребеткән кәҗәләрен басу ягыннан алып кайтып килеше иде. Малайны күргәч, абзый кем беләндер сөйләшеп торган җиреннән тукталып калды.

– Әй, апаем, син икәнсең! Кил әле, кил, апаларыңны дәртләндер әле эшкә! Аларның да тыңлыйсы килә сине!

Зариф «ә» дә, «җә» дә димәде, туктап, аңа аптырап карап тора башлады. Кәҗәсе тартылды, ычкынмакчы булып бәргәләнде.

– Менә болай итәбез… – диде Шәйдулла абзый, кәҗәнең бавын, Зариф кулыннан алып, баганага бәйләп куйды. – Әйдә, ялындырма! Хезмәт хакың – бер уч борчак!

Бер уч борчак… Малай абзыйга күтәрелеп карады. Аның әтисен дә шул бер уч… бер уч бодай өчен алып киткәннәр түгелме соң? Күзләре яшь белән тула башлады…

– Кит әле, сиңа тигән кеше юк бит! Нәрсә сытылып торасың? Җырламасаң җырлама, ярар! Йә, ач әле кесәңне! Авансом! Икенче вакыт җырларсың, яме!

Шәйдулла абзый Зарифның зур авызлы кесәсенә чыштырдатып бер уч борчак койды.

Һәрберсен озаклап чәйни-чәйни кайтты малай. Моннан да тәмле нәрсәне күптән ашаганы булмаган икән. Кайтып җиткәнче, кесә бушады. Борчак турында әнисенә әйтеп тормады. Йә куркып калыр тагы…

Бер-ике көн үтте, «бер уч борчак» артыннан килүче булмады. Зариф аның тәмен авызында кабат тойгандай булды. Беркөнне кәҗәсен тагын ындыр табагы кырыеннан алып кайтты. Дәшүче булмаса да, шунда кайнашучы апалар янына үзе килде.

– Миңа Шәйдулла абзый кирәк иде!

– Ә-ә, җырчы егет килгән! Абзаң юк шул! Безгә генә җырлап бирмисеңме соң?

– Ник җырламаска! – диде Зариф, үзе күз кырые белән генә борчак өеменә күз ташлады.

Хатыннар, көлешә-көлешә, аның ертык кесәсенә ярты гына уч (малайга шулай күренде) борчак салып куйдылар да аңа карап тора башладылар. Зариф та кыюланып китте, кәҗәсен кочаклап утырып, «Сарман» көен сузып җибәрде. Башта тып-тын калып тыңладылар. Аннары кайсыларыдыр мышык-мышык борын тарта башлады. Әллә малайны жәлләделәр, әллә үзләрен уйладылар. Бик моңлы иде шул Зарифның тавышы. Киткәндә:

– Апаем, тагын кил, яме, бер дә оялма! – дип калдылар.

Малайның даны авылга тиз таралды. Беркөнне кибет тирәсендә җыелып торган апалар үзләре дәшеп туктатты.

– Син җырласаң, бернинди радио да кирәкми, әйдә, сузып җибәр әле! – диделәр.

Зариф ялындырмады. Җырлаганнан соң кесәсендә ни дә булса кайтачагын яхшы белә бит ул.

Бервакыт мәктәптә аны «Сталин» янына алып керделәр. Коты очты малайның. Тагын колакны бора инде, дип уйлады. Әмма аныңча булып чыкмады.

– Сине, энекәш, бик матур җырлый диләр. Ник бездән качып йөрисең? Ник мәктәптә җырламыйсың?

Кайчан качканы бар әле аның? Мәктәптә кем әйткәне бар аңа җырла дип?

– Иртәгә матур киенеп кил. Мәктәп сәхнәсендә җырларсың.

