
Полная версия
Кичә яраттым / Любил вчера
– Исәнмесез, Гөләндәм апа.
– Ә-ә-ә, Рамилә сеңлем, синмени әле? Син алай кич юлга үзең генә чыкма инде, бигрәк караңгы бит. Әнә Илсурга әйт, көн саен кайтарып куяр.
Әни кеше кай якка каерасын бик яхшы белә. Шуңа күрә, ятып калганчы атып калырга кирәк дип уйлады инде ул. Кем белә, бәлки, Ходай язганы шулдыр. Алдына оныгын утыртып сөю теләге бик көчледер шул Гөләндәм апаның.
– Алай гел Илсурны борчып булмас инде, Гөләндәм апа. Буранлы көн булса гына инде.
– Ярар, шулай ит, сеңлем. – Гөләндәм апа, үзалдына сөйләнеп, капка ягына борылды: «И-и, шул буран кыш буе туктамасын иде лә ул…»
– Киттекме, Рамилә? – Илсур, машинасын кабызуга, кызга таба борылды.
– Киттек, Илсур, озаграк тордык, өйдәгеләр борчылмагае.
Кышкы кич… Караңгы күптән төшкән, баштарак, машина фарасыннан төшкән яктылыкка карап, сөйләшми генә бардылар. Юлга кар салган икән. Машина карга чумам, чумам дип кенә бара.
– Юк, егетләр саклап тормый икән, әйеме, Илсур? Янап кына киткәннәр…
– Аның шулай буласы билгеле инде, Рамилә. Хатын-кыз белән булашкан адәм куркак кеше була. Якаларыннан тотып селкү җитә инде аларга.
Азапланып бара торгач, машина тәки кар көрте эченә кереп чумды. Алай итеп карады Илсур машинаны, болай итеп карады, машина яхшы ук баткан, кузгалырга исәбе дә юк.
– Булмады инде бу, чыгарга кирәк машинадан, – дип, Илсур машина ишеген ачты. Аның артыннан чыгарга омтылган Рамиләгә: «Утыр кабинада, Рамилә, чыкма», – дип туктатты кызны.
– Этмичә чыкмас инде, Илсур, булышыйм әйдә.
Егет азапланганда, кызның машина эчендә утырасы килмәде.
– Утыр кабинада, син эттең ни, этмәдең ни…
Ул, машинадан чыгып, бар яктан әйләнеп карап чыкты. Аннары, башта машинаның арткы ягын күтәреп кардан чыгарды, алгы якка килеп, алгы ягын күтәрде. Эчендә Рамилә дә утыра бит әле. Юк, егет авырлык сизмәде дә. Кабат кабинага кереп утыргач:
– Мин аны гел үзем чыгарам, авыр түгел лә ул! – дип, кызга карап елмайды егет.
Нәрсәдер булды шунда. Егетләр шулай күзгә туры карап елмайсалар, әллә ничек була икән… Бу юлы да Илсурның күзләреннән җылы нур ургылып килеп чыкты да кызның күңелендә ниндидер бер кайнар дулкын тудырды. Рамилә, ашыгып, башын читкә борды. Кызык, күпме бергә эшләп, Илсурның күзләренә игътибар иткән юк икән бит аның. Аның тагын, борылып, Илсур күзендәге якты нурны тотасы килде, тик үзен кулга алып өлгергән иде инде ул.
Өйдәгеләр белән чәй эчкәч, Рамилә ятарга җыена башлады, бүген дә арылды, хәтта китапларын да кулга аласы килмәде. Ул көзге каршына килеп басты.
Көн дә күрү сине – миңа газап,Мин каламын бары моңаеп.Кызык, кемгә язды икән Илсур бу юлларны? Чынлап, эштәге кызларның берсенә гашыйк булып йөри бу! Кем икән? Рамилә кибетче кызларны күңеленнән уздыра башлады. Кайсы артык яшь, бармый инде Илсурга. Кайсы кияүдә булып кайткан, юк инде, алары да бармый. Тукта, Рамилә чынлыкта бергә эшләгән кызларны үзе белән чагыштыра башлаган түгелме соң? Тагын игътибар белән көзгегә карады. Әйе, аның да Илсур гына карарлык чибәрлеге бар… Шунда ул Илсурны башка кызлардан көнләвен сизеп алды. Юктыр, булмаганны, ничек Илсурны көнләсен инде, сез нәрсә?
