
Полная версия
Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1
Тәрәзәгә баеп барган кояш нурлары төшә, ул арада бакчачы да, чибәр һәм сылу туран кызы да күренмәс булды. Шаһиншаһ Ядигәр тәхетенә таба узды, терәк итеп арысланнар сыны ясалган, йомшак кытай ефәге белән тышланган урынга утырды. Ул арада тәхет ягына гаскәрбаш керде. Гадәт буенча, гаскәрбаш аның әмерен басып тыңлап торырга тиеш иде, һәм ул шулай итте дә, тәхеткә җитәр-җитмәс туктады, шаһиншаһка башиеп сәлам юллады, әмма бу юлы Ядигәр аңа утырырга урын күрсәтте, гадәттә, бу урында вәзире утырыр иде.
– Минем әмерем шул булыр сиңа, гаскәрбаш. Атна-ун көн дигәндә, кимендә ун мең атлы гаскәр җый. Аларга биш мең җәяүле һәм кирәк кадәр азык-төлек белән олау иярсен.
– Атлы гаскәр, фил куучылар, дөядә сугышучылар, олау һәм җәяүле яугирләр, атна дигәндә, сарай каршында булыр, галиҗәнаплары.
– Кыл боерганны, гаскәрбаш. Мин сиңа ышанам.
– Баш өсте, галиҗәнаплары, баш өсте.
Гаскәрбаш урыныннан купты, кабалана төшеп чыгып китте. Гаскәрбашның кабалана-кабалана чыгып китүен шаһиншаһ ошатмады, әмма аны туктатмады. Кузгалды һәм янә бакча ягына караган тәрәзә янына килде. Бакчада берәү дә юк иде инде. Вак таш сипкән сукмакта алгөл чәчкә ята. «Туран кызының йөрер юлына бакчачы эфиоп ташлаган», – дип уйлады шаһиншаһ һәм үзалдына көлемсерәп куйды. Гүзәл, чибәр туран кызы, шаһиншаһ булса да, гүзәллеккә сокланудан ул да мәхрүм түгел иде.
Кисәк ул борылды һәм кыю адымнар белән кораллар бүлмәсенә үтте. Монда ни генә юк иде: борынгы бабалары кулланган кораллардан башлап сакал кырырдай үткен һәм җиңел кылычлар, төркиләрдән алган сызгыра торган уклар, тоташ тимердән эшләнгән калканнар, төркиләрнең еракка ата торган озын керешле җәяләре, саплары зиннәтле ташлар белән бизәлгән хәнҗәрләре, һәр гасыр саен кеше үтерү өчен эшләнгән кораллар камилләшә барган. Киң грек ятаганнарын татар тимерчеләре ясаган җиңел кылычлар алыштырган. Күр әле, заманалар үтә барган саен, корычның катысын, коралның җиңелен һәм камилен төркиләр ясаганнар. Болгар тимерчеләре ясаган коралларны кытайлыларга гына түгел, иранлыларга да китереп сата башладылар. Тик бер нәрсә турында уйламыйлар кебек шаһиншаһ Ядигәргә төркиләр, тора-бара бу коралларның очлары төркиләрнең үзләренә таба борылуы бар ич. Һәм заманалар үткән саен, шулай булыр да. Әйе, татар тимерчеләре аша булса да, сугыш кораллары камилләшә, ә менә халыклар белән идарә итү нигәдер кыенлаша бара. Әйтик, халыклар белән идарә итү аның бабаларына бер дә кыен булмаган, һәрхәлдә, тарихчылар шулайрак язалар, ә менә шаһиншаһ Ядигәргә ил белән идарә итү елдан-ел кыенлаша бара. Ил белән идарә итүдә шаһиншаһ Ядигәр реформалар да уздырды, сарай куштаннарын да алыштыра торды, һәр өлкәгә үз кешеләрен куйды һәм аларны үз кырына дәштереп, ике-өч айга бер хисап алды, аларга яңадан-яңа бурычлар йөкләде, киңәшләр бирде, зарларын тыңлады, ярдәм кирәгенә ярдәм итте, ярдәм итеп тә аякланып китә алмаганнарын алып атты. Өлкә түрәләре аңа башкалада тураннар базарын ачарга үтенделәр. Имеш, чыдам вә гаскәри атларны тураннар гына саталар, корал турында әйтеп торасы да юк, дирбияләре дә иң югары камиллектә. Ләкин әрсез туран-төркиләр корал һәм атлар белән бергә базарларына коллар китереп тә сата башладылар. Алар сәүдәгәрләрендә кызыл йөзле аланнар, сипкелле готлар, сары тәнле җүҗаннар да, хәтта үз халыклары да булыр иде, бигрәк тә күпләп кызлар китерерләр иде. Кызлары чибәрләр, күз алмалы гүзәлләр булыр, фарсы байлары һәм куштаннары туран кызларын бик теләп алырлар иде, ә Туран иле сәүдәгәрләре үзләре исә кара чәчле, тутсыл йөзле фарсы кызларын сатып алып китәрләр иде.