Матур киенеп дип… Ние бар, шул инде…

Киемең ямьсез дип тормадылар әле, котыра-котыра кул чаптылар. Балалар да, укытучылар да. Бөтен кеше сиңа шаккатып карап торганда бик күңелле була икән ул. Кесәңә әйбер салмасалар да…

Гармун уйный да уйный…

Сталин (бу вакытта Зариф аның кем икәнен яхшы белә иде инде) вафатыннан соң амнистия чыкты – әтиләре котылып өйгә кайтты. Аның белән күрешү шатлыгыннан күрше-күләнне кунакка җыйдылар. Унике яшьлек Зариф, хәзерге заман теле белән әйтсәк, авылда «йолдыз»га әйләнгән иде инде – аларга чын-чынлап концерт күрсәтте. Әтисе шаккатып тыңлап утырды. Соңыннан улын кочаклап, күз яшьләрен түкте:

– Иртәгә үк гармун алып бирәм мин сиңа, – диде.

Болай гына әйткәндер дип уйлаган иде Зариф, әтисе сүзендә торды. Үзен генә түгел, исенә хәтле яратты малай ул гармунның. Башка бернәрсәдә гаме булмады, әнисе әйткән йомышны чаба-чаба эшләп куя да тизрәк шуңа ябыша.

– Бар, мунча алачыгына кереп кычкырт! – диде беркөнне әнисе, аптырагач. – Башым тубал булды бит инде тавышына!

Зариф карышмады, гармунын күтәреп, шунда чапты. Әтисенең: «Каты дәшмә, уйнасын, тулык чыгачак бу малайдан», – дигәнен ишетеп калды. Мунча алачыгында рәхәтрәк тә әле, тегене әйтеп, монысын кушып бүлдерүче юк. Бер атна дигәндә, рәхәтләнеп көй чыга башлады гармуннан. Беркөнне авыл эшчәннәренә багышланган концертта «Дим-дим»не үзе уйнап, үзе җырлады. Халык кул чапканда, авыл клубы урыныннан купкандай булды.

Улының мондый уңышларына әтисе бик куанса да, әнисенең әллә ни исе китмәде.

– Тамак туйдыра торган үнәр түгел, син аны үзең белән урман кисәргә йөрт! – ди торган иде.

Андый чакта әтисе аңа каршы төшә:

– Син алай дияргә ашыкма әле! Белмәссең! Ә утынны… аннан башка да кисеп була. Бармакларына зыян килмәсен. Йорт тирәсендә кайнашканы да җиткән.

Беркөнне аларга теге чакта танышкан Шәйдулла абзый кереп утырды.

– Малайны өйләндерәм, туй мәшәкатьләре белән йөрим әле, – диде. – Менә Зарифны җибәрсәгез иде, уйнап-җырлап утырса, ну шәп булыр иде!

Моны ишеткәч, әнисе күтәрелеп бәрелде:

– Ни сөйлисең, Шәйдулла! Бала гына бит әле ул! Әнә Мөтәвәли малаена әйт! Түбән оч Рәкыйп тә шәп тарта. Тапкансың чакырыр кеше!

Шәйдулла кулын гына селтәде:

– Рәкыйп тә булдымы гармунчы?! Ә Мөтәвәли малаена әйтсәң, бер ярты сәгатькә түзсә түзәр, аннан эчеп егыла бит ул! Алкаш… Аннары, мин бит бушка димим, тиярен биреп кайтарырмын…

Әнисе тагын нәрсәдер әйтергә талпынган иде, әтисе туктатты:

– Туктале, хатын, чәбәләнмә… Тиярен бирәм, ди бит. Шулай өйрәнә инде ул тамак туйдырырга. Үзең шуны теләгән идең түгелме?

