Полная версия
Кайту
Әнә тегендә бер ир чүгәләп ике баласын кысып кочаклаган да тынып калган. Ул сулыш та алмый шикелле. Бары тик күзләреннән аккан яшь кенә ике тасма булып яңакларына шуып төшкән. Янында басып торган хатыны да аларга карап тавыш-тынсыз гына сулкылдый. Рәссам булсаң, картина язарлык мизгел. Ирнең үлемгә китүен икесе дә аңлап тора ич. Бу тиклем дәһшәт булып килгән сугыштан исән кайта алуың үзе бер могҗиза сыман тоела. Ил бәхете хакына үзләрен корбан итәргә җыенган кешеләрнең соңгы хушлашуы. Тавыш-тынсыз, сүзсез бәхилләшү. Хәтта күз яшьләре дә юаш кына булып, язмышка буйсынып аккан сыман тоела…
Якында гына бер кыз сөйгәненең якасыннан тотып җилтерәтә, үзе күз яшьләренә буылып ялвара:
– Китмә!
Тәнзилә ул кызны белә. Ләйсәния ул. Медпунктта эшли, ә егете – Ревмир исемле. Клубта эшли иде. Әпә кино килгән чакларда, бала-чаганы кертмиләр, ә Тәнзиләне Ревмир уздырып җибәрә торган иде. Менә бүген ул да биштәр аскан… Соклана иде Тәнзилә аларга карап, шулкадәр матур парлар булыр икән, болар бит бер-берсе өчен генә яратылган, дип уйлый һәм үзенең сөйгән кешесен күз алдына китерергә тырышып карый, тик берни дә килеп чыкмый иде.
– Китми тор… Өч кенә көн калды бит…
– Кайткач, бәгърем, кайткач… – дип юатырга тырыша Ревмир.
– Өч кенә көн! – Ләйсәния, әйтерсең, аны ишетми, – Өч кенә. Минем хакка. Карынымдагы сабыең хакына… Китмә…
– Шулай кирәк, бәгърем.
Ләйсәния тагын ярсып Ревмирның якасына үрелә. Җилтерәтә.
– Илең генә түгел бит синең… – ди ул үртәлүнең чигенә җитеп, – Сөйгәнең дә бар бит. Мин дә бар. Карынымда балаң да бар… Хет бер тапкыр тыңла сүземне… Илең генә түгел бит…
Һәм ул сөйгәнен читкә этеп җибәрә дә офицер каршысына килеп баса:
– Иптәш офицер, зинһар өчен бүген алып китмәгез Ревмирымны. Өч көнгә генә калдырыгыз. Өч көннән безнең туй булырга тиеш иде. Кунаклар да чакырылган иде. Ә ул китә. Калдырыгыз өч көнгә генә, ә… Хатыны булып калыйм… Өч көнгә генә китми торсын… Аннан соң барыр… Беркая да качып китми ич ул… Иптәш офицер, сез мине ишетәсезме?
Офицер уңайсызлана. Күзләрен яшерергә тырыша. Тик үзен кулга ала.
– Ярамый.
– Ничек ярамасын? Өч кенә көн бит ул!
– Кайткач, туй ясарсыз, – дип дәртләндерергә тырыша офицер, – Кайткач…
– Иптәш офицер… – Ләйсәния ярсып хәрбинең изүеннән эләктерә дә куллары салынып төшә. Ул хәлсез адымнар белән Ревмиры ягына атлый, егет инде аның янына килеп җиткән, кыз аның муенына асылына да сулкылдап еларга керешә, – Кайт, кадерлем. Бөтен үлемнәргә үч итеп кайт. Мин сине көтәрмен. Мин сине үлгәнче көтәрмен.
Һәм аның куеныннан кинәт арынып кесәләрен капшый башлый, беркадәр шулай мәшәләнгәч шакмаклап киселгән марля кисәге тартып чыгара.
– Менә! Бу сине саклап йөртәчәк. Кайткач улыңа имезлек ясап каптырырсың.
Марля кисәген үбә дә Ревмирның кулына тоттыра, егет аны шундук түш кесәсенә тыгып куя һәм сөйгәнен кочаклый:
– Кайтачакмын, Ләйсәния. Син көт… Сез көтегез…
Ләйсәния бераз тынычланып кала һәм кинәт килгән ярсу белән Ревмирның муеныннан кысып кочаклап ала да иреннәреннән үбә, үзе аңа сеңеп бетәргә теләгәндәй бөтен булмышы белән егетенә сарыла. Бер-берсенең тән җылысын, җан җылысын, мәхәббәтен сеңдереп бетерергә теләгәндәй шул халәттә катып калалар.
