
Полная версия
Дәрья башы / Исток вселенского
Хәзер ул очының ахыры, ахырының очы булмас илле еллык хәтергә генә ия. Гомеренең бәллүр савытындагы соңгы тамчы суны ирененә тидергән кебек, ул әлеге хәтер тавының бер бөртек комын җиргә төшереп җибәрде.
Ком бөртеге, кояш нурында ялтырап, башта туры, тигез генә очты. Аннары, җил иркенә эләккәннән соң, юнәлешен үзгәртте, кинәт күтәрелеп, бөтерелеп чыккан тузан өермәсенә кушылды. Күмәк хуҗалыкның савым сыерлар җәйләве турысына җиткәч, шундагы бер хатын-кызның уң күзенә барып керде. Хатын, бөкрәеп, чиләгендәге сөтне марля аша зур савытка сөзә иде. Менә ул турайды, ни булганын аңышып торды, күзен угалады. Ком бөртеге тоткарланмады, аның күз яшенә ияреп чыкты. Хатынның чигәсендә, мул булып, иртәнге чык тамчыларын хәтерләткән тир бөртекләре җемелдәшә, йөзен тир чишмәләре сырлаган иде. Шуларга кушылып, ком бөртеге җиргә төшеп кунды.
Ибрайга әлеге хатынның Зәйнәп икәнлеген менә хәзер генә түгел, ә бәлки әллә кайчан – дөньяга килгәнче үк танып алыр идедер шикелле булып китте. Башына уңган яулык япкан, өстенә тупас тукымадан тегелгән тузанлы, аркасы тирле кара халат, аягына җиңел, чиккән күн чүәк кигән.
Ибрай, аңа кулын изәп:
– Исәнме, Зәйнәп, – дип эндәште.
Аның йөрәк сулкылдавы булып, күңел күзе белән әйткәнен ишетеп алды диярсең: Зәйнәп кояш кызарткан тирле маңгае каршына кулын куйды да әллә кайсы бер ераклыкка текәлеп торды.
– Карале, Зәйнәп. Бер генә сүз әйт әле. Сүзең Әшнә үзәннәреннән миңа таба искән җилләргә кушылсын. Әйт. Миннән башка беркем ишетмәс, беркем күрмәс. Моңарчы беркемгә ишеттермәдек, беркемгә күрсәтмәдек ич. Хәтерлисеңме? Мин кояш тирәли кырык биш ел әйләнгәч, ә син ай нурында кырык ел коенгач, минем көн яктысы телгәләгән, төн карасы кискәләгән, үткәннәрнең бар тигәнәкләре сарган, киләчәкнең бар билчәннәре чәнечкән тәнемне кара кәфен урый башлаган иде. Тормыш бар сөлекләре белән канымның учагын имеп, яшәү бар бозлары белән сөю хисемнең канатларын көйдереп бетерә язган иде инде… Авырып, шифаханәдән әйләнеп кайткач, тракторымны сүндердем дә ат арбасына менеп утырдым… Хәтерлисеңме?
Кучкыл болыт офыктан ары узмады. Ибрай: «Яшен борнаганын көтә, ахрысы», – дип уйлады. Ул Түллинкә урманы буендагы үрле, чокырлы ачыклыкка атын сугарырга килеп чыкты. Авылга хәтле биш чакрым, инешкә җиткәнче талчыгыр. Ә монда бер кое бар иде. Кое дип аталса да, буралы чишмә инде. Куе мәтрүшкә, кыяк, бөтнек үләннәре арасыннан эзләп табарлык та түгел. Ат күзедәй каралып торса да, авызын ачып җибәргәч кенә күренә. Йөзендә янәшәдәге карт имәннең кайсыдыр бер ботагы чагыла. Коеның тирәнлеге ике карыш чамасы, ә суы акмый диярлек, җыелып кына тора. Аны беркем карамый, чистартмый инде. Хәзер монда аның ише очраклы кешеләр – печән чабучыдыр, утын кисүчедер, җир җиләге, кура җиләге, чикләвектер җыючылар гына килеп чыга. Әүвәл генә ул биредә җир биләүче алпавыт Макашинның ниндидер утары булган да аннары колхозның умарталыгы торган. Урак урганда да, шушында егылып торып су эчкәннәр. Бөтенесе беткәннән соң, чишмә дә арыды, акмаска әйләнде. Тормыш белән бер: гайрәте басылды, моңы тынды, нуры сүнде.
