bannerbanner
Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6
Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6

Полная версия

Настройки чтения
Размер шрифта
Высота строк
Поля
На страницу:
13 из 14

– Бар, кайт, ирләр арасында йөрмә, – диде. Тик Әюп кузгалуга, Гөлзифа аның шинель чабуына ябышты.

– Җибәрмим, җибәрмим мин сине беркая да!..

Ләкин Әюпне аңардан тиз аерып алдылар. Урамга чыгуга, Әюп төркем алдына йөгерде һәм, җил-җил атлап, иң алдан Рәхим бай утарына таба китте. Әюп шинелен җилбәгәй җибәргән, эсселәнеп, бүреген салып кулына тоткан иде.

Аның шулай шәбәеп китүен күрүгә, Гөлзифа: «Атасы, башыңа ки, салкын тияр!» – дип кычкырырга теләде, хәтта төркем артыннан йөгермәкче итте, ләкин шул мәлдә аның каршында, җир астыннан чыккандай, Гайзулла пәйда булды.

– Үләсе мал баз эзләр, диләр, шуңа ашкына Әюбең, – диде Гайзулла, күзләрен алаландырып, һәм тиз генә китеп барды.


– …Менә, әни, Карамалыга да килеп җиттек, – диде моңа кадәр Әдилә белән сөйләшеп барган Гариф.

– Әйе, балам, – диде Гөлзифа карчык.

– Авыл авылдыр инде, – диде Әдилә, бер дә исе китмәгәндәй.

Әдилә шулай диюгә, шофёр аңа әйләнеп карады һәм, юлга күзен төбәп, үз алдына сөйләнәмени тезеп китте:

– Асфальт юллар юк шул әле бездә. Аның каравы келәмдәй яшеллек, сулап туймаслык саф һава, буы чыгып торган яңа сауган сөт бар. Аяк очында гына елга. Телисең – төшәсең дә коенасың, телисең – кер чайкыйсың, телисең – балык тотасың. Карамалы халкы – ул бит борынгы халык. Чәчәк Ана әбинең ыруы яшәгән тау куышы әле дә булса бар. Кызыксынсагыз, барып карый аласыз. Куышның диварларына хайваннар рәсеме төшерелгән, борынгы бабаларыбызның сәнгате…

– Хәйран икән. Сез, алай булгач, Чәчәк Ана токымнары буласыз инде?

– Һәм син дә, Әдилә. Онытма: әтиең бит – шушы авылда туган кеше, – диде Гариф, Әдиләнең иңбашына кагылып.

– Ничек бер ел гомеремне үткәрермен икән мин монда?

– Теләмәсәң китә аласың, дускаем.

Әтисенең сөйләү рәвешендә үпкә тоеп, Әдилә аның җилкәсенә башын салды.

– Артык олы күңелле син, әти. Тыңлыйм-тыңлыйм да үзеңне— шаккатам. Намусыңа тузан кундырырга да куркасың кебек.

– Ә син аны, намусыңны диюем, пычратып юуны мәртәбәрәк күрәсеңме? – диде моңа кадәр дәшми утырган Гөлзифа әбисе. – Әбиеңне санга сукмаган гына җитмәгән, атаң белән үртәшәсең инде хәзер…

Ул арада машина Гарифларның чыбык очы карендәшләре булган Фәһимәләр турына килеп туктады.

– Кайтып җиттек кебек, кордашлар, – диде шофёр.

Фәһимә аларны капка төбенә чыгып көтеп тора иде инде. Гөлзифа апасын ул гөр килеп каршы алды. Исәнлек-саулык сораша-сораша, Гөлзифаның әйберләрен, кунакның кулына да орындырмыйча, өйгә алып кереп китте.

Әдилә түргә узды, тәрәзә каршындагы кечкенә диванга барып утырды. Юлда килгәндә үк әтисе белән әбисе үгетен тыңлау аның ачуын китергән иде, шуңа бераз турсаеп торды. Әмма аңа игътибар итүче булмады. Әдиләнең күзе тәрәзә каршындагы сәрби агачына төште. Җил исеп куюга, агач яфраклары тәрәзә пыяласына тиеп-тиеп китә. Сиңа дәшкән, сине күрергә теләгән берәү тәрәзә чиртә кебек.