Әнә шушындый уйлар белән шаһиншаһ Ядигәр баскычлардан түбән төште һәм тар сукмаклар аша ял бакчага чыкты. Кояш яңа гына баеган, җир өстенә эңгер иңеп килә. Һава җылы, ләкин күрер күзгә якты иде әле. Храм ягына таба рухани мөбәт атлый, озын киеме аягына урала. Мөбәт атакай, нидер сизенеп, әйләнеп шаһиншаһка карады, бермәл ни кылырга белми торды, ахыр юлын дәвам итте, туктамады, башкалар кебек, шаһиншаһка баш имәде. Яратмады шаһиншаһ Ядигәр руханиларны. Аның уенча, нәкъ менә алар котырталар иде халыкны. Храм ягыннан утка ташланган чүпрәк исе килә. Каһиннәр надан халыкларны әнә шулай чүпрәкне утта яндырып дәвалыйлар. Теге бичара чүпрәк төтене исенә түзә алмый йөткеренә, тончыга башлый. Ахыр, бичаракай, бу хәлдән котылу өчен, мин сәламәтләндем инде, дип чыгып китү җаен карый. Бер ише исә, шул чүпрәкне исни-исни, храмда ук җан тәслим кыла. Кая илтәләр ул бичараларның мәетләрен, шаһиншаһ Ядигәр кызыксынмады. Соңыннан бу хакта сорагач, вәзире җиткерде: мәетләрне идән астындагы арысланнарга ташлыйлар икән.
Бу хәлне белсә дә, шаһиншаһ Ядигәр вәзиренә бер сүз дә әйтмәде. Аның мөбәтләрне бер селтәнүдә юк итәсе килә иде. Шуның өчен ул руханилар күләгәсендә секталар оештырып йөрүче мөбәтләрнең әкәмәтләренә күз йома килде, вакытын көтте, һәм менә ул көн килеп җитеп ята. Шаһиншаһ Ядигәр кинәт борылды да храмга таба атлады. Шул чакта аның каршына туран кызы килеп чыкты. Шаһиншаһ булса да, кинәт булгангамы, Ядигәр каушап калды, ләкин үзен бик тиз кулга алды.
– Чәчкә мин, Чәчкә атлы мин, галиҗәнаплары, – диде кыз, чак кына чүгә төшеп. – Анам янына барам, ул сезгә моңа кадәр күрмәгән аш хәстәрли.
Ул аны туктатасы һәм, иңнәреннән алып, күзләренә карыйсы итте, тәүгечә. Аның моңа хакы да бар иде, шаһиншаһ ич ул! Сарайдагы җарияләр аның белән булыр өчен җаннарын кыярга әзерләр, ә бу кыяр-кыймас тора, җитмәсә, тулынкы, күперебрәк һәм дымланыбрак торган авызын каплады. Дөрес, яулык очы белән генә, әмма зәңгәр күзләре бу хәлдән тагын да төсләнебрәк китте сыман.
– Ач йөзең, Чәчкә, сиңа шаһиншаһың бага. Ач, минем синең гүзәл йөзең күрәсем килә.
Кызның битләре тагын да алсуланып китте, һәм ул әкрен генә йөзен ачты, керфекләрен түбән төшерде, соңрак хәтта, керфекләрен каккалап, шаһиншаһка багарга кыйды. Ул арада храм яклап берәү тамак кырды, ул да түгел, куаклар арасыннан бакчачы эфиоп килеп чыкты.
– Чәчкә, – диде бакчачы, шаһиншаһны күрмичә булса кирәк. – Чәчкә, сине анаң дәшә.
Шаһиншаһ Ядигәр бакчачыга әйләнеп карады, ә теге шаһиншаһны күрде дә кулы-йөзе белән җиргә капланды.
– Йә, тор, бар, юлыңда бул, – диде аңа шаһиншаһ Ядигәр, аның бүген кәефе әйбәт иде, киң күңеллелек күрсәтте.
