bannerbannerbanner
Минем яратканнарым / Мои любимые
Минем яратканнарым / Мои любимые

Полная версия

Минем яратканнарым / Мои любимые

Настройки чтения
Размер шрифта
Высота строк
Поля
На страницу:
1 из 1

Ринат Мәннан

Минем яратканнарым

* * *

Үтә дә төгәллек һәм җыйнаклык таләп итә торган бер жанр бар: эпиграммалар һәм пародияләр. Әдәбиятның бу өлкәсенә мөрәҗәгать итүче шагыйрьләребез күп түгел. Бүтән әдипләрнең ялгыш гыйбарәсен, көйсез сүз сөрешен элеп алып, аларның шәхесен һич тә рәнҗетмичә, әмма укыган кеше балкып елмаеп куярлык, көлеп җибәрерлек итеп яза белергә тиеш бит юморист шагыйрь. Ниһаять, шушындый нәзберек эшкә тәвәккәлләгән кеше табылды. Безнең «Чаян»да канат ярган Ринат Мәннан юмор шикелле затлы жанрның серләренә төшенә бара.

Зөлфәт, шагыйрь, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты* * *

Кайчандыр без бик күп жанрлар белән эш йөртә торган халык идек. Бабичта «Исемнәр бакчасы» бар иде. Таң калырлык эпиграммалар, пародияләр. Бу җәһәттән караганда, Мәннанның көндәлек матбугатта чыгып барган төртмә телле юллары игътибарга лаек. Андыйларны читкә тибәрмәскә кирәк. Алардан усал әйберләр таләп итәргә кирәк.

Мөдәррис Әгъләмов, Татарстан Республикасының халык шагыйре* * *

Ринат Мәннан – табиб-шагыйрь. Доктор кеше дөньяга карашы белән дә башка юморист шагыйрьләрдән аерылып тора: кешеләрне тиз таный, аның бүтәннәр күрә алмаган сыйфатларын тиз тотып ала. Пародияләре, сатирик-юмористик шигырьләре – моның ачык мисалы…

Мәгъсүм Гәрәев, журналист, язучы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе

ЮМОРИСТИК ШИГЫРЬЛӘР

Рәхәт!

Математик исәпләү ясагач,Профессорлар калган аптырашка:Коңгыз канатының төзелешеЯрамый икән бер дә очышка!…Башын ватмый гына, рәтен белеп,Коңгыз      оча бирә… рәхәтләнеп!

Дәва

Иркәмә мин әйтә куйдым,Гел ютәлләп ятканда:– Бигрәк каты суык тиде,Банка куйчы аркама!Китерде мамык, шырпы ул,Ә мин яттым чишенеп.Менә хәзер куя, диеп,Туя алмыйм сөенеп.Кухня ягына китте бу…Матурлыгы – инәем!– Ник чиләкләп су китердең?– Кабынып китмәгәең!..

Менә шул

Бәйрәмнәр –Мөбарәк,Түрәләр –Түгәрәк!

Чама бел

Эшләгәндә бел чамасын,Ашауда бел чамасын;Уйлаганда, сүз әйткәндә,Йокыда бел чамасын;Белми йөрсәң чамасын,Ходай күрер чарасын!

Коткаручы

Табиб сорый: – Синең әлләКолагыңа җил бәрде?– Юк, – дим, – күренергә генәХатын мине җибәрде.– Аңлашылды, – диде дә улКолагымны эләктерде.Көзгесе белән карады:– Юдырттырырга! – диде.Беренче мәртәбә күрәмМондый шприцны – бик озын.– Күз йомганчы чыгарырмын, –Ди ул, – колак сагызын!Бу сүзләр мине өркетте –Ничек инде «чыгарам»?!Димәк, хатын тавышланса…Коткаручысыз калам?!