– Биш минут вакыт калды, – дип кычкырды хәрбиләрнең берсе, – Биш минуттан сафка тезеләбез.
Бу сүзләр хушлашучыларны тагы да җанландырып җибәрде. Алар әйтәсе сүзләрен әйтеп калырга, теләкләрен теләп бетерергә ашыктылар. Әмма мондый чакта вакыт бик тиз үтә. Һәм офицерның көр тавышы яңгырады:
– Тезелеп басарга!
Ир-егетләр тезелеп баскач, офицер аларны күз карашы белән генә санап чыкты да:
– Машиналарга! – дип боерды.
Сугышка китүчеләр машина арбасына менеп басты. Утырырлык чама юк, әле баскан килеш тә көч-хәл белән сыешып беткәннәр иде. Халык арасында елаган, кычкырышкан, теләк теләгән авазлар көчле шау булып яңгырап торды. Машиналар кузгалып киткәч, төркем беркадәр алар артыннан ияреп барды. Бераздан кычкырышу авазлары күмәк кешеләрнең берләшеп елавына әверелде.
Елау авазлары Тәнзилә өчен яңалык түгел иде. Ул аларны кечкенәдән ишетеп үскән. Кайда гына булсаң да кинәт бер почмактан кемнеңдер елаганы ишетелә. Иртә таңда да, көндезләрен дә, кара төннәрдә дә. Хатын-кызлар елый. Кемнеңдер баласы үлгән, кемнеңдер ирен алып киткәннәр, кемнеңдер тагын бүтән төрле кайгысы бар. Аларына күпмедер дәрәҗәдә күнегелә дә инде. Чөнки бу авылның күз яшьләреннән өзелеп торганы юк.
Ләкин мондый хәлне Тәнзиләнең беренче күрүе иде. Бөтен халык бергәләшеп елагач, ул җанны актарырлык булып ишетелде. Барлык елауларны берләштерерлек булгач, димәк, илгә килгән афәт тә бәләкәй түгел инде. Бөтен ил елыйдыр инде бүген. Соңгы кабат күрешәбез бит дип күз яшьләрен түгәләрдер.
Кешеләрнең мондый халәтен күзәтү рәхәт түгел иде, Тәнзилә кәнсәләр яныннан китте дә елга яры буйлап атлады. Шактый ераклашса да елау авазлары һаман колагында чыңлый иде әле. Кинәт кыз урманга китүчеләрне исенә төшерде. Алар гына еламыйдыр бүген. Ләкин аларның еламавы бәхет түгел, ә бөтен халык елавына, бөтен илнең күз яшьләренә хыянәт итү кебек тоелды. Яхшы түгел инде, барыбер. Кыз, әлбәттә, аларны аңлый иде. Ул үзе дә шундыйрак язмыш кичергән, аларча фикер йөрткән һәм ниндидер үзгәрешләр көткән кеше иде. Сугышны шатланып каршылавы да батырлыклар кылып калу ниятеннән түгел, ә тормыш рәвешенең үзгәрүен өмет итүдән иде. Кем белә, яңа власть килсә, бәлки, әтисен дә азат итәрләр, әнисе дә гел күзәтү астында булмас…
Әлеге хисләренең хаклыгын дәлилләргә теләгәндәй, Тәнзиләнең уйлары үткәннәргә юлланды, фаҗига башланган көнгә кайттты. Тәнзилә өчен ул әтисен алып киткән мәлдән башланды.
4
Тәнзиләләрдән ерак түгел генә елга ага. Кечкенә ул үзе, исемен дә белүче юк, барсы да елга дип йөртә. Авыл читеннән узган Зуръелганың бер чаты бугай инде. Менә шул елга буенда вак ком тулып ята. Комлык алар өчен хөрриятнең үзе шикелле, әллә нинди уеннар уйнап бетерәләр, әллә ниләр төзиләр. Ул чакта өйле уйныйлар иде. Күптән инде бу, Тәнзиләнең бәләкәй чагында ук. Өч… Юк, дүрт елга якын вакыт үткән. Тәнзилә үз өенең олы ягын бизәп маташканда, Катя кычкырып җибәрде:
– Кызлар, карагыз әле!