Аны барысы да күзәтәләр иде. Ул моңа шаккатмады, аны барысы да яшеренеп саклыйлар иде һәм ул шулай булырга тиеш иде дә. Чөнки ул – шаһиншаһ. Тик бит шаһиншаһка күз-колак булырга вәзир азатларына кушкан булса, бакчачының моңа хакы юк иде. Кинәт кенә кызык булып китте шаһиншаһ Ядигәргә. Үз сараенда, үз бакчасында, әмма аны күз карасыдай саклыйлар.
Шулвакыт урам яклап азатлар җырлап җибәрделәр. Шаһиншаһ Ядигәр тураебрак басты, бөтен тәнен вә кальбен, барлык әгъзаларын чемердәтеп, күңелен горурлык хисе биләде. Җыр тантаналы төстә бер ерагайды, бер көчәеп китте, шаһиншаһ Ядигәрнең бала йоннары кузгалып киткәндәй итте. Ләкин шул мәлдә икенче бер тавыш колагына килеп орылды. Азатлары кинәт сорнай кычкырта башладылар. Бу азатларны йокыга дәшү быргысы иде. Азатларның торак урыннары шаһиншаһ сарае белән янәшә генә, һәм азатларның торагы урам яклап кеше менмәстәй дувал белән уратып алынган иде. Сарай алдына менгән һәр кеше сакчылар угына тап булачак иде. Моны бабасы шаһиншаһ Шапур шулай эшләткән, һәм шул тәртип әле булса дәвам итә.
Кыз китеп барды, шаһиншаһ Ядигәр храм баскычлары буйлап күтәрелә башлады, ахыр эчкәре үтте. Храм эченә ярым караңгылык иңгән. Мәңгелек ут янына каһин атакай баскан һәм каршында утырган иптәшкә нидер сөйли. Утка җитәр-җитмәс, шаһиншаһ туктады, ул каһин атакайның баштагы сүзләрен ишетмәсә дә, соңгыларына колак салды.
«Дөнья галәмендәге утка, суга, җир-туфракка бер генә адәми заты да ия була алмый. Шулаймы?.. Берәүләр бай, берәүләр ярлы – гаделлекме бу?! Ә бит кешелек бар тапкан малны да тигез итеп бүлгәндә генә адәм балалары барысы да җитешле яшәрләр иде!»
Ут сандалы тирәли утырган дәрвишләр каһин атакайның һәр сүзен йотлыгып тыңлыйлар һәм сихерче зәрдәшкә ышаналар иде бугай. Әйе, ихластан ышаналар. Моны шаһиншаһ Ядигәр тезләнеп утырган һәм кымшанырга да курыккан бәндәләрнең йөзләреннән үк күрде. Ләкин кирәкмәс, сабыр итәргә кирәк. Тиздән, бәлки, бер атнадан ук, барысы да бетәр. Шаһиншаһ белә иде, бер хакыйкать бар: Ходай Тәгалә һәр кешене үз язмышы белән яраткан. Кабул итсәң кабул ит язмышың, кабул итмәсәң, хет башың ташка ор, яисә мәңге ашмас хыял белән яшә, йә бу якты дөньяны ташлап кит. Телисең, утка ташлан, телисең – суга. Ашыкканнарга ук-кылыч кебек җиңелрәк үлем дә бар.
«Ук дигәннән, – дип уйлады шаһиншаһ Ядигәр. – Шаһзадә Бәһрамга атчабар җибәрергә кирәк. Кайтсын. Ә үзем азатларым белән баш күтәрергә җыенган Фәрүз каласына юнәлермен. Мин андагы бер генә мөбәтне дә, аңа каршы чыккан бер генә каһинне дә исән калдырмам. Берсен дә!»
Шаһиншаһ Ядигәр храмнан чыгып китте. Баскычлардан төшкәч, ул үзалдына сөйләнгәндәй: «Тагын ни дип әйтте соң әле бичара бәндәләргә бу каһин? Әйе, шаһ булса да, кол булса да, адәм баласын бер үк кабер көтә, диде бугай. Менә монысында син хаклы, каһин, хаклы. Безнең барыбызга да җиде аршын җир җитә, һәммә кешегә дә, бай булса да ул, ярлы булса да, эт сурәтендә кол булып йөрсә дә. Иртәгә булмаса, Фәрүздән кайткач, сине, шаһиншаһка каршы чыккан каһинне, җәһәннәмгә озатырлар. Ходай барысын да тигез яратып та, һәр кешегә үз язмышын бирүгә карамастан, син аларны тигезләр дип тәкрарлаган өчен, надан вә гыйбад адәмнәр күңеленә коткы салган өчен. Бәлки әле, мин сине, зәрдәш каһинен, идән астындагы арысланнарга ташлатырмын, адәм рәтендә җирли дә алмаслар үзеңне.
