bannerbannerbanner
Уйлан!.. / Задумайся!..
Уйлан!.. / Задумайся!..

Полная версия

Уйлан!.. / Задумайся!..

Настройки чтения
Размер шрифта
Высота строк
Поля
На страницу:
1 из 1

Ленур Иксанов

Уйлан!

ХӘЕРЛЕ ЮЛ!

Ленур Иксанов – 30 яшен тутырган егет. Яшьлек рухы бөркелеп торган йомры һәм бик матур сан бит ул! Калганы сүзсез дә аңлашыла.

Иҗатка, шигырьләр язу эшенә нәрсә этәргән соң аны? Яшьлек, романтика һәм мәхәббәт, әлбәттә. Аның башлангыч иҗатына табигыйлек, тормышчанлык, барыннан да мөһимрәге, милли рух хас.

Бер шигырендә «Йоклама, татар, юкса соңга калуың бар!» дип чаң кага ул. Мондый шигарне (лозунгны) фәкать хупларга кирәк. Ата-анасын, милләтен, туган телен онытучы манкортлар үрчеп торган заманда, егерме биш яшьлек Ленурның үз замандашларына әнә шулай дип эндәшүе күңелдә ихтирам һәм өмет уята. Димәк, базда дары бетмәгән әле… Һәрхәлдә, ил кайгысын кайгырту, милләтең белән горурлану, халык язмышы, аның бүгенгесе һәм киләчәге өчен борчылу – күркәм сыйфатлар.

Җыентык җиде бүлектән тора. Миңа калса, автор әлеге бүлекләргә кызыклы да, мәгънәле дә исемнәр таба белгән: «Горур халкым», «Океандай мәхәббәт», «Уйлан, бәндә!» һ. б. Ленурның шигырьләреннән ниндидер ягымлы, кешелекле энергия бәреп тора. Ул табигатьне, тирә-юньне шигъри күзләр белән күрә. Алда әйтелгәнчә, иҗаты тормышчанлык белән сугарылган. Ул «шаккатризм»нар белән мавыкмый. Теләк-ниятләре дә гуманистик рухта. Әйтик:

Бәхет кошы бураннардаТуңып калмасын, дип телим.Бәхет кошы – җырларымда,Сәламнәрен сезгә бирим!

Аңлаешлы тел белән язылган, укучы ихластан кабул итәрлек бу шигъри юлларны мин яшь шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлына юнәлеш бирүче маягы дип саныйм.

Ленур 1989 елны Казан шәһәрендә туа. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль академиясендә укый. Үзгәрешләр килеп чыгу сәбәпле, 2010 елда аны Казан федераль (Идел буе) университетының икътисад факультетына күчерәләр. 2012 елда Идарә һәм территориаль үсеш институтын тәмамлаганнан соң, «Дәүләт һәм җирле идарә» белгечлегенә ия була. Боларга өстәп, Ленур университетның тарих факультетында «Казанның 1000 еллыгы» дигән экскурсоводлар курсында белем ала.

Белем алгач, Россиянең Татарстан Республикасы буенча 14 нче номерлы районара Федераль салым хезмәте инспекциясендә хезмәт итә, коммерция оешмаларының берсендә экономист-менеджер булып эшли. Бүгенге көндә 18 нче номерлы районара Федераль салым хезмәте инспекциясендә җаваплы вазифалар башкара.

Шәһәр баласының туган телне әйбәт белүе һәм саф татар телендә шигырьләр язуы җәйләрен авылда – әби-бабасы тәрбиясендә үсүеннән киләдер дип уйлаган идем. Бу сорауга әтисе Мансур Исхак улы Иксанов болай дип җаваплады: «Без өйдә, гаиләдә һәрчак, авылыбыздагыча, татарча сөйләштек һәм хәзер дә гел шулай сөйләшәбез». Менә кайда ул күпләр өчен үрнәк гаилә!

Өстәвенә җырга-моңга һәвәс егет ул. Ул иҗат иткән җырларны танылган җырчылар да, һәвәскәр башкаручылар да теләп үз репертуарларына алалар. Ленур үзе дә җырларга ярата, аның заманча башкаруга корылган җыр клипларын телевизор караучылар, тамашачылар яратып та өлгерде инде.