Кызларның барсы да ул күрсәткән якка борылды. Кап-кара булып ялтырап торган җиңел машина күпергә якынлаша иде. Тәнзиләнең мондыйны беренче тапкыр күрүе, авылдагы шалтыр-пылтыр килеп калтырап йөри торган бердәнбер полуторкадан башканы күргәне юк. Ул өнсез калып күзәтергә тотынды. Оля да, Катя да шундый ук хәлдә иделәр бугай. Бары тик Наташа гына баскан урынында талпына-талпына үз белеме белән шаккаттырырга ашыкты:
– Эмка бит бу! Эмка! Минем моны күргән бар әти белән шәһәргә баргач.
Тәнзилә йөзен сытып куйды. Аның эмка дигән нәрсәне дә, шушындый машиналар йөри торган зур шәһәрне дә күргәне юк иде. Кызларның барсы да көнләшү катыш сокланулы карашларын Наташага төбәде. Ә Наташа һаман:
– Эмка бу, эмка! – дип кабатлады.
Вәт, чукынган нәрсә, ә… Исемен дә белә бит әле! Эмка, имеш. Күргәне бар, имеш. Юк инде, моңа түзеп торып булмый.
– Ә минем утырып та йөргән бар, – диде Тәнзилә исе китмәгәнгә салынып, һәм ахирәтләренең шикле карашын тоеп өстәп куйды, – Болар безнең туганнар.
Кызларның күзләре маңгайларына менде, тик бераздан урыннарына төшеп утырды да йөзләрендә елмаю пәйда булды. Мәсхәрә үк түгел инде, шикләнүле елмаю, ә тагы да дөресрәге ышанмауны аңлатучы елмаю. Тәнзилә әлегә хәреф танымый иде, әмма кызларның йөзен ул китап кебек итеп укыды. Ышанмыйлар.
– Шыттырасың син, – диде Ольга күзләрен чекерәйтеп, – Туганнарыгыз булса, сезгә туктарлар…
Ул сүзен әйтеп бетерәлмичә күзләрен акайтып тынып калды. Берчә ахирәтләренә, берчә Тәнзиләгә карап алды да кабат машинага төбәлде.
– Вәт, сиңа мә!
Машина күперне чыгып бераз барды да Тәнзиләләрнең капка төбенә барып туктады. Аннан өч кеше төшеп капкага юнәлде, бераздан хәрби киемле кеше дә төште һәм машина ишеге төбенә басып тәмәке тартырга тотынды.
– Әйдә, тагын утырып күрсәт шул машинага, – дип астыртын елмайды Наташа, – Туганнарыгыз булгач.
Тәнзилә танавын тартып алды да ахирәтләренә күз йөгертеп чыкты. Һәм елмайды:
– Әйдәгез, сезне дә утыртам.
– Юк, без карап кына торабыз, – диде Наташа.
Катя белән Ольга да аны хуплады:
– Үзең генә утыр. Теләсәң соңыннан чакырырсың.
– Һи, куркаклар! – дип Тәнзилә машина янына йөгерде. Үзенең дә күңелендә бераз курку бар иде, бөтенләй күргән-белгән абыйлар түгел бит, кем утыртсын инде сине шундый машинага. Якынрак китерсәләр ярый әле, куып җибәрергә дә күп сорамаслар.
Шунда ул хәйләләшергә булды. Йөгереп килде дә тәмәке тартып торган хәрбинең ботларыннан кочаклап алды. Һәм башын өскә күтәреп елмайды да:
– Абый, машинаңа утырт әле, – дип пышылдады, – Иптәш кызлар белән бәхәсләштек, алар карап тора. Утырт инде абый, азга гына…
Шушылай итеп ботыннан кочаклап алса, әтисе һәрвакыт Тәнзиләгә юл куя, ул теләгәнне үти торган иде. Бу юлы да шулай булыр әле, шулай булырга тиеш. Әмма машина алдында торган абый аның әтисе түгел иде. Ул бер мәлгә бу көтелмәгән хәлдән аптырап калды. Аннан соң йөзенә чиркануга тартым бер хис калкып чыкты. Аякларын буташтырып кызның кулларыннан арынырга тырышты. Алай гына булмагач, бераз иелә төшеп кызның кулларын ычкындырды.
– Кит моннан маңка танау!
– Абый, машинага…
– Син нәрсә, әйткәнне аңламыйсыңмы? Югал күземнән! – дип ул кызны төртеп җибәрде.