Сөенеч

Көлмә әле миннән, хатын,Синнән ком коела, дип.Кичә генә сөендерде,УЗИга баргач, табиб.Ком тулы бөерләрең, ди,Ком тулган бавырыңа…Синнән ком коела, диепӘйтмәде лә ул миңа!

Профилактика

Юк минем машиналарым,Юк аның кирәге дә!Җәяү йөрсәм, холестеринУтырмас йөрәгемә.

Табиб фатиры

Өй буры сүзләре әле дәҮзәкләремне өзә –Алырга әйбер булмагач,Өстәлдә язу калдырган:«Дорогой, так жить нельзя!»

Балык

Күпме юма, килә идеТабадан балык исе.Хәзер ис юк… КыздырыргаҖитешми пенсиясе!

15–30–80!

Диварларга ябыштырганБелдерүләр – муеннан.Күңел ачу дигәннәреЧыкмады бит уемнан.Әйдә, мәйтәм, шылтыратыйм15–15–15 кә.Унбиш яшьлек кызлар килде –Салыштым белмәмешкә.Ә 30–30–30 ныҖыйгачтын, ниләр булды!Утыз яшьлек унлап хатынЯкамнан мине алды.Булмады бит күңел ачып,«Алло, алло… Исәнме…Самавырым кайнап тора…» –…Җыйдым әле телефоннан80–80–80 не!

Куркак озынколак

Кышлар җиткәч, алмагачныКимерә иде куян.Ун еллап озынколактанБакчама килде зыян.Алмагачлар быел исән,Әллә йөрмәгән куян?…Тәрәзләр-ишекләр ватык –Караклар йөргәч… тайган!

Чикләр

Ничә чиктән тора икәнҮзгәртеп корулары?Беренче чиктә килделәрАракы чиратлары.Икенче чиген дә күрдек,Күнегәбез аңарга,Чиратта айлар торабызХезмәт хакын алырга.Өченче чиге җиткәндә –Атларга тәк атларга! –Бастырырлар микән әлләЧиратка… зиратларга!

Сорау

Башлы-күзле булу әйбәт.Кем каршы килер? Белмим.…Күзле булуына шик юк!Башлы булырмы? Ләм-мим.

Махмыр

– Тор тизрәк! Эшкә сиңа,Инде җиденче ярты.– Беләм, хатын, ләкин миңаКирәк икенче… «ярты».

Ханәләр

Каршымда тора зур бина,Ул – китапханә;Сулдарак, начар хис итсәң,Бар хастаханә;Ә уң якта – даруханәҺәм кунакханә;Арттарак, ашыйсың килсә,Бар зур ашханә.Бүтән – шыпырт!Әйтсәм, миңаБула бит… хана!Янәшәмдә хатын тора,Ул – «акылханә».

Хезмәт хакы

Хатын, ачуланма мине,Вәт, хезмәт хакы айлык:Эшемә барып җитәрлекҺәм өемә кайтырлык.

Үз бизмәне

«Тәмәке – агу!» дип, күпмеТабиблар яза, сөйли.Тәмәкече тарта, чөнкиОзак яшәргә теләми –«Матур» яшәргә тели!

Чыдармы?

Анда сыра, монда сыра…Халык белми чамасын,Чөмерә дә чөмерә ул.Акчалары чыдар – кәгазь,Бавырлары чыдасын!

Елмайма!

Елмаюлар сирәгәя,Тормышлар авыр бара…Елмаеп кына кара!Бу салмыштыр, диеп, шундукУрамда милиционерЮнәлә сиңа таба.

Тәмле…

Дусларым, гел акча сорап,Күңелемне тырныйлар.Ә ник әле алар миңа:«Мә акча!» – дип тормыйлар?Торырлар иде «мә!» дип тә,Дөньясы булмый ямьле:Кеше акчасына гынаАракы була тәмле!

Сулыш ачылу

Заводыбыз мичләреннән,Элек баксаң, гел төтенЧыгып тора иде җәен,Көзен, кышын, яз көнен.Эшләребез көннән-көнгәХәзер уңайга таба:Завод бөлде – акча бетте.Сулыйбыз тик саф һава!

