bannerbanner
Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи
Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи

Полная версия

Хыял + Чынбарлык. Шигырь. Том 7. Стихи

Язык: Русский
Год издания: 2022
Добавлена:
Настройки чтения
Размер шрифта
Высота строк
Поля
На страницу:
2 из 2

Тәүбә кая…

Изге айлар тагы үтеп китте,Килә алмыйча hаман иманга.Исраф булган кебек алтын вакыт,Тәүбә сүзен ныклап уйларга.Богауланган айда бөтен шайтан,Вәсвәсәләр бетеп торганда.Тәкбирләре, гает азаннары,Манарадан чакырып торганда,Мөмкинлекнең бәлки соңгылары,Сизелмичә генә югалды…Өметләрме барыбер кабынмыйча,Офык артларына юл алды…Татып карамыйча аңлау авыр,Иманныңда нинди булуын.Тәүбә итү, күңелләргә бирә,Иман нуры белән тулуын…Бик аяныч әгәр ишетмәсәк,Раббыбызның әйткән сүзләрен.Нигъмәтләрен кире каккан кебек,Гомер диеп дөнья гизгәнең…Тәүбә бит ул бары аңлый алу,Ялгышларың чиксез булганын.Төзәтергә теләп син шуларны,Таба алганың дөрес юлларын.

Кая була вакыт

Кая була вакыт, кая китә,Агамы ул, әллә бетәме.Гомер буе безнең белән булып,Көтмәгәндә ташлап китәме.Кая була… сәгатьтә ком кебек,Бер мизгельгә генә җитәме.Ашыктырып, тирән уйландырып,Ул үзенең колы итәме.Күрмәгәнне аңлау авырырак,Сизү өчен кирәк, фикерләү…Вакыт белән ипле булу кирәк,Аны узып «лутчы» сикермәү.Вакыт юлдаш, чордаш, уйдаш,Сорауларга җавап бируче.Онытылган диеп уйлаганны,Үткәннәрдән апып килүче…Аллаhының бер нигъмәте генә,Кая китә… белә алмабыз…Ул вакытның кадерләрен белсәк,Авыр хәлләрдә без калмабыз.Кая була вакыт… уйлап кара…Сиңа бирелгәнен булсада…Вакыт юк дип әйтү гөнаh булыр,Дөнья эше өелеп торсада…

Утырасы иде

Әйтәсeләр байтак җыелганra…

Бер утырасы иде сөйләшеп.

Кайвакытта җиңелермен кебек,

Авыр уйлар белән көрәшеп.


Үкенгәннәр, әллә үтелгәннәр,

Кабат – кабат килә уйларга.

Шикле хисләр кинәт усалланып,

Теләгәндәй тотып кыйнарга.

Кереп оялаган йөрәгемә,Гомер чыга алмаслыклары.Юллар көтә кебек никтер алда,Үзең теләп бармаслыклары.

Утырасы иде бер сөйләшеп,

Фикер киңәш белән, кичләрен.

Таралырлар иде шул вакытта,

Авыр болыт кебек хисләрем…


Сынаулары булсын – барысыда,

Шулай итеп, кабул итәек…

Барысыда үтә бу тормышта,

Бу халәттә… сабыр итәек…


Утырасы иде бер сөйләшеп,

Уйлар хисләр белән бүлешеп.

Иң кыйммәте шундый кеше булу,

Сөйләшерлек, шулай күрешеп…

Күңел нинди

Аллаh cүзен, сүздә кушып кушып,Гыйбәдәттә әгәр булмасак,Кушканнарын аның үтәмәсәк,Гамәлләрен белеп кылмасак…Купшы кием, купшы сүзләр алар,Тамашалар өчен бик кирәк.Күз буяуга барысы ошап кала,Шөкер сүзең булса бик сирәк.Күңеленә hәркем үзе хуҗа…Ниндиләрдән генә булсада.Азлап азлап ул күренеп ала,Нинди генә гамәл кылсада.Бер карашы, бер җөмләсе житә,Кешеләрне кайчак аңларга.Кеше гомередә бит аз була,Кайбер күңелләрне аңларга.Серле дөнья кебек ул күңелләр,Белеп бетерү мөмкин түгелдер.Безне җиhан белән бәйләүчедә,Кешеләрдә, шул ук күңелдер.