Тәнзилә тигезлеген югалтып берничә чалыш адым атлады да җиргә барып төште. Әмма шундук сикереп торды, елга буендагы ахирәтләре ягына карап алды. Күрделәр инде болар. Ирештерерләр, күз дә ачтырмаслар инде. Юкка гына алдашты әле ул. Ярый, нишлисең инде… Тәнзилә өс-башын какты да башын иеп, ихатага атлады. Тик өйдән кемнәрнеңдер чыгып килүен күреп, капка читендәге эскәмиягә барып утырды.
Сөйләшмичә генә капка алдына чыктылар. Килүчеләрнең йөзендә битарафлык иде. "Барсы да хәл ителгән, без берни дә эшли алмыйбыз." Әтисе дә күңелсез. Шулай да ул кәефе юклыгын сиздермәскә тырыша. Әнисенең йөзендә чиксез борчылу, ул менә-менә елап җибәрер сыман. Капка алдына чыккач, әнисе түзмәде, әтисен муеныннан кочаклап алды да йөзен аның күкрәгенә кадады.
Килүчеләр моны беркадәр күзәтеп торды. Елау тавышы ишетелгәч, берсе әйтеп куйды:
– Вакыт.
Аңа икенчесе кушылды:
– Әйдә, озакламагыз.
Әтисе әнисенең куеныннан арынып, аның күзләренә карады:
– Елама, … . Нык бул, – һәм елмайгандай итте, – Тикшерерләр дә җибәрерләр. Ялгышлык килеп чыккан инде монда.
Һәм кинәт кенә хәрәкәт ясап Тәнзиләне күтәреп алды. Нык итеп кысты. Нык та, назлы да итеп. Кызының битләреннән үбеп алды. Һәм чәчләре белән аның битен кытыклатты да Тәнзиләгә карап елмайды:
– Югалтып торма, кызым. Мин тиздән кайтып җитәрмен, – Һәм Тәнзиләнең сытылырга маташуын күреп өстәп куйды, – Елама, кызым. Беркайчан да. Көчле бул.
– Ә кайтмасаң? – дип эләктереп алды әнисе, – Кайтмаганнар да күп бит хәзер…
Әтисе Тәнзиләне җиргә төшерде дә әнисенә борылды:
– Кайтырмын, – дип елмайды ул, – Минем бер гаебем дә юк бит.
– Җитте! – дигән кырыс тавыш ишетелде, – Китәргә вакыт.
Ул ым какты һәм һаман машина янында торган хәрби килеп, әтисен култыклап алды. Икенче ягыннан өчлекнең фуражка кигәне эләктерде һәм култыклап машинага алып киттеләр.
Әнисе бераз катып басып торды да кинәт һушына килеп:
– Юк, – дип кычкырды, – Юк, алып китмәгез!
Һәм машинага ташланды. Әтисен арткы ишектән кертеп утыртканнар иде инде.
– Калдырыгыз. Аның гаебе юк.
Машинаның арткы ишегенә үрелдем генә дигәндә әнисен теге хәрби киемле кеше тотып алды да читкә этәрде. Тик әнисе бирешергә теләмичә, тагын ишеккә ташланды. Бу юлы хәрби аны көч белән этеп җибәрде, әнисе тигезлеген җуеп егылып китте, торырга, машина артыннан иярергә омтылды, әмма аның кузгалып китүен күреп хәлсезләнеп кабат җиргә егылды һәм үксеп еларга тотынды.
Тәнзилә йөгереп барып әнисенең муеныннан кочаклап алды, юатырга теләп чәчләреннән сыпырды. Әнисе дә аны кочаклады, тик үксүеннән һаман туктый алмады, аңлаешсыз тавыш белән:
– Кызым… Балакаем… – дип ыңгырашты.
Машина күперне чыккан иде инде. Тәнзилә әнисенең куеныннан арынып, аның артыннан йөгерде. Ни өчен шулай иткәндер инде ул, хәзер төгәл генә әйтә дә алмый. Тик беркадәр вакыттан буыны йомшарып киттеме, берәр нәрсәгә абындымы, урам уртасында тәгәрәп барып төште. Кайсыдыр җире авыртты бугай, күзеннән утлар күренде. Тик кыз аңа игътибар бирмәде. Тиз генә сикереп торды да машина артыннан ташланды. Ул инде күренми иде. Тик Тәнзилә белә, кәнсәләргә туктап китәргә мөмкиннәр.
