bannerbannerbanner
Настройки чтения
Размер шрифта
Высота строк
Поля
На страницу:
4 из 4

Язылган әсәрләр бик күп, тик аларның берсе дә китап булып чыкмый, һәм мин очраклы акчага көн күреп яшәргә мәҗбүр идем. Берәр повесть журналларда дөнья күрсә, бу бик зур вакыйгага әйләнә. Юк, укучылар өчен түгел, ә минем өчен. Укучылар арасында да йә телефоннан шылтыратып, йә үземне очратып мактап яки сүгеп китүчеләр табыла, ләкин күпчелек аларны укымый, укыса да ошатмый, ошатса да, эндәшми калуны хуп күрә. Ә минем өчен укучылар фикере артык мөһим дә түгел кебек, әсәрнең басылып чыгуы үзе үк сөенеч – чөнки ярыйсы гына гонорар түлиләр, һәрхәлдә, минем ярлы язмышымда ул бик зур булып күренә иде.

Мин китап кибетләренә кермәскә тырышам, андагы киштәләрдә тезелеп торган чит ил язучыларының унар‑егермешәр том китапларын күргән саен, җаным әрни, мин дә алардан ким түгел бит, мин дә, шулкадәр китаплар чыгарып, данлыклы һәм бәйсез язучы булып яши алыр идем, дип уйлыйм. Бу уй минем бөтен кәефемне кыра, үземнең мескенлегемне искә төшерә. Кайчагында хәтта үз талантларын бар дип белмәгән халкыма да, аны шушы хәлгә төшергән ата‑бабаларга да рәнҗеп куям. Күп санлы, дәүләтле милләт булсак, безнең китапларны укучылар да күп булыр иде. Китап кадерен белгән кешеләребез күп булса, халыкның үз‑үзенә булган ихтирамы артыр, ул үз тормышына аек күз белән карар дәрәҗәдә булыр иде. Һәм бәйсез, иркен тормышлы иҗатчылар тагы да яхшырак әсәрләр язар иде. Бу «иде» ләрне санап кына бетерерлек түгел. Һәм алар миңа беркайчан да тормышка ашмаячак хыял гына булып тоела.

Берничә ай элек кенә «Китап» нәшриятының директорына кереп чыккан идем. Калын гына берәр китап чыгарып булмасмы дип инде. Ул болай диде: «Без һәр авторның җыентыгын биш елга бер генә чыгарабыз. Синең китабың былтыр гына дөнья күрде, шулай булгач, тагы дүрт ел көтәргә туры килер».

Язучы биш елга бер китап кына язып тора алмый, һәм биш елга бер генә китап язган кешене «язучы» дип атау да дөрес түгелдер. Димәк, бездә язучылыкны юк итү күренеше дәүләт нәшриятлары дәрәҗәсендә рәсмиләштерелгән булып чыга. Мин директорга мондый нәрсәнең әдәбиятны – димәк, мәдәниятнең умыртка сөяген – бетерүгә юнәлтелгән гамәл икәнен аңлатырга тырышып карадым. Әмма ул берни дә ишетергә теләмәде. Һәм мин өметсезлеккә бирелеп чыгып киттем. Күңелдә әрнү иде. Юк, үзем китап чыгара алмаган өчен түгел… Ә нәшрият директоры булып утырган кешеләрнең шундый мөнәсәбәте, үз халкына булган битарафлыгы өчен. Әгәр эшләр шулай барса, бер ун‑унбиш елдан безнең телдә китап укырлык адәм калмаячак, ә бер йөз‑йөз илле ел узуга, Җирдә яшәүче милләтләр исемлегеннән бөтенләй югалачакбыз. Шуны беркем дә аңламый микәнни соң?! Аңлыйлар инде, әлбәттә. Ләкин беркем дә моның өчен борчылмый. Көндәлек мәшәкатьләр, корсак хәстәре янында ул чынбарлык булып тоелмый, тоелса да, бик тә ерак, безнең гомердә генә килеп җитмәстер кебек тоела. Бу, күрәсең, югалуга дучар ителгән халыкларның бер үзенчәлегедер инде.

