Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель

Полная версия
Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель
Язык: tt
Год издания: 2017
Добавлена:
Настройки чтения
Размер шрифта
Высота строк
Поля

Чыңгыз Мусин
Иж буенда кала эзләрем

Данлы Казан
Казаныма инде мең яшь тулды, –Ун гасыр ел гомер арасы.Картаерга әле иртә аңа,Яшәрә тик яшьлек каласы.Чал каланың изге туфрагынаКемнәр генә аяк басмаган?!Бу туфракта күпме даһи затларГүзәл гомерләрен башлаган.Калалар күп җирдә, тик шулай даМин бернигә сине тиңләмәм.Чал тарихлы гүзәл кала бит син,Кем бар җирдә сине белмәгән?!Зилзиләле, канлы дәверләргәШаһит синең урам ташларың.Син яшь әле, яшьлек гомереңнеБүген гүя яши башладың.Кунакларың сиңа килгән чакта,Каршы ала Сәйдәш моңнары.Урамнарың буйлап күпме йөрдем,Сагышланган чагым булмады.Әле дә, шөкер, тиңсез бу тантанаТуры килде безнең гомергә.Бу тарихи гүзәл мизгелләрнеНасыйп булган икән күрергә.Бәйрәмеңне зурлап каршылыйсың,И мәһабәт, данлы башкалам.Күпме әдип синең туфрагыңдаТәүге иҗат юлын башлаган.Ашкынулы гомер агышындаСизелми дә еллар арасы.Әле сиңа данлы юлың буйлапБарасы да һаман барасы.Сабантуйлар килде туган якка
Милләтемдә төрле бәйрәмнәр бар,Иң күркәме – Сабан туйлары.Халкым күпме газап кичерсә дә,Күңеленнән аны җуймады.Бу – халкымның гүзәл тантанасы,Бу – халкымның рухи бәйгесе.Битарафлык йоккан күңелләрнеБар бит әле бергә бәйлисе.Җан җылысы, күңел сафлыгыныңСаф алтынга тора бәясе.Милли хисләр, шөкер, кире кайта,Тик бар әле канат җәясе.И тарихи гүзәл бу мизгелләр,Имин генә еллар узмаган,Язлар белән кошлар кайткан кебек,Үз асылыбыз кайтыр берзаман.Тормыш – сәер нәрсә, замананыңУңай ягы була, киресе.Без кунакка килдек җиргә ләса,Безгә тигән кайсы өлеше?Әле дә, шөкер, җаннар тутыкмаган,Тутыгырга сәбәп булса да.Кунак көтә бүген авыллардаҺәр ихата, һәрбер бусага.Талгын кичтә берәү гармун суза,Җыр-моңнарсыз бәйрәм буламы?!Калалардан кайткан кунакларданГөрләп тора авыл урамы.Мәйданнарда – моңлы, сихри аһәң,Ишетелә азан тавышы.Милли кыйблабызга йөзе беләнАга инде заман агышы.Болытларны җилләр куып киткән,Һәр тарафта алсу төс кенә.Мәрхәмәтле кояш, таңнан торып,Нурын сибә мәйдан өстенә.Сабантуйлар газиз халкым өченМиллилеге белән кыйммәтле.Мәйданнарда узган бу мизгелләрБерләштерә кебек милләтне.Кунаклар кайта каладан
Кунаклар кайта каладан,Кайталар атна саен.Купшыланып, көязләнепКайталар кайткан саен.Суык чакта җылы эзләпКиткәннәр кайта урап.Һич исәбе юк кунакның,Өй саен тулы кунак.Туган туфрагын сагынып,Талпынып кайта кеше.Кояшның тарту көче күкАвылның тарту көче.И гүзәл туган ягымныңКичләре, иртәләре,Ягымлы, назлы җилләрнеңБитләрдән иркәләве.Һәр тарафта аңкый гүяИслемайның ислесе,Һәр чәчәктә төрле төсләр,Барча гөлнең үз төсе.Уйнап йөри йомшак җилләр,Һавалар җылы тора.Уяна дәртле тойгылар,Кайгылар онытыла.Тоя микән бу ләззәтнеКаладан кайткан кунак.Күңелкәен юатмыймы,Бары хәл-әхвәл сорап.Онытылмыйдыр туган якныңЙолдызлы, айлы киче.Алдагы көнен уйламый,Үткәнен уйлый кеше.Кунаклар кайта каладанҖәйләрен дә, кышын да.Кайтсыннар иде китмәскә,Калырга дип шушында.Шагыйрьләр килгән авылга