Ә суы тәмле – күпме эчсәң дә, салкын тидермәс, эчне күпертмәс. Андыйны «йөрәк талдырмый» дип әйтәләр.
Күңеленнән бисмилласын әйтә-әйтә, суны бура почмагыннан гына учына алып, Ибрай кулын, беләген юды, битен, муенын чылатты, күкрәген угалады. Аннары, җете яшел мүк сарган бурага таянып яткан килеш, тыны җиткәнче, беләге талганчы эчте. Әйбәт булып китте. Чигә чәчендәге, битендәге, иягенең очындагы салкын су тамчылары рәхәт кытыклый кебек иде.
Шуннан соң ул чиләккә су чумырып алды да кергәндәге эзеннән аты янына юнәлде. Аяк астыннан чикерткәләр читкә сикерешеп калды. Атка җайсыз: кигәвен, бөгәлчән каныга. Ул, күзе тирәсендәге чебеннәрдән арыныр өчен, керфеген каккалап, тәнен калтыраткалап, аягын бәргәләп, койрыгын селеккәләп, бөгәлчән, кигәвен кууыннан арына алмыйча, тын гына эчте дә эчте, төбенәчә чөмереп бетерде. Шул арада Ибрай алашаның «теге» җирен аеруча үҗәтләнеп, канын агызганчы бимазалаган кигәвеннәрне кепкасы белән кагып төшерде, чүпрәккә манчып, шунда карболка сөртте. Аннары тагын су алып килеп, аның сырты буенча агызып чыкты.
Бетте бугай, китәргә дә була. Көн буена механизаторларны ашатып йөреп, ул үзе дә, аты да өшәнгәннәр, талчыкканнар. Ә монда – имән ышыгында ипле иде. Алаша бераз хәл алсын, үзенең дә сигарет тартасы килеп китте. Ул өенә әйләнгәнче, авыл көтүе кайткан булыр инде, мал-туарны Гаҗиләсе, каладан кайтып, ял итеп яткан улы белән килене барлар. Булышырга малай белән кызны кушарлар.
Ул имәннең туфрактан калкып торган юан тамырына җайлап утырды да сигарет кабызды. Мул төтен яфрак, ботаклар арасына күтәрелеп таралды. Бөркү, җәйге челлә иде. Яңгыр явар, күрәсең.
Ул бу үзәнлеккә төшкәнче күреп калганы турында: «Ә теге болыт килми», – дип уйлады.
Тып-тын иде. Тик чикерткәләр чыңлый да, күбәләкләрнең канат какканына хәтле ишетелеп тора. Кош-корт аваз салмый. Вакытлары үтте. Ә, юк, әнә ерак түгел тукран тукылдата. Язгы йә кышкы кебек ашыгып тукылдатмый, ә салмак кына – кадак какканны йә балта чапканны хәтерләтеп тукылдата. Ул да түгел, тилгән кычкырып куйды. Болай гына, ялкау гына кычкырса да, ачыргалангандай тоелды. Канатына ут капканмыни. Тилгән тавышы һәрчак шундый инде.
Шунда ул:
– Ә мин кычкырсам… җә җәннәт, җә тәмуг капкасы ачылырдыр, билләһи, – дигәненә үзе дә сәерсенеп куйды. Дәшә дип тойды, ахрысы: ат аңа карады, колагын шәңкәйтте.
«Каян килеп болай дип әйттем әле?» – дип уйлады ул. Сигаретын тирән суырып, төтенен борыныннан чыгарганда, очкан кош күләгәсе сыман, йөгерек бер җавапка охшаш нәрсә килеп җитте: «Үткән гомер шулай әйттерә, күрәсең. Тормышны бозып куйдылар. Асты өскә килде».
Әйе шул, аның гомере дә йә җәннәт, йә тәмуг инде. Кычкырмас җирдән кычкыртырлык. Хәер, бөтен авыл кешесенеке дә шундый. Аныкына гына гөлләр үссен димәгән.