Самавыр өлгерде. Гөрләшеп, бергә-бергә чәй эчтеләр. Чәйдән соң Гариф эшенә китте. Гөлзифа карчык карендәшеннән кәҗә мамыгы турында белеште. Ахирәте Хөббениса карчык кайчандыр алар гомер иткән нигездә тора иде. Күрше булмасалар да бергә үстеләр, кичке уеннарда бергә булдылар, абыстайга сабакка йөрделәр, Рәхим байга уракка бергә чыктылар. Заманында бик якыннар иде алар. Узган кайтуында барып килергә вакыт тимәде. Мамык сылтавы белән барып күрим, ичмасам, үзен дип, Гөлзифа урамга чыкты.

Һәй, гомер дигәнең, кайчан гына әле шушы урамнан каюлы алъяпкыч бәйләп, ояла, тартына, – гүя бөтен авыл аңа карап тора, – түбән очка, Идрис абзыйларына төшәдер иде Гөлзифа. Алар да әнә, Гөлзифа киткәч, икесе тиң гүр иясе булганнар. Егерме беренче елгы ачлык алып киткән үзләрен. Кем тора икән хәзер монда? Өе һаман шул, бүрәнәләре генә каралган да түбә калайлары купкалаган. Урам яктагы карт тупылларны төптән үк кисеп, яшь үсентеләр утыртканнар.

Үзгәргән авыл, үзгәргән. Яңадан-яңа өйләр, һәммәсешифер яисә калай түбәле, һәммәсендә телевизор антеннасы. Кешеләрнең киенүләре шәһәрнекеннән ким түгел, бар да чәчкә кебек киенгәннәр, күзең камашыр. Казанда һич кайгысыз торса да, күңеле һаман шул туган авылга тарта бит. Бөтенләй булмаса да, бер-ике елга торып калыр иде – кайтыр карендәшләре юк. Фәһимә дә кышны шәһәрдә яшәгән малайларында чыга, җәйләрен генә авылда тулгана, бер аягы авылда, бер аягы шәһәрдә, дигәндәй.

Үткән-сүткәннәр Гөлзифаны олылап исәнләшеп китәләр.

Бәрәкалла, үзе яшәгән нигезгә утыртылган йорт янына да килеп җиткән түгелме соң? Өе башка булса да, нигезе аныкы бит. Таш өй белән агач келәт исә әле дә тора икән. Узган кайтуында, йөрәгемә ярамас, дип килмәгән булган иде. Нигә бу тикле йөрәге тибә соң әле? Әллә, Ходаем, үз башыма йөримме шулай алгысынып, булган-беткән хатирәләрне яңартып? Нигә бу хәтле яман булып китте?..

Йорт-каралты тирәсендә кеше-фәлән күренми. Капканы сак кына ачып ишегалдына керде. Таныш нәрсәләрне күргәч, ярсып тибә башлаган йөрәген тыюдан гаҗиз калып, келәт янына үтте, таш өйнең ишек яңакларын сыйпаштырды. Бите буйлап яшь бөртекләре тәгәрәде, илле еллар элек булган хәл күз алдына килеп, яңарып китте.

Кан эчендә яткан Әюбен келәт астына тартып кертергә тырышуы, биләүсәсенә төргән килеш йорт уртасында калдырган баланың ярсып-өзгәләнеп елавы, ат тояклары тавышын ишетүе һәм ни кылырга белми әле баласына, әле Әюбе гәүдәсенә ташлануы, ахыр, чарасыз калып, нәниен күкрәгенә кысып, кадала-каплана бәрәңге бакчасына йөгерүе… Ул хәлләрне яңадан дошманыңа да кичерергә язмасын…

Өйдән ак яулыгын карлыгачлап бәйләгән какча гәүдәле бер карчык чыкты һәм, кулын маңгай өстенә куеп, таш өй янында басып торган Гөлзифага карады. Һәм таныды булса кирәк, болдырдан каударланып төшә башлады, үзе сөйләнде:

– Сөбханалла, Әюп Гөлдифасы димме? Үде, үде, Гөлдифакаем, син ич, син, ахирәтем! – дия-дия килде дә, кулларын алъяпкычына сөртеп, күрешергә сузды. – Һәй, китче, бер дә картаймагансың бит син. Күрче, әллә танымый тора инде! Ихластыр, танымый тора, Гөлдифакаем-ахирәткәем, мин бу, мин – Хөббенисаң. Бәрәкалла, өйгә керик, нигә аяк өсте торабыд…

Хөббениса җәһәт кенә мич каршына кереп китте, шаулатып самавырга су салды, шуннан соң гына Гөлзифа янына килеп утырды.