Ә хәзер мин яшь шагыйрь Ленур Иксановка яңа иҗади уңышлар һәм хәерле юл теләп, кул болгап калам.

Рашат Низами, шагыйрь, прозаик, публицист30 март, 2016

I. ГОРУР ХАЛКЫМ

Уян син, татар, йоклама,Телне кирәк сакларга.Юкса иртәгә соң булырТуган телне якларга…

ТЫРЫШ, ХАЛКЫМ

Тырыш син, халкым, менәргәБиек-биек үрләргә.Моның өчен кирәк безгәЭш-гамәлдә дөрләргә!Хезмәт белән тапкырла синУңышны унга, йөзгә.Тырыш син, халкым, бирешмә,Өметеңне дә өзмә…2011

ЙӨРӘК ТИБӘ ШАТЛЫКТАН

Тальян гармун тавышыИшетелә ерактан.Күктә – кояш балкышы,Шатлык ташый йөрәктән.Күңелем тынычлана,Татар җырын тыңлагач,Милли өчпочмак беләнДусларымны сыйлагач.Иртә азан тавышынБөтен авыл тыңлады.Дөньяны ямьләндерәГореф-гадәт моңнары.2012

ТАТАР БИТ СИН

Ятма егылып җирдә,Имән бит син, көчле син.Калма төндә кайгырып,Батыр бит син, хисле син.Батма, моңланып, күлдә,Сәләтле син, данлы син.Калма адашып читтә,Бөркет бит син, шанлы син.Торма сыгылып җилдә,Татар бит син, җырлы син.Калма саргаеп көздә,Яздай якты, нурлы син.2011

ЮГАЛМА ДАВЫЛЛАРДА…

Бөркет сыман күктә бул син,Минем газиз милләтем.Арыслан кебек көчле бул,Бел яшәүнең хикмәтен.Син бит инде бөҗәк түгел,Изеп-сытып таптарга.Синең өчен күңел рәнҗи,Бирешмә син ятларга.Әнә күпме яннарыңдаЙөри читләр янәшә,Үз мәдәнияте беләнЧакыра ул яшәргә.Барысы синең кулыңда,Минем газиз милләтем.Үзен югалтмасын диеп,Ходай биргән һиммәтен.Югалма син давылларда,Сынмасын канатларың.Чит илләргә, кыйтгаларгаТаралсын синең даның!2012

ХАЛКЫМ ТЕЛЕ – МИНЕМ ӨЧЕН

Халкым моңына уралып,Җирдә-күктә очынам.Халкым теле – минем өченСаф чишмә суы сыман.Халкым көче – минем өченЯшь аргамак – тай сыман.Халкымның моңы әйтерсеңСүнмәс учактай сыман.2010

БАЙРАКНЫ КҮТӘР, ТАТАРСТАН!

Чәчәк ата Татарстан,Ходай рәхмәтен алган.Иген чәчә, ура, җыя,Тик… ызаны югалган.Бөркет кеби оча илемБөтен дөнья күгендә.Гасырлардан килгән көчеГүя яши бүген дә!2014

ТАЛЬЯН ГАРМУН

Тальян гармуным күтәреп,Урамда йөрим кичен.Матур җырлар җырлый-җырлыйТүгелә бара хисем.Узгандагы моңлы чакныБүген дә искә алам.Урам буйлап җырлап барам,Кулымда – милли тальян.Тальян гармунны күтәреп,Урамда йөрим һаман.Тавышың – сандугач моңы,Минем яраткан тальян!..Борчуда да, шатлыкта даКулымда минем тальян.Уйнамыйча, мин бүген дә,Ахры, булдыра алмам…2012

САБАНТУЙ1

(Җыр)Кызык уеннар уйнаргаДусларны чакырабыз.Моңлы җырларны җырларгаБәйрәмгә ашыгабыз.Тальян тавышын тыңларгаКүңелдән яратабыз.Атлар чабышын караргаБергәләп җыелабыз.Матур чүлмәкне ватаргаБергәләп җыелабыз.Көчле батырны табаргаКөрәштә катнашабыз.Сабантуйга, СабантуйгаЧакыра күңелебез.Монда килергә чакыраЯраткан бәйрәмебез!2014

ХАЛКЫМ МИНЕМ – БӨРКЕТ СЫМАН

Халкым минем бөркет сыманЯрата күкләрдә очарга.Халкым минем кояш сыманГаләмне әзер кочарга.Халкым минем, ярдәмгә килеп,Ашыга бүтәнне якларга.Фәһемле сүз кирәк, моң кирәкКешегә бик кыен чакларда.17 август, 2015

УЯН, ТАТАР!