Йокларга юнәлергә тиеш булса да, сарайга кайтуга, багучысыннан вәзирен дәштерде һәм чапкынын чакыртты, ә бетекчесенә барысын да язып барырга кушты. Әмерен бетекчесе язгач, дөрес язганмы дип, Ядигәр төргәкне сүтеп, укып чыкты. Бетекче бер хәрефне дә төшереп калдырмаган иде. Углы Бәһрам бәкне чакырткан кәгазьгә кулын салды, мөһерен сукты һәм, төреп, чапкынына тапшырды. Чапкынына юлдаш итеп унуклардан килгән азатын бирде. Унук азаты саргылт чәчле, зәңгәр күзле, кирәкмәгән озын буйлы иде.
– Аякларың җиргә тимиме? – дип сорады шаһиншаһ, әзмәвердәй гәүдәгә игътибар итеп.
– Өзәңгеләрем озын минем, шаһиншаһ, – диде унук азаты.
Шаһиншаһ Ядигәр үзалдына елмаеп алды, чапкынына төргәкне бирде.
– Шаһзадәсез илгә кайтмыйсың. Ак юл сиңа! Исән-имин йөр!
Сакчылары чапкын һәм унук азаты артыннан ишекләрне яптылар, ә шаһиншаһ бермәл чапкыны чыгып киткән ишеккә карап торды.
Ике-өч ай дигәндә, шаһзадә илдә булыр һәм шунда барысы да хәл ителер, ә ул арада шаһиншаһ Ядигәр мөбәтләрдән арыныр. Башбирмәсләрен дар агачларына астырыр, зинданнарга ташлатыр, арысланнардан ботарлаттырыр. Күңеле белән ул моңа әзер иде инде – Иран шаһиншаһы Ядигәр.
9Варварларның империягә хезмәткә күчә башлаулары.
I гасыр башында Көнчыгыш һәм Көнбатышимперияләре гаскәрләренә «федерат» йөзендә гот һәм гун кавемнәреннән чыккан халыкларны яллый башлыйлар. Аларның барысын да бары тик сугышчылар итеп кенә алалар. Империя полководецлары өстенлекне атлылардан торган гуннарга бирәләр, шул исәптән атлар белән генә сугышкан аланнарга, аварларга, болгарларга ташлама ясыйлар. Кара диңгез һәм Дунай буйларында көн күргән герман кавемнәре исә – готлар, геруллар, вандаллар, гепидлар һәм лангобардлар – сөңгеле атлы гаскәрдә хезмәт иткәннәр.
Бу чорда әле Византия империясендә җәяүле гаскәриләр күп була, алар, нигездә, готлардан, славяннардан, франклардан һәм бургундлардан торганнар.
Шуңа карамастан, күп тә үтми, Рим империясе егыла. Империянең егылуына, Ауропа тарихчылары язганча, бер дә варварлар сәбәпче булмый, ә империя эчтән чери башлаган була. Византия императоры Лев I һәм аның дәвамчысы император Зинон, варвар-федератларның гаскәриләренә ышанмыйча, империянең эчке төбәкләреннән гаскәриләр җыя башлый. Нигездә, исаврийлардан. Әнә шулай империянең үзеннән оештырылган гаскәриләр яллана, хезмәт иткәннәрне әкрен генә кысрыклап чыгара башлыйлар. Бу хәл ялланып хезмәт иткән варварларга бер дә ошамый. Император Юстиниан чорында инде ялланган гаскәриләр белән җирле халыктан җыйган гаскәриләр саны тигезләшә.
Фарсылар һәм юлбасар вандаллар белән сугышканда император Велизарий төп өч типтагы гаскәриләргә генә таяна һәм ышаныч белдерә: федератлыкка кергән җиңел укчы атлы гуннарга, авыр сөңгеле атлы готларга һәм җирле җәяүлеләргә.
Гуннар дошман белән маңгайга-маңгай килеп бик сирәк сугышалар, башта алар дошманны уктан алалар, уклары беткәч, арканга күчәләр һәм шул ысуллар белән еш кына үзләреннән көчле дошманны да җиңүгә ирешәләр.
