bannerbannerbanner
Яшим – димәк, яратам! / Живу – значит люблю!
Яшим – димәк, яратам! / Живу – значит люблю!

Полная версия

Настройки чтения
Размер шрифта
Высота строк
Поля
На страницу:
1 из 1

Ландыш Габдрахманова

Яшим – димәк, яратам!

Күңел капкасы

Такташның сүзен хәтерлибез: «Мәхәббәт ул – үзе иске нәрсә…» Иске, әлбәттә. Тик, Такташ раслаганча ук, һәр йөрәктә ул яңара, төрле әверелешләр кичерә. Һәркем үзенчә ярата. Бик сирәк кешеләр генә аны тасвирлап бирә ала. Ландыш Габдрахманова – шундый сирәк кешеләрнең берсе. Шагыйрә. Ул туган авылның исеме дә шагыйранә: Акбүре! Ишетүгә үк әкияти бер соклану биләп ала, шагыйрә үзе дә әкият иленнән безнең тирәгә килеп чыккан сыман. Әкияти серлелек… Вакыйгалар арасында әкияти багланышлар. Әллә шуңамы дим, аның лирик шигырьләренә дә хәтта нәни эпиклык хас, аның шигыре ниндидер бер вакыйгадан үсеп чыга. Аңа ышанасың. Хисләренә, кичерешләренә… Ул абстракт төшенчәләр белән эш итми, берни дә аңлатмый торган гомуми сүзләр кулланмый. Гади генә сүзләрдә дә мәгънә төсмерләре. Шуларда үзенчәлекле шагыйрәне таныйсың.

Сүз башында Такташны искә алуым юкка түгел. Ландышның ритмикасында да бөек шагыйрьнең тәэсире бар сыман. Ландыш та, аның кебек үк, иҗек санының юлларда тәңгәл килүенә артык игътибар итми, әмма вәзен бар, ритм саклана. Моның өчен осталык кына түгел, табигатьтән килгән талант кирәк. Ландыш та шигырендә сюжет корудан, хикәяләүдән, диалоглардан тайчанмый. Биредә бик сак булырга кирәк, язганың тезмәгә салынган мәкалә булып чыгарга да мөмкин. Ләкин Ландышның шагыйрьлеге өстен кала – үзенчәлекле метафоралар, хис-кичерешләр ташкыны сине бөтереп ала, һәм син, үзең дә сизмәстән, шигырьдәге вакыйгаларга кагылышлы кешегә – автордашка әвереләсең.

Ландышның иҗаты китаби түгел. Ул, бәлки, Такташ мәктәбеннән икәнен үзе белми дә торгандыр. Аны көндәлек хәл-әхвәлләр борчый, мәхәббәт очындыра, хыянәт җиргә алып ата. Менә шулар табигый рәвештә шигырьләргә күчә. Поэзияне самимилек кенә тәэсирле итә. Сурәтләү чаралары шул тәэсирне көчәйтеп кенә җибәрә.

Куаныч-сөенечләр әсәрләргә яктылык бөркеп тора. Табышлар аларны дәртле итә. Ләкин Мостай Кәрим искәрткәнчә, кешене «шагыйрь ясый югалтулар белән сагышлар». Ландышның да күңелнең иң нечкә кылларын тибрәткән шигырьләре шуларга бәйле.

Җыентык «Ачык капка» шигыре белән башлана. Мәгънәле атама. Мин аны шагыйрәнең иҗатына да баглар идем. Ул күңел капкасын ачкан, шакыйсы юк, рәхим итегез! Саф күңел, яхшы теләкләр белән керергә язсын. Ландыш дигән кызыклы шагыйрәнең ихлас күңел дөньясы көтеп тора безне.

Ркаил Зәйдулла

Ачык капка

Еллар аша килеп, саксыз гынаКактым синең күңел капкаң,ә үзем бит беләм: минем өченбу капканы хуҗа күптән япкан…Үҗәтләндем: «Ачтырырмын барыбер,Яшьлектәге төсле яндырырмын!»Ачтың…Танымадың…Уз диеп тә ялынмадың.Ә минем бит килде кулларыңа кагыласым,назлы итеп муеныңа сарыласым…Әрсезләндем, кактым кабат:«Искә төшер! Хәтереңне яңарт!»Җавап бирдең: «Сөйдем…Яшьлегемдә синең өчен яндым-көйдем,Тик син… үзең белән артык мавыктың…Ә мин… яралардан яңа савыктым…»Үзсүзләндем кабат-кабат:«Тагын ярат! Тагын ярат!»Елмайдың… «Ә бу безгә кирәкме?Кайсы өстен:Акылмы? Әллә соң йөрәкме?»Тынып калдым…Кире борылдым,Барыр сукмагымны тапмадым.Ә синкарап калдың…Ә капкаңны,ә капкаңны никтер япмадың…