Шагыйрьләр килгән авылга,Авылда бәйрәм киче.Һәммәсен тарткан мәйдангаШигырьнең сихри көче.Туган җирләр, изге җирләрШигырьгә, җырга гашыйк.Игенче күмә бөртекне,Җыр белән бергә кушып.Шагыйрьләр шигырь укыйлар,Тулган ай йөзә көлеп,Бу тылсымнан бөтен авылТирбәлеп тора кебек.Болын юлы
Болын юлы борылмалы,Аңкып тора чәчәк исе.Чык җемелди таңда, томанХушбуй бөркеп киткән төсле.Болын юлы бигрәк матур,Чәчәкләргә күмелгәнгә,Эш кайнаган юл буйларыДәрт арттыра күңелләрдә.Болын юлы борылмалы,Борылып аккан елга кебек.Һәр түмгәге таныш миңа,Яшьтән шушы юлда йөреп.Болын юлы борылмалы,Карурманга алып бара.Яшьлегеңне сагынганда,Шул юлларны барып кара.«Биеккә, биеккә дәшә…»
Биеккә, биеккә дәшәКанатлы хыялларым.Мин бу җиргә, ахры, бер дәСокланып туялмамын.Челтер-челтер чишмә агаТаш-таулар арасыннан.Күңелдә сагыш кузгала,Юксынган бала сыман.Мин кичә генә гүя берДөньяны белгән бала.Нигәдер сизелми үткәнҮрләргә менгән ара.Табындым үрмә гөлләргә,Сокландым гүзәлләргә.Яшьлегем үтте үрләрдә,Язмышым – үзәннәрдә.Яңа ел килә
Яңа ел килә, Яңа ел,Төренеп бәсләр белән.Сизелми дә үтә гомерМәшәкать, хәстәр белән.Кыш бабай да юлга диепЧыккандыр куышыннан.Күлләр туңды кышның хәтәрЗәһәрле сулышыннан.Яңа ел килә, Яңа ел,Күңелләр нигә китек?Каһәрле, шомлы замандаКайгыны уртак итик.Рәнҗетү, җәберләүләргәКалмасын иде урын.Болай да хәтәр юл үттеБезнең чор, безнең буын.Нахакка үртәмик җанны,Җаннар бит җәрәхәтле.Шәфкатьлелектә генә битТормышның бәрәкәте.Шаулашып, гөрләшеп үтсенЯңа ел кичәләре.Рәтләнер дөнья, рәтләнер,Рухыбыз исән әле.Сугыш кайтавазы
Яу кырына киткән егетләрнеңСыкрап калды нигез-ниргәсе.Кавышуларны көткән яшь кызларныңСандыгында калды бирнәсе.Аяз көнне гүя күк күкрәде,Күкне телеп яшен яшьнәде.Газизләрен көткән аналарныңКүзләреннән акты яшьләре.Сөйгәннәрен көткән бик күпләрнеңЯзмышларын томан каплады.Күпләр кайтты сыңар аяк белән,Ә күпләре кире кайтмады.Давыл кубып килгән ул көннәргәКүпме гомер инде узылган?!Еллар имин, әнә ал таңнаргаСабыйларның кулы сузылган.Исте җилләр
Үсте гөлләр, исте җилләр,Туктамый исте генә.Исте дә барып бәрелдеТәмәй тау өслегенә.Бәрелде дә җиргә төште,Гөлләрне җилгәрергә.Тик шулай да нәрсә җитәТуган як җилләренә?Туган яклар араладыҖилләрдән, давыллардан.Зыялы бәндәләр чыктыБез үскән авыллардан.Иссен җилләр, тик шулай даБулмасын исе генә.Күңелемдә саф җилләрнеҮз итү хисе генә.Искән җилләр иссен, әйдә,Юлларын бүлмә генә.Талгын җилләр дәва минемТынгысыз йөрәгемә.Гадәти серләр генә
Машиналар ашыгаларГүя куышкан кебек.Асфальт юллар безгә табанҮзе шуыша кебек.Машиналар туктамыйлар,Җилдереп оча гына.Шофёр егет ашкынадырСөйгәне кочагына.Мин дә җилдердем яшьлектә,Үрләдем үрләремне.Тик онытмыйм сикәлтәлеЮлларда күргәнемне.Юлда батып кала идем,Юлларда куна идем.Сөйгәнемә очып кынаКайтырдай була идем.Яшь чактагы яшел төсләрЯшьлек буявы иде.Юлларда түгел, күкләрдәОчу хыялы иде.Зәңгәр күккә меналмадым,Җирдән аерылалмадым.Туган җиремнең кадеренЯши-яши аңладым.Йөрәгемдә серләрем күп,Гадәти серләр генә.Инде шөкер имин генәГомерләр сөргәнемә.Теләп алган язмыш