«Двести лет прожили они в соседстве. И когда наступила пора дальних походов на Европу, двинулись не хунны и угры, а потомки и тех, и других – гунны. Хунны стали ядром его угры – скорлупой гуннов».
Маршал: «Правда, сказанная злобно, лжи отъявленной подобна».
История воин. 240 б.
* * *Меңбаш Сакмар угорларның агач сынга, ә кайбер ыруларның аюларга табынуларын белә иде инде. Ул ике ел Куриш илтотар кырында угор яугирләрен атта йөрергә һәм атта сугышырга өйрәтте. Ә үзе Тәңре диненә тугры калды. Шуңа карамастан, угорларга бик яхшы таныш булса да, аны да янган учак аша сикерергә мәҗбүр иттеләр. Бу үзенә күрә бер йола иде, кешеләрне гөнаһларыннан арындыру. Имеш, угорларга килгән һәр кеше алар арасына ут аша сикереп, чистарынып керергә тиеш. Учак аша сикерү белән, Куриш илтотар аны колач җәеп каршы алды һәм, әлбәттә, каенишләре Рухил белән Рамулны да. Аннары илтотар тимерчеләр остасы Тугран белән Атилла оланны көтеп алды. Илтотар Куришның кырында ук Айгөл апасы. Барысы белән дә күрешкәч, ул учак аша иң соңыннан сикергән һәм бераз чәчләрен көйдергән Атилла энесен кочагына алды һәм шатлыгыннан елап ук җибәрде:
– Канатлы энем килгән минем, канатлы энем…
Аннары аларның барысын да илтотар Куриш агачтан салган сараена таба алып китте. Угорларның гадәте буенча, кунактан алда аның ризыгы йөрергә тиеш икән, сарай капкасына җитүгә, алар каршына зур-зур агач табакларга салып, кыздырылган казлар тотып, бер көтү кызлар чыкты. Алар башта казны Рухил белән Рамул угланнарга, аннары башкаларга бирделәр. Килгән кунаклар казның теләсә кайсы кисәген алды һәм ризыкны ашагач кына каерып ачылган капкадан керә алды. Килгән кунаклар барысы да сарай капкасыннан үткәч кенә, Куриш илтотар янәшәсендә торган хатынына әйтте:
– Рухил белән Рамул казларның канатларын ашадылар, алар тиздән илләренә кайтып китәрләр, ә Сакмар меңбаш белән тимерче һәм Атилла олан казларның күкрәк итен ашадылар, вакытлыча булса да алар бездә калырлар…
– Бик яхшы, мин энемне сагынган идем, – диде хатыны Айгөл.
Килгән кунакларны кыздырган казлар белән каршы алу – угорларның үзенә күрә гореф-гадәтләре иде, бу нәрсәгә унуклардан килен булып килгән Айгөл баштан ук җитди нәрсә итеп карамаган иде, хәзер дә ир-канаты белән шундук килеште.
Тәхет ягына үтүгә, Айгөл апасы Атилланы кочагына алды һәм, ир-канаты Куриш җизнәсенә карап:
– Күр әле моны, күр әле, җизнәсе, ничекләр үскән, бүген үк өйләндерер егет булган бит, – дия-дия, Атилланың аркасыннан сөеп алды.
Куриш илтотар гәрәбәдәй нараттан яңа сарай күтәрткән иде. Сарайның дивар бүрәнәләре тигез итеп шомартылган, тәрәзә тирәләре нәкышләнгән. Куриш илтотарның тәхете дә сырланып, матурлап ясалган иде – терәкләрендә аю сыннары. Агачтан уелып ясалган булсалар да, аюлар тере кыяфәтенә кертеп эшкәртелгәннәр һәм буялганнар иде. Атилла олан түзмәде, барып, аюларны тотып-тотып карады.
Куриш илтотар тәхеткә утыруга, килгән кунаклар уң һәм сул якларындагы түмәрләргә утырдылар. Атилланың апасы Айгөл илтотарның уң кулындагы чак кына калыша төшкән кечерәк тәхеткә чумды һәм Атилла оланны үз кырына алды. Шулчак алар кырына сары чәчле бер кыз килеп басты. Кыз чәчен зәңгәр тасма белән маңгае аша бәйләгән, күзләре зәңгәр, өстендә Кытай ефәгеннән тегелгән зәңгәрсу төстәге күлмәк, күлмәгенең якалары җофар тиресе белән каелган.
– Син кем? – дип сорады Атилла кыздан.