Нишлисең, мескен халыкның язучылары бәхетле була алмый.

Мин үз халкымның менә шундый бәхетсез бер баласы идем. Ул мәлләрдә мин үз бәхетсезлегемне аермачык күрә идем: яңа роман белән булашып, дөньямны онытканмын – бурычка да хәтсез керелгән икән, ә түләргә бер тиен дә акчам юк. Һәм иң аянычы – тиз генә эшләп алырлык мөмкинлек тә юк иде. Әҗәткә сорап торырлык кешеләр турында авыз да ачасы түгел – монысы әйтмәсәм дә аңлашыладыр. Акча, әлбәттә, бәхетсез кешене бәхетле итә торган нәрсә түгел. Әмма аның бер серле ягы бар – кесәңдә акчаң бетсә, үзеңне мескен итебрәк тоя башлыйсың. Һәм күңелеңә корт булып оялаган шушы тойгы сине, чынлап та, мескенгә әйләндерә. Үз‑үзеңне кимсетергә тотынасың… Ә бу дөньяда беркем дә (беркем дә!) сине үз‑үзеңне кимсеткән дәрәҗәдә кимсетә алмый. Газапның иң зурысы – үз җаныңны үзең талаудыр ул.

Җанымның таланган чагы иде. Моңа, әлбәттә, тәннең хәлсезләнүе дә сәбәпче булгандыр. Соңгы әсәремнең соңгы ноктасын куюга, мин үземнең чиксез арыганлыгымны тойдым. Бу – берни белән дә тиңләп булмаслык алҗу. Тәнеңнең бөтен күзәнәкләре берьюлы һәм аерым‑аерым хәлсезләнеп таркала башлагандай була. Син әкрен генә җебеп төшәсең…

Тәүлегенә ике‑өч сәгать кенә йоклап, куе кофедан башка бернинди ризык та капмыйча айлар буена эшләгән иҗатчының бу халәтен аңларга мөмкиндер.

Компьютер артыннан торуга, мин чайкалып куйдым һәм, егылып китмәс өчен өстәлгә таянып, бертын басып тордым. Башымны артка борып, авып‑нитеп китсәм аякны сузып иркенләп йокларлык урын эзләргә маташтым. Бүлмәдә эш өстәле белән китап шкафларыннан башка мебель юк иде. Кайда егылсаң да, как идәнгә төшәсең. Бары тик стеналарга башыңны бәрмәслек итеп кенә аварга кирәк. Бу инде өйрәнелгән нәрсә иде…

Кинәт хәлсезлек юкка чыккандай тоелды. Мин башта моңа аптырабрак калдым. Сәбәбен соңыннан гына аңладым. Ачык тәрәзәдән кергән тәмле аш исе сәбәпче иде. Авыздан сулар килде. Мин ирексездән тәрәзәгә тартылдым. Кемдер балык кыздыра иде. Тәрәзәдән карап кына тамагым туймасын аңлап, кухняга атладым. Аяклар мамык сыман тоелды. Мин ач идем. Һәм шушы ачлыктан бөтен тәнем калтырана иде. Дерелдәгән кулларым белән суыткыч ишеген ачтым һәм шатлыктан улап җибәрдем. Полиэтилен пакетта бер минтай балыгы калган иде. Аның эрегәнен дә көтеп тормастан, табага салдым. Мин балык яратам. Һәм аны кибеттән тактасы белән алып кайтып, көнендә үк тазартып, тозын‑фәләнен сибеп әзерләп куям, соңыннан бары тик суыткычтан алып табага ыргытасы гына кала. Әле үземнең шушы гадәтем өчен сөенеп беталмадым. Балык пешеп чыкканчы чәйни торырга берәр ризык юкмы дип, тагын суыткычны ачтым. Берни дә юк иде. Буп‑буш. Икмәк савытында да моннан бер атна чамасы элек алынган йодрык зурлык булка кисәгеннән башка нәрсә табылмады. Мин аны шундук диярлек кимереп бетердем. Бер мизгелгә бу дөньяда каткан булка кисәгеннән дә тәмлерәк берни дә юктыр сыман тоелды. Һәм мин бу уемны бик мәзәккә күреп елмаеп куйдым. Ул арада балык пеште, һәм берничә секунд эчендә кылчыклары гына калды. Ул искиткеч дәрәҗәдә тәмле иде.