Сигареты иренен пешерә башлагач, ул аны бармак очлары белән кысып сүндерде дә үлән арасына ыргытты. Кайтырга кирәк иде инде. Ә ул кузгалмады әле. Өйдә эш күп-күбен, тик шулай гына утырасы килде. Карыйсы, тыңлыйсы, тоясы. Рәхәт монда, урманга аркасын терәп диярлек утыра. Алдында тар үзәнлек җәйрәп ята, аннан ары үр күтәрелә. Кыска, кояш көйдергән үләне тапталып беткән: җиләген җыйганнар. Печәнгә чабардаен чабып та алганнар. Мондагы җиләкне күбесенчә сыер савучы хатын-кыз җыючан. Җәйләүләре ерак түгел – Чүнник чокыры башына гына корылган. Эшкә хәтлеме, соңыннанмы, кереп чыккалыйлардыр. Йә машинада, йә мотоциклда авылдан да йөрделәр бугай. Җәяүләп торулар, ат арбасына утырып килүләр бетте инде. Бөтен нәрсә ашык-пошык: тизрәк яшәп бетерәселәре килгән шикелле итәләр. Ә җиләк иртә дә түгел, соң да түгел – үз вакыты белән генә өлгерә ич.
Үр битендәге җиләклектән ары тезеп утыртылган нарат, каен агачлары китә. Куаклык каплаган чокырларда кура җиләге пеште. Монда килешли күзенә чалынды: тамам-тамам дип торалар.
Түзмәгән иде: атын туктатып, текә ярга аягын тери-тери, куак сабакларына тотына-тотына, кычыткан арасындагы куралыкка төшеп җитте дә, ятып үскән кураларны берәм-берәм югары каерып салып, туйганчы җиләкләрен ашады. Тәмам өлгергәннәр, тәмле иделәр. Саксыз тотынсаң, ак чемнәреннән аерылып өзеләләр дә төшәләр. Тап аннары. Эзләмисең дә инде. Аны көн саен әз-әзләп җыя барасы шул. Ә моңа авыл кешесенең вакыты тими дә тими инде.
Чү! Шул якта кемдер йөри түгелме соң? Йөри, мелләле, йөри. Әнә ич җырлый. Иркенләп, ялгызлыгына кинәнеп, кеше-кара юклыгын белеп җырлый. Артта армас-талмас тукран тукылдата, баш турысында ара-тирә тилгән кычкыра, ә каршыда кемдер җырлый. Җырламый, ә бәлки сүзсез көйли генә:
А льә, льә, льә-ә,А льә, льә, льә-ә-әһ…Карале, Зәйнәп ич бу! Ибрай инде мең ел буена җырламаган, тик басу сукалагандамы, кыр юлларыннан баргандамы, кайткандамы, инештә атын сугарганда, үлән чабып төягәч, арбага сөялеп тәмәке тартканда бүлә-бүлә көйләгән йә сызгыргалаган таныш, үтә таныш, ишетергә тансык теге җыр икән ләбаса. Сүзләре күптән онытылган, күңелдә фәкать моңы гына торып калган. Яшьлектәге Сабан туйлары, егетләр армиягә киткәндә, кызлар җырлаган җыр хәзер көмеш яңгыр тамчылары сыман сибелә дә сибелә иде.
Әнә ич, әнә Зәйнәп тә көен онытмаган. Саклаган, нигәдер хәзер җырлый. «А льә, льә…» дип башласа да, ул шуннан соң ниндидер кодрәт белән аның сүзләрен дә исенә төшерде бугай. Башта сүзләрен оныткан өчен, көйдән оялыпмы-ничек, аннары соң көйгә әллә ышанычын салып, торган саен көчәйтеп, моңына ниткәндер үкенеч төсмере кушып дәвам итте:
Айга менеп җитәр идем,Сине анда дисәләр.Кайда соң син, кайда соң син,Җилләр дә әйтми исәләр.Кабатлады:
Кайда соң си-ин, кайда соң си-ин,Җилләр дә әйтми исәлә-әр…Ибрайның: «Әй, суйдың лабаса, Зәйнәп. Өзмә ләсә үзәкләрне», – дип, тилгән кычкыргандагыча ачыргаланып эндәшәсе килде. Тыелып калды, дәшмәде. Үзе күренер микән, юк микән? Тәгаен, кура җиләге җыеп йөри инде. Хәер, наратлык артындагы чокырда озын кыяк белән куе наратбаш үләнен кайтара-кайтара эзләсәң, җир җиләге дә хәйран гына күп әле: йә алсулар, йә аклар, аклары да бөтенләй өлгереп җиткән, мимылдашып торалар. Ибрай моны яхшы белә.
Ә җыр иясе якынайганнан-якыная барды. Юл үзән буенча үтә, монда таба төшешедер. Савытын тутырган алайса, кайтырга чыккан. Хатын-кыз шунсыз кузгалмый ул, үз насыйбын өзмичә калдырмый. Эссегә дә түзем, яңгырга да чыдам, суыкка да сабыр. Зәйнәп бигрәк тә шундый инде.