Чынлап та шунда туктаганнар иде. Машина эчендә беркем дә юк. Тәнзилә баскычтан менде дә бер мәлгә тынып калды һәм бөтен кыюлыгын җыеп ишекне тартты. Ишек ачылмады. Тагын… Тагын… Юк. Ишек эчтән бикле иде.
– Әти! – дип кычкырды ул җан өзгеч тавыш белән, – Әти!…
Шунда кылт итеп пожар каланчасы исенә төште һәм ул утар аша йортның артына чыгып каланча баскычына үрмәләде. Тәрәзәдән барсы да күренеп тора иде. Кәнсәләр түрендәге кителгән тәре рәвешендәге өстәл артында эшләпә кигән абый утыра, калганнары ике яклап урнашкан. Монда әле әтисен алып киткән кешеләр генә түгел, тагын кемнәрдер бар. Ә әтисе – ишек төбендәге как урындыкта. Аннан нәрсәдер сорыйлар, тик ул башын чайкап кына җавап бирә. Кызганыч, сүзләрен ишетеп булмый.
Шул рәвешле озак кына дәвам итте. Юк, шул рәвешле түгел, теге абыйларның хәрәкәтендә ниндидер кискенлек, үртәлү барлыкка килде. Алар кычкырышалар иде бугай. Бераздан кайберләре ишекле-түрле йөренеп алды. Түрдә утырганы берничә тапкыр өстәлгә сукты. Әтисе урыныннан кузгалмады, ул кычкырмады да бугай. Һәрхәлдә, Тәнзиләгә ул бик тыныч кебек тоелды. И-и, әтисе шундый инде аның, Тәнзиләгә дә бер тапкыр кычкырганы юк…
Кинәт нәрсәдер булды. Өстәлнең ике як читендә басып торган ике хәрби ике яклап әтисен култыклап алдылар да үрә бастырдылар. Берсе аның артына төшеп кулларын каерды, икенчесе алга чыкты да йодрыклап эченә сукты. Тагын… Тагын… Һәм ул әтисенә терәлеп диярлек килеп басты да кычкырырга тотынды. Тавышы ишетелмәсә дә аның зур ачылган авызы, киерелгән муен тамырлары шуны күрсәтә иде. Кинәт нәрсәдер булды, хәрби бөгелеп төште, хәзер аның аркасы гына күренә иде. Бераздан ул торып басты да пистолет тартып чыгарды һәм аны әтисенең маңгаена терәде.
Тәнзиләнең йөрәге жу итеп куйды. Бу хәшәрәтләр әтисен атып үтерергә дә мөмкиннәр икән бит. Ярдәм итәргә кирәк! Тәнзилә ярдәмгә ашыгып, баскычтан сикереп төште… Һәм аягы нәрсәгәдер эләгеп китте дә лап итеп җиргә егылды. Күз алдында утлы шарлар биешеп алды, дөнья караңгылыкка уралды.
Һушына килеп күзләрен ачуга, башы авыртуын тоеп капшап карады. Кан-фәлән юк бугай, әмма бәрәңге зурлык булып күбеп чыккан иде. Аягына басарга итте, тик авыртуга чыдамыйча ыңгырашып куйды. Аягы да шешеп чыккан иде. Шулай да ул аксаклый-аксаклый каланча баскычына кабат менде. Кәнсәләр эчендә кеше юк иде. Титаклап алгы якка чыкты. Машина да юк иде. Кәнсәләр алдында каравылчы Хәтмулла бабай гына тәмәке тартып утыра.
– Һәй, бәләкәч, кайдан килеп чыктың син? – диде ул кызны күрүгә һәм көрсенде, – Әтиеңне алып киттеләр шул, балам. Мировой кеше! Син кайгырма, кызым, кайтыр әле ул. Кайтыр…
Хәтмулла бабайның сүзләре дә матур, тавышы да ягымлы иде. Тәнзилә үзенең ничек елап җибәргәнен дә сизми калды. Һәм мышкылдый-мышкылдый урам буйлап китте.
Ул еламый тагын кем еласын инде. Әтисен кыйный-кыйный кайдадыр алып киттеләр, әнисе капка алдында үксеп калды, үзенең башы күпкән, аягы шешкән, күңеленә төер утырган. Көтмәгәндә-уйламаганда башына ишелеп төшкән шушы хәлләргә еламыйча ничек түзеп булсын. Ун яшь кенә ич әле аңа. Ун да тулып җитмәгән.