Аяз төндә йөзгән ялгыз айныңТәрәзәгә төшә шәүләсе.Агачлар да никтер шауламыйлар, –Тынгылыкка чумган һәммәсе.Кышкы юллар күренә тасма кебек,Юлчылар да йөрми юлларда.Ара-тирә этләр өргән тавышИшетелеп куя урамда.Авыл тынган. Тик бер-ике йорттаУт пыскыган кебек учакта.Сүлпән генә булып кызыл шәүләКүренгәләп китә кайчакта.Авыл чите. Ялгыз калган бер йорт,Тынгысызлык һәрбер төнендә.Мескен ана, түгеп күз яшьләрен,Ирен көтә монда бүген дә.Кичен ата шактый кызып кайта,Дусларына кергән, күрәсең.Дусларгамы, әллә башкагамы,Аның күңелен кайдан беләсең?Ана аны көтә өзгәләнеп(Балалары әле кечкенә).Ә ул кайта төйнәп йодрыгын,Җикеренеп алар өстенә.Кимсетелгән тормыш иптәшенеңКүз карашын канлы яшь ашаАйнык килеш күрә иртә белән,Ә кичендә инде башкача.Үткәннәрен сөйләп, кайгы йөзеАй нурында күренә нурланып.Тәрәзәдән кинәт күзен ала,Ай нурыннан гүя хурланып.Зөләйханың йөзе уйчанланды,Улын төреп алды бишектән.Олы кызын көйләп йоклатты даАшыгып чыгып китте ишектән.Кечкенәсен кысып күкрәгенәКөчсезләнде нечкә беләге.Нечкә хисләр белән күңелендәӘрнеп типте аның йөрәге.Кимсенүдән йөрәк әрнегәнгә,Курыкмыйча кышкы салкыннан,Нарасые белән кара төндәЭзләп китте аның артыннан.Менә килеп җитте шикле йортка,Тартылмыйча калган пәрдәләр.Тезелешеп өстәл тирәсендәКыймылдыйлар исерек гәүдәләр.Хатын-кызлар белән парлашканнар,Искәндәре утыра арада.Кайнар яше тамды ЗөләйханыңКүкрәгенә кыскан балага.Күз нурыдай күргән кечкенәсеТөшеп китә язды кулыннан.Нарасые кебек үкси-үкси,Кире китте килгән юлыннан.Бусагадан атлап алга узды,Ай нурлары өйнең түрендә.Өметсезлек баскан күзләренәАй да моңсу булып күренә.Үткәннәре килде күңеленә,Әрнеп куйды йөрәк ярасы.Тынычлыкка чумган йорт эчендәМәет чыккан кебек ямансу.Күз алдыннан чагылып китте аныңАл чәчәктәй матур чаклары.Ташкын кебек яшьлек көннәрендәАлсуланып таңнар атканы.Ана җаны тоя күңелендәНинди язмыш ишек какканын.Ата кеше никтер яратмадыЗөләйханың малай тапканын.Хак юлыннан язган бу бәдбәхетКеше диеп үзен саныймы?Мендәр каплап томаларга кушаБишектәге яткан сабыйны.Шәфкать нуры булган аналарныңКыргыйлыкка кулы барамы?Ничек итеп буып үтерсен улҮзе тапкан газиз баланы?Араларда инде өмет сүнгән,Тәүге хисләр сүнеп суынган.Балаларга ата булган кешеӨйгә кайтмас булды соңыннан.Көн артыннан көннәр агыла,Үз ишеңә ишләр табыла.Бер сөйрәлчек азгын хатын беләнКитеп барган үзбәк ягына.Күпме еллар үтте, күз яшьләре кипте,Ап-ак карлар яуды ишелеп.Ата кеше шактый читтә йөрепКайтып какты болар ишеген.Кышкы салкын иде, җилле иде,Шауладылар агач башлары.Өйалдында күпме таптанса да,Аңа беркем ишек ачмады.Соңгы гомерен ничек уздыргандыр,Бу турыда беркем белмәде.Малаена ядкяр булып килдеКиеп йөргән керле күлмәге.Гөлдем тавы
Карлар эри, ташу басар,Гөлдем тавы алалана.Сизелми дә ага гомерБу тынгысыз заманада.Гөлдем тавы күпне күргән,Гөлдем ягы – изге урын.Яшь наратлар тып-тын калыпТыңлый кебек гасыр җырын.Заманында бу якларгаЯбырылган дошман явы.Дәверләрнең язмышынаШаһит булган Гөлдем тавы.Килер көннәр – кара пәрдә,Тынамы соң заман шавы?Манараны кискәндә дәСыкрагандыр Гөлдем тавы.Гөлдем ягы яшел үзән,Гасыр эзе үрләрендә.Буыннарның фаҗигасеЯкташларның йөрәгендә.«Төннәрендә уянам…»