Әнә ул күренде. Ул пәйда булган төштә бытбылдык кычкырып куйды. Каян килеп чыккан диген? Әллә кайчан, әллә кайларга югалганнар иде ич инде. Юкка чыкканнар иде. Карале, ә? Берсе калган, килгән ич әле. Ихтимал, парлылардыр, бала да чыгарганнардыр. Ничә елга бер кычкырды. Япан кырда ялгызы җырлаган Зәйнәпкә пар булды да куйды.
И бытбылдык! Белмисең син: Зәйнәпнең пары син түгел, ә ул – Ибрай булуы ихтимал иде.
Яшьлекләрендә хәтәр генә йөрешеп алганнар иде. Инде ул чаклар белән бүгенге ара үзе бер гомер: кышкы карлар булып эрегән, язгы ташулар белән аккан, җәйге үләннәр белән бергә салкын чалгылар астында калган, көзге орлыклар арасында адашкан, бер ягы алсу, бер ягы моңсу йөзләрдәге эреле-ваклы җыерчыклар арасына кереп поскан.
Зәйнәп әллә нинди булды ич: сөйләшүләре уен-муеннан узмады, холкы керделе-чыктылы шикелле иде. Ибрай аны үзен санламас дип уйлады. Санламаган хатын белән тору кайта-кайта утлы күмергә басу инде ул. Андый гомер кичергәндә, табан асты гына көймичә, чәч очлары да күкерт шикелле дөрләп кабынадыр.
Аның каравы Ибрай Гаҗиләнең утсыз төтенендә адашып, буылып калды. Хәзер аның ватык пыялалы ятагында җанын каната.
Каен белән нарат утыртмаларын бүлеп торган сәрви куаклы үр кашына бер хатын-кыз килеп чыкты. Чигүле алъяпкыч, яшькелт күлмәк кигән, ак яулыгын почмаклап япкан. Шул инде – Зәйнәп, танымассың ди, бар. Килеп чыкты да каен төпләрендә тагын кура җиләге куаклары күрде, тапты, ахрысы. Җырын алыштырып, бүтән көйгә көйли-көйли, сабыр гына җыярга кереште. Җыры һаман да шул яшьлек елларыныкы: мең дә бер тапкыр җырланган, хәзер генә сирәк ишетелә торган җыр инде.
Җылы яклардан җилләр иссәләр,Тәрәзәмне ачып куярмы-ын.Сагынмый ул, кайтмый дисәләр,Ул җилләрне кире куармы-ын…Колагыңны торгызып тыңласаң гына чылтыравы ишетелерлек, чишмә суы агышыдай бер тавыш инде. И-и, әүвәл: чалгы белән пакус яра-яра чапкан үләнне, хатын-кыз әйләндергәләп киптергәннән соң, богылларга өеп куйгач, җырлый-җырлый, атта тузан туздырып кайтып керүләреме? Аларның һәммәсе бетте инде, мәңге кайтмаска калды. Заманында өч урыннан урап-урап бәйләнгән печән көлтәсен тезмәгә кертеп төюнең тәме, тентемәсеннәр, тапсалар, үрнәккә, сабакка, гыйбрәткә дип, берәр җәза бирүләреннән куркулары, газаплары – барчасы да татлы төш, яшенле өн сымак кына булып калды. Ә ул теге… шул ук Зәйнәпнең авыр көлтәсен, Ибрайның үз күкрәгенә «ых!» дип алып күтәреп, такыр ишегалдына кертеп ташлаулары – эрегән тоз, яшьнәгән яшен инде. Бетте-китте, насыйп итмәде. Тормышның үз җае бар: синнән сорап торамыни ул. Тормыш сине, тегермәннең бер каушасына салып, калтыравычтан селкә-селкә, ике таш арасыннан иләп чыгарганда, син онга әйләнгәнсең, ә Зәйнәп тере бөртек килеш калган икән. Яшәүнең иләге иләк кенә шул: йә үтәсең, йә, көрпәгә калып, тормыш тагарагына агасың.
