
Полная версия
Сират күпере / Мост над адом
Кичке сигезләр тирәсендә Мирсәет ишекне шакыды. Вокзалдан ара ерак түгел, кызу-кызу атлап җәяү кайткан иде. Әллә ашыкканга, әллә башка сәбәптәнме, гомер булмаганча, җилкенеп, дөп-дөп йөрәге кага. Раузасы янына кайтты ич, Рәсидә сабые янына…
Көттереп кенә килделәр ишеккә. Раузаның әнисе тавышы ишетелде:
– Кем кирәк? Кем бар анда?..
– Бу мин – Мирсәет…
Тавышын таныды, әлбәттә. Әмма, ни сәбәпледер, әби кеше теләр-теләмичәрәк ачты кебек ишекне. Исәнләшүе дә гадәттәгедән корырак булды. Сагая калды Мирсәет, әллә бер-бер хәл булганмы болар белән, югыйсә берәүне дә рәнҗеткәне, үпкәләткәне юк иде сыман.
– Бала авырып киттеме әллә? – дип сорады ул, сабырсызланып. Вакыт соң түгел ич әле. Әтисе тавышын ишетүгә йөгереп чыга торган Рәсидә дә, кочагына ташланырга ашыккан Рауза да ни өчендер күренмәде.
– Әле генә йокыга китте, – диде әби кеше, пышылдап. Мирсәеткә дә тынычрак сөйләшергә кирәклекне аңлатып, ирененә бармагын куйды. – Бала өйдә, исән-сау…
– Рауза?.. Рауза кая?.. Рауза белән бер-бер хәл булдымы әллә? – дип, әбисенә текәлде Мирсәет.
Җавабын ишетмәде әле, әмма йөрәк, ниндидер хәвеф буласын сизенгәндәй, ярсып тибүендә булды.
Чынлап та, күңеленә килгән шик хак булып чыгамы әллә – Рауза нинди дә булса бәхетсезлеккә юлыкканмы?..
Югалып калган ананың җиңеннән җилтерәтергә әзер иде Мирсәет:
– Әби, дим, газаплама, зинһар, тизрәк әйт! Раузага ни булды?
– Берни дә булмады. Өйдә юк, кайтып җитмәде әлегә.
Ниһаять, иркен сулыш алды Мирсәет, аяк киемен салып түргә узды. Чиста-йомшак мендәргә чумып йокыга талган нәни кызыкаен сөеп килде. Бүләккә алып кайткан курчакны сабыйның каршысында торган урындыкка утыртты. Уянып, күзләрен ачкач та күрсен, шатлансын…
Әллә кай арада чәй куеп, өстәл хәстәрләргә өлгергән иде Раузаның әнисе. Киявен тамак ялгап алырга чакырды. Әмма, ни сәбәпледер, бүген кәефсез күренә иде ул. Кыставын да кыстау диеп булмый, теләр-теләмәс кенә сөйләшә.
Мирсәет үзе сораштырырга мәҗбүр булды.
– Рауза кая киткән иде соң, әбекәй?..
– Таныш-белешләренә киткән иде.
– Кемгә икәнен әйтмәдеме?
– Кем белеп бетергән аныкын…
– Кайчан кайтам диде соң?
– Әллә тагы… Сине бу арада гына көтми иде бугай әле ул…
Сораштыруының файдасыз икәнлегенә төшенде Мирсәет. Ни генә димә, әбисе бүген теләр-теләмәс сөйләшә иде. Әллә кызы белән үпкәләшкән, әллә башка бер-бер сәбәбе бармы – Мирсәет өлкән кешене артык борчымаска булды.
Янә Рәсидәсе янына кереп, аның җылы нәни тәпиләрен сыйпап куйды, күзенә төшеп торган йомшак чәчләрен аралап, маңгаеннан сөйде. «Бу кадәр охшаса охшар икән үземә. Кыз бала әнисенә тарта төшсә дә начар булмас иде. Ә ул чат әтисе!» – диеп уйлады үзалдына.
Вакыт уза… Ә Рауза күренми. Ишекнең теге ягында әбисе тынычсызлана – әледән-әле тирән сулыш алганы ишетелә. Мирсәет тә борчыла башлады инде… Хатын-кызга шулай соңарып йөрү килешә торган нәрсә түгел, дөньяның да бик болгавыр чагы бит.