Икенче көнне кызлар бер-ике мәртәбә чеметеп алдылар Рамилә апаларын. Янәсе: «Ничек, Рамилә апа, тәртипле генә булдыңмы кичә?» Рамилә аларга бераз усал итеп карап-карап алды. Кызларга шул җитә калды, тизрәк урыннарына таралдылар.
– Рамилә апа, анда сине телефонга чакыралар, – дип эндәште бер кыз.
– Каян, кем?
– Хастаханәдән.
– Абау, минем беркемем дә ятмый бит анда.
Ул ашыгып кабинетына килеп керде дә телефонын кулына алды.
– Әйе, алло, тыңлыйм сезне.
– Саттарова Рамилә сезме?
– Әйе, мин.
– Сезгә тизрәк хастаханәгә, реанимация бүлегенә барырга кирәк.
– Нигә?
– Оркыя Зәкиевнаны китерделәр, инфаркт анда, башка туганым юк, дип, сезне чакырырга кушты.
– Абау, әле бер борчусыз йөри иде бит!
– Сез киләсезме?
– Әйе, билгеле.
– Яхшы.
Рамилә тиз генә җыенды да район үзәгенә чыгып китте.
Оркыя апа яткан бүлмәгә кертмәделәр Рамиләне. Медсестра кыз гына чыгып әйтте.
– Авыру янына керергә ярамый, куркыныч вакыты үтте инде. Дарулар кирәк булыр. «Әлегә кибетләр сезнең карамакта калачак», – диде Оркыя Зәкиевна.
– Күпме булачак соң Оркыя апа монда? – дип сорады Рамилә. Бик күп эш өелә, болай озак булдыра алыр микән соң ул? Шуннан шикләнде ул.
– Монда шул инфарктан соң унбиш, унҗиде көн яталар инде. Ныклап аякка басар өчен, кимендә ярты ел вакыт кирәк булачак.
Димәк, тиз генә булачак түгел икән, эш күбәйде.
Бу яңалыкны кибетче кызлар да авыр кабул иттеләр. Алай кырыс кеше түгел иде шул Оркыя апалары. Әрләсә, шул эш өчен әрли инде бераз. Аннары, аякка баса алмаса, кибет ябылачак дигән сүз. Әйбәт акча түли торган эшне тагын кайдан табасың? Колхозга кабат кайтсаң, өч айга бер хезмәт хакы эләгә. Ә акчасы көн саен кирәк бит.
Рамилә үзенең кибетендә аз була башлады. Мондагы кибеттән башка тагын ике кечкенә кибет бар. Кулында машинасы юк. Шуңа күп очракта Илсурга йомышы төшә. Егет карышмый, шул иске машинасы белән кызны теләгән җиренә алып бара, көтеп тора, алып кайта. Оркыя Зәкиевна хастаханәдән чыкса да, аягына әле тиз генә басмады. Инфарктның ахыры, кеше исән калса да, бик яман. Шулай да, кибеткә килгәләп, кызны күп кенә бизнес серләренә төшендерә хуҗабикә.
Рамилә Илсурга көннән-көн ныграк тартыла башлаганын тойды. Әллә күбрәк бергә юлда булгангамы, әллә мәхәббәткә сусаганмы – җаны шушы тыйнак егеттән аерыласы килмәде. Кызлар Илсур белән шаярып сөйләшә башласа да көнләшеп җәфалана, егет күздән озаграк югалып торса да борчыла. Әллә инде сөю дигән хис шундый була микән? Ник алай булганын белми кыз. Бу өлкәдә сеңлесе Раилә ай-һай оста инде, Алмаз белән ике ел очрашып йөри бит. Аннан сорасаң, бот чабып көләр генә. Аннары, егет бик тыйнак шул, аның да күңелендә ни барын беләсе килә. Шигырьдә язган да ул «көн дә күрәм» дип. Тик кемгә язган икән соң? Бик беләсе иде.
Кыз уйга батып торган җиреннән сискәнеп китте. Илсур килеп кергән икән.
– Рамилә, бүген иртәрәк китсәм ярыймы?
– Нәрсә, берәр кыз белән очрашуга барасың бармы әллә?
– Юк, яз бит инде, бераз өйдәге эшне карыйм дигән идем.