– Һәй, сөйләпләр торасымы, үткән гомерләр диген син аны, Гөлдифакаем! Үтте инде, үтте гомеркәйләр, картайдык инде. Кит инде, картаймаган дигән була тагын… Кем белән торам дип, япа-ялгыд, бер оныгым белән генә дөнҗа көтәм. Кыдыммы? И-и, Гөлдифакаем, гомеркәйләре кыска булды ул кыдымның. Улы хедмәттән кайтыр елда гына йөрәге чәнчешүдән дөнҗа куйды. Бигрәкләр дә үкенечле булды инде менәтерәк. Нишләмәкләр кирәк, тәкъдирләрне алышып булмый шул, Аллаһы Тәгаләдән удыплар булмый… Оныгыммы? Өйләнмәде әле, өйләнми. Солдаттан кайтуына да бишбылтыр булды инде. Бәй, мин үстерми ни, кем үстерсен, үдем үстердем, үдем кеше иттем. Нинди бәхеткәй ди инде ул, Гөлдифакаем! Әюптән соң Камалетдинемне пресидәтель итеп куйдылар. Яман кыдыл иде бит, кулаклар белән бугадга-бугад килде, күпләрен Себер сөрде. Ахырында үден дә тушында кереп күд алдымда суеп чыктылар. Ушым китеп егылдым. Кемнәр булсын? Шул Рәхим бай белән Ахунның калдыклары инде. Син киткәч, седнең нигедне бедгә бирделәр. Рәхим байның Гайдулла киявенә дип суктырган бурасын күчереп, менә дигән өй җиткереп кергән генә иек, Гөлдифакаем… Булды инде, булды, үч тотучылары да булды. Әнәтерәк әле булса онытканнары юк. Былтырларны, Гөлдифакаем, староста Ахунның малае Магнитагурдан кайтып китте. Мәгәдингә кергән дә күденә чагылган берәүне эчерә икән. Әүвәлтен атаң-анаң сорый, ди. Беркөнне минем Дарифуллам да килеп кергән. Син кем нәселеннән, атаң-анаң кем, дип сорый икән. Тилекәй, Дарифуллага ни, тоткан да әйткән дә биргән. Шуңа теге, Гөлдифакаем, Дарифулланың битенә аракы сипкән дә җибәргән. Киткәннәр эләгешеп, тешләрен коешканчы сугышканнар… Әнәтерәк, син тыңлыйсың, мин җырлыйм, самавырым кайнап та чыкты.

Чәй янында Хөббениса, ахирәтен кыстап, ризык-нигъмәтләрне Гөлзифа каршынарак күчерә торды.

– Җитеш әле, Гөлдифа, җитешеп утыр. Әнә кагыннан да авыд ит, бал-кәнфитенә дә үрел… Аллага шөкерләр кылам, бик рәхәт торабыд. Еллар гына имин булсын инде.

Үткән гомерләрне искә төшереп, сөйләшеп, елашып утыра торгач, кич җиткәнне, көтүләр кайта башлаганны сизми дә калдылар.

Әбисенең килә-килүгә югалып торуы Әдиләгә бер дә ошамады.

– Нигә, әбекәй, болай озак йөрдең? Килеп төшмәгән, биләмгә чаба башладың?

– Иртәгә тагын барам әле, сүзебез бетмәде, – диде Гөлзифа һәм эшлекле кыяфәт белән түр өйгә кереп китте.


Иртән аны әбисе уятты.

– Әдиләү, Әдилә дим! Тор инде, балам, тор. Әтиең әнә эшкә китәргә җыена, сине дә уятырга кушты. Эш урынын күрсәтер идем, ди. Тор-тор, ялкауланып ятма!

Әдиләгә түр як өйнең кечкенә бүлмәсенә урын җәйгәннәр иде, юлдан килгәнгәме, изрәп йоклаган, әтәчләр кычкырганны да ишетмәде, көтү куганны да күрмәде. Кичке якта Фәһимә апасына, көтү киткәнне күрәсем килә, мине дә уятырсың әле, дигән иде. Фәһимә апасы кызганган, күрәсең, уятмаган.

Җил дә уянган, сәрби агачының ябалдашлары белән уйный; яфраклар арасыннан төшкән кояш нурлары Әдилә яткан караватта биешә.

– Әдиләү, Әдилә дим, бу ниткән йокы инде!

– Тордым, әбекәй… торам.