Буйсындыру

Буйсындыруны өнәмим!Нигә ул буйсындыру –Яшәсеннәр ничек кирәк,Нигә юкка лаф ору?Эшемдә, ял иткәндә дәБуйсындырмау ул – алтын.Муенымнан ашып җитә,Буйсынса хәләл хатын!

Хурлыйлар…

Урлыйлар да урлыйлар,Үткәннәрне хурлыйлар.Мактарлыктыр бу тормыш:Миллионлап, миллиардлапКитергәч сезгә уңыш!

Җырчы рәхмәте

Мең рәхмәт фән-техникага,Бурычлымын аңарга:Минем чебен тавышымныЯңгырата залларга!

Мескен машина

Ишегалдында машинаИ ялтыраплар тора.Ә янында яңа байларАны мактап гәп кора.Мактанчыклар тавышыннанМескеннең «колак» тона,Әйтер иде бер матур сүз,Капотын ачып кына!..

Салкын

И дусларым, салкын даБезнең райисполкомда!Юк, батарейлар кайнар –Үзләре салкын алар!

Бәя

Китап язучы кайгыра:– Кая бара бу тормыш?Бер китап өчен гонорар –Ике кесә көнбагыш!

Кирәксез һөнәр

Кесә караклары, имеш,Икеләтә кимегән.Алар, имеш, бай чакларынСагынып, бик тилмерә.Кайгылары чиктән ашкан:– Безнең һөнәр нәрсәгә?!Хезмәт хакы бирелмәгәч,Керикме буш кесәгә?!

Жәлләү

Елына ничәмә тапкырЙөримен мин сайлауга –Ярлылар депутат булып,Әверелсен дип байга!

Бабайчылыкны җиңү

Бабайчылык – армиядә,Тәртип бер булыр микән?Җиңә алмыйлар гына бит,Ә җиңү ансат икән:Тынычланыр ата-ана,Тынычланыр дуслары,Булдырсалар армиядә…Милиция постлары!

Куршавель – күрше авыл

Байлар бара Куршавельга,Ә мин – күрше авылга.Куршавельга баручыларӘллә саймы акылга?Бездә дә таулар, әй, текә,Менеп кара үренә.Күрше тавыгы шулай ул –Күркә булып күренә.Бездә дә нарат-чыршы бар,Әллә инде күрмисез.Кызлар бездә арзанрак,Кадерләрен белмисез.Бездә дә бик рәхәтләнепСулар керә аласыз,Шампан тулы бассейнгаНигә кереп туласыз?Бездә дә саф һава сулапБула әле асылда…Байлар китсен Куршавельга,Ә мин – күрше авылга!

Сыешмау

Түбәтәй кигән бер егет,Авызында – папирос…Туктале, энем, ашыкма,Бу бик зур, мөһим вопрос.«Современныйланып» йөрмә,Ташла бу гадәтеңне:Йә түбәтәеңне кимә,Йә ташла тәмәкеңне!

Киңәш

Этләр белән йөргәч халык,Кайчакта куркасың да…– Тешләвен беләсең килсә,Баштан бак… хуҗасына!

Бердәмлек

– Көн саен эчеп кайтасың,Бу инде тагын ни эш?..– Әй, хатын, мин халкым беләнБердәм булырга тиеш!

«Дусларыма…»

Дусларыма кирәк чагым –Күп алар,Дусларымның кирәк чагы –Юк алар.

«Демократия…»

Демократия килгәч тә,Чыктык рәхәткә:Һәр өйдә – тимер ишек вәТимер рәшәткә.

Уңай як

Бәяләр коточкыч үсте.Яңа тормыш башланды:Әйбер алсаң, сатучылар«Рәхмәт!» әйтә башлады.

Зар

Химиклар ник начар эшли? –Көннән-көн күңел бизә.Йөз грамм хәмер эчсәм дә,Хатыным исен сизә.