Төннәрендә уянам,Көннәр буе уйланам.Бик тиз генә китмәм әлеОшбу якты дөньядан.Аласым юк инде югын,Тик бераз бирәсем бар.Бурычлардан азат булганКөннәрне күрәсем бар.Яланнарга барасым бар,Печәннәр чабасым бар.Гамәлдә сарыф кылырлыкСаулыкның чамасы бар.Хислеләргә шигъри җептәнКеләмнәр тукыйсы бар.Басмада нәшер ителгәнЮлларны укыйсы бар.Кимсетелгән инсаннарныНазлап иркәлисе бар.Мәкерле, залим затларныңЮлын киртәлисе бар.Ерак бабамнар таптаганЮлларны үтәсе бар.Тарих серләрен саклаганЙомгакны сүтәсе бар.Чәчкәннәрне урасы бар,Әвеннәр корасы бар.Булганына шөкер кылып,Шатланып торасы бар.Төшләргә кереп йөдәтәЯшьлекнең яшел мәле.Башкарасы эшләрем күп,Димәк, мин яшим әле!Туфан дуска
Син милләтнең иҗат дәрьясындаТуфан суы булып калыктың.Телен җуйган маңкорт арасындаБер терәге булдың халыкның.Остазым да булдың кирәк чакта,Күп вакытта булдың киңәшчем.Күңелеңдәге рухи байлыгыңныҺәркемгә дә тигез өләштең.Замандаш та, якын дус та идең,Йолдыз булдың милләт күгендә.Миңа булган изге хисләреңнеӘле дә саклыйм күңел түрендә.Мөнбәрләргә мендең, киңәш бирдең,Ялгышлардан сабак алырга.Болгавырлы шушы заманадаКешелекле булып калырга.Безгәме соң сиңа тиңләшергә?Син бит безнең алтын багана.Милләтенең синдәй улы булганМилләт кенә бөек санала.Хатирәләр
Бик еракта калган хатирәләрӘле дә искә төшә.Күңел моңсулана, үткәннәргәҺаман күчә-күчә.Бүгенгенең үткән көнгә кадәрЕрак аралары.Яшь гомерен сагынып яшидер улАдәм балалары.Күңелемне һаман сихерли күкТәүге гармун моңы.Бик озын да, бик кыска да кебек,И син гомер юлы.Тойгыларны чикләп булмыйдыр ул,Һаман кабатлана.Сизелмәде гомер, бу тормышныШашып яратканга.Тормыш баскычлары биек икән,Биек, катлы-катлы.Хатирәләр һаман кабатланаНиктер бер-бер артлы.Балачакның бармы соң әле улСагынып сөйләрлеге.Хатирәләр булып истә калганЯшьлек юләрлеге.Изге бурыч
Шагыйрегез булып калыйм,Тик шагыйрь булып кына.Кошлар булып сайрар идемТалларга кунып кына.Илһамланып яшим әлеСезнең арада гына.Шигырьләрем дәва булсынЙөрәк яраларына.Рухи дәва бүләк итүМинем изге бурычым.Өметләрне акламасам,Шагыйрьлегем корысын.Хәлләремне сорамагыз
Хәлләремне сорамагыз,Барыбер бит алдалыйм.Әллә әйбәт, әллә начар,Үз-үземне аңламыйм.Төннәр буе җырлар язам,Әллә нинди бәндә мин.Аңламассыз бу мизгелдә,Сез аңламас хәлдә мин.Әле җанда сүтелмәгәнБилгесезлек йомгагы,Йөрәгемне авырттыраТатлы газап тулгагы.Хәлләремне сорамагыз,Минем хәлләр караңгы.Менә тибәр, менә тибәрСерле шигъри яралгы.Киңәш
Шагыйрь булам дигән теләкТеләк кенә.Бу тылсымны тоя фәкатьЙөрәк кенә.Теләк кенә җитми аңа,Сәләт кирәк.Бу икәүне кавыштырганСәгать кирәк.Сәләт бит ул шагыйрь беләнБергә туа.Гомер буе аның беләнБергә була.Шагыйрь халкы яза шигыренТөнлә белән.Чын шигырьләр туа йөрәкТүрләреннән.Шигырь туа төн ешлыгы,Таң алдыннан.Йөрәкләрдә бөреләнгәнЯралгыдан.Сандугач та басып сайрыйТалларына,Илһамланып җәйнең алсуТаңнарында.Барча кошның үз авазыТумышыннан –Шуңа күрә сандугачныңМоңы шуннан.Янмаса йөрәгем шигырьУтында,И каләмем, бу гамәлгәТотынма!Этләр холкы