Әдилә караватка торып утырды, юрган астыннан аякларын чыгарып идәнгә басты. Күрше ишегалдында ярсып-ярсып үрдәкләр бакыра, алар тынган арада көтүдән калган яшь бозауның мөгрәве ишетелеп китә, бакча башындагы болында трактор гөрелди иде.

– Әбекәй, чүәкләр бирче!

Такта белән бүленеп алынган бүлмәнең ишеге ачылды, әбисе килеп керде.

– Менә боларны гына ки дә ишегалдына чыгып юынып кер, аннан чәйләп алырбыз. Тиз кылан, әтиең ашыга.

– Әти гомере буена ашыкты инде ул, – диде Әдилә һәм, үкчәсе тапталып беткән иске чүәкләрне аякларына элеп, ишегалдына чыкты.

Кояш нурларыннан күз чагыла. Ишегалдын хәтфә кебек каз үләне каплаган. Әдилә салкын чыклы үләнгә яланаяк кына басып карады. Тәнне кымырҗытып ниндидер талгын рәхәт йөгерде. Кинәт аның сабый чагындагы кебек йөгереп китәсе килде. Менә инде Әдилә йорт буйлап йөгерә дә башлады. Рәхәт иде аңа. Бөтен күкрәкне иртәнге тыгыз, саф һава иркәли, күңел әллә нинди ашкыну тоя, җилпенеп, кошлар сыман күккә ашасы, ак болытларга кадәр менәсе килә.

Әтисе Әдиләне ашыктырды.

– Авыл халкы иртә тора, эшкә иртә кузгала, һәр көнне болай йокласаң, безне биредән куачаклар. Әнә сине бирегә китерүне бик үтенгән партком секретаре килә. Әюп бабаңны үз күзе белән күреп белгән кеше.

Харисов бер егет белән сөйләшеп килә иде. Әдилә белән Гарифны күрүгә, әлеге егет нигәдер тукталды, гаепле кеше сыман башын түбән иеп, секретарьның нотыгын тыңлады, аннары кырт борылып китеп барды. Аркасыннан караганда киң җилкәле, эре сөякле егет иде бу.

Әдһәм абыйсына Әдилә үзе кул бирде. Партком секретаре аның күрешергә сузган кулын җибәрмичә, сынаулы караш ташлады.

– Исәнме-саумы, Әдилә. Мин сине нәкъ шундый итеп күз алдыма китергән идем. Горур, чибәр, сылу…

– Куегызчы, Әдһәм абый.

– Ярый. Талип абыең сине анда дүрт күзләп көтә. Кирәк җиһазларны да тапты. Һәммәсен җиткерде. Үзем өйләренә төшеп алып киләм, дигән иде, эш чыгып кына калды. Атлый торыйк, хәзер килеп җитәр ул, көттермәс…

Лаборатория болдырына менгәч, Гариф алдан партком секретарен уздырып җибәрде дә кызының кыска күлмәгенә, күтәрмәле аяк киеменә игътибар итте.

– Җәйләүгә чыгарга булсаң, кайтып, Фәһимә апаңның резин итеген киеп килерсең. Әдилә, сиңа әйтәм!

– Җәйләүләрендә алай пычрак булса, мин анда, әти, барып йөрмәм, туп-туры Казанга кайтып китәрмен.

– Бер дә урынсыз бу шаяртуың. Калырга ниятең булса, анда да барырга туры килүе бар.

– Калырга ният итсәмме, әтием җаным, тотармын да шушы туфлиләрем белән барырмын, – диде Әдилә, коридорда туктый төшеп.

– Йә инде, ярсымасана, кешедән яхшы түгел, Әдһәм абыеңнан. Һич сүз әйтмәле түгел үзеңә. Кыланма!

– Нигә соң әле, әти, мин аңардан ятсынырга тиеш? Син дә кешечә сөйләш алай булгач. Каласыңмы, калмыйсыңмы… Яхшы түгел… Тәмам бала-чага урынына күрә башладың!..

– Үртәлмә юкка. Мин синең турыңда кайгыртам, ә син үпкәләп торган буласың. Әйдә, керик, әнә Әдһәм абыең көтә.

Эчке якка үткәч, Әдилә һәр тәрәзә төбенә утыртылган гөлләрне күрде. Күңелгә ятардай күңелле генә җыештырганнар коридорларын, дип уйлады Әдилә. Коридорны узып, иң түр бүлмәгә керделәр. Биредә аларны кечкенә буйлы, нәрсәсе беләндер чегәнгә охшаган бер кыз каршылады.