Һава сулаган атлы булып, берничә кат урамнан да урап керде. Урамда хәрәкәт туктаган, төнге трамвайларның чыелдавы да ишетелми башлады… Мирсәет, өйгә кереп, кәнәфигә кырын ятты, өстәл лампасын кабызып, Ленинның «Нәрсә эшләргә?» дигән китабын укырга кереште. Бу хезмәтне һәрчак куен кесәсендә йөртә торган иде ул. Күп урыннарын яттан белсә дә, укыган саен, Ленинның фикерләре тирәнрәк һәм моңарчы тоелмаган яңа төсмерләре белән ачыла бара иде аның өчен. Әмма бүген башына һични керерлек түгел, Раузаның шулай соңаруы күңел тынычлыгын алды.
«Нәрсә эшләргә?..» – дип сорады ул үз-үзеннән. «Нәрсә эшләргә? Нәрсә эшләргә?..» – дип тибә иде сыман йөрәге дә… Борчуларын читкә ташларга омтылып, янә китап битенә текәлеп карый. Сүзләре таныш, әмма фикер зиһенгә үтеп керми, һаман шул бер үк сорау бимазалый: «Нәрсә эшләргә?..»
Китапны бер читкә куеп, үз-үзен белешмичә, кухняга атылып чыга. Әбисе әле булса йокламаган. Урамга караган тәрәзәгә капланган да тик басып тора. Көтә… Ана күңелендә тынгылык юк. Елый-елый шешенеп беткән иде булса кирәк – Мирсәеттән күзләрен яшерде. Яулык очын, авыл хатыннарына гына хас пөхтәлек белән, авыз читенә таба тарта төште. Дәшми кала алмады Мирсәет, булдыра алганча ягымлы итеп дәште:
– Нигә йокламыйсың, әбекәй?.. Бар, ятып тор, кайтыр, – дип тынычландырды ананы. – Тыныч кына яши белми, ут борчасы ич синең кызың… Җитешмәгән җире, аралашмаган кешесе юк…
Әмма ул төндә икесенең дә күзенә йокы кермәде.
Таң беленеп килгәндә генә, аларның тәрәзә каршысына затлы арба җигелгән ат килеп туктады. Каретадан сикереп төшкән хатын Рауза иде, ачык тәрәзәдән аның кет-кет көлгән тавышы ишетелде. Аннары ул кучерга кул болгады да яшь колын сыман уйнаклап өйгә ашыкты. Баскычтан да шак-шок басып, йөгереп диярлек, ашыгып менде ул. Ишекне үз ачкычы белән ачты. Каршысына чыгып баскан әнисе һәм ирен күргәч тә югалып калмады:
– Ха, – диде ул, гамьсез кыяфәт белән. – Өйдә кунак бар икән ләбаса.
Иренең кочагына ташланмады Рауза, коры гына исәнләштеләр. Әнисе, әдәп саклап, кухня якка кереп китте.
– Кайда булдың? – дип сорамый түзә алмады Мирсәет. Кәефе шәп иде бугай хатынның, шаяруга борып җавап кайтарды:
– Булган җиремдә мин юк инде хәзер…
Ялт кына үрелеп, иренең бит очыннан үбеп алды һәм кухня якка әнисен тынычландырырга кереп йөгерде.
Мирсәет исә, Раузаның кайнар иреннәреннән һәм аңардан бөркелгән затлы хушбуй исеннән исәнгерәп, янә кәнәфигә кереп сөялде. Җанында тынгылык булмаса да, Раузага каты бәрелә яисә аңардан төпченеп сорау алырга керешә алмый иде ул. Бер-берен аңлап, бер-беренә ышанып яшәргә сүз бирешкәннәр иде бит…
Озак көттермәде, өс-башын алыштырып өлгергән Payза, балкып-көлеп, аның янына үзе килеп керде, дөньясын оныткан гашыйк сыман, иренең кочагына ташланды һәм кайнар иреннәре белән Мирсәетнең күкрәгенә капланды. Нигә болай вакытсыз кайтуы, кай тарафка юл тотуы белән дә кызыксынмады, кабаланып-калтырап, иренең күлмәк төймәләрен ычкындырырга кереште…
– Белсәң иде, һай, ничек сагындым… Ничек сагындым үзеңне, Мирсәет…
– Зәңгәр күзле Pay, чәчләренә төшмәсен кырау, – дип, аның тузгыган чәчләрен сыпырды Мирсәет. Ут булып янган иреннәре, зәңгәр күзләре…
Иртәгесен Казанга ашыгучы поезд вагонында иде инде ул. Бары шунда гына, тынычланып, дөнья мәшәкатьләреннән арынып, узган төндәге кичерешләрен тагын бер кат барлау мөмкинлеге туды.