5
"Югалтып торма, кызым. Мин тиздән кайтып җитәрмен", – дип китсә дә әтисе кайтмады. Әнисенең өзгәләнүләренә караганда, ул тиз генә кайтмаячак иде. Хәер, Тәнзилә үзе дә күрде ич аның кемнәр кулына эләгүен. Авылдан чыкканчы ук кыйный башлаганнар икән, үз ояларына алып кайткач, бернидән дә тайчынып тормыйлар инде. Боларны уйласаң, шулкадәр кыен була, тамакка төер, күзгә яшь тыгыла. Үзеңне бөтен галәмдә берьялгыз, яклаучысыз калгандай хис итәсең.
Хәер, ялгызлык хистә генә түгел иде. Тәнзиләнең ахирәтләре дә бераз читләшә башлады. Әтисе китеп бөтен эш үзләренә өелеп калгач, кызның буш вакыты бик булмады да. Сирәк-саяк уйнарга чыккан вакытларында, ул килеп бераз тору белән ахирәтләре ниндидер сәбәпләр табып таралышып бетә икән бит. Кызның әле моңа игътибар иткәне юк иде. Бер мәлне әнисе зарланып алды:
– И, кызым… Икебез генә калдык хәзер… – диде ул Тәнзиләнең чәчләреннән сыйпап, – Ахирәтләрнең дә килгәне юк, күршеләр дә керми башлады. Үзем керсәм дә йөзләрен читкә боралар.
Менә шунда игътибар итте Тәнзилә. Аның ахирәтләре дә гел йөзләрен читкә бора икән бит. Үзе аларны эзләп өйләренә барган чакларда да әниләре тизрәк озатып җибәрергә ашыга:
– Эшләре күп әле аның, уенга чыга алмый, бар өеңә кайт, – диләр.
Барсына да Тәнзиләнең әтисен алып китүләре сәбәпче икән. Әллә аралашырга куркалар, әллә чынлап та дошман гаиләсе дип уйлыйлар. Алай да, болай да булырга мөмкин инде. Өстәвенә, әнисен көн аралаш диярлек кәнсәләргә чакыртып сорау алалар. Сиздермәскә тырышса да ул аннан хәлсезләнеп, төшенкелеккә бирелеп кайта. Ничек кенә булмасын, ялгызлык чынбарлыкта иде.
Ә бер көнне ишекне тибеп ачып өч кеше килеп керде. Күн курткадан булсалар да барыбер әтисен алып киткән кешеләр төркеменнән иде болар. Берсе әнисенең исем-фамилиясен сорады. Бу Тәнзиләгә хәтта кызык булып тоелды, кайда икәнен белеп килгән бит инде, нәрсәсен сорап торырга? Тик ул елмая алмады. Килүчеләр усал, катгый иде. Берсе шундук:
– Нәрсә белән шөгыльләнәсез? Советка каршы эшлисезме? – дип өйне әйләнеп чыкты.
– Гомердә дә каршы булганыбыз юк, – дип акланды әнисе, – Алла сакласын…
– Алла сакламый, – дип кистерде килүче, – Ә сез аллага ышанасызмы?
Әнисе ни әйтергә белми төртелеп калды. Тик килүче катгый иде:
– Аллага ышанасызмы?
Тәнзилә әнисенең аллага ышануын, кеше-кара күрмәгән чакларда дога укуын белә иде. Шул ук вакытта ул күн курткалы бәндәләрнең дога укыган кешеләрне яратмаганлыгын да аңлый. "Алла сакласын", – дип юкка ычкындырды әнисе. Болар алдында алай ярамый иде. Хәзер, әнә, ни әйтергә белми аптырап тора.
– Ышанасыңмы аллага? – дип җикерде килүче.
Әнисе дәшмәде.
– Ярый, без әле бу хакта иркенләп сөйләшербез, – дип ысылдады килүче һәм иптәшләренә борылды, – Тентегез, бер нәрсәне дә читтә калдырмагыз!
Тентүчеләр өйнең астын-өскә китерде. Әтисенең киемнәрен, әнисенең күлмәклек ситсыларын, өйдәге китапларны, арурак савыт сабаларны капчыкларга тутырып алып чыгып киттеләр. Әнисе:
– Тимәгез. Совет властенә савыт-саба да дошман түгелдер ич, – диюенә килүчеләрнең башлыгы көлеп кенә җавап бирде:
– Ха-ха-ха! – Һәм ул җитди, кырыс, усал, котсыз кыяфәткә керә барды да әнисенең каршысына, терәлә язып ук, килеп басты:
– Тиздән сезгә боларның берсе дә кирәкмәячәк, – дип ысылдады.