Уян, татар! Уянырга вакыт.Хәмер шаукымыннан кит инде!Тик иманлы эшләр кылыргаВакыт, халкым, вакыт бит инде.Әйдә, татар! Уянырга вакыт.Динсезлектән, зинһар, кит инде!Аллаһ сүзен бүген аңларгаВакыт, халкым, вакыт бит инде.Уян, татар! Уянырга вакыт!Манкортлыктан әйдә кит инде!Ихлас телебезне сакларгаВакыт, халкым, вакыт бит инде.29 август, 2015

БАШЫҢНЫ КҮТӘРЕП ТЫҢЛА…

Башыңны күтәреп тыңлаМоңлы татар җырларын.Хыялдан килгәннәр әнәМатур татар кызлары.Офыкны күзәтеп уйлаНурлы татар елларын.Кара диварны ишәр берБатыр татар уллары.Каңгылдашып кайтып киләЕрактан кыр казлары.Болытлар китә, кара әнә –Алда татар язлары.10 август, 2015

МИЛЛӘТЕМ, СИН САЙРА ҺӘР КӨНДӘ

Милләтем, син җырла бүген дә,Көйләрең яңгырый илемдә.Милләтем, син сайра һәр көндә,Бәхетем яңгырый күңелемдә.Милләтем, син кайна бүген дә,Көчең бар бетмәслек мәңге дә.Милләтем, син сайра һәр көндә,Һич сүнмәс горурлык йөрәгемдә.7 сентябрь, 2015

ТАТАР – ИСЕМ ГЕНӘ ТҮГЕЛ

Татар теле – туган телең,Күпме илләр күрсәң дә.Укы Тукай шигырьләрен,Кайсы илдә йөрсәң дә.2012

ҖЫРСЫЗ, МОҢСЫЗ ТАТАР БУЛМЫЙ

Туган яксыз халык булмый,Мәдәният – китапсыз.Җырсыз, моңсыз татар булмый,Моңнар бездә хисапсыз.Ике ярсыз елга булмый,Бер ялгансыз – сәүдәгәр.Башсыз, ялгыз татар булмый,Сандыксыз – алтын, мәгәр.Туган яксыз халык булмый,Чәчәкләр – әйлән-бәйлән.Җырсыз, моңсыз татар булмый,Татарсыз үтми бәйрәм.2015

МӘҢГЕ БЕТМӘС ХАЛЫК

Мәңге бетмәс халык, туган теле калса,Гореф-гадәтләрне яшьләр онытмаса.«Нинди дәвердә дә туган тел мактаулы»Дип оныкларына картлар кабатласа.23 сентябрь, 2015

КАЙБЫЧЫМ

(Җыр)Сандугачлы таң нурларынТабигать сиңа биргән.Яшел урман шаулап тора,Зөя елгасы тирән…     Кушымта:     Җырларымда, моңнарымда –     Туган ягым, Кайбычым.     Шатлык белән җиңә белик     Бар дөньяның кайгысын!Серләремне сөйләр өчен,Урманга киләм әле.Гасырларны кичеп чыкканКайбычның имәннәре.     Кушымта.Арышларны тирбәндереп,Салмак кына таң ата.Кабатланмас сөю беләнТуган якны яратам.     Кушымта.Язлар җиткәч, сиреньнәреШау чәчәктә ел саен.Кайбычның матур кызларынКүзләп йөрик, дускаем.     Кушымта.