Күңеле бик булып кайтты ул көнне Зарифның. Шулкадәр дәртләнеп уйнады, кунаклар аяк тибә-тибә кул чапты. Тамагы да туйды, «тиярен» дә алды. Анысын шунда ук әнисенә кайтарып бирде. Алуын алды әнисе ул акчаны, тик никтер авыр сулап, озак итеп улына карап торды…

Тугызынчыны бетереп йөргәндә, колхоз бригадирының юбилей кичәсенә дәштеләр Зарифны. Өйрәнгән эше, андый мәҗлесләргә бик яратып йөри ул. Әнисе дә күнгән иде инде?

– Ярар, үз кирәк-ярагыңа булыр, менә шушында җыя барам, – дип, улы алып кайтып биргән акчаны комод тартмасына салып куя башлаган иде.

Бригадирның табыны мулдан булды. Уйнап-җырлап арыгач, Зарифны да бер почмакка утыртып ашаттылар.

– Әйдә, сыйлан, әле таралышырга иртә, бераз ял ит тә… – дип, бригадир абзый малай янына үзе килеп утырды. – Бусын да кабып куй. Курыкма, әче бал гына ул. Башыңны ачып җибәрер, – дип, болганчык суга охшаш сыеклык салынган кырлы стаканны шапылдатып алдына китереп утыртты.

Шуннан соңгысын юньләп хәтерләми Зариф. Уйнаган шикелле дә була, нәрсәдер җырлады да бугай. Аннары… Үзләренең капка төпләрендәге эскәмиядә йоклап яткан җиреннән таң алдыннан уятып алдылар. Уятып дип… Әтисенең чалтыратып яңагына сугуыннан айнып китте ул. Әнисе ярсып-ярсып елый иде.

– Тагын бер генә дәшсәләрме… – дип тәкрарлый-тәкрарлый, Зарифның кулыннан гармунын йолкып алды. Аны кая яшергәндер, соңыннан күпме актарынып караса да, эзенә төшә алмады малай. Шуның белән мәҗлесләргә юл ябылды.

Ябылса ябылды, әмма ул мәҗлесләрдә зур абзыйларның бер-берсен бүлдерә-бүлдерә акырышып җырлап утырулары исеннән бер дә чыкмады.

Дөресрәге, алар җырлаган такмакларның сүз-ләре.

Беркөнне әнисе аны күрше авылга йомыш белән җибәргән иде, юлда «Авыл» көенә шуларны кычкырып җырлап барды:

Бакчабызны үлән баскан,Йөгерә-йөгерә утадым…

Әй рәхәтләнгән иде шунда, тавышы карлыгып беткәнен дә сизмәгән иде. Тик менә «концерт»ның икенче өлеше өйгә кайткач дәвам итте шул. Аны артыннан күзәтеп килгән башлангыч класс укытучысы тыңлап барган, әтиләренә: «Санап бардым, йөз дә ике куплет оятсыз җыр җырлады», – дип кереп әйткән. Тел белән дә өйрәтте әтисе, йодрык белән дә…

Мәктәпне бетергәндә, Зариф «музыкальный…» дип сөйләнә башлаган иде, әнисе авызын да ачтырмады.

– Укытучы тормышына кызыгып гомерем үтте, авылдан чыгып китәргә булсаң, беркая түгел, түлке педагогическига барасың! – диде. Укытучы булса, тәртипле яшәр дип өметләнгәндер инде. Әтисе кысылмады. Теге вакыйгадан соң улының киләчәге турындагы фикерен ул да үзгәртә төште булса кирәк.

Мин – мин микән?

– Малай, тор! Имтихан бирәсеңне оныттың мәллә, ай-яй, соң кайттың!

Зариф бүлмәдәшенең сукрануын колагына да элмәде. Ияләнгән инде. Башын бәрә-бәрә укый торган егет ул, «бишле» эләкмәсә, кабат-кабат барып тапшыра. Ничек туймый диген! Ә Зарифка «өчле» дә җитә. Анысын аңа болай да куялар. Куймый карасыннар! Армый-талмый факультет данын яклап йөри бит ул. Деканатта күтәреп кенә йөртмиләр, бәйрәм-фәлән җитә башласа, олысы-кечесе бер артына, бер алдына төшеп мәш килә. «Троечник» дип тормыйлар, стипендиясен дә юллап бирәләр.