– Таныш булыгыз, Әдилә, – диде Әдиләгә Әдһәм абыйсы. – Тамчы атлы кызыбыз, биредә эшли, читтән торып Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында укый, агроном булып та эшләп алды.

Кечкенә буйлы, чегән чырайлы кыз, мөлаем гына елмаеп аңа кулын сузды.

Бүлмә иркен иде. Аппарат-приборлар әйбәтләп урнаштырылган. Тәрәзә төпләрендә биредә дә матур-матур гөлләр.

– Гөлләрне Тамчыбыз үстерә, аның хоббие, диде партком секретаре. – Сиңа да ярдәмче кирәк дип табасың икән, Талип абыең җайлар.

Әдилә әйләнмәле түгәрәк урындыкка утырды, бер әйләнеп алды да гамьсез бер кыяфәттә, шул ук вакытта чынын да кушып:

– Хезмәт хакым күпме булыр икән соң, Әдһәм абый? – диде.

– Анысын Талип абыегыз әйтер инде. Минемчә, шәһәрдәгедән бер тиен дә ким алмассың, артыграк та булыр әле.

– Ферма-җәйләүләргә дә үзем йөрерменме?

– Үзеңнең йөрисең килмәсә, ярдәмчеңне чаптырырсың. Кирәк тапсаң – үзең дә.

Әдилә як-якка башын чайкаган булды, бераз кыланчыкланып әйләнеп килде, прибор-аппаратларга кагылгалап, бүлмә буйлап йөрергә кереште.

– Шулай да минем бүген үк җәйләүне күрәсем килә.

– Анысын Талип абыең тиз оештырыр. Хәзер килеп җитәр ул, – диде Харисов һәм уч төбенә тамак кырып куйды.

Ул арада коридорда ир-ат тавышы ишетелде, аның көр сөйләшүеннән кем икәнен белеп булыр иде.

– Каяле-кая, күрсәтегез әле чибәркәйне үземә. Казан чаклыКазаннан килеп, нигә башта председательгә күренмәде? Ниткән башбаштаклык бу?!

Керә-керүгә үк, Талип, гөрли-гөрли, аңа симез-таза кулын сузды һәм Әдиләнең, нәфис кулларын селкеп, күзләренә карады.

– Йә, исән-имин килеп җиттекме, Әдиләкәй? Һәй, исемнәрең лә исемнәрең. Юк, мин бу исемне болай гына Карамалыдан җибәрмим, композиторларны чакыртып, җыр яздыртам. Йә, ничек, лаборатория ошыймы? Әллә башта җәйләүне карап киләбезме?.. Хозурлык анда, җәннәтең бер якта торсын. Аргамакка утырып барабыз.

– Әйдәгез, – дип кузгалды Әдилә, председательнең кинаяле эчкерсез сөйләшүенә кушылып. – Җәйләүгә!

Талип, аның колагына үрелә төшеп:

– Карамалыга килгән интеллигенциянең моңа кадәр кире киткәне булмады әле. Моннан соң да булмас, дип ышанасы килә. Бигрәк тә хатын-кызның. Егетләр бездә… буа буарлык, балсыз кабып йотарлыклары бар! – диде.

Әдиләгә председательнең бу мөнәсәбәте гаҗәп сәер тоелды, ләкин бераздан ул үзенең дә шул уенга кереп китүен сизми дә калды.

– Аргамаклар, ак тулпарлар тотардай егетләрегез калдымы соң, Талип абый?

– Менә дигәннәре, такта чәйдәй катылары, урта бармак кебекләре бар.

Әдилә, председательнең шаяртуын бик үк чынга алмыйча, аңа ияреп болдырга чыкса шаклар катты, ишек төбендә чынлап та тарантаска җиккән ат күрде.

– Минем бит гомеремдә тарантаска утырып йөргәнем юк, – диде Әдилә, хәлнең чынга әверелүеннән уңайсызлану тоеп.

– Алайса, йөртеп күрсәтим әле үзеңне бер. Рәхим ит, утыр!

Талип, атның башыннан тотып, сабыр гына Әдиләнең тарантаска менеп утыруын көтте. Тарантаска кеше утыруга, ак тулпар, түземсезләнеп, бер урында тыпырдарга тотынды.

– Мин калам инде, алай булгач, – диде аларга ияреп чыккан партком секретаре.

Әмма Талип аны ишетмәде дә атның башын җибәрде, һәм үзе дә тарантаска менеп утырды.