Синсез яшәргә өйрәнәм

Нәни генә йолдыз кызыәй йөгерә күктә…Яктыртмакчы булагаләмне…Каләмемне читкә куеп,кулым болгыйм:«Сизәсеңме минем сәламне?»Орынмакчы булам…үреләм…Йолдыз нурларына күмеләм…«Буем җитми», – димен…сөйләнәм…Акрын гынаинде менә ничә көннәр,ничә төннәрмин яшәргә синсез өйрәнәм…Салават күперенең алсу төсе,ошатмыйча үзенең урынын,алышмакчы сары төс белән,атламакчы алтын көз белән…Аңлатмакчы булам…үреләм…төсләр дулкынына күмеләм…«Кирәк түгел…» – димен…сөйләнәм…Акрын гынаинде менә ничә көннәр,ничә төннәрсинсез     яшәргә          өйрәнәм…Таң алдыннан ике чык тамчысыәй коена йолдыз нурында:берсе икенчесе куенында…Шаярмакчы булам…үреләм…назлы тамчыларга күмеләм…«Сез бәхетле!» – димен…сөйләнәм…Акрын гынаинде менә ничә көннәр,инде менә ничә төннәрмин яшәргә синсез өйрәнәм…

Синсез…

Таңнар да ата икән…синсез…кояш та бата икән…синсез…йолдыз да калка икән…синсез…гөлләр дә үсә икән…синсез…җилләр дә исә икән…синсез…тик…таңнарыниктер төссез…гөлләре моңлы,иссез…йолдызлар сүрән,хиссез…кояш нурларыкөчсез…синсез…

«Чистай маружные»

Чәчәкләр дә бүләк итәләр,Дусларым да хөрмәт итәләр,Тормыш сукмагымда юк хәттаДошман куйган кара киртәләр…«Нәрсә кирәк инде тагын?» – дим,Бигрәк хисчән шул мин, самими…Нидер җитми һаман күңелгә,Бик елыйсым килә бүген дә…Чәшке туным тора эленеп,Әллә кайдан күзгә күренеп.Йөрим һәрчак Казан урамында,Затлы киемнәргә төренеп.Көннәр уза төнгә үрелеп,Язлар җиткән саен йөрәк кенә,     йөрәк менә…          тора сүрелеп…«Син бәхетле! – диләр танышлар да, –Калмадың бит тормыш төбендә,Әнә ничек якты йолдыз кебекБалкыйсың син тормыш күгендә…»Тик… нинди көч соңгы арадатынгы бирми минем күңелгә?..Нәрсә эзлим? Кая ашкынам соңТөнге уникенче яртыда?Тукта!Яшьлегемне эзлим түгелме соң,Авылымда, ындыр артында?Кайтып булса әгәр үткәнемә –Машинамны бүген сатып,Чәшке тунны салып атып,Киез итек киеп,Пәлтә элеп,Карамыйча җилгә-буранга,Йөгереп чыгар идем урамга,Тик шул чакта кемдер пышылдый:«…Яшьлегең бит инде юк анда…»Ә бит минем бары бер генә көнКилә балачакта каласым,Таш кибеттә озын чират торып,«Чистай маружные»н аласым…Берәр сәгать кенә булса даТорыр идем капка төбендә…Яшьлегемне эзләп, сезнең янгаКайтып барыш әле бүген дә…

«Беләм…»

Беләм…Аерылмас иртәгәм дәКичәгемнән, бүгеннән…Шатлык булып тулышам даАчу булып түгеләм.Әллә тормыш үпкәләде…Әллә үзем?Тырышсам-тырмашсам да,Була алмыйм түзем…Икебез дә бик үпкәле…Озаккамы, күпкәме?

«Җир күтәрә икән ничек сине…»

Җир күтәрә икән ничек сине,Уйлаганың – мәкер, явызлык…Табылырмы берәү чирканмыйчаКигертергә сиңа авызлык?Салып ыргыт, сине таныйлар бит,Төренсәң дә кат-кат битлеккә.Абынам да бер утырып үксим,Ничек түзим синең этлеккә…Ни гаебем? Ихлас йөрәк бит ул!Нигә һаман аны көчлисең?Дошманыңа түгел, дусларыңа,Язмышыңа хәтта үчле син…Ни гаебе садә күңелемнең?Рәнҗемим дә… түзәм… тыелам…Син явыздан өстен Аллаһым бар,Ярдәм итәр, Аңа сыенам…

«Яраткандыр димә…»

Яраткандыр димә,Яратмадым…Авыр чагым иде… сыендым…Серләремне килде бүлешәсем,Туктап калдым никтер, тыелдым.(Аңламассың кебек тоелды…)Яраткандыр димә,Яратмадым…Ярдәм көтеп бары төбәлдем.Игътибарлы булдың, үзеңә тиңБиеклеккә мине күтәрдең.(Түбән төшердең дип үртәлдем…)Яраткандыр димә,Яратмадым…Мөлдерәмә идем… түгелдем…(Тулган чагы иде күңелнең.)Көчсезлектә мине гаепләмә,Кайтып кара –Мин чынлыктаУл кадәр үк елак түгелмен!