Яхшы киңәш

Кимчелекләр адәмдә бар –Хакыйкать шундый менә!Яртысын – күрмәскә тырыш,Бер чирегенә – эндәшмә,Күр бер чиреген генә.Ансына да бер киңәш:Елмаеп кына эндәш!

Сырганак

Сырганакларның да бар ди,Хатыннары, ирләре.Бергәләп кенә утыртсаң,Була ди җимешләре.Күпме йөрдем, дөнья гиздем,Булганмын бит томана.Базарда аңлатып бирдеБер абзый серен миңа:– Алар, энем, кеше кебек,Белмисең икән әле.Ире аның – шома гына,Хатыны – чәнечкеле!

Итле колбаса

Ирләр ничек көчле булсын? –Колбаса итсезләнә,Ә шуның нәтиҗәсендәХатыннар… ирсезләнә.Ирләр көчле булсын дисәң,Күп кирәкми ләбаса:Аларга, мескенкәйләргә,Кирәк итле колбаса!

Ачыклау

Мәхәббәтебезнең бүгенАуды-китте чуены:Минем башым яраланды,Хатынымның – муены.Кем – баш, кем муен икәненАчыклап булмас бик тиз:Ул ята икенче катта,Үзем – җиденче катта…Менә шундый зур бүлнис!

Трамвайда

Яшьләр урын бирми, диепТел шартлата ник картлач?Ничек алар урын бирсен?! –Яшь чагында аналарыКыйный-кыйный утырткач.

Зур рәхмәт

Бардым күз табибына мин –Кала яздым дөм сукыр.Бардым колак табибына –Чукрак итте, хет акыр.Зур рәхмәт теш табибына –Теш диеп, ул телемнеЯрый әле суырмады.Менә нинди белемле!Шул табиб аркасындаСүгә алам барысын да!

Эчкече тормышы

100 граммнан соң – сөйләшә,200 дән соң – көлә,300 дән соң – ул җырлый,400 дән соң – күп белә,500 дән соң – ул бии,600 дән – ызгыша,700 дән – сүгенә,800 дән – сугыша,900 дән – ул елый,Ә 1 литрдан – йоклый.Үз нормасын ул белә –Алтмышка җитми… үлә.

Күрше белән очрашу

– Таңнан ук җырлап йөрисең,Әллә болай эш чыга?– Әй, дустым, чыктым бит әлеБүгеннән больничныйга!

Тукталышта килгән уй

Әй, әбекәй, чәчең буя,Буя иреннәреңне,Иннек ышкы битләреңә,Туры тот билләреңне.Яшь кызлардай бул әле син,Картлык сиңа тимәсен.Автобус йөртүче күрсен,«Пенсионер» димәсен!Сине күреп, тукталыштаТуктамый автобуслар,Выжт итеп кенә узалар,Булса да алар бушлар.

Бәхетлеләр

Тавык тотмыйбыз дип, бер дәЗарланмый карт-корылар.Тавык тотсаң, әтәч кирәк! –Дияләр тавыклылар.Ә әтәчләр кычкырмыйчаТүзаламы? Кик-ри-күк!Караклар нәтиҗә ясый:«Боларның байлыгы күп…»Шуның өчен тавыгы даКирәкми безгә, каз да.Җаннарыбыз тыныч безнең,Бәхетләребез – азда!

Юлым уңмады

Бүлнискә еш йөри идем,Ник язмыш йөри үртәп?!Табиб юк!..Йозак элгәннәр –Депутат булган, мөртәт!

Курку

Дуңгыз гриппы – ул яңа чир,Ул куркыныч – аңлагыз!Дуңгызлыкны эшләгәннәрКуркып тора: «ДуңгызлыкныБүтән эшли алмабыз!»

Гаҗәп!

Әллә адәм бара индеКараңгылыкка?..Күр, машина хуҗалары«Тимер малкай» тәрәзләренКараңгылата!