Әнисенең «тамак туйдыра торган үнәр түгел» дигәне вакыт-вакыт исенә төшеп куя аның. И әни, ничек кенә туйдыра әле! Шул булмаса, ул стипендия акчасына ничек яшәмәк кирәк! Сездән бер тиен дә таммый бит! Гармунны яшергән булган иде, монда кулына елкылдап торган өр-яңа баян тоттырдылар. Анысына да тиз өйрәнде Зариф. Шәйдулла абзый әйтмешли, талантны күмеп куеп булмый, әллә каян тишеп чыга ул!

Кичә группадашы Рәсим туганнарының гаилә бәйрәменә чакырган иде. Рәхәтләнеп сыйландылар. Зариф үзе дә баянын кулыннан төшермәде. Кем әйтмешли, «от души» уйнады. Яхшы кешеләр өчен хезмәтен кызганмый ул. Җитмәсә, хуҗабикәнең үсмер сеңлесе – авылдан кунакка килгән Җәмилә бер дә күзен алмады үзеннән. Зариф кашларын сикертә-сикертә аның каршысына килеп җырлаганда комач кебек кызарынды үзе, бик оялчан нәрсә икән. Кунаклар көлеште, кызый, үпкәләп, табын яныннан торып ук китте.

Юри генә үпкәләгән булган ул, Рәсим әйтә: «Сине бик сораша, гашыйк булып куймагае», – ди. Булмагае! Аның ишеләр Зариф тирәсендә буа буарлык, теләгәнең сайлап ал! Бөтенесе аңа ошарга тели. Егет берсенә дә караңгы чырай күрсәтми. «Гармунчының буыннары саен мәхәббәт аның…» дип юкка җырламыйлардыр инде. Тулай торакның кайсы бүлмәсенә барып кермә, колач җәеп каршылыйлар. Кем авылдан күчтәнәч төяп килгән, кемнең кайсыдыр туганы ит-бәрәңге кертеп чыккан, кемнең ниндидер бәйрәм уңаеннан кечкенә мәҗлес уздырасы килә – сыйланырга Зарифны да дәшәләр. Ялындырмаячагын да, баянын үзеннән калдырмаячагын да беләләр. Йөри-йөри сүзгә дә остарып бетте, ул авызын ачса, сөйли башлаганчы ук кызык көтеп гөрләшә башлыйлар.

Бүген «Фәнни коммунизм»ны бирәсе. Имтихан алучы – деканатның профком рәисе Хәниф Хатыйпович. «Җырлап» тапшырачак ул аны. Кеше янында рәис аңа «Зариф Закирович» дип кенә дәшә. Шулай булмый ни! Күп эше шул Зариф аркасында гөрләп бара да инде аның…

…Август ахыры. Зарифның авылда ял итеп, тулай торакка урнашып йөргән мәле иде. Вакыт уза – быел дүртенче курсны башларга җыена. Әнисе, җай чыккан саен: «Улым, вакытыңны килде-киттегә әрәм итмә», – дип тукып тора. И әни, нинди килде-китте инде! Үз вакытында бар да кирәк. Ә уку болай да бара ул. Узган ел бер мәктәпкә практикага йөрттеләр. Беркем дә Зариф кадәр булдырмады. Аерылышыр алдыннан мәктәп директоры үзе килеп Зарифның кулын кысты. «Диплом алгач, туры үзебезгә кайт!» – дип чакырды. Шулай булмый ни, балалар бик яратты үзен, өлкән класс кызлары бигрәк тә. Авызын ачып сөйли башлауга, тып-тын булалар. Сүзгә осталыгына үзе дә сокланып куя кайчак. Мин – мин микән, мин кем икән дигәндәй… Әйе, талант гармун түгел, аны яшереп куя алмыйлар…