Авыл бетми

Авыл бетә диеп чаң сугалар,

«Бетүләргә» юллар салганнар…

Зарланырга өйрәнмәгәннәр бит,

Авылында яшәп калганнар.

Бер яктан ул туган җирләр булса,Икенчедән яшәү халәте.Барысында хaләл хезмәт белән,Таба ала белү гадәте…Авыл бетми, авыл бетә алмый,Исемнәре бәлки үзгәрер.Бутап булмый гадел караганда,Авыл кешесенең йөзләрен.Шәhәрләрдә җиңел тормыш эзләү,Тәккәберлек бераз катыш ул.Читтән күзәт; авыл малаеның,Шәhәреннән кайчак кайтышын…Рәхәт тормыш шулай төзеләме,Әллә шулай качып китүме…Олы көтүләргә кушыла алып,Тормышларны җиңеләйтүме.Шелтә була алмый берәүгәдә,Кешеләрнең язмыш юллары.Ихласырак, гаделерәк кебек,Авыл кызы, авыл уллары…

Соңгы өмет

Соңгы өмет кебек яңгырыйдыр,Иң кирәген әйтеп калулар.Сәнәк белән суга язу кебек…Кыек мыек, сыза алулар…Аерылышуны көтү кирәк түгел,Булмый калмас, алар булырлар…Өметсезлек кебек тоелсада,Олы өмет белән тулырлар…Очрашулар кайчак кирәк булмый,Әйтәселәр инде әйтелгән.Башка юллар инде алда көтми,Кирәк җиргә барып җителгән,Җирдә тормыш эшкә йөргән кебек,Һәр кешенең үзе hөнәре…Эшкә бару, эштән кайту белән,Үтеп китеп бара көннәре.Эш белән бит барысы бетми әле,Башка гамәлләре җитәрлек…Тамак туйдырулар белән бергә,Кешеләрне, кеше итәрлек.Барысыда кала, юкка чыга…Байлыкларың, кылган эшләрең.Бәлки саклап булыр булган хиснең,Шигырь юлларына күчкәнен…Бетмәс юлда кебек гомер вакыт,Еракларга кеше ашкына…Билге булып, кала җир өстендә,Соңгы тапкыр куйган таш кына…

Биектә

Биеклекне кеше бик ярата,Бәләкәйдән биек хыяллар…Ул гомердә, күпме җыелада…Бер күңелгә ничек сыя алган.Биектәрәк булу кулаеырак,Бер баскычка гына булсада.Сәхнәләрдә биегерәк була,Халык белән клуб тулсада.Каланчалар булган, манаралар,Ераклардан алар күренгән.Биектәрәк кебек хисләреңдә,Чыккан чакта йөрәк түреннән.Кошларда бит биекләрдән оча,Күрер өчен барыр юлларын.Догаларын кыла кешеләрдә,Биекләргә сузып кулларын.Яктылыкта биекләрдә кебек,Караңгылык, аста түбәндә.Таңнар атмас кебек кайвакытта,Чарасыздан башны игәндә.

Бер сандыкта

Күңел әллә үзе мине тыңлый,Мин тиешме аны аңларга…Кабатланып диңгез дулкыныдай,Ташланганда хисләр ярларга.Ул ашкына, хәттә белеп булмый,Ниләр теләп, ниләр сизенеп.Вакыт- вакыт күңел теләгәннәр,Юкка чыга… очып, сибелеп.Күңел миндә, әллә мин күңелдә,Кемдә теләк, кемдә ышану…Икеләнү килеп туган чакта,Шикләнүдән ансат бушану.Барысыда бергә җыелганда,Күңел, уең, бергә хыялларың…Сакларгамы аны, сайларгамы,Бер сандыкта булса җыя алганың?Маҗаралар кайчак эзләгәндәй,Чакыра ул әллә кайларга…Барысына барыбер җитешмисең,Ялгышмыйча кайсын сайларга.