Әнисе бүтән сүз әйтмәде. Бары тик тентүчеләр киткәч кенә исәңгерәп калган шикелле караватка килеп утырды да кычкырып елап җибәрде.
Тентүдән соң берничә көн үтүгә, әнисе эштән исерек абыйлар шикелле алпан-тилпән атлап кайтып керде. Аны күрүгә Тәнзилә куркып китте. Йөзе шиңгән бәрәңге шикелле җыерылып төссезләнеп калган. Иреннәре күгәргән. Күзләрендә – бушлык. Алар сиңа карыйлар һәм бернәрсә дә күрмиләрдер сыман. Пыяла шикелле. Куллары җиңелчә дерелди.
– Әни, – дип кочаклап алды аны кыз, – Әни… Нәрсә булды? Авырыйсыңмы әллә?
Әнисе караватка барып утырды да билгесезлеккә төбәлеп тын калды. Шул килеш озак утырды. Кызы ничек кенә өзгәләнсә дә берни дип тә җавап бирмәде. Кыймшанып та карамады. Озак утырды. Ярты мәңгелек узгач кына битараф тавыш белән:
– Эштән кудылар, – дип куйды, – Боҗра кысыла, кызым.
Тәнзилә ул төндә үзәк өзгеч тавышка уянып китте. Кайдан ишетелә икән дип беркавем тыңлап ятты. Әнисе иде бу. Кыз шәмгә ут алды да карават янына килде. Әнисе капланып яткан да сулкылдый:
– И, ходаем, ниләргә шулкадәр җәзалыйсың? Үзебезне кырау кебек кырдың инде. Ичмасам, баламны бәхетле ит.
Тәнзилә сак кына аның башыннан сыйпады:
– Әни
Әнисе аны ишетмәде.
– Әни! – кыз катырак эндәште.
Әнисе җавап бирмәде, бары тик елавыннан туктап чалкан әйләнеп ятты да еш-еш сулый, ыңгыраша башлады. Кыз аңа әндәшергә дип авызын ачкан җиреннән катып калды. Әнисенең күзләре йомык, ябык керфекләре арасыннан яшь саркыла. Тәнзилә башта берни аңламыйча торды, аңлагач үзенең дә күзләренә яшь эркелде. Әни! Ул төшендә елый иде.
Бик сиздермәскә тырышса да әнисе күз алдында кечерәеп, төссезләнеп калды. Өйдәге эшләргә дә кулы бармады бугай, эшләсә дә элекедәй дәртләнеп түгел, ә кирәк булган өчен генә эшләде. Ашауга да исе китмәде. Бары тик Тәнзиләгә генә игътибары артты, иркәләде, назлады. Бер дә юктан гына кочаклап алды, чәчләреннән сыйпады. Тәмлерәк ризык булса, кызын сыйларга тырышты. Ара-тирә моңланып, җырлап та алды. Монсы кызга гаҗәп тоелды, моңа кадәр әнисенең җырлавын ишеткәне юк иде бугай. Һәрхәлдә, ул аны шундый матур тавышлыдыр дип башына да китерми иде.
Ә бер төндә ишек шакыдылар. Алар лампага ут алдылар да бер мәлгә тынып калдылар. Ишек кагу тагын кабатланды. Тагын… Торган саен ул катырак, түземсезрәк булып ишетелде. Тәнзиләнең башында шатлыклы уй ялтлап китте: "Әти кайтты!" Моңа куәт биреп тышта ирләр тавышы ишетелде. Сүзе аңлашылмады, тик ирләр тавышы икәне билгеле иде. Тәнзилә сикереп торып ишеккә ташланды. Калтыранган куллары белән келәне ычкындырды. Ишектә күренгән ир-атны ул кочаклап алырга әзер иде. Әти!..
Ләкин ишектән узган ир-ат аны пордымсыз гына читкә этәрде дә өйгә үтте. Аның артыннан тагын ике ир иярде. Болар да кызга илтифат итеп тормадылар.
– Нигә ачмыйсыз? – дигән тавыш ишетелде өй эченнән, – Ни белән шөгыльләнәсез?
– Йоклый идек, – диде әнисе.
– Җыеныгыз! – дип боерды алдан кергән ир, – Вакыт җитте.