II. ДУСТЫМА

Дус кирәктер һәр кешегә,Җирдә гомер иткәндә:Дус кирәктер авыр чакта,Күз яшьләрең түккәндә;Дус кирәктер аңлашканда,Шатлыгың бүлешкәндә…

СӘЛАМӘТ БУЛ, ДУСТЫМ

Сәламәт бул, и дускаем,Беркайчан да авырма.Гел бәхетле бул син, дустым,Көч-кодрәтең барында.Мәрхәмәтле бул, и дустым,Яраларга орынма.Һәм кодрәтле бул, дускаем,Дошманнарың барында.Сак бул, дустым, бураннардаУпкыннарга ишелмә;Сабыр, түземле бул, дустым,Хәрәмнәргә иш булма.2011

ДӨРЕС АДЫМ ЯСА…

Дөрес адым яса, дустым,Шушы кызу тормышта.Йөрәгеңә ачу салып,Зинһар өчен, ялгышма.И дускаем, нәфрәтләнеп,Рухи көчең бетермә.Ялгыш адымнарга басып,Гөнаһлы була күрмә.2011

КАЯ БАРА ЯЗМЫШЛАР?

Кара урман кебек тоелаБезнең гүзәл дөнья да,Хайван кебек, ерткыч булыпИнсан тора алдымда.Ничек кенә баерга дипБорчыла уйларында.Кая бара бу язмышлар,Туганнар булмаганда?Мәчетләр дә еш төзелә,Кешеләр дә үзгәрә.Намуслы булып яшәргәВакыт һәммәбезгә дә.2012

ХАЛЫК КӨЛӘ ДИП…

Халык көлә дип, син көлмә,Мәзәк сөйләп, кеше рәнҗетмә.Халык сүгә дип, сүгенмә,Нахакка кешене кимсетмә.2012

БАЙЛЫКТАМЫ БӘХЕТ, ДУСЛАР?

Байлыкта бәхетме, дуслар?Сәламәтлек булмаса.Җаннан тынычлык югалса,Төрле уйлар уйласаң…Байлыктамы бәхет, дуслар?Мәхәббәтең – еракта.Тормышың да кызык түгел,Ярың китсә еракка…Байлык – бәхетме? ЮгалтсаңДусларыңның барсын да.Яныңда ялгызлык кына…Һәм таш йортлар – каршыңда…13 июль, 2015

ӘЙ КӨЛМӘГЕЗ…

Әй көлмәгез сез бер дә,Тормыш гел шулай бара:Авыр сынауларын биреп,Безне тикшереп ала.Әй көлмәгез сез бер дә,Язмышта шулай була:Кыен сукмакларны үтеп,Күңелгә бәхет тула.Әй көлмәгез сез бер дә,Китсәң ялгышка таба…Кайгы елгаларын түгеп,Күздән яшьләрең тама.Әй көлмәгез сез бер дә,Яшьлек, дип, узып бара.Авыр уйларыңны куып,Җанда сулкылдый яра.4 июль, 2015

ХӘЛЛӘРЕҢ НИЧЕК, ДУСТЫМ?

Хәлләрең ничек, якын дустым?Шаулап агып еллар узды.Борчу күптер, якын дустым,Тагын менә гомер тузды.Көннәрең ничек уза, дустым?Хатларыңны алып барам.Эшең уңсын, дигән хатымОчып китте сиңа табан.Кичләрең ничек үтә, дустым?Хәлең сорап, юлга чыгам.Киртәләрне аударырбыз,Икебез дә булсак чыдам!2011

АТЛА, ДУСТЫМ…

Батам дигәндә дә батма,Көчем бетте диеп ятма.Арам дигәндә дә арма,Хәзер җиңәм, диеп атла.Беркайчан да туктама син,Атла, дустым, бул син юлда!Атла, юлыңда йоклама.Атла, җиңү синең кулда!2012

ДУСЛАРНЫ ХӨРМӘТЛӘ

Кошлар сайрый. Дуслар җырлый.Барысы матур киемдә.Шаян мәзәк әйтеп туймыймГүзәл җәйнең көнендә.Елга ага. Суы чиста.Сөю балкый – тамаша.Ничек кенә рәхәт икән,Дуслар булгач янәшә.Алтын кояш нуры балкыйБергә булган мизгелдә.Аяз күккә карап барам,Мин иярдә, тезгендә.Дусларың – иң зур байлыгың!Усал җилләр бәргәндә, –Салкын булса да кышларың,Дуслар килер ярдәмгә.2012

УЙЛАН!