Үз-үзенә генә түгел, ә атына ара-тирә һаман кунгалаган кигәвеннәр, бөгәлчәннәр дә сизмәслек итеп, Ибрай тагын бер сигарет чыгарып кабызды. Чыгармыйча, кабызмыйча чыдап кара: әнә ничек итеп җырлый бит ул. Аннары, каранып-нитеп тормыйча гына, башта алъяпкычын, аннары күлмәк итәген күтәреп, бу сахрада фәкать үз барлыгын белеп кенә нәрсәсендер җайлады инде. Ә ул – Ибрай – үз гомерендә беренче тапкыр күргәндәй карап торды. Башын бору түгел, күз карашын да читкә юнәлтә алмады. Шулай да Зәйнәп алай ук иркенәймәде иркенәюен, кояш алсулаткан күлмәк итәге генә күренеп калды.
Шулай мәңгелектән мәңгелеккә кадәр карап торыр иде дә бит… Ибрайның яңагына озынборын кунды ла, каһәр. Ирексездән чапылдатып сытканын сизми дә калды. Урман буе сак ич ул: ими тансыклаган бала шикелле, кисәк уянып китте. Әнә тукран да тукылдатуыннан туктады, аты да пошкырып куйды. Ә Зәйнәп, ишеткәндерме-юкмы, сизгән-тойгандырмы – кем белә: төшерәсен төшерде, җайлыйсын җайлады. Әйтерсең лә күлмәк итәген кискен җил генә ачып җибәргән, йә тигәнәк, яисә пәрәвез генә ябышкан да шуларны сыпырып төшергән. Иплисен ипләгәч борылды да, читкәрәк китеп, үзе генә күргән җиләкләрне өзгәләргә кереште. Ибрайны ни күрмәгән, ни сизмәгән инде алайса. Тик дөнья бүтәнчә шул. Һичкайда үзеңне ялгыз дип белмә, уйлама. Сине тоярдай чит сулыш, сине шәйләрдәй чит күз һәр урында бар ул. Бу юлы ул өзгәннәрен чиләгенә җыеп бармады, берәм-берәм авызына капкалады. Башта авыз эченнән көйләп кенә йөрде, аннары, бермәл куаклар арасында югалып торганда, тагын җырлап ук җибәрде:
Давылларда очты ак яулыгым,Бәлки, табалырсыз ишләрен…Ул арада тагын пәйда булгач, тавышы дәртен җуйды, үзгәрде, бозылды, әкренләп сүнде, сүрелде. Пружинасы бушап беткәннән соң, патефон тавышы шулай итә. Анысының боргычын гына борып җибәрәсең аның – яңадан үз җаена кайта. Ә кеше җаны бүтән шул: читләр карашы төштеме – көе бозыла. Тойды Ибрай, белде: Зәйнәп аны абайлады, таныды инде. Күңеле әллә нишләпләр киткәндер. Ялгызың гына дип йөргән чагында, үзеңне байтактан ук күзәтеп торулары ихтималына төшенгәч, гел шулай иттерә ул.
Кулын кояшка каршы маңгай турысына күтәреп, Зәйнәп аңа карады.
– И-и, кеше бар икән лә, – диде ул. – Күрми дә торам, пәрәми.
Карасана, ә? Күршеләренә генә ашык-пошык килеп кергән дә хуҗалар белән бергә табында утырган чит кешегә әйтүемени. Бая гына ни кылганы исендә дә юк диярсең. Ибрай аңгыра мәллә ул: юри шулай белмәмешкә сабыша инде.
Зәңгәр чиләген тоткан килеш, Зәйнәп аңа таба түбән юнәлде. Килүләре дә соң! Үләннәр, чәчәкләр ул аяк атламас борын үзләре сукмак ача баралармыни. Аның көчле балтырлары ерып үткәннән соң турая, яңадан калка алмаудан шикләнәләр шикелле.
– Нишләп утырасың монда?
– Утырам әле, – диде Ибрай.
– Байгышмыни!
– Аның каравы син сандугач икән.
Башта кычкырыбрак эндәшештеләр. Ара тарайган саен, сөйләшүләре басылганнан-басыла барды.
– Тик торганда җырлап йөрмәсәң… – диде Ибрай.
Килеп җиткәч, Зәйнәп аркан борылып карады да, үзе дә сизмәстән, бая авышкан алъяпкычын төзәтеп:
– Мыштым син. Тыңлап тордыңмыни? – диде.
– Күп җыйгансың, – диде Ибрай.
– Авыз ит, – дип, Зәйнәп чиләген аның каршысына куйды.
Ибрай, аның йөзенә карап, чеметеп кенә ике-өч җиләк капты. Зәйнәпнең чигәсенә вак-вак тир тамчылары саркып чыккан, ә ирене кипшенгән, аксылланган.