Тулай торак ишегеннән уйланып кына кереп бара иде, үзеннән зур чемодан сөйрәгән кызый белән чак маңгайга-маңгай бәрелешмәде. Күзе чыккан диярсең! Зариф, күтәрелеп, усал сүз әйтмәкче иде… Бәрәч, бу теге чакны кунакта танышкан Җәмилә түгелме соң? Егет киң итеп елмаеп җибәрде:

– Китер, матурым, булышыйм. Инде син дә үсеп җиттеңмени? Студент булдыңмыни?

– Ә-ә! Зариф… абый! Булдым шул! Сез дә шушында яшисез, иеме?

Зариф гөрелдәп көлеп җибәрде:

– Кемгә – абый, кемгә – җаный… Монда яшибез инде, матурым. Йә, сине кайсы бүлмәгә озатасы? Карап калыйм әле. Кунакка дәшәсең булса, юлны буташтырмыйм тагын.

Җәмилә дә көлде. Зариф аңа текәлебрәк карады. Әллә ни чибәрләрдән булмаса да, хәйран сөйкемле. Шактый кыюланган тагын үзе. Теге вакыттагы сүз саен кызара торган сабый түгел инде…

«Монда килгән кеше китми…»

…Сәгать чылтыраган тавышка чәчрәп уянып китте Зариф. Ул да булмады, ишек дөбердәтергә тотындылар. Егетнең җен ачуы чыкты. Тапканнар вакыт! Җилфердәп килеп ачып җибәргән иде, Җәмилә басып тора. Үзе әсәренгән.

– Абау, Зариф, җаным, тормадыңмыни әле? Нинди көн икәнен оныттың мәллә?

Зариф, кашларын-күзләрен җимереп, бераз басып торды. Нинди көн? Ә-ә-ә… Диплом тапшыралар ич бүген.

– Онытмадым. Кичә егетләр белән вагон бушатырга бардык. Дипломны юарга акча кирәк булыр бит? Арыткан…

Җәмилә коридорда тәрәзә яңагына сөялеп басып калды, Зариф, сөлгесен асып, юыну бүлмәсенә кереп китте.

Бигрәк самими инде бу кызый. Нәрсә әйтсәң дә ышана. Мөгаен, гомерлек яр итеп шуны сайлар да. Моңа кадәр йөргән кызлары гел үртәп тора үзен. «Кай җирен ошатасың шул авыл гыйбатының? Синең кебек ут егетләргә чәчрәп торган кыз кирәк. Ә моннан он суы да, тоз суы да юк», – диләр. Менә шул ягы ошый да инде Җәмиләнең! Чәчрәп торуы кирәкми аның, сезнең кебек һәр адымын тикшереп торучы да кирәкми.

Баштарак Рәсим дә үзәгенә үтте.

– Ник өметләндерәсең баланы, беткәнме сиңа кызлар? Бәхетле булмаячак ул синең белән. Җәмилә, ни әйтсәң дә, миңа туган тиешле, аңа синең кебек артык шустрыйлар кирәкми, – дигән иде.

Өметләндерә дип… Зариф бит аңа алтын таулар вәгъдә итми, башын югалтып гашыйк булып та йөрми. Җәмилә үзе ярата. Ташласа, егет аңа ялынып йөрмәячәк. Ә болай… тормыш итәр өчен иң «удобный» вариант ул. Әле дә «вагон бушаттым» дигәнне болай гына әйтте. Ә Җәмилә ышанды. Теләсә нинди җавап теленә бик тиз килеп тора Зарифның. Күзен дә йоммый. Соң, вагон бушатканга санап бирәләр, ә кичә акчаны ул уч тутырып алып кайтты. Өстәвенә ашаттылар, эчерттеләр. Йокларга калырга да кыстаганнар иде әле. Иртәгә диплом аласы көн булганга гына кайтасы итте.