Кешеләргә син зарланма,Сагыш зардан башлана.Бар күперләрне яндырып,Якын дусны ташлама.Наз-ләззәтләргә кызыгып,Җаның сатма, аклама.Мәзәкләрдән кызарсаң да,Ачу хисен саклама.Уйлан: бер генә яшисеңГүзәл, матур дөньяда.Үкенечләр кыйнамасын,Хисләр булсын өр-яңа!2013

ЯШӘРБЕЗ, АЛЛАҺ БИРСӘ!

Эх, кызлар юлда елмайса,Тальян гармун уйнаса,Татарстан балкып торса,Яшәрбез, Аллаһ бирсә.Эх, кырдан уңыш җыелса,Урман, елга бай булса,Татарстан алга барса,Яшәрбез, Аллаһ бирсә.Эх, татар кошы сайраса,Татар ашы кайнаса,Татарстан канат җәйсә,Яшәрбез, Аллаһ бирсә.2014

АЧУЛАНМА

Миңа, зинһар, ачуланма,Нәфрәт хисең тулганда.Минем сүзләрем ихластан,Чын йөрәктән булганга.29 ноябрь, 2015

КҮПМЕ?

Күпме газап кичереп тә,Син егылма, елама.Киртәләрне җимерергәБез туганбыз дөньяга.Күпме сәфәрдә йөрсәм дә,Таңнар булып атармын.Бөтенесенә әйтерсең:«Мин исән… мин кайтырмын…»Күпме кайгылар күреп тә,Зинһар, тайпыла күрмә.Алтын сарайлар салырсызДусларың белән бергә.Ничә тапкыр бөгелеп тә,Чалкан төшеп ятмадык.Бөтен мизгел – хәтерләрдә,Дуслыкны онытмадык.26 март, 2015

БЕРКАЙЧАН ДА…

Үзеңнән оялма беркайчан да,Нигезеңнән, туган илеңнән.Кешедән курыкма беркайчан да,Дошманыңның ачы теленнән.Үзеңнән оялма беркайчан да,Әтиеңнән оялма, әниеңнән.Кешегә табынма беркайчан да,Хәсрәт күрмә сөйгән ярыңнан.Үзеңнән оялма беркайчан да,Гаиләңне зурлап хөрмәтлә.Динеңне, туган телеңне сакла –Лаек булырсың мәрхәмәткә.8 ноябрь, 2015

ДУСЛАРЫМА

Ешрак елмаегыз, дуслар.Көн күңелсез узмасын.Җыр сөюче дус-ишләремӘнкәй телен сайласын.Тагын шатланыгыз, дуслар.Ямьсез сүзләр югалсын.Тиккә моңаймагыз, дуслар,Өлкәннәр«Вәт егет!» дип уйласын.2015

УҢЫШ

Син уңышны көтеп утырма,Юктан гына килми зур уңыш.Тукай әйткән: Эшнең агачыҺәрвакыт китерер җимеш.Син беркайчан, дускай, моңайма,Уңыш юлын таба, күрә бел.Син ашыгып эшең ташлама,Гайбәт сүзгә җавап бирә бел.Уңышлардан шатланырсың беркөн,Сагышыңны уздыр җан аша.Иҗтиһат ит, тырыш әйдә – бәхетСинең белән булыр янәшә.13 ноябрь, 2015

ЗУР РӘХМӘТЕМ ХОДАЕМА

Зур рәхмәтем Ходаема,Шундый әти-әни биргәнгә.Рәхмәт әти-әнигә –Миңа ышанып йөргәнгә.Зур бәхеткә тарам мин,Карасам йөзләренә…

Конец ознакомительного фрагмента.

Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.

1

Альфред Якшимбетов көе. 2015 елдан «Казан егетләре» төркеме башкара.

Конец ознакомительного фрагмента
Купить и скачать всю книгу
На страницу:
1 из 1