– Үзең дә капкала, – диде Ибрай.
– Капкаладым инде. Чиләкне тутыргач кына… И-и, кыздыра да соң!
– Иртәнчәрәк чамалыйлар аны. Челләне көтмиләр.
– Челләне дип… Эссе чагында җыймасаң, кар яуганны көтеп торасыңмыни?.. Тамак чатнады әле.
Ибрай, коега ишарәләп:
– Су җитәрлек, – диде.
– Каяле, эчим әле бер туйганчы!
– Арбада кружка бар.
Зәйнәп, ике атлап, кружканы алып килде дә, Ибрайга аркан баскан килеш су чумырып алгач, аңа борылып, вак-вак йотымнар белән, бүленеп, тын ала-ала эчә башлады.
Ибрай аның муенындагы кан тамырының һәр йотымы саен ике какканын искәрде. Су тамчылары Зәйнәпнең ияк очыннан кояш каралткан ачык изүенә тамгалады, өсте-өстенә җыелгач, түбән тәгәрәште. Шунда инде, шунда, ул күрмәгән, күрергә язмаган төшкә акты.
Эчеп бетергәч, ул тагын чумырып алды да ак кружканы аңа сузды:
– Салып тор әле, – диде.
Ибрай аның кура җиләге кызылына буялган кытыршы учларына су агызып торды, ә Зәйнәп тыйнак кына, йөзен аннан читкә борарак төшеп юынды.
Аннары ул тагын бер кружка су эчеп алды да савытны бурага куйды.
– Бераздан тагын эчәм әле, – диде.
– Бераздан? Кайтасы бар.
Кул сыярлык ара калдырып, Зәйнәп аның янына килеп чүкте. Ибрай уңаена түгел, каршы якка карап утырды. Алар нидер аңышмаган, нидер бүлешмәгән, нигәдер үпкәләшкән ир белән хатынны хәтерләтә иде.
– И-и, көне буена аякта. Өлгерермен әле, – диде Зәйнәп.
– Утырып кайтмыйсыңмыни?
Зәйнәп авыз эченнән генә көлеп куйды.
– Кит әле… Кеше ни димәс?
– Кеше?
– Минекен беләсең – талканы коры.
Берара тын калдылар. Ат түзем белән генә басып тора, ара-тирә пошкыргалап куя, әледән-әле койрыгын селеккәли, колагын каккалый. Кайдадыр тилгән кычкырып куя, тирә-юнь чикерткәләр зыңы белән тулган. Зәйнәп кружка куйганда, суы, чайкалып, бурага түгелгән иде, хәзер соңгы тамчыларының коега тамганы ишетелеп тора.
«Ие шул. Кешегә хәтле аның Гаҗиләсе дә бар ич әле. Урман юлыннан моның белән кайтканын ишеттерсәләрме? Әллә ни кырмас кыруын. Аныкы шул инде, майкаңны үзең җу, җәме, дию булыр. Алмашка майка беткән диярсең. Әнә тансык суның гына соңгы тамчысы бар ул…»
Йөрәгенең шундый уй белән типкәненнәнме, әллә канының агышыннанмы, рәхәт тойгысыннанмы бүленеп, Ибрай сигарет кабызып суырды. Тирән тыны белән чыгарган төтен булып югарыга таба бөтерелә-бөтерелә, аның ачык бер уе таралды: «Ә минем соңгы тамчым? Нәрсә ул, кем? Гаҗиләме? Ул нигә шушы Зәйнәп түгел?»
– Төтен, – диде Зәйнәп.
Ибрай кул гына сыярлык араның бушаганын тоеп алды: Зәйнәп урыныннан купты. Борылса күрде: читтәрәк бер куралык булып, ул шуның соңгы җиләкләрен учына чүпли дә башлаган. Кураны кайтарып-кайтарып карый, иелеп тә җыя, матур чүгәләп тә; кайсы җиләкне каба, киерелеп, тартылып, эчтәрәгенә үрелә.
– Төтен шул, – диде Ибрай әкрен генә. Аның уйлары да, җаны сабырсызлануы да әлеге кул арасы кебек юкка чыкты. – Төтен…
– Нәрсә дисең? – дип сорады Зәйнәп.
– Кузгалыйк, булмаса.
– Әз генә түзеп тор инде. Кызыктыра ич.
– Соңарасың. Утырып кайтсаң гына инде.
– Ярар соң. Тик Лашман чокырына хәтле генә.
– Ирең эзләп чыкса?