– На-а, Иркә! Киттек!..

Колак төбендә җил уйный, дәртләнеп юыртып киткән ат күңелле генә пошкырып куя, борынга әчкелтем ис бәрелеп китә, тояклардан балчык чәчри. Моны күреп, Талип плащын салды һәм Әдиләнең алдына япты. Һәммәсенә дә игътибар итәргә гадәтләнгән һәм тормышындагы һәрбер үзгәрешне җиңел генә, җай гына, күп вакытта хәтта уен-көлке белән уздырып җибәрә торган кешегә охшаган иде председатель. Әдилә председательне кай ягы беләндер Җәвиткә охшатып куйды. Юк, килеш-килбәте белән түгел, холык-фигылеме шунда, мөнәсәбәтеме… Ул да шулайрак кылана иде. Һәр эшкә батыраеп тотына. Җиренә җиткереп башкарамы ул аны, юкмы – анысы аның өчен әһәмиятле түгел, мәгәр тотынуы хак булсын. Гаилә тормышына да шулайрак карады бугай ул. Үтә җете кызылдан башладымы шунда, ә тора-бара бөтенләй дәрте сүрелде, баштагы кызыллыкның әсәре дә калмады.

– Матур безнең яклар. Кырымнарың бер якта торсын, – диде председатель, тирә-юньгә күз ташлап. – Әнә күрәсеңме бөдрә талларны, җәйләү шунда.

– Матур урында икән. Якларыгыз ямьле, Талип абый. Кичә килгәндә үк күрдем.

– Киләсе елга әнә тегендә, Зур күл башындагы калкулыкка, ял йорты салырга ниятлибез. Күл аша асылмалы күпер сузачакбыз. Күпердән чыгуың була – урман, әрәмә, болын китә, Ык елгасына ярты чакрым да юк.

Алда ике вагон күренде, арырак җәйге абзарлар, сыер сава торган лапас асты, улак-утлыклар. Җайланма юан кәүсәле таллар арасына күләгәгә урнаштырылган. Шуннан чишмә агып ята, бирерәк кечкенә күперчек күренә.

Талип, вагоннарга җитүгә, тарантастан сикереп төште, атны вагон почмагындагы боҗрага бәйләп куйды.

Җилдә тузгыган чәчләрен рәтләштерә-рәтләштерә, Әдилә дә төште. Ат шундый ак төсле иде, хәтта Әдиләнең малкай тәненә кагылып карыйсы килде.

– Әкрен, исеме Иркә булса да, усаллыгы бар аның, тешли күрмәсен, – дип, председатель Әдиләнең терсәгеннән эләктереп алды. – Башта вагонга кереп чыгыйк.

Вагонның бер башында – кызыл почмак кебек нәрсә, икенче башында караватлар. Чисталык, пөхтәлек, тумбочка өстендәге пыяла банкаларга чәчәкләр куелган. Әмма җәйләү урнашкан урын вагон эченнән күп өлеш матуррак һәм ямьле күренә иде.

– Гариза язып биримме, болай гына алырсызмы, ягъни килешү белән генә эшлимме? – диде Әдилә, вагоннан чыккач.

– Калу ниятегез хак булса, гариза язмый булмас…

– Карагыз әле, Талип абый, нигә сез миңа бер «сез», бер «син» дип дәшәсез?

– Авылда гадәтләнгән инде. Онытылып китәм дә «син» гә күчкәнемне сизми дә калам. Әллә «син» дигәнгә үпкәләдегез дәме тагын?

– Юк ла, Талип абый, болай гына соравым.

– Ничек дәшим соң?

– Ничек телисез – шулай.

– Ярый, килештек, алайса. Ярдәмче кирәк булырмы, юкмы? Без бер кызны укырга җибәргән идек инде, ләкин аның әле ике ел укыйсы бар. Хәер, ярдәмчедә эш тормас ул, калуыгыз гына хак булсын.

– Килештек, алайса. – Әдилә, председательне шаккатырып, аңа ирләрчә кул сузды. – Мин риза, Талип абый.


…Карамалыда калу-калмау мәсьәләсен ул инде үзе хәл иткән булса да, әтисенә бу турыда сүз әйтмәгән иде әле. Кич белән чәй эчәргә утыргач, Гариф кызында ниндидер үзгәреш күреп, ахрысы, юри дәшми, сорашмый торды. Ләкин әбисе түзмәде.

– Ниме әле, кызым, председатель белән сөйләштеңме?

Бирегә килергә чыккач та, Казанда чакта да: «Син авылда туып үскән кешеме, нигә шунда ашкынган буласың!» – дип үртәгән әбисенең тел төбен аңламый торды Әдилә. Әбисеннән мондый сүз ишетү аңа бераз сәеррәк иде, әлбәттә. Әдиләнең авылда каласы турында әтисе ишеткән шикелле тоела, һаман дәшми утыра.

– Ике яше тулмаган баланы бер әбиең кулына калдырырга исәбеңме әллә, балакай? Карамалыда каласың килсә, әнә Чәчкәңне дә алып кил.

– Алып килермен, әбекәй, юкка борчылып утырма.

Гөлзифа әбисенең күзләрендә ачу чаткылары уйнаса да, ул яңадан дәшмәде, алдына куйган ашын ашады, чәен эчте. Фәһимә карендәшләре генә:

– Карамалыда калырга ниятләп бик әйбәт иткәнсең, Әдилә акыллым. Шәһәр генә димәгән. Анда әнә урамга чыгам дисәң, юлга тәңкә төшеп ун минут ятмый. Һавасы авыр, урамнары тардыр…

– Җитте, җитте, туганым, – диде, карендәшен бүлдереп, Гөлзифа. – Үзең әнә бер дә алай итмисең әле. Авылны мактыйсың, шәһәрдә торасың. Салма бала күңеленә яман коткы. Болай да иләс-миләсләнеп китәргә генә җай эзләп йөри.

Ләкин Әдилә аларны тыңламый иде инде. Күңеле утырып җитмәсә дә, Карамалыдан китү турында уйламый иде инде ул. Алдагы көндә башлап җибәрәсе эше турында уйлады һәм нигәдер, келт итеп, Җәвит исенә төште. Тәрәзә төбенә килеп утырды, тышка күз салды. Аксыл болытлар төньякка таба ашыгалар. Бакчадагы агач башларында җил йөри – шаулашып куялар. Ачык тәрәзәдән хуш ис керә.

«Тагын шул Җәвитме? Һаман шуны оныта алмавыңмы? Ничек онытырга? Ничекләр онытырга шуны?! Йөрәк парәләремне ярып чыккан балам бар бит минем аңардан!.. Инде авылга килде, ичмасам, онытылып торыр дип ерак китте, Казаннан өч йөз километрда яшәячәкмен, ә ул, мөртәт, һаман күңелдән китми…»

Ике карчык дөнья кайгыртып сөйләшәләр, әтисе, Ык буйларын әйләнеп кайтам, дип чыгып китте. Шундый минутларда ул да каядыр китеп йөри, һич югы, аңа эчен бушатыр иде.

Әдилә тәрәзә аша гына бакчага төште. Сәрби куагы төбендәге кечкенә эскәмиягә утырды. Кайдадыр, бик еракта, мотоцикл тырылдый. Кинәт кенә янәшәсендә диярлек мәче чинап җибәрде, аңа икенчесе кушылды. Әдиләнең тәне буйлап кымырҗу үтте.

– Абау! – дип кычкырып җибәрүен сизми дә калды.

Фәһимә апасы тәрәзәдән башын тыкты.

– Һәй, нәләтләр, нинди туй инде көн-төн! Кичә булды кичә ызгыштыгыз. Перес-с, мур кыргырлары! – Әдиләне яңа гына күргәндәй: – Ә син нишләп утырасың биредә? – дип сорады.

– Авыл белән сөйләшәм, Фәһимә апа.

– Кем белән?

– Авыл белән.

– Песиләр белән, диген. Кер, әйдә, йә талап китәрләр үзеңне.

– Карамалы песиләре кеше дә талыйлармыни?

– Һич булмас димә, зрә дә усаллар безнең Карамалы песиләре.

Өйгә кергәч, Фәһимә апасы алгы якта туктатты да колагына пышылдады:

– Гөлзифа түткәй юри генә кыланган була икән. Торса торсын авылда, баланы бирәсем юк, өмет тә итмәсен, дигән була. Мин анда берүзем җүләрләниммени, ди.

– Баламны бик сагынсам, кайта-килә йөрермен, Фәһимәттәй. Шулай бит?

– Тап дөрес әйтәсең, Әдиләкәем. Бер дә исең китмәсен, рәхәтләнеп ялгыз башың тор, рәхәтләнеп яшә, – Фәһимә Әдиләнең муенын пешерердәй булып якынлашты. – Менә дигән кияү дә табып бирермен үзеңә, урта бармак кебеген.