– Ә-ә-ә, ярар, алайса, эшлә, ник кызларның берәрсен кич ташу киткәнен карарга чакырмыйсың соң? – Рамиләнең егеткә тик торганда ачуы килә башлады.
– Ярар, көлмә инде, Рамилә.
– Юк, көлмим, чынлап әйтәм, чакырсаң, тотып ашарлар дип куркасыңмы? – Кыз Илсурның кемгә гашыйк икәнен бик тә белергә тели, шуңа да егетне сөйләндерергә тырыша.
– Чакырсам, килмәс ул, кызлар әйләнеп кенә үтәләр минем яннан.
– Ник алай дисең, әллә берәр кызны очрашуга чакырып караганың бар идеме?
– Юк.
– Булмагач, нигә алай дисең? Син башта чакырып кара, минемчә, кызларның кайсын чакырсаң да, синең белән кич утырырга риза булачак.
– Уйнама инде, Рамилә.
– Юк, чынлап әйтәм, кемне чакырсаң, шул риза булачак.
Кинәт Илсурның йөзеннән бер тәвәккәл чагылыш ялтырап узып китте:
– Уйнап әйтмим дисең инде?
– Юк, уйнап әйтмим.
– Алайса, әйткән сүзеңне раслыйсың инде?
– Ай Аллам, юрист мәллә син, раслыйм инде, раслыйм! – Рамилә көлеп җибәрде.
– Ярар алайса, Рамилә, синең эш ничәләргә бетә бүген?
– Сиңа нәрсәгә ул? Кичке сигезләргә бетәр дип торам.
– Мин сине сигездә кереп алырмын, су буена ташу киткәнен карарга төшәрбез, килештек?
Болай булыр дип көтмәгән иде Рамилә. Ничек инде, Илсур башка кызны чакырырга тиеш иде бит…
– Моны ничек аңларга, Илсур? Очрашуга чакырасыңмы әллә мине?
– Әйе, чакырам, син сүз бирдең.
– Бирмәдем.
– Бирдең, кайсы кызны чакырсаң да барачак, дидең. Мин сине чакырам, каршы килә алмыйсың.
Менә сиңа мә, килеп каптың, Рамилә туташ, риза булмый чараң юк.
– Риза булмас дисеңме әллә? Төшәм, төшәм синең белән су буена. Соңга калма, ишетсен колагың!
– Борчылма, калмам!
Илсур чыгып китте. Менә сиңа тыйнак егет! Рамиләне үз сүзләре белән очрашуга чакырды лабаса! Алай дисәң, кызый үзе бу чакыруга ныграк та шатланды бугай әле… Анысы сер, билгеле.
Илсур һаман шул иске «Жигули»е белән сигезенче яртыда ук кибет янына килеп туктады. Рамиләнең мин-минлеге өскә калыкты. Кара, сигезгә кадәр чыдамаган егет.
– Килеп җиттеңме, Илсур?
– Җиттем, Рамилә.
– Мин бит сигездә дидем.
Илсур бераз тартынгандай итте дә:
– Өйдә эш тиз бетте, – дип котылды.
– Ярар, иртә килүең яхшы булды, минем дә эшем беткән иде инде.
Яз матур шул инде. Тау башларын яшәртеп, бәбкә үлән шытып килә. Җиле дә шундый рәхәт. Кышкы салкын җил түгел инде, җылы җил битләрне назлап исә. Илсур белән Рамилә бүрәнә өстенә утырганнар да ташу күзәтәләр. Кыш буе җыелган кар хәзер тиз эри. Башта кечкенә гөрләвек булып ага, аңа башкалары кушыла. Шулай зурая-зурая су юлына төшә дә, ярларга сыймаслык булып, ташып ага башлый.
Егет белән кыз сөйләшмичә озак утырдылар. Рамиләгә күңелсез була башлады. Очрашуга чакырган егет, авызын ачып, ник бер сүз әйтсен. Булмады бу, кыз дилбегәне үз кулына алырга булды:
– Ник дәшми утырасың, Илсур, ичмасам, шигырьләреңне укыр идең.
Егет сискәнеп китте:
– Кая, нинди шигырь? Минем шигырь язганым юк.
– И-и-и, утырасың, мин бит синең машина бардачогында йөрткән блокнотыңны укып чыктым.
– Ярар, тоткансың, кеше блокнотын укырга ярамаганны белмисеңме әллә?