– И-и, минем кай төшемне эзлисең инде?
«Мин эзләр идем микән?» дигән соравына Ибрай җавап тапмады.
– Йә, җитәр, – диде Зәйнәп. – Нәфсенең төбе җук аның…
Шулчакны ул кинәт хәрәкәтсез калды. Карашын куралык төбенә – баскан җиренә төбәгән. Кулы әкрен генә төшә барды, учындагы җиләкләре коелышып бетте. Аннары, шулай катып калган килеш, бер адым чигенгән иде дә, аягына куе үлән ирек бирмәгәнгә, күрәсең, аркан егылды, чырулап кычкырып җибәрде:
– Ибрай!..
Сигаретын ташлап, ике-өч кенә сикерде дә Ибрай аның баш турысына барып басты.
– Ни бар? – диде.
Зәйнәп торырга тырыша, тик терсәгенә таянырга үлән комачаулый. Башын күтәреп, аягына карый, хәлсезләнеп, тагын җиргә куя. Яулыгы төшкән, күлмәк итәге күтәрелеп, балтыры, боты ачык калган. Ул, яткан килеш кенә, кулын сузды да, бармак очлары белән итәк читен эләктергәч, бот тиңентен җыерып китерде.
– Елан, – диде ул.
Капкан, тик йотып җибәрергә өлгермәгән кура җиләген төкермәкче иде дә, ул аның иягендә генә торып калды. Кан төкергән шикелле булды.
– Чактымыни?
– Кара төстә… юан шундый, Ибрай…
Терсәгенә таянып, Зәйнәп торып утырды, бөгелеп, уң балтырына төртеп күрсәтте. Ибрай шунда чүкте. Зәйнәпнең аягын, күтәреп, тезенә салды. Аның тузанлы балтырына энә күзе кадәрле генә кан тамчысы саркып чыккан иде.
– И-и, Ходаем! Никләр дип кенә ымсындым соң, җә? Чиләк тулы лабаса инде.
– Телеңә салынмале, – диде Ибрай. – Тынычлан.
Ул, янтаеп, йомшак үләнгә утырды да ипләп, җайлап, иелә алганча шунда иелде. Иелгән җиреннән, башын янтайтып, Зәйнәпнең йөзенә карады. Ул инде теге җиләк калдыгын сөртеп алган, ә бите буйлап тәгәрәгән күз яшенә тимәгән. Кара күзе дымсу, мөлдерәмә тулып тора, йөзе агарынган, ирене калтырый, чигәсендәге тир тамчылары кипкән инде…
Күрде Ибрай, белде Ибрай: елан чакмаган, ә бәлки кура чәнечкесе кадалган иде. Әнә башта кояш алган тирене агартып тырнаган, аннары чәнечкән төшендә торып калган.
Ул иелеп бетә алмады, аның аягын күтәрә төшеп, әлеге кан сыгынтысына иренен тидерде, аннары суырып-суырып үпте… Юк, ул кан суырмады, ә суырып-суырып, Зәйнәпнең тузанлы балтырын үпте. Тел очын әлеге кура чәнечкесе тырнаганын сизмичә дә үпте.
– Курыкма. Елан түгел.
– Ибрай… – диде Зәйнәп.
– Зәйнәп, – диде Ибрай.
Җирдә тын гына кара, юан елан шуыша иде дә, күктә талгын гына кыю, горур тилгән оча иде.
Ак болытка җайлап утырган җиреннән, иелеп, түбән караган Ибрай:
– Хәтерлисеңме, Зәйнәп? – дип пышылдады.
Болытлар телсез иде. Ә кошлар монда кадәр менмиләр.
Хәтер комы эндәшмәде.
Аның каравы ул су коенгач күшеккән тәннәрен җылытырга дип, инеш буасы ярына чыгып утырган малайларның учлап-учлап ком сибешеп уйнаганнарын күреп алды. Аңа араларыннан берсенең ярга каккан дулкыннар кебек тын, салмак йөрәк тибеше ишетелгәндәй тоелды. Бәлки, аны җәйге челләдәге теге юан, кара елан да сагаеп тыңлап торадыр. Еланнар – акыл ияләре, алар барысын да белә. Ә белгәннәрен бервакытта да чагып әйтмиләр.
Ибрай тирән итеп сулыш алды. Аның тыны ул утырган ак болытны урыныннан кузгатты да тавыш-тынсыз гына күкнең йомшак күкрәге буенча шудырып китте. Соңгы тапкыр аска каерылып караган мәлендә, ул Әшнәк зиратында яңа кабер казый башлаганнарын күреп калырга өлгерде. Ләкин ул кабер аныкы түгел иде инде.