– Фәһимәттәй җаным, минем ирем бар лабаса. Без аның белән аерылышмаган да бит әле.

– Анысын тиз эшлиләр хәзер, бер дә кайгырма, гариза гына язып бирәсең дә… Һи, җүләр, бер кискән икмәк ябышамы! Аллаһы боерган булса, җаның теләгәнгә димлим үзеңне, пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп торырсыз, Фәһимә апаңа рәхмәтләр укып бетерә алмассың әле менәтерәк. Кешеләр кавыштырырга кул артым зрә дә җиңел минем…

– Юк инде, Фәһимәттәй, рәхмәт, әлегә бусы да җитеп торыр, берсеннән дә арынып җиткәнем юк. Инде бер бәхеткәйләрең булмагачмы…

– Әй, исең киткән икән, иләгенә күрә чиләге табыла аның. Күнелең генә ир-заттан бизмәсен, күңел бизсә яман. Гомер ир күрмичә яшәрсең – харап кыналар булырсың…

…Кич яткач та, Әдилә шул турыда бик озак уйланып ятты, күзенә йокы кермәде. Үткәннәрне исенә төшерде.

Җәвит… Әдилә аңа бер күрүдә гашыйк булды – Казансу буенда арка кыздырып ятканда таныштылар. Әле булса хәтерендә, ул башта Җәвитнең оста йөзүенә игътибар итте. Кайчак шулай су коенучыларны гамьсез генә күзәтеп, кайнар комда оеп ятасың. Рәхәт, эссе. Шунда синең күзеңә оста йөзүче берәү чалына, аны гына күзәтә башлыйсың. Аның оста йөзүенә, җитезлегенә хәйран калып карап торасың. Шунда хыял чикләрең киңәеп китә, син инде аның белән янәшә йөзәсең, ул сине белә, син аны…

Кыюланып китеп, Әдилә, егет судан чыгып волейбол уйный башлагач, шунда юнәлде. Уенга аның белән янәшә басты. Ниндидер мизгелдә күзгә-күз карашып алдылар. Уйнап туйгач, су коенырга инде алар бергә төштеләр. Әдилә шунда гаҗәп-сәер бер тойгы белән җәфаланган иде: гүя ул инде аны бик күптән белә, һәм алар – бик күптән танышлар.

Казансу буеннан бергә кайттылар, егет аны озата килде. Юл өстендәге кафега кереп туңдырма ашадылар. Шунда белде Әдилә: сокланган кешесе Җәвит исемле икән, аспирант.

Менә ни өчен, әбисе белән әтисен шаккатырып, зооветеринария институтына укырга кергән иде Әдилә. Чөнки Җәвит шулай теләгән иде.

Икенче курсны тәмамлагач, Әдилә Җәвиткә кияүгә чыкты. Җәвит Әдиләнең әтисенә ошады, аспирантураны тәмамлагач, ул аны хәтта министрлыкка эшкә урнаштырырга ярдәм итте.

Мәхәббәт аңа, язгы ташу кебек, көтмәгәндә әнә шулай килде. Җәвит аңардан өлкәнрәк иде. Әдилә институтка кергәндә, ул аспирант иде инде.

Кешенең мәхәббәттә янып-көю чоры була. Утка ташланган көя күбәләгедәй, мәхәббәт кочагына чумган чаклар була. Бер ул гына, ул, ул! Башка беркемне дә күрмисең дә белмисең дә, аның өчен генә яшисең, аның өчен генә эшлисең, аның өчен үләргә дә ризасың. Әдилә дә бу чорны кичерде. Тәҗрибәсе юк, яшь иде, ә Җәвит күпне күргән, үтә «тәҗрибәле» кеше булып чыкты. Шуңа күрәме, Әдилә балага узгач:

– Иртә әле, кирәкми, – диде. – Өлгерерсең!

Бу көнне Җәвит аны ресторанга алып керде. Нигә? Югыйсә өйдә дә әйтә ала иде бит! Әдиләнең буйга узган чагы, кайбер ашамлыкларны күрүгә, эчләре айкалып куя.

Җәвит вино китертте. Эчте, исерә төште, теле язылды.

– Менә нәрсә, Әдилә, мин бүген синең белән кайтмыйм…

– Ярый, Җәвит, кайтмау сәбәбең шул гына булса, иртәгә үк табибка барам…

На страницу:
13 из 14