Блин!

Бренд, грант, кастинг, шопинг… –Аңламассың да инде!Менә урыс сүзе «блин» –Сары май кебек утыра.Аңлашыла. Хуш килде.

Уй

Пинсәм ай буена җитми,Акча бигрәк чамалы…Кондуктор булып керимме?Ичмасам, билет сатканда,Кулым булыр акчалы.

Син…

Джинсыларны да киярсең,Сагызын да чәйнәрсең,«Кент»ларны да көйрәтерсең,Яшәмәссең мәйләрсез!Ананасын да кабарсың,Бананын да алырсың.Китап йөзен бер күрмичә,Йә, кем булып калырсың?!

Студентлар

Реформалар бара илдә,Кайчак кыен аңларга.Үзгәрешләр кагылачакХәтта студентларга.Алар – булачак магистр,Бакалаврлар гына!…Ходай бирсен, чыкмасыннарБакалар булып кына!

Соңрак башлагыз

Яшьләр сыра, хәмер эчә,Тәмәкесен пыскыта –Коточкыч зыян китереп,Гомерләрен кыскарта.«Башламагыз» дигән сүзнеНичек тә аңламыйлар.…Алайса, әйдә, башлагыз,Бар икән андый уйлар.Бер генә үтенечем бар:Тик башламагыз иртә,Соңрак башлагыз, әйе,Мәсәлән… сиксән биштә!

Кибеттән кайту

Кибеттән кайтып киләмен,Кулымда – ике сумка.Нәрсәләр алып кайтаммы? –Шыгрым тулы йомырка!Юлы гына гел боз, шайтан,Газап бит һәрбер адым.…Бер аягым таеп китте,Һәм лапылдап егылдым.Юк, юк, бозга түгел, кая! –Шул сумкама тәгаен.Йомыркалар ватылмады –Сынды оча сөягем.Хәзер мин хастаханәдә,Гипсланган әзмәвер.– Маладис, – диде хатыным, –Бер йомырка ватылмаган,Ә монысы… төзәлер.

Була…

Сыер – сөтле,Кеше… – хөсетле.

Автобус йөртүчегә

Тукталышта туктатмадың…Бул әле син чын ир-ат:Акчаны яраткандай ук,Пенсионерны ярат!

Оча сөяге

(Медицина институтында булган хәл)Анатомик театрдаИмтихан бара бүген.– Сөйләп бир, – ди профессор, –Миңа оча сөяген.Күрсәт: кайда нинди әгъзаБулган шушы сөяктә?Шәкерт кулга пинцет ала,Әкрен китә сөйләп тә:– Монда булган туры эчәк,Монда – бәвел куыгы.Монда – вена, артерия,Алар унлап барлыгы.Менә бу җирендә аныңИрләр әгъзасы булган…– Ә, юк, юк, шәкерт! Ул мондаБары тик… булгалаган!Чөнки оча сөягеХатын-кызныкы, надан!

ПАРОДИЯЛӘР

Ис

Яшисе килә!..Яшь исе килә!..Ш. МостафинТальян тартсамҖырлата,Паспорт ачсамЕлата.Яшисе килә!..Пеләш исе килә…

Танк

Шул сандугач искә төште,Куенында төн кунгач.Р. ФәйзуллинПолигонда тузан купкан:Танк анда, үкереп,Бер урында бөтереләЙә йөри сикәлтәләрдә,Бертуктаусыз сикереп.Дөбер-шатыр бөтен дөнья,Күрәсең насыйп булгач!…Авыр танк искә төште,Куенында төн кунгач.