Күзләре тәрәзәдә. Ә тәрәзәнең аргы ягында тоташ урман-кырлар. Табигатьнең чәчәккә күмелгән мәле. Арыш серкә очырган чак. Шундый гүзәл табигать кочагында түбәләре белән җиргә чүгеп утырган иске авыл өйләре күренеп-күренеп кала. Печән чабу, печән киптерү мәшәкате белән әвәрә килгән чабаталы авыл агайлары… Урман читендәге аланлыкларда тәгәрәшеп җиләк җыеп йөргән малай-шалай… Ул да түгел, йөрәкне жу-у иттереп, сузып-сузып, паровоз кычкыртып куя. Ниндидер шом, ниндидер кисәтү бар сыман шул авазда. Корыч тәгәрмәчләр берөзлексез теке-теке килә, әллә үрти, әллә көлә…
Рауза турында уйладымы, шулай үртәлә, урынлы-урынсызга тынгысызлана башлый иде ул бүген. Ә аның турында уйланмый булдыра алмый. Бар нәрсә аны хәтерләтә, табигатьнең бөтен матурлыгы аны искә төшерә. Хәтта паровоз да, сузып-сузып кычкыртканда, «Рау-у-уза-а» дип искәртә сыман аңар. Ә тәгәрмәч текелдәве биек үкчәле туфли кигән Раузаның бүген төнлә тимер баскыч буйлап икенче катка йөгереп менүен хәтерләтә…
Гомеренең иң бәхетле мизгелләре аның белән – Рауза белән үрелгән ич. Раузаны күз алдына китергәндә, бар дөньясы яктырып китә төсле. Соңгы араларда сирәк очрашалар, икесе ике аеры яшәргә туры килде гел. Көннәре, кичләре сагынуда уза. Тоташ сагынуда… Мөмкинлеге булса, тормышы тоташ мәшәкатьтән тормаса, яныннан һич китми, кулларында күтәреп йөртер иде ул аны.
Ничек дип җавап кайтарды соң әле?.. «Булган җиремдә мин юк инде хәзер…» – дидеме?! Әйе, ни өчендер, үзенең төн уртасынача кайда булып кайтуы турында әйтергә кирәк тапмады Рауза. Мирсәетнең төпченергә яратмаганын белә, үзенә ышануын да белә, ә барыбер туры җаваптан качты. Шул рәвешле, төн уртасынача кайда йөрергә мөмкин хатын-кыз. Әнисенә дә әйтми киткән, иренә дә аңлату юк…
Шикләнә түгелме? Әллә үз хатынына ышанмый башладымы Мирсәет?! Көнләшүе түгелме бу аның?! Юк, ышанып, бары тик бер-берсенә ышанып һәм таянып яшәргә вәгъдәләшкән иде ич алар. Ә аның җаны тыныч түгел, күңелен шик-шөбһә урап алган…
Рауза белән икәүдән-икәү Кырмыскалыга җәяүләп кайтырга чыгуларын искә төшерде ул. 1913 елның сентябрь урталары булдымы икән, авыл халкына листовка таратып йөргән чаклары. Кичкырын чыкканнар иде юлга. Гашыйкларга диңгез тубыктан чак. Кырык чакрым ара димәгәннәр, төнгә каршы дип тормаганнар. Башта уйный-көлә, йөгерешә-йөгерешә кайттылар. Рауза белән бергә булганда, юлның озынлыгы белән исәпләшәләр димени, җир читенәчә янәшә атларга риза.
Тиздән караңгы төште. Ә аларга барыбер: юл таныш, җитәкләшеп янәшә атлауларын беләләр. Өршәк елгасына якынлашып киләләр иде инде. Берзаман шаяру катыш җитдилек белән сорап куйды Рауза.
– Яратам дигәнең дөресме, Мирсәет?
Мирсәет ихлас җавап кайтарды:
– Дөрес булмаганны әйтәләр димени?..
– И-и, егетләр алар авызлары ни әйткәнне белмиләр бит.
– Ә егетләрне син каян беләсең? – дип сорарга мәҗбүр булды Мирсәет.
– Хи-и, – дип, барган җиреннән колын сымак уйнаклап ала Рауза. – Буа буарлык. Егетләр барысы да яратам ди инде алар.
Кызның шул сүзләреннән Мирсәетнең кәефе кырылган иде.
