
Полная версия
Илһам канатында / На крыльях вдохновения
«Әйт әле: ни булды бу җиргә?..»
Әйт әле: ни булды бу җиргә?Күз ышанмый, бу – мистика!Сугыш булды әле кичә генә,Меңнәр үлде… статистика.Бер солдаты мин үлгән халыкның,Ага нәфрәт кан тамырыннан,Ачы хаклык ята йөрәкләрдә…Батырларыбыз онытылган.Әйдә, онытылсын батырлар.Ник? Без бәхетсез аларсыз да,Немец җире сакласын хәтерне.Без? Без өметсез, карарсыз ла.Сез сугышкан Ватан да башка,Син, Ходаем, безне кичермә,Мәетләрнең төше булып барыЯшибез без кан сеңгән җирдә.Кирәк түгел безне кызганырга,Кызганганның күзе ялтырый,Күрмәдем мин сугыш – язу авыр,Бабай сөйли… бармаклар калтырый.Ул сөйләде, җанны талый-талый,Менә әйтеп куйды соңыннан:Батырларыбызны да белмәгәч,Нинди файда татар булудан.Күкрәк кагып кычкырасы килә,Без – бөек халык, без бит – татар!Бар бездә халык угыллары,Бар бездә батырлар, бар! Бар! Бар!Бу тибрәнеш берләштерә безне,Урлый михнәтләрен елларның,Битарафлык битлекләрен ватып,Бүген кичен юлга чыгармын.Чыгар моң…Ни гаҗәп хәл булды инсан белән,Күз ышанмый, бу – мистика.Күңелләрдә сугыш булды әле,Меңнәр туды – статистика.Көн үрмәли ахырына, поскып,Серләр атам төн тәрәзенә.Караңгылык… Битне тырный…Бу җиһан гәрчә кәрәз генә.Мин һаман да шул мизгелдә әле.Шаулама язып ал тынлыкны.Ул гаҗәп сүзләр сөйли миңа…Ишетәсем килми.Ялыктым…Ярлык – тын. Ай иртә туган бүген,Шуңа үзәгемдә кычкыра,Арабыз – шалтырату арасы.Хисләремә гәрчә тончыгам.Акылдан язу йогышлы түгел,Курыкма. Язып ал тынлыкны,Ул гаҗәеп сүзләр сөйли миңа,Камый күзләрдәге тоныклык.Ераклыкны сагнып еладыкмы,Ятланган сүзләр гадилегеШифа бирми, ертып ата җанны.Туктатма, ул үтерсен мине.Шул мизгелне һаман көтеп яшим,Кирәге юк хәзер тынлыкның.Кабат килеп, мине дәшә калсаңӘйтәчәкмен:«Җитәр, ялыктым…»ДИНАРА ӘХМӘТОВА

«Бар җирдә дә өлгер, ярдәмчел, җор телле», – дип әйтәләр минем турында дусларым. Дөреслеккә туры килеп бетәдерме? Анысы, билгеле, аларга әйбәтрәк күренә. Әйе, минем кешедән яшерер әйберем юк та кебек, чөнки бөтен күңелемдә булган борчулы хис-кичерешләрне дә, шатлыклы вакыйгаларны да җөмһүриятебезнең укучылары игътибарына тәкъдим итәм.
Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының татар филологиясе факультетын тәмамлагач, КФУның «Дарелфөнүн» студентлар газетасында хәбәрче булып эшли башладым. Бүгенге көндә биредә тәҗрибә туплыйм. Телевидение өлкәсендә дә үземне сынап карарга өлгердем. Җырларга бик яратам. Гомумән, үземне барлык өлкәләрдә дә сынап карыйсым, дусларым биргән сыйфатламаны акларлык итеп яшисе килә!
КЫЗЛАР «ТЕОРЕМАСЫ»
Беркөнне күптәнге танышым шалтырата. Гел күрешеп булмый, эш, шәхси проблемалар, ара ерак, дигән булабыз. Әле ярый шул телефон бар. Бөтен яңалыкларны ишетеп, белеп торырга. Иптәш кызым бер дусты сөйләгән хәл белән уртаклашты. Шул көннән бирле уйланып йөрим. Сезгә дә сөйлисем килә. Кем әйткәндәй: «Ниеңдәге ниеңне нитә күрмә ниеңә, ниеңнең дә ние бардыр, ул да нитәр ниенә», – булды инде бу.
Яр Чаллы шәһәрендә бер төркем егетләр, кызларның чын йөзен ачарга теләп, кызыклы гына тикшеренү уздырырга уйлыйлар. Эксперимент үткәрү өчен, иске 412 модельле, кызгылт-сары төстә «Москвич» алына. Тимер атның яше дә зур, тавышы да яхшы гына чыга, ләкин йөрерлек хәлдә. Шулай ук БМВ-530 дигән машина сайлана. Егет кешегә, танымасыннар өчен, бейсболка, кара күзлек бирелә.
Тикшеренү түбәндәгедән гыйбарәт: тротуар буйлап баручы чибәр кыз яки кызларны табарга кирәк, анысы мөһим түгел. Шуннан соң кыз белән әңгәмә корыла һәм «Москвич» белән кирәк урынга алып барып куярга тәкъдим ителә. Барлыгы 15 кызга шул тәкъдим белән мөрәҗәгать итәләр. 14 е «Москвич»та йөрүдән баш тарта. Төрле котылу юллары уйлап таба. Кемдер дуслары белән очрашуга ашыга, кемнедер егете көтеп тора, берсе әнисе янына шифаханәгә йөгерә, икенчесе укуга соңга кала.
Егет кеше бер «тимер ат»тан икенчесенә күчеп утыра, киемнәрен алыштыра. Шул ук әңгәмә һәм тәкъдим белән шул ук кызларга мөрәҗәгать итә. Егет инде хәзер «крутой мачо». 15 кызның бары тик берсе генә егетне таный, чөнки ул бейсболкасын салырга оныта. 14 кыз («Москвич»ка утырган туташ катнашмый) машинага утырырга ризалык бирә. Иномарка белән килеп туктагач, кызларны утырырга күндерү өчен, иң күбе 80 секунд вакыт үтә. Аеруча әнисе янына шифаханәгә ашыгучы кыз бик тиз ризалаша.
Машинага утырган кызларның, дөресен белгәч, сөйкемле генә йөзләре нинди кыяфәткә килгәнен чамалыйсыздыр. Үзегезне шул урынга куеп карагыз әле…
Нәтиҗә ясап шуны гына әйтергә мөмкин: кызлар өчен егет кешенең ни кигәне, нәрсә мыгырдаганы мөһим түгел, аларга (безгә дип әйтергә тел әйләнми) «принц»ның нинди «ат»та йөрүе һәм кесә калынлыгы беренче урында тора. Мондый нәтиҗәләрдән соң егетләр кызлар белән бәйле, һаман төгәл җавабы булмаган теореманы тагын бер кат исбатлап, дөреслеккә бер адым ясый. Кызганыч, аларны аңларга була… Шунысы гына куанычлы: эксперимент «Москвич»ның дәрәҗәсен күтәрә, ул да машина бит.
Ә совет машинасына утырырга ризалашкан кыз егетләрне таң калдыра. Алар бу машинага утырган һәр кыз өчен роза чәчәге әзерләп куйганнар. 15 не!!! Димәк, аларның өметләре зурдан булган. Ә бу купшы букет бары тик бер кызга гына эләгә. Машинага утырырга ризалашуын нәфис зат руль артындагы егетнең күңеленә хуш килүе белән аңлата. Ә машинаның, кесә калынлыгының нинди булуы аны борчымый.
Арабызда андыйлар барлыгы тынычландыра бераз. Соңгы елларда бигрәк нәфислегебезне, гүзәл сыйфатларны югалта башладык бит. Хәзер (әйтергә туры килә инде шул заттан булгач) бөтенләй башка таләпләр, хыял-максатлар белән яшибез. Яхшы машинасы, шәһәр үзәгендә ким дигәндә 3 бүлмәле фатиры булган егетләр кирәк безгә. Купшы тун, алтын йөзек, кыйммәтле күлмәкләр алып бирергә, кафе-рестораннарга йөртерлек акчасы булырга тиеш сайлаган егетләребезнең. Ләкин беркем дә уйлап карамый: яңа гына уку йортын тәмамлаган, мескен студент елларыннан зур тормыш юлына аяк басып килүче «сөйгән яр»ның андый акчасы каян булырга мөмкин икән?! Бай әтинең акчасын туздыручы егетнең киләчәге бар микән соң? Булган байлыкны акыл белән туздыра да белергә кирәк бит әле.
Кызларны да, егетләрне дә гаепләп, ниндидер яла ягу дөрес булмас иде. Бер начар кеше аркасында бөтенебез зыян күрергә мөмкин. Мондый экспериментларга барып җитәрлек булгач, егетләрнең үзәкләренә үткәнбез инде.
БАШ АВЫРТА ШУЛ…
Дискотекаларга йөрергә яратмыйм мин… Нәрсә бирә ул? Ял итеп кайтырга дисезме? Ялны кем ничек күз алдына китерә инде…
Шулай да беркөнне, азрак гадәти көнкүрешне алыштырып кайтыйк әле дип, дуслар белән дискотекага киттек. Дөресрәге, дискәтүккә. Хәзер яшьләр арасында шул сүз популяр. Социаль челтәрләрдә гел реклама ясап торалар. Җаның кайда, нинди дискотекага тели, шунда бара аласың. Ни генә тәкъдим итмиләр бит анда?! Дәртле музыка! Иң шәп диджейлар! Иң оста телле алып баручылар! Без татар дискәтүкләрен күреп кайтырга булдык… Рәхәтләнеп татар җырларына биеп, уеннарда катнашып, иң мөһиме: тәмәкесез, исерекләрсез урында ял итәсебез килде…
Төнге клубларның берсендә безне баһадир гәүдәле сакчылар каршы алды. Фейсконтроль дигән әйбер юк икән монда. Димәк, колхоз базарыннан алган иң арзан кием белән дә үтеп була. Сөенеп куйдым: безнең кебек авылдан килгән кызлар-егетләр ял итәдер әле, гел монда килергә кирәк…
Урамнан ук ишетелеп торган көчле музыка, бина эченә кергәч, баш миенә бәрә башлады. Безнең колаклар тыныч кына сөйләшкәнгә, моңлы көйләргә ияләшкән шул… Ярар, дискәтүк булгач, дискәтүк булсын инде… Без нигә әле урыслардан ким булырга тиеш, ди?!
Арттырып җибәрәбез икән, җәмәгать… Үзләренчә «купшы» итеп киенгән татар яшьләре бер дә мин күз алдына китергәнчә ял итми икән шул… Күренеп тора: авылдан килгән егетләр-кызлар, килеп җитмәс борын, бар өстәлләренә таба ашыга. Горур гына барып, сыра алдылар да күңел ачучылар арасына кереп югалдылар. Ә алар янына бара торган түгел. Әллә нинди аңлашылып бетми торган көйләргә төрле хәрәкәтләр ясый-ясый бииләр. Менә татар дискәтүге диген син, ә?! Әле ике көн элек кенә хит булган җырга ремикс ясалган иде. Ә монда шул ремикска мегаремикс уйный. Татар милләте артта калган халык дип әйтергә ничек тел әйләнсен, ди?! Безнең ремикс ясарлык җырлар беткәнмени?
Бермәлне бөтен яшьләр бертавыштан кычкыра-кычкыра кул чабарга тотынды. Ни күзем белән күрим: сәхнәбез түренә ярым шәрә ике кыз чыгып басты!!! Алар Go-Go бии икән… Бу – эротик биюнең бер стиле, бары тик биючеләр чишенми. 1960 елларда Нью-Йорк шәһәрендә барлыкка килгән бию безнең якларга да килеп җитте. Бөтен егетләрнең күзләре шул кызларда. Бер туташ матур гына бии торган җиреннән туктады да янында басып торучы егеткә менеп төште. Тегесе сәхнәдәге хур фәрештәләреннән күзен ала алмый тора бит… Эх, мин әйтәм, шунда милли киемнәребездән чыгып, яшьләрне өздереп бер татарча биетәсе иде дә бит… Кая инде, ничек заманадан артта каласың, ди?! Рәхәтләнеп биесеннәр!!!
Күзне төтен кисә генә бит. Әллә телевизордагы кебек төтен чыгарталар микән? Булган, ди! Паровоз урынына егетләр тәмәке тарта. Болай да кысан бинада бөтенләй һава юк. Егетләр генә булса ачуым килмәс иде әле, кызлар арттырып та җибәрә бит! Менә авылның үрнәк кызлары шәһәрдә ничек ял итә! Нишләп әле шәһәрдә генә? Авылда да шул хәл бит хәзер… Алар кайталар да үзләрен бары тик «яхшы» яктан гына күрсәтеп, иптәшләрен дә өйрәтәләр. Имеш, сез модадан артта каласыз, ял итә белмисез! Менә ата-ана биргән акчаны кайда туздыра шул бала-чага… Керү бәясе дә 200 сумнан ким түгел, газлы су гына эчим дисәң дә, 50–100 сум акчаңны чыгарып салырга кирәк. Ә мескен ата-ана авылда тир түгә, баласын кеше итү өчен тырыша.
Мине яшь буын бик аңлап та бетермәс, сине анда барырга кем мәҗбүр итә, дияр. Дөрес, күз күрмәгән, баш авыртмаган, диләрме әле?! Баш авырта шул… Бары тик чын күңелдән, рәхәтләнеп, татар дискәтүгендә ял итәсем генә килә иде минем… Мин безнең өчен борчылмыйм, ә бездән соң киләчәк буын өчен борчылам…
ЛИЛИЯ БӘДРЕТДИНОВА

Мин, Бәдретдинова Лилия Наил кызы, 1990 елның 11 маенда Кама Тамагы районы Чаллы авылында дөньяга килгәнмен. КФУның татар филологиясе бүлеген тәмамладым. Иҗат белән кечкенәдән мавыгам.
Илһам миңа көтмәгәндә килә, шулай ук бик тиз китеп тә барырга мөмкин! Илһам килгән вакытта туган иҗат җимешләремнең кайберсе белән сез дә танышып үтегез.
И РАББЫМ…
Ничә тапкыр сине табып алып,Ничә тапкыр сине югалттым.Йөрәк әрни, тама күз яшьләрем,Ярдәм итче, зинһар, и Раббым!Акылымнан шашып, исәрләнеп,Мин бит үлеп сине яраттым.Бүген менә япа-ялгыз калдым,Күңелемне юат, и Раббым!Күңел дәфтәремне ачтым кабат,Яшьлектәге эзне яңарттым.Барысы да күз алдымнан үтте,Сабырлыклар бирче, и Раббым!«Кавыштыра, диләр, яз айларын…»
Кавыштыра, диләр, яз айларын,Мин ышанмыйм, дөрес түгел ул.Алтын көзләр кавыштырды безне:Күзләр күздә, кулда иде кул.Алтын яфрак, кызыл учак кебекДөрләп янды безнең мәхәббәт.Килде язлар… Тик аерды безнеҺәм аерды безне, каһәрләп.Көзләр мине сиңа алып килде,Гашыйк итте синең күзләргә.Ә язларым салды сагышларга,Коендырды сары төсләргә.Алтын көзләр кавыштырды безне,Күзләр күздә, кулда иде кул.Кавыштыра, диләр, яз айларын,Мин ышанмыйм, дөрес түгел ул,Мин ышанмыйм, дөрес түгел ул!ЯЗМЫШ…
Ташлыйсыңмы мине? Ярый, ташла!Ә күзеңдә минем караш яшәр.Үкенмәссең, бәлки, ташлаганга,Тик кем сиңа минем кебек дәшәр?!Китәсеңме миннән? Ярый, бар кит!Туган яктан көзен китә казлар.Үкенмәссең, бәлки, тик шулай да,Кем соң сине минем кебек назлар?!Сайлагансың икән язмышыңны,Бары бәхет сиңа теләрмен.Җибәрәсем килми сине ятка,Бергә булу – иң зур теләгем.ЯРАТ МИНЕ
Гөлләремә сулар сибәр идем –Яшәү өметләре калмаган.Сөюемне сиңа әйтер идем,Тик син түгел мине аңлаган.Ярат мине, ярат, зинһар өчен!Читләп үтмә мине, кадерлем.Сулган гөлләр кебек, янә сулам,Телгәләмә минем бәгырьне.Килеп керсәң иде тормышыма,Яшәү өметләре син өреп.Яшәр идем авырлыкны белми,Синең янда сөеп-сөелеп.Көн тууга, һаман сине көтәм,Этәрмәче мине үзеңнән,Күңелкәем бушап елар иде,Юк, чыкмый шул яшьләр күземнән.НӘНИ ГЕНӘ СӘБӘП
Нәни генә очкын җитә калды.Мәхәббәтем уты кабынуга.Сөясеңме мине? Анысы сорау…Мин тиештер сөйгәч табынырга.Карашларым белән сине ашыйм,Һәр көн сине төштә иркәлим.Төш булса да, нәкъ өндәге кебек:«Мәхәббәтем минем, иркәм», – дим.Мәхәббәттер инде менә болар:Ала алмыйм синнән һич күземне.Караңгыга чумган урам чаты…Башка белән күрдем үзеңне.Нәни генә сәбәп җитә калды,Мәхәббәтем утын сүндерергә.Янды йөрәк, күмерләре төште,Китте сөю, калды көле генә.НӘРСӘ СОҢ БУ?
Син яраттың мине бүтәнчәрәк,Син яраттың мине үзгәрәк.Кочагыңа алган минутлардаБәгырьләрне алдың, өзгәләп.Сагынганда, сагышларга салдың,Сагындырып килдең яныма.Җылы, матур сүзләрең дә синеңТозлар сипте йөрәк каныма.Сиңа булган тирән мәхәббәтемТик сагышлар гына китергән.Бервакытта карамадың күзгә,Ялындырып үптең битемнән.Уйлаганда сине көнен-төнен,Тик башларым гына авыртты.Мәхәббәтнең ни икәнен белепСалып аттым авыр камытны.Сабырлыклар таптым мин үземдә,Җиңеләйде кебек хәлем дә.Син чабасың бүген минем арттан,Димәк, син дә минем хәлемдә…Минем күңел бүген башкада,Әйтмә миңа җылы сүзләреңне,Йомшартырмын димә күңелне.Мин сөйгәндә, син еракта идең,Бүген миңа синсез күңелле.Син назлама мине, кочаклама,Кулларың да салкын, боз кебек.Яраларым яңа төзәләләр,Яралама кабат, тоз сибеп.Мин атлаган сукмаклардан йөрмә,Булды җитте, кабат башлама.Мин сөйгәндә, син еракта идең,Хәзер минем күңел башкада.«Яратам», – дип, сиңа үзем әйттем…»
«Яратам», – дип, сиңа үзем әйттем,Син дәшмәдең, бары көлдең генә.Кызарындым башта, тик шулай даҮкенмимен, сөюемне белдең менә.Сөйдем сине, өзелепләр сөйдем,Ышанмадың сөю килеренә.Син әйтмәдең, авыз ачып бер сүз,Карамадың күзгә, бары көлдең генә.Сөюем хак, кайтар җавабыңны,Калдырмачы еллар хөкеменә.Үтендем мин, түбән иеп башны,«Юләр!» – диеп, бары көлдең генә.Янды яшьлек, үтте мәхәббәтләр,Сөюемнең калды көле генә.Еллар үтеп, үзең килдең миңа,Мин дәшмәдем, бары көлдем генә.КҮРШЕ АБЫЙ
Күршедә генә яши ул,Ярый, күршем булган ла.Мин бәхетле, аны күрсәм,Ул янымда булганда.Күрше абый, күрше абый,Ник карыйсың, күз кысып?Син камыт кидең шул инде,Кочар идем бер, кысып.Ул бик якын – күрше генә,Бер карасаң – бик ерак.Ә ул белми, һәрбер төннеҮткәргәнемне елап.Әйтер идем, сөям диеп,Сөям диеп, әй җаный.Өзелепләр сөюемнеБелмисең, күрше абый!Сизмисеңмени, абый?БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТ
Ландыш чәчәкләре җыйдым,Сиңа диеп…Рәхмәт әйттең чын күңелдән,Миңа килеп.Алып килдең, миңа диепМатур курчак.Шашып сөюеңне сиздемӘнә шулчак.Безнең сөю шул көннән соңЧәчәк атты.Күп тапкырлар таңнар атып,Кояш батты.Сандугачлар сайраганынКүп тыңладык.Аралашу, серләшүдәнҺич туймадык.Менә шулай матур гынаҮтте еллар.Әле һаман күзләр күздә,Кулда куллар!АЛИСӘ БИЛАЛОВА

Тудым… Тусам, 1990 елның марты, Кучкар йолдызлыгы астында. Стихиям – ут… Яз айларында тууым да, йолдызлыгым да күпләргә мине күз алдына китерү өчен җитәдер, мөгаен. Кечкенәдән әдәбиятка, сәнгатькә, бигрәк тә шигърияткә гашыйк идем. Көзге каршында, дәресләрдә яратып шигырь укуым мине университетта нәфис сүз остасы буларак танытты.
Әйе, мәктәпне тәмамлап, әлеге вузга укырга кергәндә, мин аның данлы тарихын, укытучыларын, анда эшли торган түгәрәкләрне белми идем. Ә «Илһам» әдәби иҗат берләшмәсенә йөреп, үзем өчен генә язган иҗат җимешләрем ике җыентыкта басылыр дип уйлау түгел, хыялланганым да юк иде. Менә инде өченче җыентык турында да сүз чыкты…
Алда зур сынаулар, олы тормыш юлы көтә. Университетыбызда ирешелгән уңышлар куандырырлык. Данлы уку йортыбыз безгә ныклы белем, киң офыкларга очар өчен канат бирде. Киләчәк юлым мине кайларга гына илтсә дә, биредә мине искә алырлык эшләрем, әлеге җыентыклардан табып укырлык язмаларым булыр дип ышанам.
«Яратам, ди берәү…»
Яратам, ди берәү.Имеш, синең өчен генәӘзер, иркәм, хәтта үләргә,Тау-ташларны янә кичәргә…Яратам, ди, синең чәчләреңне,Кара күзләреңне яратам.(Күзләремнең кара түгеллегенИнде күпме аңа аңлатам…)Минем белән генә бул син, ди ул,Күңелеңә сагыш иңдермәм.Синнән башка бүтән берәүгә дәСөю сүзләремне җиткермәм.Шулай сайрый егет заты,Бөтен барлыгыңны биләргә.Бер көнгәме, әллә ай, елларгаСине үзенеке итәргә.Кызганыч, тик синең хисләреңәБер дә уңай җавап биралмыйм.Мин бит, иркәм, керсез мәхәббәткә,Янып сөюләргә ышанмыйм!«Хыялымның чынга ашуы син…»
Хыялымның чынга ашуы син,Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «ЛитРес».
Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.