– Беләм, кыш көне, тик утырганчы дип, ачып кына караган идем. Үпкәләмә, яме, матур язасың, чыдый алмадым, кача-кача барысын да укып чыктым аннары.
Егет эндәшмәде.
– Матур язасың бит, Илсур, ник аларны берәүгә дә укытмыйсың?
– Көләрләр тагын.
– Юк, көләрлек түгел алар, бик матурлар. Яз турында укы әле.
– Көлмисеңме?
– Юк, көлмим, Илсур.
Кыз егеткә сыенып ук утырды.
– Миңа таба карама, яме, Рамилә. Оялтасың… Укыйм. Тыңла.
Язлар килә – куанамын,Кошлар җырлый – юанамын.Язгы ташкын мине аңлый –Сине уйлап сызланамын.– Яз турында түгел бу, Илсур.
– Яз турында.
– Син аны укып бетермәдең.
– Юк, бетердем.
– Бетермәдең, үзем укып биримме? Мин аны инде беләм, син машина көпчәген кабартканда укыдым.
– Әйтеп кара әйдә!
– Алайса, үпкәләштән булмасын! – Рамилә, барып, машинадагы блокнотны алды да беренче битен ачып укырга кереште:
Язлар килә – куанамын,Кошлар җырлый – юанамын.Язгы ташкын мине аңлый –Сине уйлап сызланамын.Әйтер идем – тартынамын,Күңелемдә бары син генә.Туктый алмый кабатлыймынИсемеңне, гүзәл Рамилә.Менә бит, «Рамилә» дип язгансың. Димәк, миңа?
Илсур ярамаган эш өстендә тотылган кебек сизде үзен. Сикереп торды да бераз йөренеп алды.
– Ассаң ас, киссәң кис, көлсәң көл, Рамилә. Миңа барыбер инде хәзер. Димәк, син беләсең? Яратам мин сине, Рамилә. Беренче көнне кабинетыңда күргәч үк күңелемә кердең. Көн газапланам, төн газапланам. Синнән аерыласы килмичә ял да алмый эшләдем, чөнки сине күреп тору – минем өчен зур бәйрәм. Әйе, алпаш Илсур мин. Матур итеп әйтә дә белмим. Мин ул блокнотны бүген юри күз алдыңда калдырдым. Көпчәк тә бушамаган иде. Мин синең блокнотны алып укыганыңны машина көзгесеннән карап тордым. Алай эшләвем, бәлки, әшәкелектер дә, тик мин башкача түзә алмыйм инде. Кичер мине, ялгыш эшләгән булсам, гафу ит! – дип, ул Рамиләгә аркасы белән борылып басты.
Чынлап, егетләр чын йөрәктән мәхәббәт аңлатсалар, рәхәт икән. Бигрәк тә син теләгән кеше алдыңда йөрәген ачып салса.
Кыз, торып, егет артына килеп басты. Аннары аның киң аркасына сыенды.
– Юк, Илсур, ялгыш түгел, син күптән минем күңелемдә утырасың. Тик менә ачылмый йөрүең генә ачуны китерә иде.
Егет кызга таба борылды. Күзләрендә – Рамиләнең йөрәгендә ялкын кабызган якты нур балкышы. Гаҗәп: ул нур элегрәк кабынып кына ала иде дә бик тиз сүнә иде. Ә бу юлы сүнәргә уйламый да. Ни эшләргә белми торган егеткә карап, Рамилә елмаеп җибәрде:
– Кочакла инде, Илсур.
Егет кызны кочагына алды да күкрәгенә кысты.
– Ай, сытып үтерәсең бит, кит, алай каты кысма, алпаш!
Илсур кызны кочагыннан бушатты да башын иеп китә башлады.
– Кая киттең инде?
– Кит, дидең бит.
Рамилә көлеп җибәрде. Йөгереп барып, егетнең кочагына сыенды.
– Кит димәдем, ә җайлап кочакла, дидем, алпаш.
Илсур бу юлы Рамиләне, рәнҗетә күрмим дигән кебек, ипләп кенә кочагына алды. Тәҗрибәсез иреннәр бер-берсен эзләргә тотындылар. Ниһаять, табыштылар. Язгы ташкын туктамый, ярларга сыймый ургып ага. Акса ни, ага бирсен. Ике гашыйкның анда эше юк, алар хәтта бу минутларда җирдә дә түгел иде, ахры.