Җәмилә, Зарифка ияреп, эчкә үтте.

– Күлмәгең үтүкләнмәгәндер әле… Кая, китер, тиз генә үтүкләп бирим. Ә галстугың? Андый җиргә галстуксыз барырга ярамый.

Ул гел шулай кайгыртырга ярата, аның өчен борчылып яши. Зариф моңа ияләнгән инде, сүз әйтми.

– Йә, ничек, ярыймы?

Җәмилә ялт итеп киенеп куйган Зарифка сокланып карады. Чибә-әр! Пиджагындагы чүпне сыпырып төшерим дип якынрак килгән иде, йөзе сүрәнләнеп китте.

– Фу-у! Сүз биргән идең бит инде син бер!

– Аракы исе түгел бит ул, матурым! Кичә егетләр белән әз генә сыра каптык, арыганлыкны бетерер өчен генә! Син борчылма, урамга чыккач бетә ул, җилли…

Шулай да Җәмилә аны күңелсезләнеп озатып калды.

Дөресен әйткәндә, бу дипломда аның өлеше дә зур. Зариф моны белми түгел. Ул «вагон бушатып» арып кайткан чакларында, Җәмилә, жәлләп, аңа гел булышкалап торды. Китапханәгә барып, кирәкле брошюраларын тапты, күчерәсен күчереп бирде, язган кадәресенең хаталарын тикшереште. Йә, моннан да тугрылыклы ярдәмче була аламы?

…Практика үткән мәктәп директорының «туры үзебезгә кил» дигән сүзләрен бераз уйлап йөрде дә онытты Зариф. Юк, шәһәр тормышы аның өчен түгел. Нәрсә, монда кемнеңдер почмагына фатир төшәргәме? Иркенлек, хөрлек ярата ул, бер мәктәп тормышы гына аның өчен аз булачак. Аннары шәһәрнең үз законнары, анда олтан булып яшәгәнче, авылда солтан булу күпкә рәхәтрәк. Авыл дигәч тә, туган авылы түгел бит ул аның. Анда ул «Закир малае» түгел, ә «Зариф Закирович» булып кайтып төшәчәк!

Институт юлламасы буенча җибәрелгән районның мәгариф бүлеге мөдире белән дә Зариф бар осталыгын җыеп сөйләште. Профком рәисеннән искиткеч шәп характеристика яздырып алып килгән иде, аның белән танышканда, мөдир бер кәгазьгә, бер Зарифка карап-карап алды.

– Болай итәбез, – диде, берникадәр пауза ясап. – Мәктәпләргә «Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары» дигән яңа вазифа кертелде. Сезне Чияле мәктәбенә җибәрәбез, шул вазифаны йөклибез. Билгеле, сынау срогы белән. Характеристикагызга караганда, сезгә кулай эш булырга тиеш…

Чиялене килеп төшү белән ошатты Зариф. Йортлары төзек, халкы байларча яши булса кирәк. Авыл кырыеннан киң сулы, камышлы-төнбоеклы елга агып ята, ерак түгел генә нарат урманы башланып китә. «Мәктәп фатиры» дигәннәре дә юан нарат бүрәнәләрдән салынган алты почмаклы йорт булып чыкты. «Урнаш, эшеңне башла. Кем белә, безнең авыл кияве булып китүең дә ихтимал. Монда кызлар җитәрлек. Киленне башлап шушы йортка төшерүең дә бар. Аннары карарсың. Монда бер килгән кеше китми, бөтенесе йорт җитештереп, башлы-күзле булып яши», – диде директор, аның белән беренче танышканда.

Кызлар кайда да җитәрлек лә ул. Аның Җәмиләсе кебекләр бар микән менә? Аерылышканда елап калды…

– Соң, әйдә, бергә китәбез, – диде аңа Зариф. – Укуыңны читтән торып та бетереп була аны. Аннары… отработка ике ел инде ул. Шуннан соң кабат әйләнеп тә кайтырбыз. – Бусын сүз югында сүз булсын дип кенә әйтте, алдагысы өчен бер планы да юк иде аның.