Мин, әлбәттә, туймадым. Ләкин тәнемнең калтырануы юкка чыкты, хәл кереп киткәндәй булды. Хәзер минем ашыйсы килү теләген җиңәрлек кенә көчем бар иде. Хәзер рәхәтләнеп йокларга да була.

Ләкин прихожийдагы көзге алдындагы кәгазьләрне күрүгә, йокы очты. Болар минем бурычлар иде: фатирга, телефонга, электр энергиясенә… һәм башкалар… Барлыгы сигез меңгә якын… «Тагын дус‑ишләргә, таныш‑белешләргә… – дип өстәдем мин күңелемнән. – Тагын шул тирә… Барлыгы уналты мең чамасы…» Бу миңа, кесәсендә бер тиен дә акчасы булмаган адәмгә, ярыйсы ук зур сумма иде.

Мин янә компьютер артына барып утырдым. Арыганлык та, ашыйсы килү теләге дә юк иде инде. Беркайда да басылмаган әсәрләремне кабат карап чыктым. Һәр повестем өчен бер генә мең сум түләсәләр дә, әлеге бурычларым миңа бик тә кечкенә булып каласы икән… Бер повесть өчен бер мең! Бу – искиткеч арзан хак, бушка эшләү кебек. Ләкин мин бөтен авторлык хокуклары белән аларны шул бер меңгә сатарга да риза идем. Ходай миңа талантны да, сәламәтлекне дә биргән. Мин яза алам, язам… Мондый әсәрләр әле тагын булып торыр… Миңа алар жәл түгел… Ләкин иң аянычы шул – ул повестьларны миннән хәтта шул бер меңгә дә алырга теләгән кеше юк иде.

Ярлылыгымнан бигрәк, кирәксезлегемне тою авыр иде. Әйе, мин әйбәт язучы. Әйе, талантлы. Күп эшли торган. Ләкин беркемгә дә кирәкмим. Үзем дә, әсәрләрем дә. Һәм бу – коточкыч.

Әлбәттә, тормышымның бөтен максаты баю яки акча табу гына булса, мин бик аптырап тормас идем. Башы эшләгән адәмгә бу – авыр нәрсә түгел. Аннан соң, минем кул‑аяклар да яхшы эшли. Пистолеттан яхшы атам. Сугыша беләм. Хәтта гадидән‑гади юлбасар гына булсам да, үз тамагымны үзем туйдырып, җитеш тормышта гомер итәр идем.

Ә язучы булып… Татар язучысы булып… Эх‑х…

Күрәсең, мин милләт дип чәчрәп йөри торган кеше түгелмендер. Кайчагында җәмгыятьтәге процессларның тизрәк булуын көткән сыман тоелам. Югаласы милләтләр тиз генә югалсын да, бер генә халык булып яши башлыйк инде, дип уйлыйм. Җирдәшләр булып. Агонияне ник сузарга инде?! Һичьюгы, бер проблемадан – тел проблемасыннан азат булыр идек. Бер үк шартларда иҗат итәр идек. Ә үзем әлеге хәлне күз алдына китерә алмыйм. Төрле төбәкләрдә яшәгән халыкларның милли үзенчәлекләре юкка чыккач, әдәбият та югалыр сыман тоела. Югалмаса да, ул кызык булмас, ниндидер калыпка гына әверелер кебек. Белмим, бәлки, хаталанамдыр.