Төнге беренче китте. Моңарчы вакытында эштән кайтып, кичнең кич буе өйдә утырган Рамилә һаман күренми. Яшь җилкенчәк түгел бит инде, кайда йөри бу кыз? Саймә апа белән Илфир абый аркаларын аркага терәп ятсалар да, күзләрендә йокы әсәре юк. Раилә озак керми торса, аңлашыла, Алмаз белән инде. Кайда йөри бу Рамиләсе?
* * *Әти-әни борчыла инде, хәерле генә була күрсен. Без бит, кадерле укучым, Рамиләнең барысы да яхшы икәнен беләбез, шулай бит? Тик әлегә әйтми торыйк, әйдә, иртәнге якта, өйгә кайткач, кыз үзе әйтер. Сандык, мендәрләр әзерме сезнең, Саймә апа, Илфир абый? Туйлап кыз бирәсегез бар бит!
Сабыр төбе алтын түгел!
(Бәян)
– Ммм… – Ләйлә күзләрен ачты. – Нәрсә булды бу?
Ул һаман аңышмый иде әле. Ханым идәндә йөзтүбән капланып ята, башы нигәдер бик каты шаулый. Ул тиз генә хәтерен яңарта башлады. Каршында ире Айдар басып тора, аның күзләре һәрвакыттагыча сабыр… Кинәт Ләйләнең күзеннән гөлт итеп утлар атылып чыкты, аннары берни дә хәтердә түгел.
Ләйлә акрын гына торып утырды да бүлмәгә күз салды. Ире бер кулы белән Ләйләнең әнисе Сәкинә апаның чәченнән урап тоткан, икенче кулы белән әтисе Илдар абыйны якасыннан алган да ишеккә таба сөйрәп бара. Әтисе дә, әнисе дә һушсызлар.
– Син, син нишләттең аларны? Беләсеңме, мин сине хәзер нишләтәм?!
Ләйлә идәннән торып басты да Айдар өстенә ыргылды.
Ир хатынының үз янына килеп җиткәнен сабыр гына көтеп торды, аннары кинәт аның уң аягы хәрәкәткә килде. Бөтен бүлмәгә «ах» иткән тавыш яңгырады.
«Мине дә үтерде» дигән уй яшен тизлегендә башыннан үтте Ләйләнең, һәм ул, һушсыз калып, диван өстенә килеп төште. Айдар, әбисе белән бабасының гәүдәләрен кулдан ычкындырмый, ишеккә таба юлын дәвам итте.
* * *90 нчы еллар башы иде. Айдар, солдат хезмәтен тутырып, туган йортына кайтты. Десантчы булып хезмәт итте. Аннары, контракт төзеп, тагын ике ел ярымга калды. Барысы бергә өч ел. Өч елдан соң исән-сау туган йортына кайтып кергәч, Айдар солдат хезмәтенең ничек үткәне турында күпме генә сорашсалар да, бер сүз дәшмәде. Тик уң як кулбашында ярылып яткан зур яра җөен күргәч, Айдарның әнисе Халидә апаның җаны өшегәндәй булды. Өйдәге бар кеше Айдар янында бөтерелде. Ә ана улын күзәтте. Егерме өч яшен тутырып килгән малайның чигә чәчләрендә инде ак төсләр күренә иде.
– Ходаем, ниләр күрергә язган булган сиңа, улым? Нигә бу түрәләр ил бүләләр? Нигә үзләре үстермәгән балаларны ут эченә тыгалар?
Баласының ниләр күргәнен аңлар өчен, әни кешегә күп кирәк түгел. Икенче улы Алмазның да солдат хезмәтен тутырып кайтасына тагын бер ел бар әле. Аңлап була Халидә апаны. Балаларының ут эченнән кайтканын көткән аналарның җаннары ничек кенә телгәләнә әле!..
Моңарчы сабыр холыклы Айдар үзенең чынбарлыгын кайткан көнне кич клубка чыккач ук күрсәтте.
– О, Айдар! – дип, каршысына кочагын җәеп килгән сыйныфташын – сугыш чукмары Саматны килә-килешкә сугып екты.