– Мин – илтотар кызы. Ә сине атам бездә калдырыр, чөнки син каз түшен ашадың, Сакмар меңбаш та калыр, – диде сары чәчле кыз җитди рәвештә, аңа таба карамый гына.
Гаҗәпкә калудан Атилла олан бер мәлгә ачкан авызын яба алмый торды, әйтер сүзен әйтер иде, кинәт кенә җавап бирмәле түгел, аннары ни хакы бар ниндидер бер кызның аны, Мәңгүк хан углын, угорларда калдырырга.
– Мин – унуклар ханы Мәңгүк углы Атилла, – диде ул, ниһаять.
– Минем исемем Күркәм, әтием илтотар Куриш миңа синең кырыңа басарга кушты. Әтием сезнең егетләргә кызларыбызны бирәчәк. Хәзер без аш ягына узабыз, мин синең белән янәшә утырачакмын. Синең апаң Айгөл – минем әнием.
– Димәк, без кардәшләр.
– Кардәшләр, – диде кыз, бер дә исе китмичә. – Анам да шулай диде.
Ниһаять, ике үсмернең сөйләшүләренә Айгөл дә колак салды. Балалар зурларны бөтенләй тыңламыйлар, үз дөньяларына кереп чумганнар иде. Хатын балалар сөйләшүендә ниндидер олылар сөйләшүендәге мәгънә күрде. Кызы Күркәм артыгы белән кыю сөйләшә кебек тоелды аңа, бу исә үсмер кызга килешми кебек тоелды анага. Шуңа күрә Айгөл апасы Атилла энесенең колагына иелә төште һәм:
– Күркәм минем кызым түгел, асрауга алдым мин аны, – диде.
Атилла олан аптырабрак кызның йөзенә бакты һәм ирен чите белән генә елмаеп куйды.
– Кем кызы соң ул? Нигә шулай кыю кылана? – дип сорады апасы Айгөлдән.
– Готлардан килгән хатыннан ул, анасы үлде, минем янда үсә. Матур кыз, кыю. Яратам мин аны, Атилла. Син дә ярат, ятим ул. Телисеңме, мин аны сиңа кияүгә бирәм, – диде Айгөл апасы, уенын-чынын бергә кушып елмая-көлә.
Атилла олан янә бер тапкыр кызга күз төшереп алды. Чибәр иде кыз, хәтта ул аңа артыгы белән ошый иде. Атилла апасы колагына сузылды:
– Миңа өйләнергә иртәрәк шул әле, апам, – диде.
Апасы аны кочагына алды һәм аркасыннан сөеп куйды:
– Егет инде син, җиткән егет, энем. Телисеңме, мин аны сиңа биреп җибәрәм?..
– Телим, – диде Атилла, әңгәмәне ихлас чынга алып.
Ул арада үзенең гөлдер тавышы белән Куриш илтотар сөйли башлады. Барысы да тын калдылар.
– Кардәшләрем, унуклар ханы Мәңгүк минем каенишем, ул үзенең асыл егетләрен безнең тарафка кызлар алырга җибәргән. Безнең бабаларыбыз борын заманнардан ук кызлар алышып яшәгәннәр, бу хәл ары таба да шулай булыр. Хәзер аш табынына узыйк, унукларның асыл егетләрен аш ягында кызлар көтә. Аш ягына рәхим итегез, кардәшләр.
Кунаклар күрше аш табыны ягына кузгалган арада, Атилла янәшәсендә басып торган кызның кулыннан эләктереп алды һәм Куриш җизнәсе янына үтте.
– Куриш җизнәй, Куриш җизнәй, мин дә өйләнәм, – диде, барысын да сагаерга мәҗбүр итеп.
– Син дә өйләнәсеңмени?! – дип гаҗәпкә калгандай сорады шаярта төшебрәк Куриш җизнәсе. – Айгөл апасы, әллә соң унукларның бу егетен дә бер җайдан өйләндерәбезме?..
– Мин аларга фатихам бирдем инде, Куриш.
Тәхетеннән торып, аягүрә баскан илтотар Куриш, чарасыз калуын аңлатып, кулларын җәйде һәм, хатынны үз янына дәшеп:
– Бу балаларны аерым табынга утырт, – диде.