Ул үзен алда яшәү мөмкинлеге көтмәгәнен белә. Тик анда үлеме дә юклыгын яхшы аңлый.
Аның елыйсы, мул күз яшьләре белән үрләрне, чәчәкләрне, урманнарны, зиратны, чишмәләрне сугарасы, кешеләрнең коры сусауларын, утлы газапларын, канлы язмышларын дәвалыйсы килде. Тик күзеннән бер тамчы да күз яше саркытып чыгара алмады. Күзе тик дымсуланды гына. Шул тонык дымсулык әйләнә-тирәне, бар җиһанны рәшә аша карагандагыча җиңелчә тибрәтеп, калтыратып, төссезләтеп, нурсызландырып, җәеп-таратып, күләгәсез генә күрсәтте. Шул рәшә аша Ибрай бер елганың зур борылышындагы текә ярны, ул ярның юеш алтын комына бер-бер артлы языла башлаган батынкы хәрефләрне, аларның, дисбе гәрәбәләре шикелле тезелешеп, сүзләр булып яратылуын абайлап алды. Киң сулышлы, күбекле дулкыннарның һәр какканы саен юеш сүзләр юыла, юкка чыкканнары урынына яңалары калка барды. Хәрефләр аермачык, тик аңа таныш булмаган сурәтле, ә сүзләре ул һичкайчан укымаган шивәдә, телдә иде. Шуңа карамастан алар, алтын комнан җуела барсалар да, аның күңеленә, зиһененә аңлаешлы фикерне, күренешне бәян итеп күчә, языла, хәтеренә мәңгегә уелып калырга тиеш кыяфәттә әллә үзләре сеңә, әллә ниндидер илаһи көч кодрәте белән иңдерелә баралар иде.
Ибрай төш күргәндәй укырга кереште. Ә укыганы күз алдында өндәгечә хәрәкәтләнә, кыштырдый, тавыш бирә, кыскасы, җанлы күренештән гыйбарәт иде. Иң мөһиме, боларның һәммәсе аңа билгеле булган хакыйкать асылын, шул ук вакытта ул моңарчы аңлый алмый интеккән, гайре табигый булганга күрә, җанына кабул кыла алмый азапланган гаделсезлек мәгънәсен тәшкил итә икән.
Хәзер ул үзенә үткәндә, бүген, киләчәктә чыгарылган, чыгарыласы хөкем карарын укыды, күрде, тыңлады.
«Дүрт кол үз тәхетендә гырлый-гырлый онытылып йоклап яткан карт бер патша хатынга җилпәзә җилпеп торалар иде. Ә хаким хатынның тез арасына ата мәче сузылып яткан да, мырлый-мырлый, кысык күзен ялкау гына колларга текәгән.
Колларның берсе мондыйрак сүз башлады:
– Бу карчык йоклаганда бигрәк тә гыйбрәт инде! Карагызсана: ирене салынып төшкән, ә сулышын алганда бугазын шайтан буамыни!
Ә мәче, мыраулап:
– Аның йоклагандагы ямьсезлеге сезнең өнегездәге коллыкның яртысы гына ул.
– Йокы аның җыерчыкларын шомартасы урынга тагын да тирәнәйтергә тиеш түгел иде шикелле, – диде икенче кол. – Коточкыч төш күреп ята, күрәсең.
– Менә сезгә дә төшегездә үз азатлыгыгызны күрсәтә торган йокы иреге бирергә иде ул, – диде ата мәче.
– Бәлки, аның күз алдына үзе үтерткән адәмнәрнең барысы бергә тезелешеп барулары килгәндер? – дип фараз кылды өченчесе.
Ә мәче тагын мыраулады гына:
– Шул шул, ул сезнең ата-бабаларыгызның, барча токымнарыгызның шулай барганын күреп ята.
– Әлбәттә, аның хакында гайбәт сөйләве җиңел ул, – диде дүртенче кол. – Тик бу миңа, аны җилләтеп торыр өчен, җиңеллек китерми.
– Теге дөньяда да сезгә аны җилләтеп тору язган. Чөнки җирдә нинди булсагыз, сез күктә дә шундый булырсыз.
Шулвакыт патша хатынның башы алга иелеп китте дә, таҗы идәнгә тәгәрәп төште.