Авыл йоклый, баганада – утлар,Караңгылык ындыр артында.Ара-тирә этләр өргән тавышИшетелеп куя якында.Караңгы һәм нурсыз авылларныңБорынгысы булган, үткәне.Һәр заманда шушы авылларныСаклаганнар авыл этләре.Авыл халкы өйдә эт асрамый,Авыл эте бәйдә – урамда.Һаулап өрә алар урамнарда,Ят бәндәләр пәйда булганда.Авыл агайлары эт асраган,Эт ияртеп йөргән сунарга.Ул заманда урман ешлыгыныңСаф һавасы булган суларга.Урманнар юк хәзер, заман йотты,Калды аның фәкать тышлыгы.Урманчылар аны сатып эчте,Таладылар, каһәр төшкере.Явыз этләр калаларда яши,Каладагы купшы өйләрдә.Хуҗа белән бер табактан ашый,Ятып йоклый хәтфә келәмдә.Ул өйләрне берүк әйләнеп уз,Керә күрмә, эшең төшмәсә.Күңелеңдә бетмәс җөе калыр,Өйдә яткан этләр тешләсә.Намус белән яшәп ятам кебек,Шигырь язып гомер үткәрәм.Этләрдән дә яман этлекләрнеТоеп яшим инде күптәннән.Берәр көчек капкастыннан чыгыпӨреп калса үтеп киткәндә,Нишлисең бит, этләр холкы шундый,Үпкәләмик әле этләргә.«Иж буенда күптән йөргәнем юк…»
Иж буенда күптән йөргәнем юк,Анда гүя юллар өзелгән.Бүген менә чыгып киттем әлеТөнлә йөргән болан эзеннән.Без кичергән еллар кайтавазынГел кабатлап булмый тоташтан.Тойгыларым шушы эзләр буйлапИж буена барып тоташкан.Бездә генә кебек алсу таңнар,Күксел томан, матур иртәләрКүңел кылларымны чиртәләр дәБалачакка алып китәләр.Туган якта туып канатланганБалачакны онытып буламы?Замандашлар китте еракларга,Бушап калды авыл урамы.Төнлә йөргән җәнлек эзләреннәнЯр буйларын күпме айкадым,Үткәндәге авыр тойгыларныЙөгерек дулкыннарда чайкадым.Яшьлегемә кире кайткан кебек,Иж буйларын урап кайтамын.Мин зур хаким булсам
Туган җирдә эшләр беткән, имеш,Табыннарда бары да җиткән, имеш.Без бу җирдә көнне төнгә ялгап,Бер мәгънәсез гомер иткән, имеш.Бу замана бигрәк гаҗәп инде,Кеше хәле кемгә хаҗәт инде.Җир кешесе җирдә эшсез калуСәер инде, бигрәк мәзәк инде.Агымсулар агар юлын табар,Кеше гомере агымсудай агар.Без китәрбез, безнең оныкларныңТәрәзәсен нинди җилләр кагар?Мин зур хаким булсам ил башында,Ни кылырга үзем белер идем.Дөньялыкта булган бар хөрмәтнеИген игүчегә бирер идем.Үгез җигеп, җирләр сөрдердек без,Изге җиргә дога иңдердек без.Үзгәрәбез, тизләнәбез, диеп,Җир йөзендә кеше көлдердек без.Заманалар әле үзгәргәнче,Пенсиягә чыгып өлгердек без.Икмәк булса, җыр да була, диләр,Сәхнәләрдә кемнәр моңлана соң?Кем уйлаган милли моңнарыбызЯт авазлар белән болганасын.Торгынлыктан соңра күпме ара…Тормыш гүя үз эзеннән бара.Яраланып беткән замананыңЯралары балаларга кала.«Чит илләрнең комнарында кызыналар…»
Чит илләрнең комнарында кызыналар,Кемдер корган оҗмахларга кызыгалар.Байлар йөри, без алардан киммени, дип,Эшләп тапкан тиеннәрен туздыралар.Гомеркәйләр сизелми дә үтә китә,Үз ягыңның һавасына ниләр җитә?Бездән алда бабакайлар йөз яшәгән,Үз җирендә язмышларын көтә-көтә.Эшләп арыган буыннарга дәва кирәк,Күп вакытта без үзебез сәеррәк.Кемдер корган оҗмахларга табынганчы,Үз ягыңны оҗмах итү хәерлерәк.Үрләр