Табын янында илтотар Куриш Рухил белән Рамул каенишләрен үз кырына утыртты. Ләкин егетләрнең күрше яктагы табында утыручы кызлар чырылдавына артык игътибар итүләрен күреп, каенишләренә яшьләр табынына күчеп утырырга кушты. Рухил белән Рамул каенишләре, көлә-елмая, яшьләр табынына күчеп утырдылар. Алар киткәч, Куриш илтотар хатыны Айгөлгә карап елмаеп куйды һәм бер сүз белән:
– Яшьлек бәласе, – диде.
Шунда Куриш илтотарга меңбаш Сакмар якыная төште һәм кыяр-кыймас кына:
– Хөрмәтле илтотар, элек килгәндә, минем сезнең бер чибәрегезгә күзем төшкән иде, кияүгә бирдегезме аны, әле булса…
– Әле булса сине көтә ул кыз, меңбаш, әле булса сине көтә,– диде илтотар урынына аларның сүзләрен ишетеп торган Айгөл кардәше.
– Әйе, ул чибәр кыз кияүгә чыкмады. Булмады түгел, булды андый хәл, үгетләп тә карадык, – диде илтотар Куриш һәм, җөпләп: – Ул чибәр сине көтте, сине көтте, меңбаш Сакмар. Бар, әнә ул яшьләр арасында утыра, әнә-әнә үзе дә синнән күзен дә алмый. Анасы, дим, дәш әле меңбаш Сакмар тансыклаган кызны. Дәш-дәш, минем аларны үзем кавыштырасым килә. Тик бер шарт белән, – дип, янә меңбаш Сакмарга таба борылды илтотар Куриш, – син аңа бүген үк өйләнәсең. Бүген өйләнмисең икән, мин аны башкага кияүгә бирәм…
– Мин сезгә шул чибәрне сагынып килдем, Куриш илтотар.
– Тукта, меңбаш, мин шартымны әйтеп бетермәдем. Өйләнәсең һәм бер-ике елга булса да бездә каласың.
– Мин кеше кешесе, илтотар, минем буйсынган ханым бар.
– Ханың белән мин үзем сөйләшермен. Иртәгә үк чапкыным җибәрермен һәм ханың минем белән килешер. Сез миңа бер көтү ат куып китердегез. Минем егетләрне атта орышырга өйрәтерсең. Сине генә түгел, тимерчегезне калдырам әле мин. Мәңгүк ханга гына түгел, миңа да ат дирбияләре, камил кораллар кирәк.
– Мәңгүк хан тимерчегә Атилла оланны да тапшырган иде, күз-колак булырсың, дигән иде, илтотар.
– Атилла олан да калыр, меңбаш, апасы янында калыр. Без аңа тамгалы уклар ясатырбыз, ул да егетләр арасында булыр.
Угорларның илтотары беренче карашка йомшак табигатьле кеше кебегрәк күренсә дә, каты куллы кеше иде. Унуклар ханы Шимбай хан кырына кызының кулын сорап килә.
– Менә, балакай, шул булыр синең киявең, – диде Куриш илтотар. – Без угорларда егетләрне өйләндерү, кызларны кияүгә бирү өчен артык мәшәкатьләнеп тормыйлар. Айгөл апагыз чәчләрегезне чәчкә бәйләр, ә мин үз фатихамны бирермен. Бер сүз белән, сез бүген кияү егет һәм кәләш. Барыгыз, үзегез теләгән урынга утырыгыз, ял итегез, соңыннан сезне Айгөл апагызның кызлары мәхәббәт өенә озатырлар.
Меңбаш Сакмар сөйгәне Айсылуның кулыннан алды һәм Айгөл якташы янына килде, ә теге исә яшьләрнең чәчләрен чәчкә бәйләгәндәй итте. Шуннан соң яшьләр күзгә-күз карашып алдылар да ишләре табынына таба кузгалдылар.
– Менә туй дигәнебез башланды да, – диде Куриш илтотар. – Синең белән миңа, Айгөлем, эш күп булыр бүген-иртәгә.
– Куанасы ит, Куриш, куанасы ит, көннән-көн унуклар белән угорлар татулаша, берләшә бара.
– Адәм балалары гына түгел, йолдызлар да берләшәләр, дигәннәр безнең бабаларыбыз, анасы, йолдызлар да. Син монда, анасы, табынны кара, минем тимерче белән сөйләшәсем бар. Тимерчеләр җитми миңа бүген, тимерчеләргә мохтаҗ мин. Ә бүген Ходай аны үзе миңа җибәргән.
Куриш илтотар ике чокырга мөлдерәмә әче бал тутырттырды да туп-туры тимерчеләр башы Тугран янына китте. Килде, аңа урын бирделәр, чокырларны түмәргә куйды да тимерче янәшәсенә утырды.