Мин үземнең хаталануымны телим. Әлеге уйларның чынбарлыктан ерак торуын телим. Аларны акчасызлык һәм күңел төшенкелеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән иллюзия генә итеп күрәсем килә. Ачлыктан тилмергән кешенең күзенә төрле шәүләләр, өрәкләр күренә башлый икән, дип ишеткәнем бар. Әлеге уйларның да авыр хәлдә яшәгән язучының күзенә күренгән шул өрәкләр сыман нәрсә генә булуын телим…

Белмим, уйлар ташкыны мине кайсы ярларга илтеп ыргытыр иде, бәхеткә каршы, телефон шылтырады. Мин бераз аптырап калдым. Моңарчы шылтыраганы булмагач, телефон турында бөтенләй онытканмын, акча түләмәгән өчен, аны күптән сүндергәннәрдер инде, дип уйлый идем. Һәм гаҗәпләнү катыш шатлык белән трубкага үрелдем. Шатлыгым баягы уйларның дөрес түгеллеге исбатлана башлаудан иде. Димәк, беркемгә дә кирәкмим диюем – хата, димәк, мин әле кемгәдер кирәкмен. Димәк, бүтән уйларым да…

– Илгизәр, хәлләрең ничек? – Бу тавыш миңа таныш иде. Концертлар алып баручы юморист егет Хәмит. Сатирик хикәяләр сорап шылтыратуыдыр инде. Минем дәшми торуымны өнәмичә, ул тагын кабатлады: – Хәлләрең ничек, дим!

– Әйбәт шул… – дип елмайдым мин, остазым Атнабайның2 сүзләрен кабатлап. – Үзем дә шуңа аптырап утырам әле…

– Сиңа бер йомыш бар иде…

– Беләм, – дип бүлдердем мин аны, – йомышың төшмәсә, хәл сорап шылтыратмыйсың инде син…

Ул минем сүзне ишетмәде дә бугай, үзенекен тезде:

– Мин әле гастрольдә йөрим. Бушамыйм. Бер эш бар иде. Кыскасы, болай. Бик абруйлы бер абзыйның юбилей кичәсен алып барырга кирәк. Музыкантлар да, җырчылар да бар. Кичәне алып барыр өчен, җор телле кеше кирәк. Синең кулыңнан килә ул. Әйдә, тәвәккәллә әле.

– Гомеремдә бер тамада булганым юк…

– Моның өчен әллә ни кирәкми. Җыелган кунакларның исемлеген аласың да, кызыклырак итеп сүз бирәсең. Алар сөйләп бетергәч, табындагыларны эчәргә кыстыйсың. Шул гына.

Минем, әлбәттә, табын алып барганым бар иде. Дусларның, туганнарның берәр бәйрәме булса: «Син язучы кеше, телгә остасың…» – дигән булып, бу эшне гел миңа йөклиләр. Һәм мин аны бик яратмый идем. Басып тост әйтеп аракы эчүне кем уйлап тапкандыр, белмим. Әмма мин моның бер кызыгын да күрмим. Ну, кунак кеше сүз әйтә инде, бәйрәмгә сәбәпче булган кешене мактаган була, янәсе ул әйбәт, изге күңелле, фәлән‑төгән… Теге бахыр, бу сүзләрнең шыр‑ялган икәнен белеп торган килеш, ышанып утырган була… Һәм табынның башыннан азагынача шул күренеш дәвам итә… Бәйрәм табыны колхоз җыелышы түгел ич инде… Әле дә Хәмитнең тәкъдименнән баш тартырга иттем. Тик ул, минем хәлне аңлагандай, тылсымлы сүз әйтте:

– Карышырга уйлама да! – диде ул, боерык биргәндәй итеп. – Беренчедән, баш тартсаң, мине авыр хәлгә куясың. Икенчедән, акча түлиләр. Әйбәт түлиләр. Биш мең.

– Нәрсә?! – мин үз колакларыма үзем ышанмый тордым. – Биш мең?

– Әйе. Сәгать дүртләр тирәсендә Октябрь проспектындагы ашханәгә кил. Анда сине Илнур каршы алыр. Безнең баянчы егет. Ул барысын да төшендерер. Ярый, хуш. Мин ашыгам.

Һәм ул трубканы ташлады.

Биш мең, әлбәттә, зур акча иде. Ләкин күңелне әрнетеп, тагын бер уй узды. Роман, повестьларны бер меңгә дә алучы юк, ә монда, ниндидер табын өчен… Ләкин мин бу уйны шундук куып җибәрдем. Акча эшләргә комачаулап йөрмәсен…

Мин табын алып барырга бик яратмыйм, дигән идем. Ялгышканмын икән. Әлеге табынны алып барганда мин шуны ачык төшендем: яратмыйм дип әйтү дөрес түгел, мин бу эшне күралмыйм икән.