Үрләр, үрләр, үлән баскан үрләр,Итәге сез биек тауларның.Үткәннәрнең телсез шаһитларыИл өстенә килгән яуларның.Туфрагыңа яулар ябырылган,Күпме кеше синдә кырылган.Ил сагына киткән ир-егетләрКайталмаган сугыш кырыннан.Минем җирем таулар иле түгел,Язмышыбыз безнең үрләрдә.Күкләр күкрәп, яшен камчылавыСискәндерә кара төннәрдә.Ә үрләрнең гүя бер гаме юк –Алар инде күпне кичергән.Тыныч кына йокымсырый кебек,Агуланып дары исеннән.Ил өстенә килгән гарасатныңГасырларда кала ярасы.Үрләр тыныч, ләкин безгә калаҮткәннәрдән гыйбрәт аласы.Җилләр
Исә җилләр сискәндереп,Исә авыл өсләрендә.Морҗалардан кереп сайрыйИртәләре-кичләрендә.Җилгә каршы юлга чыксам,Рухи азык биштәремдә.Һәр сәфәрем – изге сәфәр,Күңелемне хисләндерә.Гомер өркеп үтә, димә,Җилләр алып китә, димә.Ул төннәрдә ятып йоклыйТәмәй тауның итәгендә.Исә җилләр, исә генә,Җилле көннәр исәбенә.Уйландыра, шомландыра,Тынгысызлык шуннан гына.Иж ярлары гүя упкын,Иж сулары дулкын-дулкын.Җәйләрендә кәккүк саныйБез яшисе гомер чутын.Агымсудай агып киттеМихнәт белән узган гомер.Замананың үзгәрүе,Билләһи, дим, бездән түгел.Авыл киче әүвәлгедәйҖырлы-моңлы кичләр түгел.Яшь буынның күңелендәБез кичергән хисләр түгел.Тик шулай да үткәннәрнеңКайтавазы күңелләрдә.Нинди бәхет тәүге моңнарКүңелләрдән түгелгәндә!Иж буйлары язны көтә,Әле җиргә ак кар яткан.Кыр казлары алып кайтырҖир җылысын җылы яктан.Җилләр, җилләр җилләр инде,Җилгә форсат килгән инде.Җилдән җитез чаклар узды,Без кемнәргә тиңнәр инде?Без хәзер тик кемнәр инде?«Шыбыр-шыбыр яңгыр ява…»
Шыбыр-шыбыр яңгыр ява,Шыбырдый калай түбә.Күк йөзе елый шикелле,Күз яшен түгә-түгә.Шыгырдый сөяк-буыннар,Һава дымлыга күрә.Башкалар нәрсә диярләр,Ә мин үзгә фикерле.Җир өстенә яңгыр түгел,Бәхет ява шикелле.Көтеп алган яңгыр ява,Җир дәвасы – тамчыда.Тамчыларда чыгып йөрсәң,Өс киемең манчыла.Җырчы кошлар тынып калган,Күренми түбәләрдә.Канатларын капшый-капшыйЯталар күләгәдә.Мин бер карт авыл агае,Яшем сиксәнгә табан.Җылы яңгырлар яуганда,Шатлыгым арта һаман.Шыбыр-шыбыр яңгыр ява,Шыбырдасын, тынмасын.Җылы җилләр иссә иссен,Тик давыллар булмасын.«Сандугач талда тирбәлә…»
Сандугач талда тирбәлә,Тал төбендә күләгә.Безнең өчен генә гүяСайрый безнең тирәдә.Мин дә тирбәлдем бишектә,Бишегем талдан иде.Колагымда сандугачныңМоңнары калган иде.Тик моңнарга уралмадым,Сандугач булалмадым.Моңнарга уралмасам да,Язмышта югалмадым.Талбишекләрдә үссәм дә,Гамәлем башка минем.Тик шулай да таң кошыныңМоңнары башта минем.Һәр кешенең үз гамәле,Һәммә кошның үз моңы.Талда карга каркылдаса,Булмас иде кызыгы.Рәнҗетә торганмындыр
Кабереңә баралмадым,Никтер вакыт тапмадым.Җәйләр узды, кышка кердек,Җирне карлар каплады.Исән чакта минем өченДогада булгансыңдыр.Яныңа килә алмыйчаРәнҗетә торганмындыр.Тик рәнҗемә, синең күңелИң изге күңел иде.Керсез, гөнаһсыз җаннаргаБитараф түгел иде.Минем дә гомерем кояшыТөшлеккә төшеп бара.Синең изге туфрагыңаЯкынаядыр ара.Кабереңә баралмадым,Әллә инде ирендем.Әҗәл җитәр, яннарыңаМәңгелеккә килермен.Фаҗига
Яшьлегемдә бик күп шигырь яздым,Бар кеше дә мине аңлады.Минем гади, хисле шигырьләрнеАңламаган кеше калмады.Хәзер инде мин башкача язам,Мин тормышта үзгә фикерле.Шигырьләрем белән җитәкләшеп,Күккә ашып барам шикелле.Бер-бер артлы поэмалар туа,Яңа җырлар тора өстәлеп.Тик беркөнне сездән аерылсам,Калсын димен миннән истәлек.Мин хыялда күккә күтәреләм,Биеклектән җирне күзлимен.Аякларым җирдән аерылган,Йолдызлардан серләр эзлимен.Мин бик гади идем, тыйнак идем,Хәзер мине күпләр санламый.Шигырьләрне инде укымыйлар,Чөнки мине беркем аңламый.Үрелсәң дә шөһрәт таҗына,Шигырьләр бит җирдә языла.Аякларым җирдән аерылса,Иҗатта бу бик зур фаҗига.Бик сөйлисе килә