Дуска

Юк, мин Тютчев түгел,     түгел Фет та.Үз исемем миңа тамандыр.Ә. БаянМин Державин түгел, Карамзин да,Батюшков та түгел, Пушкин да.Лермонтов та түгел, Вяземский да,Рылеев та түгел. – Эш шунда!Мин Полежаев түгел, Гоголь да,Грибоедов түгел, Тургенев та,Островский да түгел, асылда.Толстой да түгел, Чехов та түгел,Түгел урысларның Горькие.Тагын бер Островский бар бит әле –Анысы да түгел мин, әйе!Есенин да түгел мин, Гладков та,Сурков та түгел бит мин, Блок та.Шолохов та түгел, Фадеев та,Куяргамы шушында нокта?!Ә юк, юк, онытып җибәргәнмен,Асыл затларыбыз да бит бар:Мин Марина Цветаева түгел –Ит моңа да каты игътибар.Ахматова, Ахмадуллиналар…Кертергә аларны да кирәк.…Уф, төн урталары җиткән икән,Черем итеп алсамХәерлерәк…

Йөрәк шартлавы

Уяналмый яшәү нигә,Нигә һәм кемгә кирәк?Киң дөньяны тетрәндереп,Шатлыктан шартла, йөрәк!Ә. ГаделНигә бу сүзләрне әйттем,Кемгә мондый сүз кирәк?Әйтеп тә өлгермәдем бит –Шартлады китте йөрәк.Чакырдым шундук «скорый»,Килделәр… ике көннән.Ямадылар. Аннан ипиСорап алдылар миннән.Боларны күзәтеп торгач,Кимеде сызлау ласа.– Сездә юкмы, абзый, – диләр, –Хет ливерный колбаса?Бер тәүлек эшлибез, – диләр, –Кибеп бетте эчебез.Акчабыз ашарга җитми –Менә шундый эшебез!Суыткычта, мәйтәм, минтайБар иде, эскулаплар!Элгәре еш ашый идек,Кырык тиен иде алар.Алып куйдым кыздырыргаҺәм табага салдым май…Чи дигәнне аңламыйлар,Йоталар гына. Ай-һай!Бер койрыгы да калмады,Мәчекәем соң нишләр?!Үзләре ач булсалар да,Болай яхшы кешеләр……Суыткычым буп-буш калды,Ничекләр тормак кирәк?Моны күреп, берүк, тагынШартлый күрмәсен йөрәк!..

Кар ява

Солдат керфегенә кар кунган,Кышкы күктән махсус иңгән күк.Һәм битенә карый иелеп,«Тимисең бит, әйе?» дигән күк…Р. ЮнысСолдат тора, мылтык тотып,Кар куна керфегенә.Кары алай салкын түгел,Тик артык эре генә.Бүрекләре – ап-ак карда,Ә кар куна да куна.«Тимисең бит, әйе?» – ди улҺәм керә култыгына.Ике сәгать үтте постта.Кайда соң безнең батыр?Командир акырып йөри,Ә солдат йоклый гыр-гыр.

Яшәп ятабыз…

Керт-керт кенә шикәр кабып,Шүр-шүр чәен эчте дәИпләп кенә кесәсенәСалып куйды… тешен дә!Ш. ҖиһангироваШүр-шүр итеп чәен эчкәч,Тешләрен салып куйды.Гәзитен укып бетергәч,Күзләрен алып куйды.Караватына барды даСалды ул сул аягын.Шул аягын кашып алгач,Салды ул уң аягын.– Кулларымны салдыр! – диеп,Карчыгына кычкырды,Әби картының кулларынӘйбәтләп ычкындырды:– Менә хәзер сыябыз, – ди, –Караватка икебез!Нишлисең бит –«Односпальный» –Менә шулай яшибез…

Тын утыру

Сиңа кирәк әңгәмәдәш,Син миннән сүз көтәсең.Тик беләсең артык сүзнеңНәрсә белән бетәсен.Р. МиңнуллинАртык сүзнең кирәге юк,Әйттем бит инде бер кат.Нәрсә белән бетәчәгенСин беләсең – апперкот.Вакытында туктау яхшы,Артык сүз нигә тагын?Берне сулдан сылап куйсам,Шундук булыр нокдаун.Хәерлерәк булыр күпкәЮгыйсә, уңнан сыласам,Булыр хәтта… нокаут!