Дуслар табынындагы шикеллерәк булыр дип көткән идем. Бер өстәл артында утырасың, вакытын белеп кенә, кирәкле кешегә сүз бирәсең… Монда алай булмады. Беренчедән, килгән кунаклар, чынлап та, бик зур урыннарда эшли торган тәкәббер кешеләр иде. Безне алар белән бер табынга утыртмадылар. Чаршау артында аерым өстәл куйдылар. Әлбәттә, өстәлләре мул иде. Әмма бер табында утырмау мине, алып баручы буларак, авыр хәлгә төшерде. Бер өстәлдә утырганда, син үз кешегә әйләнәсең. Ә болай… Кешеләр сүз әйткән арада, мин, сөяк өмет итеп йөргән көчек шикелле, өстәл тирәсендә бөтерелергә мәҗбүр булдым. Ә бу кимсетә иде. Син бу табын кешесе түгел. Син чит. Син болар белән тиң түгелсең. Син аларны хезмәтләндерергә тиеш. Син – шушы табын артында утыручыларның хезмәтчесе. Кол. Ә мин үземнең кем икәнемне яхшы белә идем…

«Болар миннән ни ягы белән өстенрәк соң? – дип уйладым мин, табында утырган капкорсак яшьтәшләремне күреп. – Нинди зур эшләр майтарган алар шулай кылтаеп утырырлык?» Күңелне юатырлык җавап юк иде. Кайсын әтисе, кайсын абзыйсы юньле эшкә урнаштырган да кеше иткән. Боларның искитәрлек сәләтләре дә, үзләрен хезмәтләндерүче артистларга хөрмәт белән карарлык акыллары да юк иде. Вальс әйләнгәндә безнең җырчы кызны кармалап, муеныннан үбәргә маташкан утыз биш яшьләр тирәсендәге ирне сугып әйләндерәсем килде. Җырчыны адәмгә санамаса, үзе белән бергә килгән хатынын мыскылламасын иде. Кулында власть, кесәсендә акча булгач, аңа барысы да мөмкин дип уйлый, күрәсең… Тик мин беркемгә дә каты кагылмадым. Бары тик тәнәфес игълан итеп тәмәке тартырга чыккач кына, Илнурга зарланып алдым.

– Кем инде болар?.. – дидем мин, бер көтү булып төтен борхытып торган адәмнәр ягына ымлап: – Карале, ничек кыланган булалар! Алланың кашка тәкәләре диярсең… Безгә ничек караганнарын күрдеңме?! Ниндидер кызыклы хайванга караган кебек… Кайсы ягы белән хаклы алар шулай кыланырга?

– Аларның акчасы күп, – дип пышылдады Илнур, – кем түли – шул музыка куя…

– Менә шулар җитәкли инде безнең халыкны… Шушы хайваннар безнең белән идарә итә…

– Син алай кызма әле… – диде Илнур, – нишлисең инде…

– Да пошли они… – Мин нәфрәт белән кулымдагы тәмәкене шулар ягына чиртеп җибәргәнемне сизми дә калдым. – Козлы вонючие…

Тәмәке төпчеге кемнеңдер ак чалбарына барып эләкте. Төркемдәгеләр безнең якка борылып карадылар һәм минем нәфрәт булып сыгылып чыккан сүгенүемне ишеттеләр. Табын хуҗасы минем янга йөгереп килде.

– Син!.. – диде ул, нәфрәтен җиңәргә тырышып. – Син үзеңне кем дип беләсең?!

– Гафу итегез… – дип сүзгә кушылды Илнур. – Без бөтенләй икенче нәрсә турында сөйләшә идек… Без сезнең хакта түгел… Һәм Илгизәр дә тәмәке төпчеген сезгә тидерергә теләмәгән иде… Шулай бит, Илгизәр?