– Синең яныңа килдем, тимерчеләр башы.
Тимерчеләр башы урыныннан купты, күкрәгенә кулын куеп баш иде.
– Илбашына баш иям, Куриш илтотар.
– Утыр әле син, утыр. Тот менә бу Куриш илтотар биргән әче бал тулы чокырны, әүвәл берәрне эчеп куйыйк. Соңыннан сөйләшербез.
Икесе дә бергә чокырларын чәкештереп, күтәреп эчеп куйдылар, авызларын кул аркалары белән сөртеп, кыздырган аю итенә үрелделәр.
– Мин сине, оста, үземдә алып калырга булдым. Мин бу хакта Айгөлгә дә әйттем инде, Сакмар меңбашка да, – диде Куриш илтотар, әмма тимерченең нидер әйтергә ымсынуын күреп, кулын күтәрде: – Әүвәл мине тыңла. Каласың. Ә хан белән, ханың белән мин үзем сөйләшермен. Борчылма, ханың минем белән килешер.
– Бик озакка түгелдер бит, илтотар?
– Озак тотмам. Көне килгәч китәрсең. Ә хәзер тагын берәр чокыр эчәбез, – дип, Куриш илтотар әче бал салучыларына чокырын сузды. – Мин Мәңгүк ханның исәнлегенә эчәм.
– Мин сезнең исәнлеккә, илтотар.
Эчтеләр, угорлар гадәте буенча яңакларын яңакка куйдылар. Бу инде туганлашу билгесе иде.
– Телисең, тимерче, мин сиңа да хатын табам? Менә дигәнен…
Ни әйтә ала иде тимерче Тугран илтотар Куришка, бер уйлаганда, ул да хатынсыз иде, ул да буйдак, ул да орышта хатынын югалткан иде.
– Килешерме соң, илтотар?
– Килешер, килешер, оста. Сиңа хатынны Айгөл якташың табып бирер. Килештекме?..
Тимерче Тугран иңбашын сикертеп куйды һәм, килешеп, ияк какты.
Туй итүләр, яшьләрне кавыштырулар тугыз көнгә сузылды. Тугыз саны угорлар өчен изге сан икән. Унынчы көн туганда Рухил белән Рамул угланнар кырларындагы угорлардан өйләнгән егетләре белән кайтыр юлга чыктылар.
Куриш илтотар Кытай, Иран һәм Германрих король халыкларын куркытып, бөтен бер далага ия булып торган унуклар дип йөртелгән төрекләр исемен йөрткән төрекләрне яратаиде һәм аларга хатыны аша да хөрмәте зур иде. Шимбай ханкызына өйләнүе дә шуннан булды, бу ыруны яратуыннан. Ул әле дә, унукларны озатырга килгәч тә, биленә җиткән ак сакалын сыйпый-сыйпый, күзе-йөзе белән елмаеп карап тора һәм иленнән китеп барган ат менгән унук егетләре иярендә үз кулы белән биреп җибәргән аксыл чәчле кызларны күреп, атлы унукларга соклануын яшерми кинәнә иде. Куриш илтотарның яше бар иде инде, ул илтотар буларак белә иде, аңа озак яшәргә калмаган, ә ыруын ышанып тапшырырдай углы да, кардәше дә юк иде, бүген исә ул үз кырында кече каенише Атилланы калдырды.
10Ак төрекләр белән сарматларның кушылу хәбәре шаһиншаһ Ядигәргә углы Бәһрам илгә кайтып җиткәнче үк ирешкән иде инде. Ошбу хәбәр ирешкәч, шаһиншаһ Ядигәр ике тойгы кичерде: берсе углан шаһзадәнең юлга чыгуы булса, икенчесе дала куәте булган ак төрекләрнең сарматлар белән кушылулары иде. Хәер, соңгысын да, тәүгесен дә ул үзе теләгән иде. Тик менә шаһзадәнең Сармат хан кызы Сафураны ташлап китүен генә ошатып җиткермәде. Шул ук вакытта, уйлана торгач, бу хәл белән дә килеште; нишләмәк кирәк, язганы шул булгандыр дип, үз-үзен юатты һәм ашыгыч төстә күпсанлы азатлары белән баш күтәрүчеләрне бастырырга Фәрүз каласына таба юнәлде. Углы кайтканчы, шаһиншаһ Ядигәрнең, ил башы булган илбашының, үзенә каршы чыккан мөбәтләрдән котыласы килә иде.