Кисәтү

Бер дә үбелмәгән     яшьтәш кызларйөгерделәр чыгып кочактан.М. ВәлиевЯшьтәш кызлар, кайларга чыгыпКачтыгыз сез кочактан?Әбиләрдер сез, мөгаен…Вакыт чапкан да чапкан!Үткән-беткән булса да бит,Дәрман әле бар сыман…Әмма ләкин әйтеп куям:Кача алмассыз хәйләкәрБабайлар кочагыннан!

Синең исең

Мин тоярмын шунда сөю хисен,Миңа бәхет –Иснәү синең исең…М. ШабаевЧыгып киттем урманнарга…Шуңарга китте исем:Бәхет миңа тәтемәде –Анда юк синең исең.Чыгып киттем далаларга…Шуңарга китте исем:Бәхет миңа тәтемәде –Анда юк синең исең.Хатынны да иснәп карыйм –Кая сиңа җитәргә! –Синең исне табар өчен,Инде кая китәргә?!Чыгып киттем комлыкларга…Бөтенләй китте исем:Бәхет миннән баш чөерде –Юк анда синең исең!Кереп киттем трамвайгаҖәй көне… Китте исем! –Менә бит минем бәхетем,Менә бит     синең исең!

Каты рәнҗү

Гасыр арты гасыр уза торганБашлангычы ерак еллардан,Рәнҗим кайчак, күпме вакыт узган –Авылымнан даһи тумаган.Н. ӘхмәдиевРәнҗим кайчак. АвылымдаБер даһи да тумаган.Әйтерсең лә чып-чын ирләрАвылымда булмаган.Әйтерсең төннәрен яшьләрМунчаларга йөрмәгән.Ниемә авыл очындаТора иске тегермән?Күпме бездә печәнлекләр,Кара-чутыр урманнар,Кеше күзе күрми торганСу буйларында – ярлар.И егетләр, и туташлар,Күптән җиткән вакыты!Нәрсә генә дисәгез дә,Рәнҗүем минем каты.

Үзең кара…

Мине сөймә син,Сөймә син мине.Мин төнлә туганБер бала инде.Г. МоратМин төнлә туганБер бала инде;Дежур акушерИсерек иде.Аягымнан улТартып чыгарган;Уң кулында – мин,Сулында – стакан.Стаканы тулыСыекча белән;Хәмер икәненАны кем белгән!Исе бик сасы –Аңкый ерактан;Шулай булса да,Аны яраткан.Бер-ике йотты –Стакан бушады;Яңа шешәнеАбый башлады.Тагын беразданЙокыга китте;ГырылдауларыҮзәккә үтте.Бу тар бүлмәнеңИшеген ачтымҺәм исеректәнУрамга качтым.Күз начар күрәДөм караңгыда;Кермәдем кемгәҺәм кая гына!Таң атканчы, минЧаптым да чаптым;Тик кояш чыккач,Өемне таптым.Шуннан соң хәмер –Мәңге дошманым;Бер дә эчмәскәАны кушамын.…СөюләреңнеСин кара инде.Мин төнлә туганБер бала инде.

Су эчү

Ызаннан башлана сукмак,Су эчүдән – сөю…Чиләгенә иелүем –Чибәрем, сөям, дию.Ә. ГаффарЫзаннан башлана сукмак,Су эчерүдән – сөю…Бер чиләкне бушаткачтын,Их, тәмле суың, дию.Ызаннан башлана сукмак,Су эчерүдән – сөю…Икенчесен дә бушаткач,Эчләрем тулы, дию.Ызаннан башлана сукмак,Су эчерүдән – сөю…Өченчесен бушаткачтын,Йөгерәм тизрәк, дию!