Бар ышаныч кала, бер акылда,

Тыңлый алсак, бары ул гына.

Җиңелерәк үтелерләр кебек,

Акыл белән үткән юл гына…

Гаделлек

Гаделлек сорыйбыз, эзлибез,Кайвакыт, тәләпләр итәбез.Без аны яшәүдә, тормышта,Күпвакыт беряклы итәбез.Әйбернең хакы бар, чамасы,Изгелек сорыйдыр җавабын.Сораулар дөресме үзеңә,Эшеңдә күрмәсәң савабын.Гаделлек туганча, дусларча,Тик сорау шикелле булмасын.Гаделлек күңелдә булганда,Беркайчан буш гамәл булмас ул.Язмышка буйсыну гаделлек,Ул синең тормышта өлешең.Кадерен белә алып, алдамый,Алданмый яшәвең… йөрешең.Гаделлек яхшыга омтылу,Холыкка әйләнеп күңелдә.Кылынган саваплы гамәлдәйТаяныч, ышаныч бүгенгә.

Туган нигез

Кайвакытта туган нигез диеп,Матур матур сүзләр сөйлибез.Сагынгандай булып, уйга батып,Моңлы моңлы көйләр көйлибез.Үткән вакыт инде барысыда,Хисләр генә бераз яңара…Ни булсада, ул буш калган хәзер,Ул хужасыз булып санала.Вакытында җылы түбә булган,Давамнары нәсел җепләре…Хуҗасызлык картайтада кебек,Кире кайтмагачтан… көткәне.Хисләр генә бераз җанланалар,Күргәннәрдән, искә алганнан.Язмышларда кайчак шулай була,Онытылганнар, ялгыз калганнар.Туган нигез, вакыт галәмәте,Үсеп житеп… юллар салганда.Барыбердә гадел кебек тугел,Туган нигез ялгыз калганда…

Җәй рәхәте

Җәй рәхәте әнә тирә якта,Яңгырларсыз эссе көннәре.Җиләс су буйлары яшеллектә,Елгалары белән күлләре,Җәй асылы ул бит җылылыкта,Эсселеккә бераз авышып.Үзгәртәлмәс кебек бу тынлыкны,Коеп яуган яңгыр тавышы…Бөтен җиhан чәчәк ата кебек,Булсаларда сусау дымнарга.Нидә булса җитми кебек инде…Шөкер әйтеп калыйк булганга.Бүгенгеләр өчен, үткән өчен,Бу җәйләрне күрә алганга.Гомер юлы сәяхәтләрендә,Булганнарны күреп калганга.Аңлар өчен эссе, сусауларны,Җир йөзендә булып торганын.Сакланырлык күләгәләр булыр,Догаларың булса… кылганың…

Таңнары, чишмәләре

Торамы соң бездән таңнар ату,Ничә тапкыр алар атсада.Артык мөhим микән кеше өчен,Бәхетләрен кайда тапсада.Без саныйбыз анын атканнарын,Һәркемнеңдә үзе таңнары.Яңа көннәр туып… гомерләрнең,Була инде үтеп барганы…Гомер сәгатләре кебек таңнар көннәр,Берсе артыннан, берсе ашыга.Ә елгасы ага, ага шулай,Кайта алмый чишмә башына.Челтрәп аккан чишмә тавышыдай,Еракларда кала балачак…Сусаганда… сусамаганда да,Чишмә суы татлы булачак.Әй чишмәләр, кайда калдылар соң,Агымнарын саклый аламы…Элеккечә кебек булмаса,Чиста сулар челтерәп агамы.