Самат солдатка бармады. Тик авылда «сугыш чукмары» дигән даны чыкты. Үзе хезмәт итмәгәнгә, солдаттан кайткан егетләрне үзенең әшнәләре белән бергә тукмарга ярата иде. Бу турыда Айдарга да яздылар, белеп кайтты ул. Башта «юарга кирәк» дип, аракысын эчәләр, аннары тотып тукмыйлар. Янәсе, әллә кем булып йөрмә, монда без баш.
Клубка эшсезлектән адашып кергән каравылчы Рәсүл абзыйның күзләре дүрт булды. Әле Саматны болай һушын югалтырлык итеп еккан кеше юк иде авылда. Җен кебек таза. Аңа олылар да каршы әйтергә куркып торалар. Сугыш чукмарында «тукта, олы яки кечкенә кеше, ир-хатын» дигән фикер юк. Ул – авылга баш.
– Энем, нигә аны сугып ектың, бер дә алай ачу китерерлек сүз әйтмәде бит ул сиңа?
– Вакыт уздырып тормадым инде, Рәсүл абый, шунда ук эшен бетереп куйдым, – дип җавап бирде Айдар.
Атаманнары аңсыз калгач, Саматның әнчекләре дә артка чикте. Көтүчесез куркак иде шул алар.
Буйга алай пәһлеван түгел, метр да җитмеш дүрт. Тик киң гәүдәле, мускуллары бүртеп, күренеп торган солдат егеттән клубтагы кызлар да һушсыз калды. Менә ичмасам егет! Самат та әнә, һушына килгәч, клубтан сыпыртты. Кызлар бик курка иде аннан.
Айдар клуб эчендә тегесе, монысы белән күрешкәләп йөрде дә, бер кызга да сүз кушмый, бөтен кешене аптырашта калдырып, өенә кайтып китте. Бик үпкәләделәр Айдарга: «Харап икән берәүләр, әллә кем булган, бик кирәгең бар иде», – диештеләр.
Икенче көнне өйдә әтисенә булышкалап, тегесен-монысын эшләп йөрде Айдар. Кичкә таба урам халкы көтү каршы алырга чыкты. Узган көн яңалыклары барысына билгеле иде инде: авылга яңа сугыш чукмары кайткан.
– Йә, солдат, хәлләр ничек? – дип, наряд бирергә чыккан бригадир Айдар янына килеп утырды.
– Ничек булсын, дембельләрнеке кебек инде, – дип җавап бирде тегесе.
– Ишеттем инде, ярар әйдә, ул малайга күптән кирәк иде.
– Шуннан ни димәкче буласың?
– Шуннан шул, егет. Иртәгә авыл халкы чөгендер арасын эшкәртергә чыга. Синең карамакка – алты буразна. Көчеңне шунда күрсәтерсең, – дип кеткелдәп көлеп куйды бригадир.
– Минем колхоз басуында утырткан чөгендерем юк.
– Ничек юк?
– Шулай, юк. «Минем чөгендерне утыртыгыз» дип телеграмма сукканны хәтерләмим.
– Син акыл сатма, яме, башың яшь әле! Авыл халкының барысына да бүлеп бирелгән. Солдаттан кайттым дигәч тә, бигрәк тагын!
– Димәк, калганнарның утырткан чөгендере бар, ә минеке юк.
– Малай, синең белән мин башкача да сөйләшә алам! – Бригадирның гайрәт чәчәргә иде исәбе.
– Соң, әйдә башкача сөйләшик, мин каршы түгел.
Айдар бригадирның якасыннан тотып өскә күтәрде. Тегенең аяклары җиргә тияр-тимәс булып калды.
– Улым, тимә, кешеләр карап тора, җибәр! – дип, Халидә апа улы янына килеп басты.
Бригадирның аяклары кире җиргә төште. Айдар аны этеп җибәрде.
– Син, абзый, бар, нәрәтеңне биреп чык инде, юкса чөгендереңне чүп басар.
– Солдаттан кайтып гайрәт чәчә, утырткан чөгендере юк, имеш…
Бригадир, үзалдына мыгырдана-мыгырдана, өй буенча эшкә чакырырга китте.
Шуның белән шул. Кызык карарга өметләнгән күршеләр ерык авызларын япты. Ярар, барыбер инде сөйләргә сүз булды. Раят малае бригадирның якасыннан тотып селкегән. Итәкле-сакаллы телефоннар өй буенча таралды. Улы янына Раят абый чыгып утырды. Тыныч, сабыр холыклы иде әтисе. Малайның бик нык үзгәргәнен ул да чамалады:
– Алай, ну, бөтен авылны кыйнап бетергәч нишләрсең инде, малай?
– Юкны сөйләмә, әти, нигә авыл халкын кыйныйм инде мин, үзләре сорагач кына инде.
– Чөгендергә чыкмагач, авылда калырга исәбең юк дигән сүзме инде бу?
– Әйе, әти. Мин шәһәргә китәрмен инде, күрәм, авылда тормыш калмаган.
– Анысы дөрес, колхоз дип әйтерлек җире юк. Безгә ярый инде, пенсия килә. Эшләгән кеше акчаның ни икәнен дә онытты. Түләмиләр бер тиен дә. Кайчан китәсең?
– Иртәгә дип торам, алып кайткан бераз акчам бар, җитәр.
– Ярар, бала-чага түгел инде, үзең беләсең. Әйдә, кичке ашны ашап алыйк та, син киткәнче, бакчадагы печәнне өярбез.
Ата белән бала капка аша йортка юнәлделәр.
Айдар иртүк сөт машинасында шәһәргә килеп кергәндә, шәһәр уянган иде инде дип әйтү дөрес булмас. Шәһәр беркайчан да йокламый, көнме-төнме – һич аермасы юк. Бертуктаусыз шау-шу, машиналар, халык күп. Барысы да үзләре генә белгән юлдан, үзләренә генә билгеле эшләре белән чаба. Айдар килде әле дип, шәһәрнең исе китмәде. Авылдан бәхет эзләп шәһәргә агылган егетләр ул гынамыни?! Бергә артык, бергә күп – аермасы юк шәһәргә. «Килгәнсең икән, карап карарбыз, ничегрәк килеп чыгар икән», – дип уйлый шәһәр. Шушында инде егетләр, булдыра алсалар, ныклап аякка басалар, барып чыкмаса, тормыш төбенә тәгәриләр. Тик авылга кире кайтырга дигән уй берсенең дә башына кабат килми, ахры.
Анда тормыш юк, андыйлар өчен кызлар да юк.
* * *Айдарның бергә хезмәт иткән дусты бар иде. Урыс егете Николай. Яхшы гына егет үзе, инде беттек дигәндә дә курку белмәс. Ә андый вакытлары аларның солдат хезмәтен үткәндә күп булды. Якын-тирәдә җәһәннәм кайнаганда да бер-берсен ташламадылар. Андый дуслар арасында милләт, дин аермасы бөтенләй булмый. Бертуганнар кебек яшәделәр. Айдар кулына Коля язып тоттырган адрес буенча юлны, автобуслар маршруты тукталышларын белешеп, кирәкле йортны тапты да ишектәге кыңгырау төймәсенә басты.
– Кем бар анда? – Ишек артыннан тавыш ишетелде, шуның артыннан ук ишек тә ачылды, сары чәчле ханымның башы күренде. – Сезгә кем кирәк?
– Исәнмесез, миңа Николай кирәк иде.
Ханым Айдарга текәлеп карап торды да:
– Фотода күргәнем бар кебек, син Айдар буласың, ахры. Коляның синең турында сөйләгәне бар.
– Әйе, Айдар мин.
Ханым ишекне зур итеп ачты да, егетне бер кулы белән кочаклап, эчкә таба этте.
– Уз әйдә, уз, син дә миңа улым кебек инде, энем. Икегез өчен дә, чиркәүгә барып, исән-имин кайтыгыз, дип дога кылдым. Килүең бик яхшы булган.
– Кем ул, Тамара? – Залдан Коляның әтисе Сергей абый килеп чыкты.
– Менә Айдар килгән бит, ул инде авылдан килеп җиткән, Коля әле уянмаган да.
– О-о-о, бик яхшы, әйдә, торма анда ишек артында, уз кухняга, чәйләп алабыз.
Коляның әти-әнисе, Айдарны ике яктан аркасыннан кочаклап, кухняга әйдәделәр.
– Коля, йокы капчыгы, тор инде! Айдар кунакка килде.
Каршы як бүлмәдән дөбердәгән тавыш ишетелде. Аннары Айдар каршына дусты йөгереп чыкты.
– Айдар, друг! – дип, Коля Айдарны кочагына алды.
Соломиннар гаиләсе белән чәй эчкәндә, Айдар шәһәргә эш эзләп килүен әйтте. Авыл тормышы турында сөйләп үтте.
– Алай, – диде Тамара апа. – Без инде авылда тормыш яхшырак, барыбер үз бакчасы бар авыл кешесенең, тамагы тук дип уйлап йөри идек.
– Шәһәргә бик ышанып килгәнсең, – дип сүзгә кушылды Сергей абый, – монда да май да каймак түгел. Акча түләүче юк. Шабашка белән йөргәннәр генә акча күрә. Түрәләр, эшмәкәрләр котырынып йорт, дача сала. Алар таба, алар кулында дилбегә.
Николай телгә килде:
– Айдар бит авыл малае, балта эше таныштыр инде сиңа?
– Таныш, әти янында йөреп өйрәндем.
– Без монда егетләр белән бригада төзедек. Синең кебек оста кирәк. Бригадада яртысыннан күбесе – шәһәр егетләре. Таш сала беләләр, штукатурка, плитка дигәндәй. Менә балта эшенә килгәндә булдыра алмыйлар.
– Чынлап, шулай ит әле син, эш эзләп тапсаң да, барыбер акчасын күрә алмассың, бер җирдә дә түләү юк. Бераз акча юнәткәнче, бүлмә тапканчы бездә торырсың. Торырсың дип инде, шабашниклар айлар буе өйгә кайтмый, – дип, сүзен очлап, кеткелдәп куйды Сергей абый.
Шулай итеп, Айдар белән Николай икенче көнне шабашкага чыгып киттеләр. Эше авыр булса да, акчалы иде. Кулына акча керә башлагач, Айдар, яшәп торыр өчен, кечкенә генә бүлмә дә тапты. Хакын да күп сорамадылар. Тамара апа белән Сергей абыйга рәхмәт әйтеп, Айдар шунда күчте.
– Улым, авылга кайтсаң, әти-әниеңә бездән күп сәлам әйт. Безне онытып бетермә, яме! Үз йортыңа кайткан кебек килеп кер, – дип, Тамара апа Айдарны озатып калды.
Торырга урыны булса да, Айдар анда сирәк кайтты. Икешәр атна кайтмый эшләгән вакытлары булды. Зарланмады, эш күреп үскән авыл малаеның «уф» дия торган гадәте юк иде. Коля белән гел бергә булдылар. Бригадада төрле милләт кешеләре булса да, тату яшәделәр. Көз айлары җиткәч кенә, авылга кайтып килә алды егет. Энесе кайтырга ярты ел калып бара. Авылда газ кертәләр. Бер тиен күрә алмаган авыл халкы акча эзләп изалана. Авылның күп яшьләре акча эшләргә читкә чыгып киткән. Кулларына бер төргәк акча тоттыргач, Халидә апа белән Раят абзый «уф» дип, җиңел сулап, урыннарына утырдылар. «Кем акча түләми, шуңа газ кертмиләр», – дигәннәр.
– Улым, үзеңә каламы соң?
– Бар, әни, борчылма.
– Соломиннарга барсаң, күп итеп сәлам әйт, яме! Каклаган казым бар, күчтәнәчкә илтеп бирерсең.
– Ярар, әни, шулай итәрмен, – дип җавап бирде уллары.
Казны илтә баргач, Коля шыпырт кына Айдарга эндәште:
– Тагын ике көннән чыгып китәбез, кызлар янына барып киләбезме?
– Бармыйча булмас, эш дип инде, кызлар онытып та бетергәннәрдер безне.
Николайлар йортыннан ерак түгел кызлар тулай торагы бар, егетләр күптән инде шунда барып йөрергә ияләнгән иде. Вахтада торган апалар ике акыллы егетнең килеп йөрүенә сүз әйтмәделәр. Үзләре эчеп, котырынып йөрми. Бик гайрәт чәчкән егетләрнең колак төпләренә утыртып тынычландыра беләләр.
Билгеле инде, бу ике егетне кызлар да яратты. Беркайчан куллары буш булмый, күчтәнәчсез килмиләр, акчалары да бар. Айдар белән Коляны сагынып каршы алдылар.
– Абау, сез онытылып беткәч кенә киләсез безгә. Башка җирдә кызлар таптыгызмы әллә?