Урманда йөрү

Шул җиләкне өзгән көннеЭтләр керә төшемә.Бер кузгалак күреп алсам,Атны искә төшерәм.З. МансуровБака яфрагын өзсәм мин,Бака керә төшемә.Каз үләнен күреп алсам,Казны искә төшерәм.Куян балтырганын өзсәм,Куян керә төшемә.Ә аю баланын күрсәм,Аю абыйны, әлбәттә,Шундук искә төшерәм.Кычытканны өзсәм, бетте! –Хатын керә төшемә…Бер чакрым читләтеп узам, –Нигә тиим? Өшәнмим!

Туфли

Җиргә бассам әгәр, курпы, камылАяк табанымнан мине таныр –Якынлыгым килә әнә каян!Һәр көн саен җиргә якынаям.М. ӘгъләмовБар иде заманалары,Уйласаң, башың чатнар! –Кечкенә тәпиләремә«Платформа» кигән чаклар.Калынлыгы, сиңа әйтим,Булгандыр дүрт-биш бармак.Күрәсең, җирдән мин элекТорганмын ничек ерак.Хәзер ки яңа тормыштаМин киямен ни калган.Чебен канаты кадәрлеТабан асты – юкарган.Яңаларын кияр идем –Акчасын алыйм каян?Шулай итеп һәр көн саенМин җиргә якынаям!

Җиләк урыннары

Төшләремә керәсең дә,Үзеңә сөйләп булмый.Истәлекләр урманындаХис була, җиләк булмый.Н. ИзмайловаКая киткән әле җиләк?Югыйсә җиләк ае!Күпме йөрим бу урманда –Хис кенә монда, әйе…Кая киткән әле гөмбә?Югыйсә гөмбә ае!Күпме йөрим бу урманда –Хис кенә монда, әйе.Ничек яшәп була соң улҖиләк җыймый, как коймый?!Хисләнеп була, әмма дәХис белән тамак туймый…

Очрашу

Карәхмәт, туганым, синме?     Сәлам!Нигә соң ят күрә сине     каләм?Син бит үлемсез: җитсәң дә     бире,Зинһар,     төкермә шигыремә, яме!Р. БохараевӘй сагындым Казанымны,Кабан күлен, Тукайны.Карәхмәт, туганым, синме?Кайттым бит, агай-эне.Трамвай читләтеп узаЗоопаркны, беләм.Сөбханалла, барып җиттем,Бар җанварларга сәлам!Эшләпәмне алдым кулга,Торам дөя алдында:– Әй, төкермә чалбарыма,Сатып алдым Лондонда.Пинжәгем дә минем шуннан.Нәрсә, нәрсә? Күрексез!..Туфлием дә шуннан әле,Носкием да, вәт, юньсез.

Җылытты

Төренеп тә җылынып булмый,никтер үзәгем өши…Тизрәк кайт инде яныма,минем кадерле кешем!..Р. ХарисМайка кидем, күлмәк кидем,кәчтүм кисәм дә өшим.Тизрәк кайт инде яныма,минем кадерле кешем.Пәлтә кидем, тун да кидем,толып кидем һәм… өшим.Тизрәк кайт инде яныма,минем кадерле кешем.Төрендем чүпрәк-чапракка,шулай булса да өшим.Тизрәк кайт инде яныма,минем кадерле кешем.Дивардагы келәм беләнтөрендем – һаман өшим.Тизрәк кайт инде яныма,минем кадерле кешем.– Өйдә нинди базар бу? – дипкилеп басты яныма.Уклавы уйный кулында –җылындым шунда гына…

Кара булып кара

Кара җирнең кара малае мин:Ашап үстем аның икмәген…Р. ГаташКара җирнең икмәгенә рәхмәт,Буш булмады алда тагарак.Ашап үстек һәм дә белеп үстек –Булмас бүтән бездән карарак!Җәгърафия фәнен өйрәттеләр:

Конец ознакомительного фрагмента.

Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.

Конец ознакомительного фрагмента
Купить и скачать всю книгу
На страницу:
1 из 1