Мин йодрыкларымны бәйдән ычкындырмаска тырышып кына тора идем. Бер сүз дә әйтә алмадым. Табын хуҗасының кыяфәте дә, Илнурның мескенләнүе дә миңа ошамый иде. Шулай да башымны кагарга мәҗбүр булдым.

– Мин синнән сорамыйм, – диде табын хуҗасы, – мин аның үзеннән ишетергә телим.

Әлбәттә, Илнур барысын да уңай гына хәл итә алырлык җавапны тапкан иде. Табын хуҗасы аек булса, моңа канәгатьләнеп китеп барыр һәм эшне зурга җибәрми калыр иде. Әмма ул ярыйсы ук исереп өлгергән иде шул. Һәм мин, ничек кенә җавап бирсәм дә, җәзасыз калмаячак идем.

– Әйе, – дидем мин, – тәмәке төпчеген сезгә дип ыргытмаган идем. Һәм «козлы вонючие» дигәнем дә сезгә түгел иде.

– Гафу үтен! – диде табын хуҗасы, күзен акайтып.

– Гафу итегез, – дип кабатладым мин көтелмәгән җиңеллек һәм битарафлык белән.

Ләкин бу табын хуҗасына ошамады.

– Син адәмчә итеп гафу үтен!

– Һмм… – Мин елмаеп куйдым һәм шундук, йөземә ясалма мескенлек чыгарып, табын хуҗасының күзенә текәлдем: – Сезне сасыган кәҗә дип атамаган һәм тәмәке төпчеген сезгә дип ыргытмаган өчен гафу итегез.

Сул яктан котылгысыз тизлек белән якынлашкан нәрсәне күреп, шундук артка янтайдым, һәм кыска буйлы, таза гәүдәле табын хуҗасының йодрыгы борын төбемнән исән‑имин генә узып китте. Абзый ипкә килерлек түгел, ә минем эшне зурга җибәрергә теләк юк иде. Үзем генә булсам – бер хәл, минем аркада бөтен артистлар да ач калырга мөмкин. Мин шуларны уйладым да тынычлана төштем. Бәхеткә каршы, кемдер табын хуҗасын култыклап читкә алып китте.

– Күңелегезгә авыр ишетелсә, чынлап та, гафу итегез, – дидем мин, безне тамаша кылган төркемгә карап, – мин сезне кимсетергә теләмәгән идем.

– Без бөтенләй бүтән темага сөйләшә идек… – дип элеп алды Илнур.

– Ярый, – дип елмайгандай итте берәү, мин аның исем‑атын хәтерләмим инде, банкир иде бугай. – Без аңлыйбыз… Бары тик хуҗа гына йомшара төшкән… Сез, егетләр, эшегезне дәвам итегез…

Һәм аның сүзе белән бөтенесе дә үзгәргәндәй булды. Баштарак безгә гайре табигый нәрсәгә карагандай аптырау катыш нәфрәт белән баккан күзләр бераз нурлана төште. Аннан соң, табында шаян сүзне аңлаган, югары бәяләгән кешеләр дә юк түгел, һәм минем шаярулар аларга ошый иде. Ә кайберләре хәтта минем язучы икәнемне дә белә… Хәер, монысы кичә беткәндәрәк кенә ачыкланды. Тәнәфес азагына озын буйлы яшь кенә бер ир килеп җитте. Аны күрүгә, барысы да урыннарында тибрәнеп куйгандай тоелдылар. Ул, ишек төбенә җитүгә, барыбыз белән дә күрешеп чыкты. Дөресрәге, ул иң беренче минем белән күреште…

Банкирның сүзеннән соң без залга керергә дип борылган идек инде. Әмма шундук кереп китүне яхшысынмыйча, мин тәмәке алып кабыздым. Нәкъ шул вакытта караңгы тәрәзәле джип килеп туктады, һәм аннан озын буйлы бер ир чыкты. Кыска җиңле ак күлмәктән. Яшькә ул миннән артык зур булмагандыр. Беренче күрүдән үк ул миңа үз кеше булып тоелды. Моның хәрәкәтендә үзен әллә кемгә кую, башкаларны кимсетү кебек нәрсәнең эзе дә юк иде. Аны күрүгә, баскычның икенче ягында тәмәке көйрәтеп торган төркем тибрәнеп куйды. Кемдер аңа каршы омтылып та алды бугай. Әмма теге кеше туп‑туры Илнур белән безнең янга атлады. Һәм иң беренче булып миңа кул бирде.