Ходай насыйп иткән гомеркәйнеңУздым инде шактый өлешен.Тәүге тойгыларны ялгый-ялгый,Иж буеннан кайтып килешем.Тирә-якта хәтфә болыннарым,Күкрәп үскән иген кырларым.Монда үтте минем балачагым,Монда уза гомер юлларым.Мин бурычлы саныйм нигеземдәБабам васыятьләрен үтәргә.Ярый әле, Ходай насыйп иткәнШул нигездә гомер итәргә.Кырыс көзләрне дә каршыладым,Көзләр булмый язлар шикелле.Шыксыз көздә мәхәббәтем килде,Көзләр гүя язлар китерде.Табигатькә ихлас соклануларМиңа гына әллә язганмы?Җәйләр узса, кышны юксынамын,Кышлар җитсә, сагынам язларны.Бездә генә гүя таң кояшыНурын ялгый җиргә, үрелеп.Бездә генә гөлләр үсә кебек,Асыл чәчәкләргә төренеп.Бездә генә яңгыр болытларыҖирне назлап ага түбәннән.Бездә генә Тәмәй урманнарыКүк катына барып терәлгән.Абзагызга инде сиксән тулды,Каршыладым тәки сиксәнне.Сикәлтәле гомер кичерсәм дә,Җанда саклыйм тәүге хисләрне.Еллар узган инде, һәр мизгелнеХәтерендә кемнәр саклаган?Тик шулай да бераз истә калганГомер сәхифәсен актарам.Үзем күрдем кояш яктысындаТүрәләрнең кыргый эшләрен.Үзем күрдем изге манараныңСыкранып авып төшкәнен.Үзем күрдем азгын түрәләрнеңБер-бер артлы хатын алганын.Төп йортында туган сабыйларныңАч хәлендә ятим калганын.Ятимлектә үткән заманаларБеркемне дә аяп тормады.Үземдә дә шул ук язмыш иде,Үзем дә бит язмыш корбаны.Күреп тордым авылым өсләрендәМоңсу, шомлы таңнар атканын.Изгеләрне конвой ялчыларыЗинданнарга илтеп япканын.Белеп тордым ялкау бәндәләрнеңУсал эттәй өреп ятканын.Белеп тордым тырыш, уңганнарга«Кулак» диеп тамга такканын.Кырык бердә басу капкасыннанКузгалдылар колхоз атлары.Ир-егетләр китте яу кырына…Килде башта сәлам хатлары,Өчпочмаклы солдат хатлары.Өчпочмаклы хатлар килеп тордыСагышланган йөрәк хисеннән.Хатлар килде салкын окоплардан,Дөрләп янган ялкын эченнән.Хат ташучы ләкин сирәк килде,Сирәгәйде сагыну хатлары.Чит туфракта күпләр ятып калды,Туган илгә кире кайтмады.Бик сөйлисе килә истәлеклеСигез дистә гомер үткәнен.Белмибез бит әле килер көндәНинди язмыш безне көткәнен.Бик сөйлисем килә, тыңласаларКүңелем булыр иде азга да.Барысын ничек сөйләп бетерим соңБу кечкенә генә язмада?!Хәтер сәхифәсе
Тагын бер ел үтеп артта калды,Бик тиз узган кебек сизелде.Тормыш бусагасын бер мизгелдәҮткән кебек тойдым үземне.Быелгы ел – Атлар елы, диләр,Елгыр атлар утлар болында.Ат дигәндә, алар затлы җаннар,Җырлар туа алар турында.Безнең инде малай чаклар узган,Йөрмәсәк тә атка атланып.Еллар кайтавазы сискәндерә,Хәтер сәхифәсен актарып.Болыннарда йөрим берьялгызым,Үзем белән үзем сөйләшәм.Оныкларым миңа ышанырмы,Безнең язмышларны сөйләсәм?Газиз башта уйлар беткәнмени?Бүгенгене уйлыйм, үткәнне.Сөйләмичә ничек түзмәк кирәкАтлар белән гомер иткәнне?Кыш айлары карга төренгәндә,Төрле уйлар туа күңелдә.Күтәрәмгә калган арык атларКүз алдымнан китми бүген дә.Илдә давыл купкан чакларда битБөтен терәк булды атларда.(Яу кырыннан «кара хәбәр» яудыӨчпочмаклы конверт-хатларда.)Авыл саклый изге йолаларны,Сабантуйлар атсыз буламы?Мәйданнарда узган бәйгеләрдәБахбайларның даны югары.Ат язмышы – безнең уртак язмыш,Саклана ул һәрчак йөрәктә.Бәрәкәтле булсын Атлар елы –Калыйк шушы изге теләктә.«Бәхетне читтән эзләмә…»