Бу сүздән әнисе бераз аптырап калды. Әле анда, әле монда барып тотынды. Шул рәвешле бераз тинтерәгәч, ашыга-ашыга киенә башлады.
– Туктале, барсы да әзер иде бит… Төенчегем кайда иде соң әле… – дип пышылдады үзе.
– Баланы да әзерләгез! – дип боерды ир.
Күрер күзгә кечкенә булып тоелса да Тәнзилә инде бала түгел иде. Ул хәзер күп нәрсәләрне аңлый, күпне белә. Шуңа әнисенең өлгерүен көтеп тормыйча үзе киенә башлады.
– Җылырак киенегез, – диде керүчеләрнең берсе, – Алмаш киемнәр дә алыгыз.
– Әзерләп куйдым барсын да… – Әнисенең тавышы аклангандайрак чыкты, – Менә монда аз гына икмәк калган иде, аны да алсам ярыймы?
Керүчеләрнең берсе баш какты.
– Ярый, алыгыз. Баланы хәзер үк ашатсагыз да була.
Әнисе нәрсәнедер исенә төшергәндәй:
– Ә… әйе, шул… – дип Тәнзиләгә икмәк сузды.
Кызның тамагы бик тук түгел иде. Соңгы вакытта ризык ягы начарайды. Әтисен алып киткәннән бирле туйганчы ашаганы юк. Әмма аның тамагыннан ризык үтмәде. Әлеге кешеләрнең төн уртасында килеп, кайдадыр алып китәргә маташулары барсын да оныттырды.
– Әни, кайда барабыз?
Әнисе аның аркасыннан какты:
– Белмим әле, кызым… Син аша, аша…
Тәнзилә кулындагы икмәкнең яртысын әнисенә бүлеп бирде.
– Син дә. Әйдә, икәү ашыйбыз.
Әнисе аңа беркадәр сокланып карап торды да икмәкне алып ашый башлады.
– Тиз булыгыз! – дип ашыктырды башлыклары, – Таңга кадәр ашарга уйладыгызмы әллә?
Капка алдында ике машина тора иде. Әнисе арттагы эмкага атлады. Ишек тоткасына үрелүгә кырыс тавыш ишетелде:
– Баланы калдыр! Кая барасың?
Моны ишетүгә Тәнзилә әнисенә ныграк сыенды. Әнисе дә аны кысып кочаклады.
– Аермагыз безне! Кечкенә бит әле ул! – Әнисенең тавышы җебек иде, күз яшьләренә чыланган шикелле, – Кызым!
– Әни! Тимәгез минем әнигә!
Әнисе аның битләреннән котырынып үбәргә тотынды, үзе туктаусыз рәвештә:
– Кызым, балакаем… Бердәнберем минем… – дип пышылдады.
Кинәт көчле куллар Тәнзиләне әнисе куеныннан йолкып алды да кайдадыр алып китте. Кыз чәбәләнде, кычкырды, үзен эләктергән кулларны тешләргә тырышты. Тик берни дә үзгәрмәде. Бары тик әнисенең җан өзгеч тавышы гына ишетелде:
– Кызым! Балакаем!
– Әни! Әнием! – дип өзгәләнде Тәнзилә дә, – Әтием, кайт! Коткар безне!
– Кызым…
6
Район үзәгенә җиткәч, машина бер катлы агач йорт янына килеп туктады. Бу чамадан тыш озын йорт такта койма белән әйләндереп алынган, ихатасында эскәмияләр, атынгычлар эшләп куелган. Озаклап күзәтергә ирек бирмәделәр, янында утырган күн курткалы ир:
– Килеп җиттек! – дип кызны машинадан сөйрәп диярлек төшерде дә җилтерәтеп алып кереп китте.
Ишектән керүгә аларны озын буйлы, таза гәүдәле ханым каршылады:
– Контрамы? – диде ул, усал карашлары белән кызга күз йөгеретеп, – Әйдәгез.
Ханым артыннан бер бүлмәгә уздылар. Түрдә, Сталин портреты астында зур өстәл, бер як стена буенда – урындыклар, икенчесендә – зур шкаф. Башка бернәрсә дә юк.
Күн курткалы ир Тәнзиләне урындыкларның берсенә утыртып куйды да пакасыннан кәгазьләр чыгарып өстәл башына кереп утырган ханыма сузды. Ханым аларга күз йөгертеп чыкты, нәрсәдер язды һәм берничә кәгазьне иргә сузды: