bannerbanner
Итил суы ака торур / Итиль река течет
Итил суы ака торур / Итиль река течет

Полная версия

Итил суы ака торур / Итиль река течет

Настройки чтения
Размер шрифта
Высота строк
Поля
На страницу:
8 из 8

Көтмәгәндә ул нәрсәгәдер абынып китте. Шул чагында Корыч-Тимер ач бүредәй аның өстенә ташланды. Аның кылычы Тотыш кулындагы калкан читен уеп төшерде, сул як беләкне кисеп керде дә, сөяккә җитеп, төртелеп калды. Тотыш углан чайкалып китте. «Беттем», – диде ул үз-үзенә бик тыныч кына, бөтенләй чит кеше турында уйлаган кебек. Булган бар көчен, ярсуын бер учка туплап, ул Корыч-Тимернең ияк астына, муен турысына орды. Болгар алыбы башын иеп өлгерде, бары тимер алпак өсте генә сыдырылып китте дә, киселгән беләктән, киемнәрне кызылга буяп, кайнар кан агарга тотынды. Шул ук мәлдә яшь җегетнең күңеленә «Бетәм!» дигән икенче уй килде. Бар нәрсәне онытып, ул канлы ярасын кысып тотты.

Корыч-Тимер куанып ырылдап җибәрде, бер селтәүдә Тотышны юк итмәкче булып, Будрач сукман сыман, кылычын ике куллап югары күтәрде. Ярасы белән мавыккан Тотыш угланга яңадан көрәш тойгысы, каршы тору тойгысы кайтты. Үткер кылыч үзенең муенын чабып өлгергәнче ул җиргә егылып калды. Тик монысында ул, баягыча, ягының эчен айкый алмады. Ярасын ычкындырмаган килеш, сырты белән җиргә терәлеп яткан килеш, ул аңа бары кушаяклап тибеп кенә җибәрә алды. Авыртуга түзә алмыйча, болгар батыры чинап җибәрде, җиргә барып төште.

Җирдән алар икесе дә бер үк мәлдә сикереп тордылар. Тордылар да…

Тотышның уң кулы буш түгел иде. Тотышның кулында корал юк иде.

– Ы-ы-ы! – дип үкерде кара мыеклы чибәр алып, куанычыннан нишләргә белмичә.

Ул инде орган да булыр иде, урталай кискән дә булыр иде. Корыч-Тимернең үкерүеннән дә көчлерәк булып, көтмәгәндә әйтерсең күк күкрәп җибәрде.

– Тукта! – дип кычкырды кемдер аның артында гына.

Ирексездән ул туктап калды, артына борылды. Аның каршысында таудай булып Алмыш хан калкып тора иде.

– Тукта! – диде хан, кабатлап. – Син җиңдең!

Чибәр алыпның чибәр мыек очы тартышып куйды. Шулай да ул коралсыз Тотыш углан янына килде, янап:

– Җыгыл! – диде.

Үзенең җиңгәнлеген белдереп, ул кызыл итеге белән аның күкрәгенә басты, кылычын итек башы янына терәде. Сөңгеләр, алпаклар урманы шауларга тотынды. Акбүреләр, караларына коелып, беравык аңламыйчарак тордылар да, барысы берьюлы диярлек кычкырып җыларга тотындылар.

Конец ознакомительного фрагмента.

Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.

1

Сыя – язгы ташу вакытында елгада ага торган каты кар.

2

Каган – Хазарның дәүләт башлыгы.

3

Кам – йола-дин башлыгы.

4

Катау – коймалар, сулы, тирән канаулар белән ныгытылган, кораллы гаскәр тарафыннан саклана торган торак урын. Катауларда, гадәттә, биләр, ханнар яшәгән.

5

Ур – катау тирәсен әйләндереп алган тирән чокыр, канау.

6

Төннек – монда «тәрәзә» мәгънәсендә кулланыла.

7

Борынгы төрки халыклар, ислам дине кабул ителгәнчегә кадәр, елларны, беренче, икенче… йөзенче… меңенче дип санамаганнар, бәлки, төрле хайван исемнәре белән атап йөрткәннәр. Унике ел буена һәр ел бер хайван исеме белән атап әйтелгән, унике елдан соң шул ук исемнәр яңадан кабатлана башлаган: 1. Тычкан елы. 2. Сыгыр (сыер) елы. 3. Барс елы. 4. Куян елы. 5. Балык елы. 6. Җылан елы. 7. Ат (җылкы) елы. 8. Куй (сарык) елы. 9. Маймул (бичин) елы. 10. Тавык елы. 11. Эт елы. 12. Дуңгыз елы. Борынгылар Сыгыр елында орыш күп була, Тавык елында – азык мул, ләкин кешедә борчу күп, Балык елында яңгыр күп ява, Куян елында – ачлык, Дуңгыз елында суык һәм фетнә була дип уйлаганнар. Бу календарьның ташларда кайбер калдыкларын бүген дә очратырга була.

8

Йолык – корбан чалу. Йолык туе – корбан бәйрәме.

9

Кырнак – кол кыз.

10

Кыран – бәла-каза, зыян.

11

Сарт – сәүдәгәр. Гомумән, Урта Азия кешесе.

12

Базарган – чит ил сатучысы.

13

Кайраккан! Кайраккан! Алас! Алас! – монда: изге ияләрне олылап эндәшү сүзләре.

14

Абак – пот, сын.

15

Сарыган – шул ук «абак»ның бер төре.

16

Чапчак – агач кисмәкнең (мичкәнең) бер төре.

17

Арыклану – сафлану, тазару.

18

Атак – дан.

19

Субашы – гаскәр башлыгы.

20

Тәлим – күп.

21

Төмән – бик күп.

22

Калан – сугышта җиңелүче җиңүчегә түли торган еллык салым, ясак.

23

Аякчы – эчемлек таратучы.

24

Аяк – эчемлек савыты (җамаяк, чынаяк, күбәтә һ. б.).

25

Йура – Печора елгасы белән төньяк Урал арасында яшәгән халык. Хантларның (остякларның) һәм мансиларның борынгы бабалары. Шул халык яшәгән җир дә Йура дип аталган.

26

Уйсу (Вису) – Ладога күле белән Ак күл (Белое озеро) арасында яшәгән борынгы халык һәм шул халык яшәгән җир; хәзерге вакытта кечкенә вепс халкын шул вису (уйсу) халкының калдыгы дип уйлыйлар.

27

Урыс – борынгы Русь һәм гомумән Рус иле.

28

Франк – гомумән, көнбатыш Европа илләре.

29

Тора – шәһәр, торак.

30

Бычкы – туры кылыч.

31

Ассу – файда.

32

Тартык – ханга, бигә буйсынган кешеләрне ашыгыч рәвештә ханга, бигә чакыртып алу өчен җибәрелгән махсус кеше.

33

Бик – би, эре җир-су, мал-туар хуҗасы.

34

Иш – монда: хатын.

35

Ягы – дошман.

36

Кызалак – тюльпан.

37

Кулбау – бербөтеннең күпмедер өлеше, процент.

38

Йола – монда «дин» мәгънәсендә килә.

39

Борынгы заманда кыпчакларда ир бала туса – бүре туды, кыз бала туса – төлке туды, дигәннәр.

40

Агычы – хәзинәче.

41

Битекче – язу-сызу эшләрен алып баручы.

42

Түрә – билгеле бер кагыйдәләр җыелмасы, закон.

43

Алай – гаскәри төркем, отряд.

44

Чирү – гаскәр.

45

Аркыш – кәрван.

46

Кылавыз – юл күрсәтүче.

47

Чура – игенче, бигә буйсынган кеше.

48

Куар – яшен алласы.

49

Авык – вакыт. Хәзерге телдә «беравык» формасында сакланып калган.

50

Улакчы – ашыгыч хәбәр китерүче.

51

Битек – хат, язу.

52

Бер ук – атылган бер ук ераклыгы.

53

Тое – алдан сизү, алдан тою.

54

Алпагыт – батыр, алып, көрәшче.

55

Сукман – батыр сугышчы, алып.

Конец ознакомительного фрагмента
Купить и скачать всю книгу
На страницу:
8 из 8