«Аңламыйм, дисең, сине…»

Аңламыйм, дисең, сине…Ә син…бер генә тапкыр минемюлыма чыгып кара.Күрәсеңме, бәхет беләнБик ерак минем ара!Бер генә тапкыр көзләргәялгызың кереп кара!Сары яфрак сагышларыҗаныма ничек сара!..Аңламыйм, дисең, сине…Ә син…бер генә тапкыр минемйөрәкне ачып кара…Тол хатынның күңелендәСулкылдый күпме яра!Инде алай да аңламасаң…«Әти!» дияргә тилмергәнБалам күзенә кара…

Исәнме!

– Исәнме, бу бит син!– Исәнме, әйе, мин!(«Юл чатында еллар аша килепбасып торабыз… өн бу, өн!»)– Ә син үзгәрмәгән… шул ук күзләр…– Олыгайдык… җыерчыклы йөзләр…(«Ел саен шул сагыш өстәп китәСинсез килгән көзләр».)– Ничек икән анда без утырткан пар каен?– Яшьләр җыела бугай, язлар җиткән саен.(«Ничек булсын? Төнге күкне уйла,нишләр иде, югалтса аен?»)– Ә мин онытмадым… Исәр дисеңме?– Әниең ничек? Хәле? Исәнме?(«Әллә мине оныткандыр дисеңме?Улым йөртә синең исемне».)– Аерыласым килми…        җибәрәсе килми кулың…– Сау бул! Бәхеткә төренсен үтәсе юлың.(«Сизмәдең шул…гомер буе сине көтәм…Раббым, очраштырмасаң иде бүтән…»)

Әлегә…

Син биектә!Әлегә…(Теләмисең хәлләремә керергә.)Чиксез бит ул тормыш үре…(Һәркемгә дә ачык түгел аның түре.)Көләсеңдер:«Сиңа әле үсәсе дә…үсәсе…»Тик онытма! БарыберКире җиргә төшәсе…Җиңел булмас төшүләр,Кычкырырсың:«Ярдәм итегезче, кешеләр!»Ишетмәсләр…үз итмәсләр…(Дөнья тулы синең ишеләр.)Ә мин…Этә-төртә аларны,Алларына узармын…Кулларымны сузармын…Ә хәзергә…Теләмисең хәтта күрергә…Биектә шул син…Әлегә…

Юрарга да куркам

Төшкә кердең бүген:имеш,пар чиләкләр белән коедансу аласың.Йөзең балкый таң нурында –елмаясың.Күзләреңдә чагыла икәнАй шәүләсе…Тамчылар йөгерешә…тамчыларның шаян хәйләсе.Мөлдерәмә парлы чиләкбезнеке ул –сөю тирмәсе.Уянып киттем сискәнеп…өзелде… көтмәгәндә…кое сиртмәсе…

Кичерәсеңме?

Кичерәсеңме?Авыр чакта сыенгандаАңламаганым өчен…Моңнар салгач күңелемә,Тыңламаганым өчен…Чәчкә сипкәч юлларыма,Тукталмаганым өчен…Йолдыз сонгач учларыма,Сокланмаганым өчен…Ышанычың-өметләреңАкламаганым өчен…Керсез хисләрең күңелдәСакламаганым өчен…Беттеме инде көчең?Кичер инде… зинһар, синеЯратмаганым өчен…Нигә яратмаганымныАңлатмаганым өчен…

«Оныт… – дисең…»

«Оныт… – дисең, –Вакыт үтәр,Барысын да вакыт дәвалар…»(Тагын бер кат әчеттереп куйдытөзәлергә торган яралар…)Күзләремне каплыйм…Садә җаным яклыйм:«Күтәр башың,Ышанычлы калкан-горурлык!Көчең бар битЯлган хискә каршы торырлык!Аңла:Кирәк түгелБу тәкәббер затныңтайгак сукмагында аунарга!Синең үз тормышың!Ашкын өскә, ашкынҖанны алгысыткан тауларга!»Оныт… дисең…Вакыт – дәва, имеш,Дәвалар…Менә синең затсыз тәкәбберлектагын кемнәнтагын ниләр икән дәгъвалар?

«Җан әрнеткеч сүзләр аттың…»

Җан әрнеткеч сүзләр аттың…Күңелемнеңал күзлеген ваттың…Аңламадың…Аклыкка төренгән хыялыйнысанламадың…Син теләгәнчә…җирдә мин хәзер.(Кимсетелгән җан кызганыч,түгел бит әзер.)Ярашыр ул…җайлашыр…аңа датабылыр урын…Тик син генә,әгәр булдыралсаң,таплама көчсез җанныңүтәсе юлын…каплама аңа төшкәнсоңгы кыйпылчык нурын…

Китәргә булдым

(Шаяру)Китәргә булдым, дуслар,Бу виртуаль дөньядан.Башларга булдым тормышныИртәгәдән яңадан.– Оныттың, – дип әрли ирем, –Ир хакын хаклауларны,Компта утыра, – ди, – барыХөрәсән ялкаулары…«Ашың тагын тозсыз», – диеп,Көн дә бер ала дулап.«Әни, ашыйсы килә», – дип,Балалар тора елап.Аңламыйлар, булмаганныИнетсыз хәтта сулап…Бернишләп тә булмый инде,

Конец ознакомительного фрагмента.

Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.

Конец ознакомительного фрагмента
Купить и скачать всю книгу
На страницу:
1 из 1