– Хәлләр ничек, Илгизәр?! – дип елмайды ул һәм, мин «әйбәт» дип баш каккач, өстәп куйды: – Синең хәлләр мотлак әйбәт булырга тиеш. Яхшы язучы син. Мин укып барам…

Мин бу адәмне белми идем. Шуңа сүз озынайтып тора алмадым. Ул Илнур белән күреште дә баскычның теге ягына атлады. Без Илнур белән залга уздык. Бераздан яныбызга табын хуҗасының улы йөгереп килеп җитте.

– Бераз үзгәреш бар, – диде ул, каш астыннан миңа сөзеп карап. – Тәнәфестән соң иң беренче сүзне Даутовка бирәбез. Абрар Муса улына.

Кунаклар табынга утырып беткәч, безнең җырчы кыз бер җыр җырлады да, мин, шуңа бәйләп, Абрар Муса улына сүз бирдем. Кызык кына килеп чыкты. Хәтта табындагылар кул чабып ук җибәрде. Мин, әлбәттә, бу алкышларның минем шаяру өчен түгеллеген белә идем. Шулай да күңел күтәрелеп китте. Ә Даутов, микрофонны алып:

– Рәхмәт, Илгизәр… – дигәч, бигрәк тә. Чөнки минем исем ишетелү белән, табында чыш‑пыш китте. Мин аларның нәрсә турында икәнен чамалый идем. «Туктале, кем соң бу егет?! Абрар Мусаевич аны каян белә? Әллә дуслар микән?» Кыска вакытлы пышылдашулар шул хакта иде.

Әлбәттә, исеменең кемнеңдер авызыннан ишетелгән өчен генә ниндидер мәгънәгә ия булуы язучы өчен бик күңелле күренеш түгел. Әмма бу начар да булып чыкмады. Табындагыларның безгә алар күңелен күрер өчен килгән артистларга булган карашы бөтенләй үзгәрде. Алар безне башта үзләре белән тиң күреп, ә соңрак хәтта бераз югарырак куеп аралаштылар. Соклануларын белдерергә дә, танышлары һәм кыз‑уллары өчен автографлар сорарга да тартынмадылар. Һәм без дә аларга халык җилкәсендә утыручы сорыкортлар итеп түгел, ә чын‑чынлап дәрәҗәле һәм абруйлы кешеләр сыман итеп карадык.

Ә бер арада Абрар Муса улы, бөтен табынга күренерлек итеп, миңа үзенең визиткасын сузды:

– Киләсе дүшәмбедә минем янга кагылып чык әле, Илгизәр.

– Дүшәмбедә булмый, – дип бүлдердем мин, – әйдәгез, сишәмбегә калдырыйк.

– Бик хуп, – дип елмайды Даутов, – килештек.

Бүген җомга, иртәгә туйганчы йоклап, ял итеп алсам, якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрдә яңа әсәрне тагын бер кат карап‑төзәтеп чыгармын дип, үзем өчен күптән хәл итеп куйган идем. Мондый эштән мине үлем, яки замана ахры, яки шуңа охшашрак тагын берәр нәрсә генә бүләргә мөмкин. Даутовның тәкъдименә каршы килүем бары тик шуннан гына иде. Ләкин очрашуны кичектерүем табындагылар арасында тагын ниндидер аңлашылмаучылык тудырды. Алар, әлбәттә, бернәрсә дә дәшмәделәр, әмма бер‑берсенә сәер карашлар атып, иңнәрен сикерткәндәй итеп куйдылар. Һәм миңа булган мөнәсәбәтләре тагы да ныграк үзгәрде: баштагы мәлләрдә бик уңышлы шаяруларымны да игътибарсыз калдырсалар, хәзер шаяруга охшаган һәр сүзем саен диярлек көлеп, һичьюгы елмаеп алырга тырыштылар. Аларның бу кыланышы миңа да бик кызык булып тоелды һәм күңелемне күтәреп җибәрде. Ә икенче тәнәфескә чыккач, җаен туры китереп, кунакларның барысы да диярлек миңа үзләренең визиткасын бирде, вакытым булганда яннарына кереп чыгуымны үтенделәр.