Ялгыш «тумыш»

Уңы сулы була, парлы булса,Ике сыңар, парлы булалмый,Ике ир ат, яки хатын кыз,Берничектә тормыш кора алмый.Йомшаклыкта көче хатын кызның,Нәфислеге – аның билгесе.Шуны аңлап яши акыллысы,Ир булырга тели тилесе.Хатын-кыздай булмый ир атларда,Ир исемен, итеп мәсхәрә.Җимеш итеп карап яшәсәдә,«Җимешем» дип аңа дәшсәдә.

Хатын кызмы, әллә ир атмы ул,

Кием генә әллә аера…

Үз асылы әллә онытыла,

Каршы якка күңеле каера…

Чынбарлык

Кеше белә микән hәрвакытта,

Күңелләре нидән үрелгән.

Хәтерләрдә ниләр саклана икән,

Уйланулар… Әллә күрелгән…

Хыялларың бәлки истә калыр,Чынбарлыкта булган шикелле.Шул уйларны искә ала – ала,Әрәм итеп озын кичеңне.Уйларда бит… кала тирән булып,Язмышларны кинәт үзгәртеп.Аларда бит безнең белән бара,Артык борчымыйча, күзәтеп.Буталада кебек уйлар, хисләр,Дәфтәр битләрендә, үткәннәр.Булганнары, була язганнары,Хәтерләргә күчеп беткәннәр.

Күңелеңдә булган, үзең белән,

Байлыгыңда – синең күрәсең…

Мөмкин түгел барсын укып чыгу,

Бик килсәдә аны беләсең…

Юлда барасы

Барсы алда, барлык күрәселәр,Шатлыклары белән сынаулар.Яктылыгы алда, өмет шунда,Көзләредә, шунда кыраулар…Офыклардан нидер килер кебек,Алда тора бары офыклар…Давыллардан, булган эсселәрдән,Безгә анда нинди ышык бар…Финишлары белән юл башлары,Ишетсәктә, берәү күрмәгән.Ә күргәннәр… шулай тиеш диеп,Мәңгелектән хәбәр бирмәгән.Бер төш кебек булыр җирдәгеләр,Үтеп кителердә, онытылыр.Бөтен халык үтәр өчен булган,Безне көтеп, олы юлы торыр.Кеше җаны мәңге булыр дигән,Ышанмаска аңа ярамый…Ышанмасаң, сиңа ышанмаслар,Ышанмыйча яшәү ярамый.Безнең күнел hәрчак мохтаҗ була,Җылы сүзләр, туры юлларга.Вакыт җитми кала фикерләргә,Һәр вакытта юлда булганга…

Гомер юлым

Барам әле тапкан юлларымнан,Карый – карый тирә ягыма,Карап торам елга ташуларын,Менеп басып биек ярына.Атлаганда, вакытыда үтә,Барыр юлларыңда кыскара.Адым үлчи гомер озынлыгын,Күпмеләре… үтә бушкада…Мосафиры булып гомереңнең,Тормыш үтә, булып сәфәрдә.Яратылган әдәм балалары,Юлчы булып жирдә яшәргә.Кайвакытта… олы агайларда,Комда уйнаган нәни баладай.Кояш чыгып, кояш батып килә…Кайтуында уйлап карамай…Юллар шуңа төрле, төрле була,Шунадырда алар бормалы.Барам әле үзе юлым белән,Кулай булыр, миңа булганы.Үтәм әле алда булганнарын,Кайда булсаларда уйларым.Язганнарын миңа үтәсе бит,Алар минем гомер юлларым…

Челләсе

Челлә – җәйнең эссе вакытлары,

Конец ознакомительного фрагмента.

Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.

Конец ознакомительного фрагмента
Купить и скачать всю книгу
На страницу:
2 из 2