Бәхетне читтән эзләмә,Тик туган яктан эзлә.Һәр таңда бәхет кояшыНурланып калка бездә.Бәхетне читтән таптым, дипЮату сүздә генә.Барыбер сагыш басадырГомерең көзләрендә.Туган якны сагыну хисеОлыгайгач артадыр ул.Балачакта уйнап үскәнНигезең тартадыр ул.Каз өмәсе
Яшь кызлар мамык йолкыйларЕлмаеп, көлеп кенә.Аларның шат авазыннанНурлана якын-тирә.Каз мамыгын йолкый кызлар,Бармакларын талдырып.Егетләр җырлап узалар,Йөрәкләрне яндырып.«Каз канатларын санаргаТөштем су буйларына.Су буйларында йөргәндә,Син генә уйларымда».Кышкы айларга күчкәндә,Озын-озын кичләрдәКызлар йолыккан казларданБәлеш пешә мичләрдә.Башта уйлар гел кузгала,Каз мамыгы тузгандай.Каз мамыклары тузганда,Нәрсә уйлый кыз бала?Киек казлар оча җилдә,Мамыгын коя-коя.Юксынып кала камышлык –Бәбкә үстергән оя.Монда тудык, монда үстек,Монда гомер ителде.Илне ташлап күпләр китте,Кыр казлары шикелле.Сәкеләрдә симез казлар,Канатлары йолкынган.Кыр казыдай очар кызларТуып үскән йортыннан.Сөйгәнен җуя берәүләр,Каерыла канатлары.Бу тормышта кемнәр генәКанатын канатмады.Киләчәк гомер язмышыБәхеттән аермасын.Замананың кырыс җилеКанатын каермасын.Кыйгак-кыйгак каз кычкыра,Ана каз тавышыдыр.Нәселен җуйган ананыңКайгысы, сагышыдыр.«Сукмаклар кисешкән чатларда…»
Сукмаклар кисешкән чатлардаТабышкан, кавышкан чакларда,Яз нуры балкыды йөзләрдә,Яңгырлы, караңгы көзләрдә.Мәхәббәт хисләрне яңартты,Сукмаклар тармаклы-тармаклы.Заманның рәхимсез тукмагыНичә кат борынны канатты.Сукмаклар кисешкән урындаГөлләргә күмелгән уйсулык.Гомерләр сизелми актылар,Язмышлар иркенә буйсынып.Михнәтләр кичергән гомерләрЧайкалды сукмаклар тарлыктан.Нигәдер рәхимсез язмышларГөнаһсыз җаннарга каныккан.Язмышлар түрендә гөлчәчәк,Нигә соң гөлләргә орындым?Гөлләрем саргайды, коелды,Бер яме калмады болынның.Чәчәкле җәй белән хушлаштым,Сукмаклар чатында көз инде.Әрнемә, йөрәгем, ярсыма,Җәйләргә кадәрле түз инде.Пәнҗәрдә
Сырхауланып ятам Пәнҗәрдә,Бирешмәскә телим әҗәлгә.Шәфкать туташлары бер елмайса,Күңелләрем була әздән дә.Монда эшли руслар, марилар,Татарлар да мине таныйлар.Телгәләнеп беткән йөрәкләрнеңЯраларын монда ямыйлар.Нурлар уйный Пәнҗәр күгендә,Тәрәзәдән үрләр күренә.Күгәрченнәр миңа гомер теләпКилеп куна тәрәз төбенә.Карлыгачлар оча һавада,Зинһар, Пәнҗәр, мине дәвала.Дәваларың шифа булыр микәнЙөрәктәге тирән ярага?Дөньясында эшләп карадык,Күндәм идек, кемгә ярадык?Ертык күлмәк, ертык ыштаннарныЯмаулыклар белән ямадык.Хәлләр, димен, бер үк чамада,Зинһар, духтыр, мине дәвала.Муртаеп ла беткән йөрәгемнеңЯралары юкса яңара.Заманында эшләп карадык,Ямау салу кемгә яңалык?Йөрәк бит ул күлмәк-ыштан түгел,Күпме түзәр микән ямалып?Нурлар алдык гомер языннан,Шифаландык дөнья назыннан.Адәм баласының киләчәгеЯзмыш дәфтәренә язылган.