– Белмим инде. Әйтеп караган идем, әниләр борчыла. Беләсең бит…

Җәмилә беркатлы шул ул, бөтенесен сөйләп бармаса да була югыйсә. Ышанычлы егеткә охшамаган, дип әйтәләр икән туганнары. Кызларын кем дип белә торганнардыр? Күңеле Җәмиләгә ятканга Зарифка рәхмәт кенә әйтсеннәр инде. Аның бит бер сызгыруы җитә, янына кызлар өерләре белән килеп басачак…

Көнләшерлек шул!

– Абый, абый, бүген репетициягә калабызмы?

– Абый, ә сез безне баян уйнарга өйрәтә аласызмы?

– Ә сез шәһәрдәнме, авылданмы? Кайсы авыл матуррак? Безгә озакка килдегезме? Сезгә кадәр укыткан Харисов бер ел да тормады…

Дәрес беткәч тә укучылары җибәрми Зарифны, көн саен яңа сораулары туып тора. Өлкән класслардагылар якын ук килеп сөйләшә, артыннан чыгып, коридор буйлап озата китәләр:

– Йөргән кызыгыз бармы соң?

Бусын дәрестә аңа чекерәеп карап утырган Рәисә бирде. Үзе четер-четер көлә. Иптәшләре дә көлешә.

Зариф эшен бик җиңел башлады. Директор урынбасарларына дәрес атнага унике генә сәгать тиеш икән. Калган вакытыңда хет балалар белән бәйрәм концерты әзерлә, хет укытучылар бүлмәсендә берәрсе белән шахмат уйна, хет башка укытучыларның дәресенә кер. Әмма монысын «башкалар» өнәп бетерми. «Бер практикасы юк бит аның. Япь-яшь башы белән кеше дәресләрен тикшерергә! Вазифасы ул түгел…» – дип зарланалар. Берсендә директор андыйларны үзенчә тынычландырды:

– Тикшерми, ә өйрәнә, тәҗрибә туплый. Ә ошамаган якларын әйтә икән, аны ул кадәр фаҗига итеп кабул итмәгез инде…

Ә, алаймы? Шул көннән Зариф укытучылар коллективын үзе өчен икегә бүлде. Дәресләренә керүне ошатмаганнарның дәрестән тыш чараларын тикшерергә тотынды. Аннары җыелышларда кайнар чыгышлар ясый торган булды. Аны мөкиббән китеп тыңлыйлар кебек тоела, андый чакларда Зариф, гадәтенчә, үз тавышына үзе соклана башлый иде.

Ә менә авыл кешеләре белән уртак телне тиз тапты Зариф. Кичен клубка бер чыгып керүе җитте. Клуб баянының тавышын тикшергән булып уйнап карады, шуңа үзе үк кушылып җырлап та алды. Ун минут үтмәгәндер, яшьләр аны түгәрәккә алган иде инде, «тагын, тагын!» дип дәртләндереп тора башладылар.

Ул кичне Зариф клуб мөдире Әхияр белән туганлашып диярлек кайтты. Аннан аерылгач та үзе яши торган йортны таба алмыйча, авылны өч әйләнде… Кичтән дәрес планы язарлык хәле калмаган иде инде. Дәрескә дә көчкә җитеште. Класска килеп керүгә, урындыкка ишелеп төште дә теманы дәреслектән балаларның үзләренә укырга кушты. Гөнаһ шомлыгына, «үтеп барышлый» дәрескә директор сугылды. Зариф кызарынды, «безнең мөстәкыйль эш» дип акланды. Малайлар исә парта өстенә ятып пырхылдады…

…Ярый, аның ишеләре, әтисе әйтмешли, ерунда, тик менә ялгызлык изә. Керләреңне үзең уасы, үзең үтүклисе. Идәнне дә сөртми булмый – кайчак әйтми-нитми йомыш тапкан булып укучылар килеп керә. Беркөнне Рәисә чәчрәп чыкты.