Табын хуҗасының миңа булган ачуы да бик тиз онытылды. Ул вәгъдә ителгән акчасын тоттырып, һәрберебезнең аркасыннан сөеп озатты. Хәтта миннән гафу да үтенергә онытмады: «Артыграк киткән. Сез, берүк, кичерә күрегез инде…» Мин, әлбәттә, әлеге сүзләр астында Даутовның безгә булган мөнәсәбәте ятканын бик яхшы төшенә идем.

Табын хуҗасын берсүзсез гафу иттем. Хәтта акчасын алгач рәхмәт тә әйттем бугай әле. Тагын шундый өч‑дүрт табын алып барырга кушсалар да, бурычларымнан тулысынча котылуымны уйлап, шатланып риза булачак идем. Бернәрсә дә бушка гына килми. Һәрнәрсә өчен дә түләргә кирәк. Арурак акча эшлим дисәң, кимсенүләргә дә түзәргә туры килә. Бүгенге табында утырган әфәнделәрнең калын кесәсе нигезендә дә шул мыскыллауларга түзә белү ята иде. Үзеңнән өстенрәкләргә ялагайлана белү. Үзеңне адәмгә дә санамаган бәндәләрнең табанын ялый белү. Бу – җиңел нәрсә түгел. Бүген мин аны үз иңемдә тойдым. Шушы авырлыкка түзүләре, түзә алулары белән генә дә алар җитеш тормышка хаклы иделәр. Һәрхәлдә, миңа шулай тоелды. Һәм мин безгә көчеккә карагандай карап та, Даутов алдында калтырап төшкән кунакларны аңлагандай булдым.

Менә шундый хәлләр.

Бу дөньяда аңлап һәм аклап булмастай бер генә кабахәтлек тә юк бугай.

* * *

Барысы да гади генә бәхәстән башланды, дигән идем…

Теге табында мин Даутовны беренче тапкыр күргән идем. Сишәмбегә кадәр, аның турында тулырак мәгълүмат тупларга тырышып, белгән‑күргәннәрдән сораштырып карадым. Тик алган мәгълүматым бик тә фәкыйрь булып чыкты. Нефть белән бәйле эшкуар, бик бай адәм. Президентның бик якын кешесе. Бары шул. Аның башкарган вазифасын да, нефть җитештерүнең кайсы тармагында эшләвен дә, туган‑үскән җирен дә тәгаен белгән кеше табылмады. Хәер, акчаны һәм властьны Алла итеп күргән дәвер кешеләре өчен болар кызык та булмагандыр. Аның байлыгы һәм Президентка якынлыгы үзе генә дә тылсымлы көчкә ия иде.

Аның бай һәм кодрәтле шәхес булуына мин дә битараф түгел идем. Күңелнең кайсыдыр бер почмагына оялаган шайтан: «Менә шундый кеше сиңа спонсор булса…» – дип, туктаусыз рәвештә пышылдый сыман иде. Хәтта спонсор булмаган хәлендә дә, китапларымның нәшрият табасыннан туктаусыз төшеп торуы өчен мондый абруйлы затның бер сүзе җитәчәк. Аның шул сүзе булганда, «Китап» нәшрияты директорының: «Биш елга бер генә…» – диюе бик тә мескен булып калачак иде. Һәм мин бар күңелем белән әлеге кысыр хыялларның чынга ашуын теләдем. Хәтта Үзәк базар янында утырган теләнче карчыкка ун сум хәер тоттырдым. Мин аның дога кылуын, һичьюгы ишарәтен китереп битен сыйпап куюын көткән идем. Ләкин ул ике кулы белән беләгемә чат ябышты да күзләремә текәлде.

Конец ознакомительного фрагмента.

Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.

Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.

Конец ознакомительного фрагмента
Купить и скачать всю книгу
На страницу:
4 из 4