Рауза гел көтмәгәндә әйтеп куймасынмы шунда:
– Яраткан егетләр кызларын күтәреп кенә йөртә икән ул…
– Нәрсә, арыдыңмы әллә?
– Арымадым… – Һәм ялт кына Мирсәеткә таба карап көязләнеп ала ул. Егет аның йөз чалымнарын, күктәге йолдызлардан болайрак янган күзләрен караңгыда да аермачык күрә. – Ә минем бер егеткә дә үземне күтәрткәнем юк әле.
Мирсәет ике уйлап тормады, «эх» дигәнче кызны кулларына алды. Гайрәт ташып тора, Рауза үзе рөхсәт иткәндә җебеп калырга ярыймы соң?
– И-и-и Мирсәет, – дип, аның муеныннан кочаклады кыз. – Мин сине бу тикле көчле дип уйламаган идем…
Шундый сүзләрдән соң сөйгән ярны ничек кире җиргә төшерергә мөмкин. Мирсәет аны байтак ара күтәреп барды. Йомарланган май сыман җыйнак гәүдәле Рауза әллә ни авыр да түгел. Тән җылылыгы, колакка тиеп барган сулыш кайнарлыгына түзү генә кыен.
Онытылырга теләптерме, әллә чын-чынлап бер-бер нияткә килеп, шаяртырга булды Мирсәет:
– Син хәзер минем кулда, кызый. Кая телим, шунда алып китәм үзеңне…
Нәрсә-нәрсә, әмма Раузадан шулкадәр дә кыю җавап көтмәгән иде егет. Колагы ишеткәнгә ышана алмый барды бермәл, чак кулыннан төшереп җибәрмәде үзен:
– Әнә теге авыл читендәге печән кибәннәрен күрәсеңме?..
– Нәрсә, шунда барыргамы? – диде егет, еш-еш сулап.
– Соң, барыйк булмаса… Кырмыскалыга җиткәнче күтәреп кайта алмассың бит.
Кызның кайнар сулышы муенга килеп бәрелде. Син егет кеше, үзең ничек хәл итсәң, шулай булыр дип, кызның буйсыну белдерүе иде бу. Авыл читендәге калкулыкта кара күләгәләр сыман тезелешеп киткән печән кибәннәренә төбәп китте егет. Куллары да шактый талчыккан чак, туктап бераз хәл алырга да сәбәп чыгып тора болай булгач. Юкса кызга охшап китте аның күтәреп баруы, төшәргә исәбендә дә юк.
Кибән итәгенә янәшә утырып хәл алдылар бераз. Байтак юл үтелгән, аяклар талчыккан булып чыкты.
– Мирсәет, – дип пышылдады кыз бераздан. – Сиңа минем белән күңелсез түгелме?..
– Күңелсез буламы, Рауза… Мин сине шундый яратам… Үзең дә белмисең әле син… – дип, төзек булмаган җөмләләр белән аңлатырга кереште егет. Кызның тәненә тиеп, аның беләкләре кайнарлыгын тоеп утырудан калтырата ук башлаган иде бугай инде аны.
Сак кына бер кулы белән Раузаның биленә кагылды ул. Кыз карышмады. Киресенчә, аңарга сыенарак та төште бугай әле. Ул да түгел, Мирсәетнең иңсәсенә башын китереп салды, күзләрен зур ачып аңарга текәлде. Ай нурларында аның зәңгәр күзләре елык-елык итеп куйды. Әллә күз яшьләре, әллә сөю уты яна иде үзләрендә. Моңарчы колак һәм муен тирәләрен кытыклап торган кайнар сулыш Мирсәетнең иреннәренә килеп бәрелде. Әллә сихер көченә ия идеме икән кызның сулышы, магнитланган сыман тартылып килде ул һәм бар дөньясын онытты…
Йомарлам май сыман тыгыз тән, егет кочагына керүгә, башта ничектер калтыранып куйды һәм шундук эреп, таралып төште… Һәм, кабалана-кабалана, Мирсәетне чишендерергә кереште кыз…
Айнып киткәч кенә абайланды, печән чүмәләсе ишелгән икән өсләренә. Шуны да тоймаганнар…
– Менә хәзер син минеке инде, Мирсәет, – диде Payза, печән кибәне астыннан чыгып. Ай нурларыннан уңайсызланган сыман, күлмәк итәкләрен барларга кереште. – Син минеке хәзер, син минеке…
Дәшмәде Мирсәет, яңа туган сабый сыман, төнге зәңгәр күккә карап тик ятты. Дөнья һәм шул дөньяда кеше булып яшәүнең әнә нинди хикмәтләре бар икән әле тагы… Ул үзе генә түгел, бөтен әйләнә-тирә, бар табигать, күктәге ай һәм йолдызларга кадәр шул мизгелдә татлы әкият күрәдер сыман тоелды аңар. Галәм зәңгәр бишектә тирбәлә. Янәшәдә генә агып яткан уйчан Өршәк суы өстендә, ай нурларыннан ятьмә үрергә ниятләгәндәй, көмеш тәңкә балыклар сикерешә. Авыл ягыннан иренеп кенә өргән эт авазлары ишетелгәләп куя. Баш очларыннан канатларын еш-еш җилпеп, төнге ябалак булса кирәк, ниндидер кош очып узды. Еракта-еракта, күк караңгылыгын урталай ярып, йолдыз атылды… Гаҗәп серле, бай һәм киң сулышлы икән бит бу дөнья дигәнең…
Галәм һәм тормыш турындагы татлы уйларыннан бүленергә мәҗбүр булды ул кинәт. Табигать сулышына колак салып, йолдызлар турында уйланып, шул табигать һәм шул йолдызларны яңача күрергә, тыңларга өйрәткән сылу зат Рауза турында оныта язган түгелме соң?! Баксаң, кыз кипкән печәнгә йөзтүбән капланган да мышык-мышык елап ята икән ләбаса.
Сискәнә төшеп торып утырды Мирсәет. Сак кына кызның толымнарына кагылды, башыннан сыйпады. Үзен гаепле, чиксез гаепле итеп тойды шул мизгелдә. Хисләренә хуҗа була белмичә, кызны шундый хәлдә калдырырга ярыймы инде?! Кыз бала өчен моның нәрсә икәнлеген белми идемени?! Никахлашкан көннәрен көтсә ни булган?! Өстәвенә тагы, аны юатасы, тынычландырасы урында, дөньясын онытып үз уйларына бирелгән… Галәм һәм йолдызлар, имеш… Син иң элек үзең белән янәшәдә яткан кызның хәленә кер, аны кайгырт, егет булсаң…
– Йә инде, Рауза, йә, тынычлан…
Мышык-мышык борынын тартты кыз. Башын калкыта төшеп, кулъяулыгы белән күз читләрен сөртте.
Кыюлыгын җыеп, аны чалкан әйләндерде Мирсәет. Кыз карышмады, үзенә иелә төшкән егетнең муеныннан тарта төшеп, иреннәре белән аны тагы да иркәләргә, үбәргә кереште. Пышылдауларынача ягымлы һәм кайнар иде Раузаның:
– Тартынма, Мирсәет, тартынма… Син минеке инде хәзер…
Карышамы соң… Рауза аңарга үпкәләмәгән икән… Алайса, ник елый соң ул?..
– Рауза, – диде Мирсәет күкрәк тавышы белән. – Елама син. Миңа бик тә кыен була, син еласаң…
– Миңа – рәхәт. Елагач күңелем бушана.
– Ә син миңа ышан, ярыймы, Рауза. Мин һичкайчан, һичбервакытта да ташламам үзеңне…
Еламый иде инде Рауза. Аякларын җыя төшеп, кибәнгә сөялеп утырды һәм Мирсәетнең күзләренә текәлде:
– Егетләр гел шулай дип сөйли инде алар…
– Егетләрне белмим, Рауза. Ә мин үзем һичкайчан һәм һичбер вакытта да…
Рауза сөйләп бетерергә ирек бирмәде аңарга. Уч төпләре белән, үз итеп, шаярган булып, аның авызын каплады…
– Ант итмә, Мирсәет. Мин синең яхшы егет икәнеңне беләм болай да.
– Шулай булгач соң?.. Телисеңме, менә бүген үк, Кырмыскалыга кайтып җиткәч үк, әтидән фатиха алабыз да никах укытабыз.
Раузаны егетнең бу тәкъдиме дә әллә ни шаккатырмады. Нидер уйлый, нәрсәләр турындадыр уйлана сыман иде ул. Шуңа сүзләре дә коры һәм кырыс килеп чыга:
– Юк, син өйләнмәячәксең миңа, Мирсәет.
– Ни өчен? Син ни сөйлисең, Рауза…
– Ни өчен икәнлеген белмәдеңме?.. – дип, сынаулы карашын егеткә төшереп алды кыз һәм капылт кына кабынып китте. – Син үзеңә тиңнәрне табарсың, Мирсәет, шуңа өйләнерсең һәм бәхетле булырсың…
Рауза шунда моңарчы да сөйләмәгән һәм киләчәктә дә башка һичкемгә сөйләмәячәк серен чиште Мирсәеткә…
Туры һәм кыю хатын ул, үзенә ихлас мөнәсәбәттә булган кешене алдап йөртергә намусы кушмаган, күрәсең.
Кызга тугыз яшь тулар-тулмас чакта, аның әтисе үлеп киткән. Бер ел чамасы вакыт узганнан соң, әнисен бөлгән князь Кудашевка димлиләр. Аның исә үз чиратында хатыны вафат булган, һәм ул тумыштан гарип малае белән генә торып калган. Ике гаилә бергә кушылып яши башлаган. Әнисенә ияреп килгән Раузадан һәм аксак аяклы, кәкре куллы князь токымыннан башка балалары булмый.
Үги әтисенең улы үзенә күрә генә түгел: шактый үҗәт, ә инде җае чыкканда дорфалыкта да кимен куймый торган була. Раузадан ул биш-алты яшькә өлкәнрәк. Тегенең үзенә «абый» дип әйттерәсе килә кыздан. Ә кыз, абый дию кая, «князь» дип кенә дәшә тегеңә. Әти-әниләре каядыр кунакка киткәч, «князь» Раузаны караңгы базга яба һәм: «Абый димәсәң чыгармыйм», – ди. Сүзендә тора – чыгармый да. Әниләре кайтканга кадәрле, дүрт-биш сәгать базда ята Рауза, әмма үзенекен итә – «абый» диеп әйтми.
Шуның белән генә бетсә бер хәл – Рауза уникенче яшь белән барган көннәрнең берендә ир белән хатын, куналатып, Эстәрлетамак базарына чыгып китәләр. Кышын була бу. Тышта салкын җил сызгырып тора. Төн озын, өй караңгы… Бер ялгызы үз бүлмәсендә йоклап яткан кыз төн уртасында куркып уянып китә. Саташуым гынамы әллә дип уйлый башта… Юрганы астына, анадан тума чишенеп, теге егет кереп яткан. Мыш-мыш сулавыннан ук куркып качарлык оятсызның. Кыргый җанвар сыман кызга ташланып, ике куллап аның күкрәгенә ябыша.
– Җибәр, – дип кычкыра кыз. Ярдәмгә дә чакырып карый. Кышкы кара төндә ике кат тәрәзә аша кем ишетсен. Урамда кем булсын шундый вакытта.
Берни дәшми, мышкылдавын гына белә «князь». Унҗидегә җиткән егеттә, гарип булса да, кыз баланың аяк-кулларын каерырга гына көч җитәрлек.
– Тимә… Мин сиңа абый диеп әйтәм… Моннан соң гел абый гына диярмен. «Князь» димәм. Җибәр, зинһар. Алла хакына җибәр… – дип ялвара кыз, йөрәк авазы белән кычкырып еларга керешә.
Ялынулар, ялварулар файдасыз була – теге имансыз үзенекен итә барыбер.
Ә инде әти-әниләре кайтуга, дәү йодрыгын Раузаның борынына терәп кисәтеп куя:
– Әгәр дә мәгәр, әйтәсе булсаң кара. Шундук үзеңне дә, анаңны да суеп үтерәчәкмен.
Үзе өчен түгел, әнисе өчен курка кыз бала, – дәшми кала. Һәм шул көннән башлап, өлкәннәр кая булса да чыгып киттеме, ишекләрне бикләп, тәрәзә өлгеләрен тартып куя да теге, өйдәге бүлмәләрнең барысын бер итеп, кызны куалап йөри башлый.
Дүрт-биш ел дәвам итә бу шулай. Шул дүрт-биш ел дәвамында «князь» нең авызы тулы черек тешләреннән килеп торган сасы искә түзәргә, аның кыргый мышкылдавына буйсынып яшәргә мәҗбүр була кыз.
Шактый соңарып булса да, ата-анага да барып җитә бу «яңалык», һәм Раузаның әнисе, кызын ияртеп, авылдан ук чыгып китәргә мәҗбүр була.
Шул тарихны сөйләп бетерде дә Мирсәетнең күкрәгенә капланып үксеп-үксеп еларга кереште Рауза.
– Тукта, Рауза, елама… Син елаганда, миңа бик тә читен… Ярар, үткән эшкә салават, Рауза, елама, – дип тынычландыра аны егет.
– Нигә сиңа тиң булмадым икән мин, Мирсәет… – дип такмаклый бирә Рауза.
Мирсәетнең йөрәге яна. Яну гынамы, колагы ишеткәннәрне ничек аңларга да белми ул. Хәзер Раузаны тынычландырсынмы, үзенме?! «Князь» Кудашевны белмәсә бер хәл!.. Шул чиркангыч затның кем икәнлеген, Казанда Укытучылар мәктәбендә укыганда ук, үз җилкәсендә татыды ич ул да. Анда да шул, монда да… Ничек шулай туры килеп тора, ничек һаман аның юлына каршы төшә соң әле бу «князь»?! Язмыш дигәннәре шулмы икән әллә?! Бугазына авыр төер килеп тыгылды аның, ачу, нәфрәт…
Рауза дәшеп куйды шунда:
– Нигә бер сүз дә әйтмисең, Мирсәет?.. Мине гафу ит димим. Ләкин ни дә булса сөйлә… Ачулан, орыш, ләкин дәшми торма… Син шулай дәшми торганда, миңа бик тә авыр.
Ни дисен Мирсәет. Үзенең «князь» Кудашевны белгәнлеге белән мактансынмы?.. Аны белүеннән Раузага җиңеллек килерме, үзенәме?.. Кыяфәтен күрү түгел, исемен искә алырга чиркангыч.
– Мирсәет, дим, ник дәшмисең син?.. Мирсәет…
Чынлап та, нигә дәшми соң әле ул?.. Әле генә үзен дөньяда иң бәхетле кеше дип хис иттергән, әле генә үзенә бөтен Җир шарын, галәмне колачларлык илһам китергән кешене нигә шулай газаплый ул үзенең дәшмәве белән?..
Мирсәеттән бер-бер юату сүзе ишетәсе килә торгандыр Раузаның. Ә ул һаман дәшми дә дәшми. Ни әйтсә дә, урынсыз чыгар, көлке булыр кебек… «Нигә елый соң әле бу Рауза», – дип уйлап куйды ул шунда, фикеренә аязлык килеп. Ул бит үз теләге белән түгел… Үзе сайлап алган язмышы түгел ич аның… Ялгышы да түгел! Шулай икән, кемнеңдер явызлыгы өчен гомере буена бәхетсезлеккә дучар ителергә тиешме ул?.. Раузаның бит һичбер гаебе юк аның каршысында… Нигә газапларга тиеш ул аны?..
Кинәт, бөтен зиһенен бер йодрыкка җыйнап, кызга дәште һәм, кысып-кысып, аның аркасыннан кочып алды:
– Күңелеңнән чыгарып ташла син аны, Рауза, оныт!.. Булмаган һәм юк дип сана!..
Рауза аңарга елышарак төште, әмма әйтер сүз тапмады булса кирәк.
– Шуңа карап, без бәхетсез булырга тиешлеме?! Юк, Рауза, син минеке генә… Һәм минеке генә булырсың, шулай бит?.. – диде Мирсәет, куллары белән кызның кайнар яңакларыннан сөеп. Ул тагы да үзенә кыса төште аны. – Мин сүземнән кайтмыйм. Иртәгесен, юк, бүген үк, мулла бабайны чакырып, никах укытабыз, боерган булса…
– Мирсәет, – дип кенә әйтергә өлгерде кыз. Гүя бу сүз аның күкрәгеннән бәреп чыкты, һәм ул, ут өермәсенә әверелеп, егеткә омтылды, сулкылдый-сулкылдый, кайнар иреннәре белән аны үбәргә, шашынып иркәләргә кереште.
Тел тибрәтеп сүз әйтү кая, дөньясын онытты Мирсәет, ут өермәсе аны тагы, баягыдан да кайнаррак итеп, үзенә йолып алды. Йолып алды һәм җибәрмәде…
– Синеке генә… Бары синеке генә…
– Минеке… Бары минеке генә…
Гади, гадәти сүзләр генә түгел иде болар. Кызның бөтен җаныннан, күңеленең иң түреннән саркыла иде сыман алар. Үз-үзенә ант бирә идеме ул шулай, аңламассың, әллә чын-чынлап Мирсәетне сихерләве идеме?!
Рауза белән икесе арасында гына калырга тиеш булган әлеге сер хакында Мирсәет уйламаска тырыша иде. Әмма, кешедән таләп итү җиңел булса да, үзеңне мәҗбүр итү кыен икән, кайчак, аеруча ялгыз калган чакларында, әрнеп, сыкрап искә төшерә иде ул шушы вакыйгаларны.
Ә бүген исә әйтеп аңлату мөмкин булмаган дәрәҗәдә кыен һәм авыр аңарга. Узган төндәге хәлләр аны тәмам пошаманга салды: гүя әлеге дә баягы җәрәхәтенә янә тоз сиптеләр…
Казанга барып җиткәнче шундый катлаулы кичерешләр белән газапланып килде ул. Үсмер еллары узган, дүрт кыш дәвамында укып белем алган, аерылгач та caгындырып төшләренә кергән калага кайтып килә иде югыйсә. Кырмыскалыдан укырга дип килүче шәкерт булып түгел, бу юлы инде башкаладан – Питерның үзеннән кайтышы. Кесәсендә – мандат, итек кунычында – өр-яңа браунинг.
VII
1917 елның 12 июнь көнендә хәрәкәттәге һәм тылдагы һәммә армиягә, гарнизоннарга Казаннан телеграмма юлланыла. Анда Бөтенроссия мөселман хәрбиләренең съезды уздырылу һәм шуңарга делегатлар сайлау зарурлыгы хәбәр ителә.
Вакытлы хөкүмәтнең хәрби министры Керенскийга да сугыла телеграмма: «Питерга. Хәрби министр А. Ф. Керенскийга. Сезгә түбәндәге үтенеч белән мөрәҗәгать итәбез. Ошбу елның 17 июлендә Казанда Бөтенроссия мөселман хәрбиләре съездга җыела. Урыннарда делегатлар сайлау вә сайланган иптәшләрне Казанга җибәрү эшендә ясалма киртәләр тудырылмасын иде.
Хөрмәт белән, Хәрби шура рәисе Ильяс Алкин».
Вакытлы хөкүмәт әлеге үтенечкә җавап биреп торуны кирәк эш санамый. Әмма съездга әзерлек инде тәмамланып килгән көннәрдә Казан Хәрби округы командующие Коровиченкога яшерен телеграмма китереп тоттыралар. Без капчыкта ятмый. Керенскийдан була ул. «Җыелып сүз сөйли торган заман түгел. Мөселман хәрбиләренең сугышканы хәерлерәк. Шуңардан чыгып, андый съезд үткәрергә рөхсәт ителми. Әгәр килүчеләр булса, үзләрен дезертир дип санап кулга алырга һәм хәрби частьларына кайтарырга», – дигән боерык бирә хәрби министр.
Дәшмәүне ризалык билгесенә санап, съездга меңнән артык делегат менә-менә килә башлар диеп көткән хәрби шуралылар өчен бу хәбәр аяз көнне яшен яшьнәгәндәй була.
Хәрби министрга икенче телеграмма юлланыла, монысы инде шактый кырыс була:
«Питерга. Керенскийга. Мөселманнар һәрчак руслар белән кулга-кул тотынышып сугыштылар. Шул бердәмлекнең өзелүе өчен җаваплылык тулысынча хәрби министрга йөкләтелә. Съезд үз вакытында узачак.
Хәрби шура рәисе Ильяс Алкин».
Ул арада инде украин хәрбиләренең съезды узган була, финнар да җыелышырга әзерләнеп йөри. Вакытлы хөкүмәтнең, шул рәвешле, мөселманнарга бармак аша каравы хәрбиләр арасында ризасызлык һәм буйсынмау кебек күренешләр генә китереп чыгара.
Вакыйгалар барышын дикъкать белән күзәтеп торган Казан большевиклары әлеге ризасызлыкны үз максатларында файдаланырга исәпли.
«Мөселман хәрбиләре, зур һәм оешкан көч. Аларны Вакытлы хөкүмәткә каршы бору өчен – бер очкын чыгару җитә», – дип, куанып сөйли Олькеницкий яшерен киңәшмәләрнең берсендә.
Карл Грасис та килешә моның белән. Әмма әлеге мәсьәләгә аның үз карашы бар: «Аралары бозылу – яхшы нәрсә, – дип кул чәбәкли ул. – Тик дилбегәнең безнең кулда булуы хәерле. Вакытлы хөкүмәткә нәфрәтләре куандырса, мөселманнарның шулай берләшүе сагайтырга тиеш безне…»