– Абый, кая, идәнегезне юып бирик әле! – ди.

Юк, ярамый. Аннары дәрестә «скидка» ясыйсы булачак бит аңа.

Ашау-эчү ягы да канәгатьләнерлек түгел. Мәктәп буфетында буш шулпа эчеп кайтканнан соң, үзеңә нидер әмәлләргә кирәк. Андый эшләрне элек тә өнәми иде ул.

Болар хакында зарлангач, Әхияр ике дә уйламады:

– Өйләндерергә кирәк сине, малай! – диде. – Иртәгә үк любой кызны табып бирәм мин сиңа!

Юк, «любой» кирәкми. Андыйларны башта үзеңә ияләндерергә кирәк әле. Ул «ияләндерүләр»нең кыйммәткә төшүен Зариф яхшы белә. Аның әзер кәләше бар – ныклап торып бер сөйләшү җитә, хәзер кайтып төшәчәк ул.

…Җәмилә июнь ахырларында – җәйге сессияне тәмамлагач кайтып төште. Авылга да, мәктәп коллективына да тиз ияләште – әллә Зарифына булган мәхәббәте ярдәм иттеме? Баш-аягы белән эшкә чумды. Йөгерә-йөгерә бара, йөгерә-йөгерә кайта. Өй эшләрендә дә Зарифына ярарга тырыша. Тик менә авыл кешеләренең атна саен диярлек мәҗлес-кичәләргә чакырып торуы гына эчен пошыра. Парлап килегез, дип дәшәләр, безнең авылда ялгыз йөрүне өнәмиләр, диләр. Җәмилә үзе дә барырга яратмый, Зарифны да җибәрәсе килми.

– Ярамый алай, аппагым! – диде беркөнне Зариф. – Җәмгыятьтә яшәп, җәмгыятьтән аерым булып булмый, – дип, үзенчә акыллы сүзләр сөйли башлады. – Алар бит безнең укучыларыбызның ата-аналары. Үзеңне авыл кешеләреннән өстен кую һич тә килешә торган эш түгел!

Кайсы эш килешә, кайсысы килешми икәнен кем белә инде!

– Җырласаң җырла, түлке эчмә инде, зинһар! – дип ялынды Җәмилә, гадәтенчә.

– Кайчан эчкәнем бар инде, матурым? – дип, күзләрен хәйләкәр уйнатты Зариф. – Хуҗаның хәтерен калдырмас өчен әз-мәз кабып кую эчүгә керми бит ул!

Әй, күпме сөйләсәң дә бер сүз инде! Ахыры да бертөрле тәмамлана: мәҗлестән көчкә өйгә кайтып егылу, Зарифны ялына-ялына йокларга яткыру, аннары ярты төнгә кадәр дәрес конспекты (үзенекен дә, аныкын да!) язып утыру. Иртән көчләп-зурлап йокыдан уяту, Зарифның: «Бүтән андый хәл булмас», – дип антлар эчүе, Җәмиләнең аңа чираттагы ихлас ышануы…

Институтның кышкы сессиясенә бик авырлык белән кузгалды Җәмилә.

– Зариф, җаным, мин югында үзеңне тәртипле тота күр инде берүк! – диде. – Укытучылар арасында төрлесе бар, чебеннән фил ясап куймагайлары!

– Кайчан тәртипсезләнгәнем бар минем? Әйтеп карасыннар! Миңа җитәргә әле аларга!

Ул шулай кистереп, имән бармагын югары каратып, нык тавыш белән әйтеп куярга ярата. Андый чакта хатын да тынычланып китә.

На страницу:
1 из 3